Мои Конспекты
Главная | Обратная связь

...

Автомобили
Астрономия
Биология
География
Дом и сад
Другие языки
Другое
Информатика
История
Культура
Литература
Логика
Математика
Медицина
Металлургия
Механика
Образование
Охрана труда
Педагогика
Политика
Право
Психология
Религия
Риторика
Социология
Спорт
Строительство
Технология
Туризм
Физика
Философия
Финансы
Химия
Черчение
Экология
Экономика
Электроника

Сайланма диктант.





Помощь в ✍️ написании работы
Поможем с курсовой, контрольной, дипломной, рефератом, отчетом по практике, научно-исследовательской и любой другой работой

Җөмләнең баш кисәкләрен сайлап, парлап язарга.

Укучылар.Бүген Мәхмүт бишле билгесе алды. Ул шигырьне оста сөйләде. Ләйсән рәсемне бик матур ясады. Сания апа аңа да бишле билгесе куйды. (21 сүз.)

 

Җәй.Ямьле җәй җитте. Кояш кыздыра. Агачлар яшел төскә керде. Хәтфә чирәм күтәрелде. Урманнарда кошлар сайрый. Анда ал, сары, зәңгәр, кызыл чәчәкләр үсә. Балалар урманга килделәр Кызлар чәчәк бәйләмнәре җыя. Малайлар туп уйныйлар.(32 сүз)

 

Үткәннәрне кабатлау өчен контроль диктантлар.

Урман.

Менә урман. Урман зур. Анда каен, имән, чыршы үсә. Урманда бүре, төлке, куян һәм аю яши. (16 сүз.)

 

Биремнәр.

1. Урманда сүзен иҗекләргә бүлеп язарга.

2. Беренче җөмләдә сузык аваз хәрефләренең астына бер сызык сызарга.

 

Май.Ямьле җәй җитте. Җир өстен яшел үлән каплады.Агачлар яфрак ярды. Кошлар кайта башлады. Урманда җиләкләр пешә. Малайлар күлдә балык тоталар. (21 сүз)

 

Биремнәр.

1. Икенче җөмләдә тартык аваз хәрефләрнең астына ике сызык сызарга.

2. Җиләкләр сүзен иҗекләргә бүлеп язарга.

Күл.Менә болын. Болында күл бар. Күл буе матур. Анда камышлар үсә. Күлдә үрдәкләр йөзә. Балык күп була. Күл буена малайлар балык тотарга йөриләр. (24 сүз.)

 

Биремнәр.

Тексттагы ике иҗекле сүзләрне табып астына сызарга.

Сүз уртасында һәм ахырында төшеп калган билгене өстәп язарга:

сәгат…, пал…то, кәгаз…, ал…бом, шигыр…, ят…мә.

 

Күңелле яз.Карлар эреде. Агачлар яфрак яра. Кошлар җылы яктан кайта. Болыннар яшәрде. Шомырт чәчәккә күмелде. Күптән көткән яз җитте.

 

Беренче сыйныфта үткәннәрне кабатлау һәм ныгыту өчен күнегүләр.

1. Сүзләрне укыгыз. Ике иҗекле сүзләрне - бер баганага, өч иҗекле сүзләрне – икенче баганага, дүрт иҗекле сүзләрне өченче баганага сайлап языгыз.

Ипподром, арба, күлмәк, абага, көтүлек, ата, баганалар,җылы, гариза, бала, умарта, өянке, савыт, авыл, ишек, кеше, балыкчы, эшче, кабартма, китапханә, күбәләкләр, маэмай, йолдызкай, күгелҗем.

 

2. Сүзләрне укыгыз һәм сорауларга җавап бирегез.

 

Беренче баганадагы сүзләр ничек укыла?

Икенче баганадагы сүзләр ничек укыла?

 

как күк

каз көз

кыр кер

какы килә

кача китә

кара көлә

куша көри

 

3. Баганалап бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзеп языгыз. Һәр җөмләнең беренче сүзен баш хәреф белән языгыз. Җөмлә ахырында нокта куегыз.

кыш кар балалар

менә бүген уйныйлар

җитте йомшак урамда

салкын ява шат

 

Өченче җөмләдәге сүзләрдә тартыклар астына сызыгыз.

4. Укыгыз. Кайсы сүзләр һәм ни өчен баш хәреф белән язылган? Шул сүзләрне сайлап языгыз.

1) Петербург шәһәре бик зур. Ул Нева елгасы буена урнашкан.

2) Казанда Габдулла Тукай урамы бар.

3) Битаман авылы бик матур.

4) Минем әбием Әтнә авылында яши. Мин җәйге ялымны шунда үткәрәм. Ашыт елгасында су коенам.

 

5. Нокталар урынына ь, ъ билгеләренең кирәклесен куеп, сүзләрне күчереп языгыз.

 

Ил…яс төн…як

мәс..әлә нәк…

вәг..дә пал…то

Ак…яр ал…япкыч

Ях..я аш…яулык

Мәр…ям көн…як

 

6. Шигырьне матур итеп укыгыз. Нечкә сузыклар кергән сүзләрне табыгыз һәм күчереп языгыз.

 

Гөлләрем.

Бакчабызда бар

Минем түтәлем.

Түтәлдә үсә

Исле гөлләрем.

Чын күңел белән

Аларны сөәм,

Шуңар һәр көнне

Чыгып су сибәм.

 

Гөлләрем күкрәп

Чәчәк аталар.

Бик матур була

Шул чакта алар.

 

Котлыйдыр кебек

Мине һәрбер гөл.

Күргән вакытта

Сөенә күңел.

 

(Әнәс Кари.)

7. Җөмләләрне укыгыз. Күчереп языгыз. Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрнең авазларын әйтегез.

Гөлфия зуркыз. Ул беренче сыйныфта укый. Кыз бала һәр көнне урынынүзе җыя. Гөлфия әнисенә булыша. Ул көн саен идәнсеберә, гөлләргә су сибә.

8. Хәтер диктанты.

Бер киңәш.

Кимсетмә һичбер эшне дә

Кечкенә диеп,

Зур булыр үтәсәң аны

Күңелдән сөеп. (11 сүз.)

 

(Әнәс Кари.)

Һәр сүздә ничә хәреф бар? Санагыз һәм язып куегыз.

Нче сыйныф.

Беренче сыйныфта үткәннәрне кабатлау.

Калын һәм нечкә сузыклар.

Искәртмәле диктант.

Бакчада.Безнең бакчабыз бар. Ул Казансу егласы янында урнашкан. Анда алмагач, карлыган, чия агачлары үсә. Мин бакчада чәчәкләр үстерәм. (18 сүз.)

 

Аңлатмалы диктант.

Болыт.Кечкенә ак болыт зур бер болытка әйләнде. Ул үзенең бер канаты белән кояшны каплады. Идел болытны үзенә таба тартты.

Кайдандыр тонык тавыш белән күк күкрәде. Тагын кабатланды. Яшен ялтырады. Бик көчле яңгыр булачак. (33 сүз.)

 

(Д. Аппакова буенча.)

Доверь свою работу ✍️ кандидату наук!
Поможем с курсовой, контрольной, дипломной, рефератом, отчетом по практике, научно-исследовательской и любой другой работой



Поиск по сайту:







©2015-2020 mykonspekts.ru Все права принадлежат авторам размещенных материалов.