Мои Конспекты
Главная | Обратная связь

...

Автомобили
Астрономия
Биология
География
Дом и сад
Другие языки
Другое
Информатика
История
Культура
Литература
Логика
Математика
Медицина
Металлургия
Механика
Образование
Охрана труда
Педагогика
Политика
Право
Психология
Религия
Риторика
Социология
Спорт
Строительство
Технология
Туризм
Физика
Философия
Финансы
Химия
Черчение
Экология
Экономика
Электроника

Булмаганлыгы турында 2 страница





Помощь в ✍️ написании работы
Поможем с курсовой, контрольной, дипломной, рефератом, отчетом по практике, научно-исследовательской и любой другой работой

Шул ук рәвештә Аллаһының да җирдә тыюлыгы бар. Бу тыюлар – гөнаһ һәм барлык хәрам нәрсәләр. Болардан нәрсә булса да эшләүче дөньяда да, Ахирәттә дә Аллаһы-ның җәзасына лаеклы. Аларга якынаючы, шикле нәрсәләр эшләүче хәрамны кылуга бик якын.

5. Йөрәкнең тугрылыгы.

Тәннең тугры булуы йөрәкнең тугры булуына бәйле. Чөнки анатомия һәм медицина ягыннан караганда, йөрәк – кеше тәненең иң әһәмиятле әгъзасы. Кеше яшәешнең тышкы күренешенең чыганагы. Йөрәк сәламәт булган-да ул әгъзаларны дөрес итеп кан белән тәэмин итә, кеше го-мумән сәламәт була.

Әлеге хәдисне дәлил итеп, шәфигыйлар: «Акылның нигезе йөрәктә, кешенең башта булган нәрсәсе шуннан чыга», – диләр. Алар, шулай ук, Аллаһы Тәгаләнең түбән-дәге сүзләрен дә дәлил итеп китерәләр:

}لَهُمْ قُلُوبٌ لا يَفْقَهُونَ بِهَا{

«Аларның йөрәкләре бар, ләкин аңламыйлар...»[31]

Әбү Хәнифә мәзһәбендәге галимнәр: «Акылның уры-ны – баш мие», – диләр. Табиблар да шул ук фикердә бу-лып, ми эшчәнлеге бозылуның акыл таркалуга китерүен дәлил итәләр. Хәзерге заман анатомиясе һәм медицинасы күрсәткәнчә, фикер йөртүнең чыганагы бары тик ми генә. Чөнки хисләр мидән чыгучы боерыклар ярдәмендә генә эшли башлыйлар.

Шуңа да карамастан, йөрәк бөтен әгъзаларның, шул исәптән, минең дә яшәү чыганагы булып кала. Әлеге хә-дистә йөрәкнең дөреслеге, тугрылыгы турында сүз бара. Үз чиратында йөрәкнең дөреслеге җанның тугрылыгын күз алдында тота.

Ибне Мүләккыйн болай дип яза: «Йөрәкнең тугрылы-гы биш эштә чагыла: фикер йөртеп, Коръән уку; ач карын; төнге намазлар уку; кояш чыгар алдыннан Аллаһыга дога кылу; тугры кешеләр белән аралашу. Мин моңа хәләл ри-зык ашауны да өстим. Бу әле телгә алынган нәрсәләрнең башында тора. «Ризык – гамәлнең орлыгы. Ул хәләл бул-са, гамәл хәләл була, хәрам булса – гамәл дә хәрам, шикле булса, гамәл дә шикле була», – дип әйтүченең сүзләре нинди гүзәл!»

Сәламәт йөрәккә ия булу – кешенең Аллаһы Тәгалә каршында уңышка ирешүчеләрдән булуының галәмәте. Аллаһ әйткән: {يَوْمَ لا يَنْفَعُ مَالٌ وَلا بَنُونَ . إِلاَّ مَنْ أَتَى اللَّهَ بِقَلْبٍ سَلِيمٍ}
«... байлык та, балалар да файда китермәгән ул Көндә Ал-лаһ янына сәламәт йөрәк белән килүче генә котылачак».[32]

Пәйгамбәр галәйһиссәләм еш кына болай дип дога кылган: Aاللَّهُمَّ إِنِّي أَسْأَلُكَ قَلْبًا سَلِيمًاH «Әй Аллаһ, йөрәгемне сә-ламәт кылуыңны сорыйм!» Әллаһүммә инни әс-әлүлүкә кальбән сәлимән).

Нәвәви әйткән: «Йөрәкнең сәламәтлеге аның нәфрәт, усаллык, хөсетлек, саранлык, тәкәбберлек, башкалардан көлү, рияга омтылу, шөһрәт яуларга теләү, хәйләкәрлек, комсызлык, тәкъдирдән канәгать булмау кебек сыйфатлар-дан котылуы белән генә тормышка аша».

Ибне Рәҗәп: «Авырулардан һәм бозыклыклардан азат булган йөрәк кенә сәламәт санала. Мондый йөрәктә Алла-һыга мәхәббәттән, Аннан һәм Аннан ерагайтучы нәрсә-ләрдән куркудан башка бер әйбер дә юк», – дигән.

Хәсән Басри бер кешегә: «Йөрәгеңне сәламәтләндер. Чөнки Аллаһыга бәндәләреннән аларның йөрәкләре сәла-мәт булу гына кирәк», – дип әйткән.

Ибне Рәҗәп әйткән: «Йөрәкнең дөрес булуы әгъзалар белән кылына торган гамәлләрнең дә дөрес булуына ките-рә. Йөрәк дөрес булса, анда Аллаһының ирегеннән башка бернәрсә дә калмаса, башка әгъзалар да Ул теләгән эш белән шөгыльләнәчәк. Ул яратмаган һәм шикле нәрсәләр-дән баш тартачак».

7. Әлеге хәдис хәләл эшне эшләргә, хәрам эштән тыелырга, шикледән ерак торырга, динне һәм намусны сакларга, кешеләрдә начар фикер тудыра торган нәрсәләр кылмаска өндәргә кирәк икәнен күрсәтә.

8. Акылны һәм йөрәкне камилләштерүгә чакыра.

9. Хәрамга илтүче юлларны яба, хәрамны тормышка ашыру ысулларын тыя.

 

 

Дин – нәсыйхәт

 

H 7عَنْ أَبِي رُقْيَةَ تَمِيمِ بْنِ أَوْسٍ الدَّارِيِّ رَضِيَ اللَّهُ عَنْهُ : أَنَّ النَّبِيِّrقَالَ : الدِّينُ النَّصِيحَةُ ، قُلْنَا : لِمَنْ ؟ قَالَ : لِلَّهِ ، وَلِكِتَابِهِ ، وَلِرَسُولِهِ ، وَلأَئِمَّةِ

الْمُسْلِمِينَ ، وَعَامَّتِهِمْA

Әбү Рокая Тәмим бине Әүс Дәри әйткән: «Бервакыт Пәйгамбәр галәйһиссәләм: «Дин – эчкерсезлек ул», – ди-де. Без: «Кемгә карата?» – дип сорадык. Ул: «Аллаһыга, Аның Китабына, Пәйгамбәренә, мөселман җитәкчеләренә һәм гомумән бөтен мөселманнарга карата», – дип әйтте».[33]

Хәдиснең әһәмияте

Бу хәдис Пәйгамбәребез галәйһиссәләм генә әйтә ал-ган сүзләрне үзенә туплаган. Ул күп сүзле түгел, ләкин ул бик күп мәгънә һәм файданы үз эченә алган. Күргәнебез-чә, шәригатьнең башка хөкемнәре әлеге хәдиснең хәтта бер өлеше дә түгел, ә бер җөмләсе генә. Монда «Аның Ки-табына карата эчкерсезлек» дигән җөмлә күз алдында то-тыла. Чөнки Аллаһының Китабы бөтен нигезләрне һәм тармакларны үз эченә алган. Шулай итеп, кеше аңа ышан-са, аның эчтәлеге белән гамәл кылачак, эчкерсез булачак, ул кеше шәригатьнең бөтен хөкемнәрен дә үтәячәк. Алла-һы Тәгалә әйткән: {مَا فَرَّطْنَا فِي الْكِتَابِ مِنْ شَيْءٍ} «Без бу Китапта бернәрсә дә төшереп калдырмадык».[34]

Менә шуңа күрә дә, галимнәр: «Әлеге хәдис Ислам-ның үзәге», – дигәннәр.

Хәдисне аңлау

1. Аллаһыга карата эчкерсезлек күрсәтү.

Мондый эчкерсезлек Аллаһыга ышануны, Аның тиң-дәшләре булуны инкарь итүне, Аның исем, сыйфатларына ышануны, Аңа гыйбадәт кылуны, Аллаһ өчен сөю яки кү-рә алмауны, Аллаһыга итәгать итүче кешеләр белән дус булуны үз эченә ала. Әгәр мөселман боларны сүзендә һәм эшендә кулланса, бу аңа дөньяда да, Ахирәттә дә файда китерәчәк. Ә Аллаһ Үзе безнең эчкерсезлегебезгә мохтаҗ түгел.

2. Аллаһының Китабына карата эчкерсезлек.

Ул Аллаһыдан иңгән Язуларга ышануда, Коръәннең соңгы Язу икәнен тануда чагыла. Аллаһы Тәгалә әйткән:

{إِنَّا نَحْنُ نَزَّلْنَا الذِّكْرَ وَإِنَّا لَهُ لَحَافِظُونَ} «Дөреслектә, Без Коръ-әнне иңдердек һәм Без аны саклыйбыз».[35]

Мөселманнарның Коръәнгә эчкерсез булулары мон-нан гыйбарәт:

а) Аны уку һәм ятлау. Коръән уку гыйлем алуга, җан-ны сафландыруга, тәкъвалыкны арттыруга ярдәм итә. Коръән укыган өчен кеше зур әҗер һәм Кыямәт көнендә көтеп торганда шәфәгать кылыну хокукы алачак. Аллаһы-ның Илчесе әйткән: Aاقْرَؤُوا الْقُرْآنَ ، فَإِنَّهُ يَأْتِي يَوْمَ الْقِيَامَةِ شَفِيعًا لأَصْحَابِهِH «Коръән укыгыз! Чөнки Кыямәт көнендә ул үзен укучы-ларга шәфәгатьче булып киләчәк».[36]

Аны ятлауга килгәндә, моның ярдәмендә йөрәкләр нурлана, ул мөселман зур ихтирам казана. Кыямәт көнен-дә аның дәрәҗәсе Коръәннән ничә сүрә ятлавы белән бил-геләнәчәк. Аллаһының Илчесе галәйһиссәләм әйткән:

Hيُقَالَ لِصَاحِبِ الْقُرْآنِ اقْرَأْ وَارْتَقِ وَرَتِّلْ كَمَا كُنْتَ

تُرَتِّلُ فِي الدُّنْيَا فَإِنَّ مَنْزِلَكَ عِنْدَ آخِرِ آيَةٍ تَقْرَؤُهَاA

«Коръән белүчегә: «Укы, күтәрел, аны дөньяда вакыт-та укыган кебек бөтен кагыйдәләренә туры китереп укы. Синең урының соңгы аятьне укыган җирдә булачак», – дип әйтеләчәк».[37]

б) Аны матур тавыш белән дөрес итеп уку. Моның яр-дәмендә укыган нәрсә тирәнрәк тәэсир калдыра, йөрәк ях-шырак ишетә. Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:

Hلَيْسَ مِنَّا مَنْ لَمْ يَتَغَنَّ بِالْقُرْآنِA

«Коръәнне көйләп укымаучы бездән түгел».[38]

в) Аның мәгънәләрен аңларга тырышу. Аллаһы Тәга-лә болай дигән: {أَفَلا يَتَدَبَّرُونَ الْقُرْآنَ أَمْ عَلَى قُلُوبٍ أَقْفَالُهَا} «Алар Коръән турында фикер йөртмиләрмени? Әллә аларның йө-рәкләрендә йозак бармы?»[39]

г) Киләчәктә Коръәнне саклауны үз өсләренә ал-сыннар өчен, яңа буын мөселманнарын аңа өйрәтү. Баш-каларга Коръән өйрәтү – безне бәхеткә илтә торган юл. Аллаһының Илчесе әйткән: Aخَيْرُكُمْ مَنْ تَعَلَّمَ الْقُرْآنَ وَعَلَّمَهُH «Сез-нең иң яхшыгыз – Коръәнне өйрәнүче һәм аны башкаларга өйрәтүче».[40]

д) Коръәнне аңларга һәм аны гамәлдә кулланырга ты-рышу. Чөнки гамәлсез генә аңлаудан файда юк. Без белә торып та, гамәл кылмыйбыз икән, бу бик начар эш була-чак. Чөнки Аллаһы Тәгалә болай дигән:

}يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آَمَنُوا لِمَ تَقُولُونَ مَا لا تَفْعَلُونَ . كَبُرَ مَقْتًا عِنْدَ اللَّهِ أَنْ تَقُولُوا مَا لا تَفْعَلُونَ{

«Әй иман китергән бәндәләр! Нигә сез үзегез кылма-ган нәрсәне сөйлисез? Сезнең кылмыйча сөйләвегез Алла-һыда зур нәфрәт уята!»[41]

3. Аллаһының Илчесенә карата эчкерсез булу.

Бу Мөхәммәт галәйһиссәләмнең пәйгамбәрлегенә, ул алып килгән Коръәнгә, аның сөннәтенә ышанудан гый-барәт. Мондый эчкерсезлек аңа карата мәхәббәт һәм итә-гатьтә чагыла. Чөнки Аллаһының Илчесен ярату – Алла-һыны ярату дигән сүз ул. Аллаһы Тәгалә әйткән:

{قُلْ إِنْ كُنْتُمْ تُحِبُّونَ اللَّهَ فَاتَّبِعُونِي يُحْبِبْكُمُ اللَّهُ} «Әйт: «Аллаһыны яратсагыз, миңа иярегез. Шунда сезне Аллаһ яратыр...»[42]

{مَنْ يُطِعِ الرَّسُولَ فَقَدْ أَطَاعَ اللَّهَ} «Пәйгамбәргә буйсынучы Аллаһыга буйсына».[43]

Пәйгамбәр галәйһиссәләм вафат булганнан соң, аңа ышану Пәйгамбәрнең тормыш юлын укуны, әхлак сый-фатларын үзеңдә булдырырга тырышуны, аның сөннәтенә иярүне, аны таратуны, ялганчы һәм бидгатьчеләрдән сак-лауны таләп итә.

4. Мөселман җитәкчеләренә карата эчкерсез булу.

Җитәкчеләргә мөселманнарның хакимнәре, яки алар-ның хәлифләре, яки галимнәр керә.

Әгәр дә җитәкчеләр Аллаһыга итәгатьсезлеккә чакыр-масалар, мөселман илләрендә мөселманнар үз җитәкчелә-ренә буйсынырга тиеш. Аллаһы Тәгалә әйткән:

}يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا أَطِيعُوا اللَّهَ وَأَطِيعُوا الرَّسُولَ وَأُولِي الأَمْرِ مِنْكُمْ{

«Әй иман китергән бәндәләр! Аллаһыга итәгать ите-гез һәм Пәйгамбәргә итәгать итегез! Шулай ук, сезнең арадагы Коръән белән гамәл кылып, Коръән дәлилләре бе-лән әмер итүче хакимгә итәгать итегез!»[44]

Безнең аларга карата эчкерсезлегебез аларга иярүдән, аларны сөюдән гыйбарәт булырга тиеш. Безгә аларны кылган яхшы эшләре өчен сөю кирәк. Мәсәлән, барлык кешеләрне дә үз җитәкчелекләре астына җыйганнары өчен. Әгәр халык таркаулыкка килсә, кешеләр аларның на-чар хакимлек итүе сәбәпле вафат булса, без аларга нәф-рәтләнергә бурычлы. Шулай ук, җитәкчеләргә яхшы ки-ңәшләр бирергә кирәк. Чөнки хакимнең залим икәнен күр-сәтмәгән халыкта һәм халкын мәсхәрәләүче, киңәшләрне тыңламаучы, хакыйкатьтән борылучы хакимдә яхшылык юк. Халык җитәкчесенә карата эчкерсез булудан туктагач, җитәкче залимга әверелгәч, бу ялагайлыкка, бөлгенлеккә төшүгә, җиңелүгә һәм кимсетелүгә илтәчәк. Кешеләр Ис-ламнан тайпылса, аның хөкемнәре үзгәртелсә, мондый хәл һичшиксез килеп чагачак.

Хәзерге хәлне төзәтергә омтылучы галимнәргә кил-гәндә, алар Коръәнгә һәм сөннәткә карата эчкерсезлек күрсәтү өчен җаваплы. Моннан тыш, алар кайбер мәсь-әләләрне дөрес аңлатмаучы галимнәрнең фикерләрен кире кагарга, хәдисләрнең кайсы дөрес, кайсы юк икәнен аңла-тырга тиеш.

Галимнәр җитәкчеләргә эчкерсез киңәшләр бирергә, Коръән һәм сөннәт белән идарә итәргә чакырырга, хатала-рын күрсәтергә бурычлы. Аллаһ алардан моның өчен җа-вап алачак. Аллаһының Илчесе әйткән:

Aأَفْضَلُ الْجِهَادِ كَلِمَةُ حَقٍّ عِنْدَ سُلْطَانٍ جَائِرٍH «Иң яхшы җиһат – залим җитәкче янында әйтелгән дөрес сүз».[45]

Ул кешеләр үзләренең ялган мактаулары белән җи-тәкчене адаштырсалар, Аллаһ һичшиксез алардан бу ту-рыда сораячак. Гыйлемле җитәкчеләргә ярдәм итү бер хәл, бу дөньяның көчләренең ялагаена әверелү икенче эш.

5. Гомумән, бөтен мөселманнарга карата эчкерсез бу-лу.

Бу Ахирәт һәм дөнья тормышында алар мәнфәгатенә туры килә торган нәрсәләрне күрсәтүдән гыйбарәт. Кызга-нычка каршы, хәзерге заманда мөселманнар киңәш бирү бурычына салкын карыйлар. Төп игътибарны дөнья мәсь-әләләренә биреп, Ахирәтне оныталар. Мөселманнарга карата эчкерсез булу сүзләр генә чикләнмәскә, гамәлләрне дә үз эченә алырга тиеш. Ислам җәмгыяте гаепләрне яше-рү, төрле тайпылышлардан саклану, файдага юнәлдерү, яхшыга өндәү, начардан тыю чарасы ул.

6. Эчкерсезлекнең әһәмиятле төре.

Мөселманнарның үзара мөнәсәбәтләрендә эчкерсез-лекнең иң әһәмиятле төре – кешенең башкаларга эчкерсез киңәш бирүе. Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:

Hإِذَا اسْتَنْصَحَ أَحَدُكُمْ أَخَاهُ فَلْيَنْصَحْهُA

«Кем дә булса үз кардәшенә киңәш сорап мөрәҗәгать итсә, ул аңа киңәш бирсен».[46]

Эчкерсезлекнең тагын бер чагылышы кардәшең бул-маганда аңа ярдәм итү, аны саклау.

Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:

Aحَقُّ الْمُؤْمِنِ عَلَى الْمُؤْمِنِ ... وَإِذَا غَابَ أَنْ يَنْصَحَ لَهُH «Кеше булма-ганда аңа карата эчкерсезлек күрсәтү – мөэминнәрнең бер-берсенә карата булган бурычларыннан».[47]

7. Галимнәрнең эчкерсезлек турындагы сүзләре.

Хәсән Басри әйткән: «Ул эшли алмаган эшкә өнди башлаганчы, берегез дә кардәшенә карата тулысынча их-лас булмаячак».

Пәйгамбәр галәйһиссәләмнең бер сәхабәсе әйткән:

Hوَالَّذِي نَفْسِي بِيَدِهِ إِنَّ أَحَبَّ عِبَادِ اللَّهِ إِلَى اللَّهِ الَّذِينَ يُحَبِّبُونَ اللَّهَ إِلَى

عِبَادِهِ ، وَيُحَبِّبُونَ عِبَادَ اللَّهِ إِلَى اللَّهِ ، وَيَسْعَوْنَ فِي الأَرْضِ بَالنَّصِيحَةِA

«Җаным Аның кулында булган Зат белән ант итәм, Аллаһының Аңа иң сөекле бәндәләре – Аллаһыга бәндә-ләрен сөекле итәргә, бәндәгә Аллаһыны сөекле итәргә, җирдә кешеләргә карата эчкерсезлек күрсәтергә тырышу-чылар».

Доверь свою работу ✍️ кандидату наук!
Поможем с курсовой, контрольной, дипломной, рефератом, отчетом по практике, научно-исследовательской и любой другой работой



Поиск по сайту:







©2015-2020 mykonspekts.ru Все права принадлежат авторам размещенных материалов.