Мои Конспекты
Главная | Обратная связь

...

Автомобили
Астрономия
Биология
География
Дом и сад
Другие языки
Другое
Информатика
История
Культура
Литература
Логика
Математика
Медицина
Металлургия
Механика
Образование
Охрана труда
Педагогика
Политика
Право
Психология
Религия
Риторика
Социология
Спорт
Строительство
Технология
Туризм
Физика
Философия
Финансы
Химия
Черчение
Экология
Экономика
Электроника

Сайланма диктант.





Помощь в ✍️ написании работы
Поможем с курсовой, контрольной, дипломной, рефератом, отчетом по практике, научно-исследовательской и любой другой работой

В хәрефе кергән сүзләрне генә сайлап иҗекләргә бүлеп язарга.

Авылда.Җәйге каникуллар башланды. Равил белән Вәсимә авылга дәү әниләренә кунакка килде. Дәү әниләре аларны шатланып каршы алды. Балалар авылда Вилдан һәм Сәвия белән дуслаштылар. Вилдан белән Сәвия яңа дусларына авыллары турында сөйләделәр. Равил һәм Вәсимә аларның сөйләвен рәхәтләнеп тыңладылар. (39 сүз.)

 

(«Салават күпере» журналыннан)

Контроль күчереп язу.

Башкала.Казан – Татарстанның башкаласы. Казан шәһәрендә миллионнан артык кеше яши. Анда метро ачылды. Казан урамнарында автобуслар, трамвайлар, троллейбуслар йөри. Казан бик зур һәм матур шәһәр. Казанда заводлар күп. (27 сүз.)

 

К, г хәрефләре.

Сүзлек диктант.

Гөл, карлыган, елга, гөмбә, кыяр, суган, сарык, туган, күл, бәрәңге, чөгендер, күгәрчен, иген, газета, кул, яңгыр, аяк, егерме, герой, колак, каш, укучы, укытучы, каләм, төлке, кәҗә, саескан, кара, агач, карт, егет, керпе, кеше, кием, китап, кишер, кояш. кыш, сыерчык, кыз, көз, көймә. (42 сүз.)

 

Искәрмә. Укытучы 6-8 сүзне сайлап яздыра.

 

Сайланма диктант.

Җилләр.

Җилләр, җилләр, исегез,

Болытларны кисегез!

Зәңгәр диңгез өстендә

Ак дулкыннар ишегез!

 

Алтын бодай кырларын

Тибрәндереп үтегез!

Боз тауларын куарга

Төньякларга китегез.

 

(Муса Җәлил.)

К, г хәрефләре кергән сүзләрне сайлап язарга.

Аңлатмалы диктант.

1. Газизә гөлләргә су сибә. 2. Көчле яңгыр ява башлады. 3. Без бакчада кишер, чөгендер һәм бәрәңге утырттык. 4. Галия белән Илгизәр урманга гөмбәгә баралар. 5. Гомәр күгәрченнәргә җим салды. 6. Гаяз абый газетадан шигырь укый. 7. Гөлия өчпочмак пешерә.

 

Сайланма диктант.

К, г авазлары калын укыла торган сүзләрне – бер баганага, нечкә укыла торган сүзләрне икенче баганага сайлап язырга.

 

Куянкай.

 

Әй, куян,куян,

Кечкенә генә,

Бик йомшак кына,

Бик куркак кына.

 

Ике колагы

Озынкай гына,

Аягы җиңел –

Мамыккай гына.

 

Койрыгы тора

Өрпелеп кенә,

Мыегы тора

Бөркелеп кенә.

 

Борыны кечкенә,

Бөгелгән генә,

Ирене дә ярык,

Бүленгән генә.

 

Күзләре чалыш,

Түгәрәк кенә,

Ул йөри, йөри

Чүгәләп кенә.

 

(Нәкый Исәнбәт.)

Искәртмәле диктант.

Урман тургае.

Урман тургае туган ягына иртә кайта. Кыш калын тунын салырга өлгерми,тургай инде чишмәдәй челтери башлый.

Җәйге төндә урман тургаен агач башында күрә алмассың. Ул зәңгәр күктән табигатьне мактап җырлар. (32 сүз.)

 

(Гарәфи Хәсәновтан.)

 

Икенче җөмләдәге өтер һәм кызыл юл искәртелә.

К, г хәрефләре кергән сүзләрнең астына сызарга.

М, н, ң хәрефләре.

Сүзлек диктант.

Бәрәңге, уңыш, мең, тун, сеңелем, энем, өрәңге, яңгыр, җиңел, күңелле, караңгы, таң, чаңгы, зәңгәр, шиңә, иң, уң, киң, туңа, яңа, аңа, җиңү.

 

Искәртмәле диктантлар.

Җәйге яңгыр. Яңгыр туктамады. Күк ачылды. Тагын кояш чыкты. Балалар урамга ташландылар. Яңгыр суларында уйнарга тотындылар. Үләннәр, чәчәкләр, яфраклар җанланды. Яңгыр тамчылары, кояш нурларында, ялтырап уйнадылар. (24 сүз.)

 

1. Ул әнисенә һәрвакыт булыша. 2. Хәзер көннең иң кыска вакыты. 3. Тирә - юньгә сыек томан таралган. 4. Алар уңнан сулга таба борылдылар. 5. Ул аны тиз аңлап алды. 6. Нәсим белән Нәсимә бертуганнар. 7. Бу каләмне очы үткен.

Күрмә диктант.

Борын аваз хәрефләренең асларына сызарга.

Туган авыл.

Тау башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;

Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,

Шуңа күрә сөям җаным, тәнем белән. (23 сүз.)

 

(Габдулла Тукай.)

Аңлатмалы диктант.

Куян.

Кышка ерак калмады. Куян кыска һәм соры йонын койган. Аңа озын йон үсә башлаган.Ул аякларына ак итек кигән кебек күренә.

Үзәк өзгеч суык һәм ачлык килә. Ерткыч җәнлекләр тынычлык бирмиләр. Куянны йөгерек аяклары коткара. (35 сүз.)

 

(Гарәфи .Хәсәновтан.)

Доверь свою работу ✍️ кандидату наук!
Поможем с курсовой, контрольной, дипломной, рефератом, отчетом по практике, научно-исследовательской и любой другой работой



Поиск по сайту:







©2015-2020 mykonspekts.ru Все права принадлежат авторам размещенных материалов.