Мои Конспекты
Главная | Обратная связь


Автомобили
Астрономия
Биология
География
Дом и сад
Другие языки
Другое
Информатика
История
Культура
Литература
Логика
Математика
Медицина
Металлургия
Механика
Образование
Охрана труда
Педагогика
Политика
Право
Психология
Религия
Риторика
Социология
Спорт
Строительство
Технология
Туризм
Физика
Философия
Финансы
Химия
Черчение
Экология
Экономика
Электроника

Сумкадагы папкалар?



Туфли һәм кроссовкалар?

-Чәнечке, пычак, калак?

Көзге һәм агач тарак?

-Тәмле-тәмле кәнфитләр?

Кыздырылган кәтлитләр?

-Ә малайлар һәм кызлар?

Нур сирпүче йолдызлар?

 

Чыршыбызны бизәдек, (Лениза)

Нәрсәнедер сизмәдек!

Чыршыбыз балкып торсын,

Утлары янып торсын!

 

Нидер җитми бит чыршыга, (Диназ)

Карагызчы, балалар!

Белдем, белдем: утлар янмый,

Нигә янмый соң алар?

Бәйрәмебез гади түгел

Зур шатлыклар бәйрәме,

Чыршы балкып торыр иде,

Ничек кабызыйк аны?

Балалар. Тылсымлы таяк белән.

Диназ. Кайдан алыйк икән соң без ул тылсымлы таякны?

Хат ташучы куян керә. Биеп ала(.021)

Куян. Менә сезгә Кыш бабайдан телеграмма. (Рәзил)

Камилә. Кая, кая? Кыш бабай нинди хәбәр җибәрде икән? (Укый.)

 

Юлны бик зур көрт баскан, Кайгырмагыз сез шулай да,

Шуңа бик әкрен киләм, Чыршы төбендә күп кар,

Кызурак та килер идем, Көри торыгыз шунысын Түшәлсә юлга чирәм. Кар астында бер сер бар.

Берничә бала кечкенә көрәкләр алып чыршы төбен көри. Ак мамыкка уралган тылсымлы таяк килеп чыга.

Илүзә. Чү, чү! Бу тылсымлы таяк түгелме соң? (Карый.) Шул үзе! Менә хәзер чыршыны да кабызырга була. Туктагыз, монда ниндидер язу бар. “Тылсымлы таякны мәктәпнең иң хөрмәтле кешесенә тапшырырга” .

 

Камилә.. Дусларым, мәктәбебезнең иң хөрмәтле кешесе- ул укытучыбыз Надия апа. 32 ел буе белем биргән кадерле укытучыбызны туган көне белән котлыйбыз! Теләкләребезнең иң изгесе Сезгә хөрмәтле укытучыбыз!

Бик рәхәтләнеп тылсымлы таякны Сезгә тапшырабыз.

Надия апага сүз бирелә.

Әйдәгез, балалар, барыбыз бергә:

«Чыршы, чыршы, кабын син,

Утларыңны балкыт син!» дип кабатлыйк. Ә мин тылсымлы таякны селтим.

Балалар сүзләрне кабатлыйлар. Алып баручы таякны селти. Утлар кабына. Чыршы турында җыр җырлыйлар.4 нче сыйныф кызлары җыр.

Чыршы янында.

Яшел чыршы тезелешеп

Әйләнәбез тирәңдә

Куанабыз яңа елга

Син кунакка килгәнгә

Җәй көне җиләк җыярга

Урманга барган идек

Ямьле чыршы яңа елга

Кунак булып кил дидек.

Рәхмәт менә син килгәнсең

Әйләнәбез тирәңдә

Яңа һөнәрләр өйрәндек

Яңа елга килгәндә.

Яшел чыршы тезелешеп

Әйләнәбез тирәңдә

Куанабыз Яңа елга

Син кунакка килгәнгә.

Лиана:

Исәнме, чыршы, исәнме!

Тагын да бер ел үтте

Күңелле чыршы бәйрәмен

Балалар күптән көтте.

Ислам:

Ян яктырак, чыршыкай

Балкысын утларың

Бүген синең тирәңә

Җыелган дусларың.

Алинә:

Күрегез безнең чыршыны

Ничек матур киенгән

Безгә бәйрәм ясар өчен

Урманнан безгә килгән.

Илзилә:

Нинди генә уенчыклар

 

Муенсалар юк анда

Серле шар һәм алмалар

Бөреләр дә бар анда

Ильмир:

Гаҗәп күркәм безнең чыршы

Җем-җем килеп яна ул

Башлыйбыз чыршы бәйрәмен

Котлы булсын Яңа ел!

Бергә: Котлы булсын Яңа ел!

Лениза:

Кыш килде акка төренеп

Җир өстен сөеп кенә

Тау битләрен сыйпап үтте

Ак көртләр өеп кенә.

Диназ:

Җем-җем иткән йолдыз белән

Тулган төнге саф һава

Ә көндез ап-ак чәчәктәй

Ябалак карлар ява.

Илүзә:

Чәчәк кебек ап-ак карлар ява,

Туган якны сагынып кыш килде

Ак бүздәй йомшак кар белән

Җирне биләүләп төрде.

Камилә:

Кыш ул үзе йөрми ялгыз гына,

Җитәкләгән күркәм бәйрәмне.

 

Нинди бәйрәм? –диеп сорасагыз-

Бүген бездә чыршы бәйрәме!

Ислам:

Яңа елның һәрбер көне

Бәхетләр алып килсен.

Һәр ишектән шатлык тулы

Яңа ел җыры керсен.

Җыр05 чыршы әйләнәсендә (Җырлаганда гномнар киенергә чыгып китәләр)

Каршылыйк дуслар бергәләп

Яңа ел килә безгә

Әнә күпме кунак килгән

Әйләнә тирәбезгә

Кушымта.

Йолдызлар төшеп кушылган

Чыршыдагы утларга

Кыш бабай белән Кар кызы

Килгән безне котларга.

(1 тапкыр уйный)

Кыш бабай килгәч булачак

Котлаулар да бүләк тә

Яңа елда чынга ашар

Безнең бөтен теләк тә

Кушымта.

(2 тапкыр уйный)

Яңа елнаң бәхетле ел

Буласын без беләбез

Шуңа күрә бергәләшеп

Яңа елга керәбез.

Илүзә. Кыш бабай озаклады бит, дусларым. Карт кешегә карлы юлдан атлавы авыр шул. Ничек ярдәм итик икән аңа?(Гномнар керә)

Гном костюмы кигән бала. (Ислам)

Кыш бабайга без үзебез Юлны чистартыйк кардан без

Булышырбыз бергәләп. Җыелышып, күмәкләп.

Гномнар бииләр.(экранда)

 

Илзилә. Рәхмәт сезгә, гномнар. Хәзер Кыш бабайга килүе җиңел булыр, тиздән килеп тә җитәр ул. Әйдәгез аларны җыр белән каршы алабыз.

Җыр.Кыш бабай 02(җырлаганда гномнар чыгып чишенәләр)

Кыш бабай белән кар кызы килеп керә.

Кыш бабай. (Диназ)

Исәнмесез, балаларым!

Минем матур алмаларым,

Зур улларым, зур кызларым,

Иң кадерле күз нурларым.

Яңа ел белән сезне!

Яңа ел белән сезне!

Бигрәк матур бәйрәмегез,

Бигрәк матур чыршыгыз,

Яңа елда шулай

Гел бәхетле булыгыз!

Диназ (2 класс)

 

Кыш бабай килә безгә

Кар кызы белән бергә

Бәхет шатлык теләп алар

Бүләкләр тараталар

Рәхмәт әйтәбез сөенеп

Китмә диябез үтенеп

Калыгыз безнең белән

Күңелле булыр бәйрәм.

 

 

Кар кызы. (Илүзә)

Мин Кар кызы, кар кызы,

Кыш бабайның оныгы.

Күп минем сердәшләрем,

Ап-ак кар бөртекләрем,

Очыгыз, дусларым,

 

Дөньяны ап-акка маныгыз.

Һәркемнең күңеленә тик аклык салыгыз.

Кар бөртекләре Кар кызы янына чыгып, ярым түгәрәк ясыйлар, бер-бер артлы сөйлиләр)

-Без сылу кар бөртекләре, (Лиана)

Кышның гүзәл бизәкләре.

-Без чал кар бөртекләре, (Диана)

Ап-ак итәрбез җирне.

 

-Урманнарны, кырларны,(Лениза)

Урамнарны, юлларны

Без күмәбез кар белән

Без очабыз җил белән.

-Таулар ясыйбыз сезгә, (Нурфия)

Бозлар ясыйбыз сезгә.

-Без сылу кар бөртекләре.(Руфинә)

Кышның иң саф бизәкләре.

Кар бөртекләре биюе.016

 

 

 

Кыш бабай. Ярый, кызым, Яңа ел килеп җитәргә дә күп калмады, юлга чыккандыр инде.

Кар кызы. Уй-фикергә хаклык төяп,

Кыш бабай. Теләкләргә пакьлек төяп

Кар кызы. Ниятләргә ныклык төяп

 

 

Кыш бабай. Кил син безгә Яңа ел!(Татарча бииләр)

Музыка уйный башлый, Яңа ел керә.

Яна ел.Исәнмесез, кадерле дуслар. Минем кебек яңа гына туган яшь иптәшләр һәм күпне күргән өлкәннәр! Сезгә яңа бәхетләр һәм яңа уңышлар алып килдем. (Камилә)

Алинә.

Әй, Яна ел, бер дә тартынмыйча

Хуҗа булып, әйдә, түргә уз.

Юлларыңа синең ак чәчәкләр,

Кулларыңа бездән ипи-тоз.

(Ипи-тоз тапшыра)

Әйдә, атла безнең адым белән.

Ак келәмдә эзебез калсын бизәк-бизәк.

Бөек илнең, матур җирнең тарихын бизәп!

Яңа ел(Камилә)

Дөнья әйләнеп,

Мин килдем менә.

Урман-кырларга,

Чиксез бай җиргә.

 

Монда-матурлык!

Монда- батырлык!

Зур төзелешләр-

Шаклар катырлык!

 

 

Картлары да шат,

Җитсә дә йөзгә,

Яңа бәхетләр

Китердем сезгә!

 

Тик ул бәхетләр-

Белсен һәр күңел-

Капчыкта түгел,

Өләшеп бирергә

Ул кәнфит түгел!

Һәркем бәхетен

Табар эш белән.

Тау ярып була

 

Күмәк көч белән!

 

Яңа ел белән, дуслар! (Илзилә)

Тәбриклибез без сезне.

Күп шатлыклар алып килсен,

Бүгенге бәйрәм көне.

 

Ап-ак кар бөртекләре (Алинә)

Агартсын күңелегезне!

Яңа ел белән, дуслар!

Котлыйбыз ихлас сезне!

Кызлар бии

Кыш бабай. Бик яхшы укыйсыздыр дип

Бүләкләр алып килдек.

Тәртипле булуыгызны серле көзгедән күрдек.

 

(Бүләкләр өләшү)

Кыш бабай.Ярый, дуслар, безгә китәргә вакыт. Безне башка җирдә дә көтә торганнардыр.

Кар кызы.Хушыгыз, хуш, дусларым! Күңелле ял итегез. Бер елдан без тагын килербез.

Алып баручы.Хуш, Кыш бабай! Хуш, Кар кызы!

Җыр.09

Кышның матур чагында

Суыклар башланганда

Бураннар белән бергә

Яңа ел килә безгә

Кушымта.

Ап-ак карлар яуганда

Йолдызлар да яналар

Яңа елда бергә-бергә

Әйдәгез дуслар биергә.

 

Еллар үтә айлар үтә

Тагын яңа ел җитә

Яшел чыршы тирәсендә

Җырлап биер чак җитә

Кушымта.

Яңа елда безнең түрдә

Чыршы балкый яна сүнә

Ишекләрнең түреннән

Кыш бабай килеп керә.