Мои Конспекты
Главная | Обратная связь

...

Автомобили
Астрономия
Биология
География
Дом и сад
Другие языки
Другое
Информатика
История
Культура
Литература
Логика
Математика
Медицина
Металлургия
Механика
Образование
Охрана труда
Педагогика
Политика
Право
Психология
Религия
Риторика
Социология
Спорт
Строительство
Технология
Туризм
Физика
Философия
Финансы
Химия
Черчение
Экология
Экономика
Электроника

Булмаганлыгы турында 3 страница





Помощь в ✍️ написании работы
Поможем с курсовой, контрольной, дипломной, рефератом, отчетом по практике, научно-исследовательской и любой другой работой

Әбү Бәкер Мөзәнни: «Ураза да, намаз да Әбү Бәкер-не башка сәхабәләрдән өстен итмәде. Ләкин аны күңелен-дә булган нәрсә өстен итте. Ә аның күңелендә Аллаһыга карата мәхәббәт һәм Аның мәхлукларына карата эчкерсез-лек бар иде», – дигән.

Фодаил бине Ияд: «Күп намаз укучы һәм еш ураза тотучы безнең өчен хакыйкатькә ирешүче саналмый. Киң күңелле саф йөрәкле һәм кешеләргә карата ихласлы бәндә хакыйкатькә ирешүче була», – дип әйткән.

8. Эчкерсезлек күрсәтүнең әдәбе.

Ислам кардәшеңә карата эчкерсез булырга һәм аңа яшерен рәвештә нәсыйхәт бирергә куша. Чөнки кардәше-нең гаепләрен яшерүченең Аллаһ ике дөньяда да гөнаһла-рын яшерәчәк. Тугрыларның берсе: «Кардәшенә күзгә-күз киңәш бирүче эчкерсезлек күрсәтә. Аны бөтен кеше ал-дында вәгазьләүче кардәшен шелтәли генә», – дигән.

Фодаил бине Ияд әйткән: «Мөэмин гаепләрне яшерә һәм яхшы киңәш бирә. Ә бозык кеше мыскыл итә һәм шелтәли».

9. Әлеге хәдиснең файдасы.

Ибне Баттал әйткәнчә, әлеге хәдистән без түбәндәге нәрсәләрне беләбез: «Диннең асылы ихласлыктан гыйба-рәт. Ә диннең чагылышы эштә дә, сүздә дә бар».

«Эчкерсезлек күрсәтү – фарыз кифая ул: аны эшләү-чегә әҗер булачак, ә башкаларга аны үтәү бурычы йөклән-мәгән».

«Эчкерсезлекне булдыра алган кадәр үтәргә кирәк. Әгәр киңәш бирүче киңәше кабул ителәчәген, аны үтәя-чәкләрен һәм ул күңелсезлектән котылачагын белә икән, моны эшләү зарури. Әгәр кеше моның өчен аңа зарар ки-лер дип курыкса, ул үзе теләгәнчә эшли ала».

 

Җиңеллектә булу һәм авырлыклар тудырмау

 

H 8عَنْ أَبِي هُرَيْرَةَ عَبْدِ الرَّحْمَنِ بْنِ صَخْرٍ رَضِيَ اللَّهُ عَنْهُ قَالَ : سَمِعْتُ رَسُولَ اللَّهِrيَقُولُ : مَا نَهَيْتُكُمْ عَنْهُ فَاجْتَنِبُوهُ ، وَمَا أَمَرْتُكُمْ بِهِ فَأْتُوا مِنْهُ مَا اسْتَطَعْتُمْ ، فَإِنَّمَا أَهْلَكَ الَّذِينَ مِنْ قَبْلِكُمْ كَثْرَةُ مَسَائِلِهِمْ وَاخْتِلافُهُمْ عَلَى أَنْبِيَائِهِمْA

Әбү Һөрәйрә сөйләгән: «Мин Пәйгамбәрнең болай дигәнен ишеттем:«Мин сезгә тыйган нәрсәдән сакланы-гыз. Мин боерган нәрсәнең булдыра алганын кылыгыз. Чөнки сезгә кадәр яшәүчеләрне күп сорау бирүләре һәм пәйгамбәрләре белән килешмәүләре һәлак итте».[48]

Хәдиснең әһәмияте

Галимнәр әйтүенчә, бу бик әһәмиятле һәм файдалы хәдис. Бу аны ятлауга һәм өйрәнүгә лаеклы итә.

Нәвәви болай дип язган: «Ул – Исламның иң әһә-миятле нигезләренең берсе. Пәйгамбәр галәйһиссәләмнең кыска булып та, күп мәгънәне үз эченә туплаган сүзләре исәбенә керә».

Ибне Һәҗәр Хәйтами әйткән: «Бу – диннең нигезлә-ренә, Ислам терәкләренә караган бөек хәдис. Шуңа күрә, аны истә тотарга һәм аңа игътибарлы булырга кирәк».

Әлеге хәдис кешеләрне Аллаһының шәригатенә ия-рергә өнди. Ул Коръән кушканнарны төгәл итеп, кимлек яки артыклык кертмичә үтәргә боера.

Пәйгамбәр галәйһиссәләм ни өчен шулай әйткән:

Пәйгамбәрнең болай дип әйтүенең сәбәбе икенче бер хәдистә аңлатыла: Әбү Һөрәйрә разыяллаһү ганһү сөйлә-гән: «Бервакыт Аллаһының Илчесе галәйһиссәләм безгә вәгазь сөйләде һәм:

Hأَيُّهَا النَّاسُ قَدْ فَرَضَ اللَّهُ عَلَيْكُمُ الْحَجَّ فَحُجُّوا ، فَقَالَ رَجُلٌ : أَكُلَّ عَامٍ يَا رَسُولَ اللَّهِ ؟ فَسَكَتَ ، حَتَّى قَالَهَا ثَلاثًا ، فَقَالَ رَسُولُ اللَّهِr: لَوْ قُلْتُ نَعَمْ لَوَجَبَتْ وَلَمَا اسْتَطَعْتُمْ ، ثُمَّ قَالَ : ذَرُونِي مَا تَرَكْتُكُمْ ، فَإِنَّمَا هَلَكَ مَنْ كَانَ قَبْلَكُمْ بِكَثْرَةِ سُؤَالِهِمْ وَاخْتِلافِهِمْ عَلَى أَنْبِيَائِهِمْ ، فَإِذَا أَمَرْتُكُمْ بِشَيْءٍ فَأْتُوا مِنْهُ مَا اسْتَطَعْتُمْ ، وَإِذَا نَهَيْتُكُمْ عَنْ شَيْءٍ فَدَعُوهُA

«Әй кешеләр, Аллаһ сезгә хаҗны фарыз кылды, аны үтәгез!» – диде. Бер кеше: «Ел саенмы, әй Аллаһының Ил-чесе?» – дип сорады. Әлеге кеше соравын өч мәртәбә ка-батлаганчы Пәйгамбәр эндәшмичә утырды. Аннары: «Әгәр мин «Әйе», – дисәм, бу сезнең бурычыгыз булачак, ләкин сез аны үти алмаячаксыз бит», – диде. Моннан соң ул: «Сезгә кадәр яшәүчеләрне күп сорау бирүләре һәм пәйгамбәрләре белән килешмәве һәлак итте. Шуңа күрә, мин сезгә берәр нәрсә боерсам, аның булдыра алганын кы-лыгыз. Берәр нәрсәдән тыйсам, аннан баш тартыгыз!» – дип өстәде.

Сорау бирүче Әкрагъ бине Хәбис разыяллаһү ганһү булган дип риваять кылына.

Хәдисне аңлау

1. «Мин сезгә тыйган нәрсәдән сакланыгыз».

Тыю дигән сүз Коръәндә һәм сөннәттә төрле мәгънә-дә килә. Әлеге очракта галимнәр тарафыннан тыелганлык-ны белдерү өчен кулланыла торган ике мәгънә кулланыла. Ягъни: нинди дә булса гамәлнең тулысынча тыелган, хә-рам булуы яки ул эшнең теләнмәгән, мәкрүһ булуы.

а) тулы мәгънәдәге тыю, хәрам кылу.

Аллаһ һәм Пәйгамбәр тарафыннан тулысынча хәрам кылынган берникадәр эшләр бар. Шәригать хөкемнәрен үтәргә бурычлы булган кешегә аларны кылу тыела. Эшлә-сә, дөньяда да, Ахирәттә дә шәригать буенча җәза карал-ган.

Моңа мисал итеп зина кылу, хәмер эчү, риба, хаксыз кеше үтерү, гаурәтләрне күрсәтү, ялган, гайбәт, бозыклык тарату һ.б.ш. эшләрне китерергә була.

Болардан өлешчә дә, тулысынча да тыелырга кирәк. Аларны эшләргә мәҗбүр ителмәгәндә, беркайчан да эш-ләргә ярамый. Мәҗбүр булганда да, шәригатьтә билгелән-гән шартларны үтәп кенә кылырга ярый.

б) Теләнмәгән, мәкрүһ булган гамәлләр.

Кайвакытта шәригать нинди дә булса гамәлләрне тыя, ләкин шунда ук аларның теләнмәгән, мәкрүһ икәннәрен күрсәтә. Кеше шундый гамәлләрне кылса, аның өчен җә-зага тартылмаячак.

Мисал итеп, җәмәгать яки җомга намазына баручы кешегә чи суган яки сарымсак ашауны китерергә була.

Әлеге төр гамәлләрне кылу тулысынча яки өлешчә рөхсәт ителә. Моның өчен зарури булу шарт түгел. Әмма тәкъва мөселманга мөмкинчелеге булганда болардан баш тарту яхшырак.

2. Зарурлык хәрам эшне хәләл итә.

Инде белгәнебезчә, тулысынча хәрам кылынган нәр-сәдән һичшиксез баш тартырга кирәк. Әмма кайбер вакыт-та кеше хәрам эшне эшләргә мәҗбүр булырга мөмкин. Чөнки алай эшләмәсә, ул үзен һәлак итәчәк. Мондый оч-ракта шәригать гадәттә хәрам булган нәрсәне хәләл итә, кешене гөнаһ кылган өчен шелтәләми. Аллаһы Тәгалә әйт-кән: {فَمَنِ اضْطُرَّ غَيْرَ بَاغٍ وَلا عَادٍ فَلا إِثْمَ عَلَيْهِ إِنَّ اللَّهَ غَفُورٌ رَحِيمٌ} «Кем дә булса хәрамның үзен теләмичә һәм чикләрне үтмичә моны ашарга мәҗбүр булса, аңа гөнаһ булмаячак. Дөреслектә, Аллаһ – Гафу итүче, Мәрхәмәтле».[49]

Әлеге аятьне кулланып һәм тиешле нәтиҗәләр ясап, галимнәр фикыһның бер кагыйдәсен чыгарганнар. Ул бо-лай яңгырый: «Зарурлык хәрамны хәләл итә».

Мисал өчен ашарына булмаган һәм башка нәрсә таба алмаучының үләксә ашавын, дәваланганда гаүрәтләрне күрсәтүне, мохтаҗлык сәбәпле урлаучының кулын кис-мәүне китерергә була. Әмма кешеләрнең холкының төрле булуы турында да онытмаска кирәк. Күп вакытта алар бу хәдисне гомумиләштерәләр, зарурлыкның нәрсә икәнен аңламыйлар, аның ни дәрәҗәдә рөхсәт ителүен белмиләр. Кешеләрне әлеге хаталардан саклау өчен фикыһ галимнә-ре зарурлыкның билгеләмәсен уйлап тапканнар: Кешене куркыныч хәлгә куючы, аңа һәлакәт янаучы яки ниндидер әгъзаны югалту, авыруның көчәюе кебек кешенең яшәү өчен кирәкле мәнфәгатьләрен тәэмин итүне юкка чыгару-чы очраклар зарурлык дип атала.

Шул ук вакытта, галимнәр зарурлыкның дәрәҗәсен дә билгеләгәннәр. Кешегә хәвеф-хәтәрдән сакланырга яр-дәм итү өчен хәрам кылынганны эшләү рөхсәт ителә. Ул хәл беткәч, кешегә хәрам эшне кылу зарур саналмый. Га-лимнәр аны бу кагыйдәгә туплаганнар: «Зарурлыкның чикләре аның дәрәҗәсе белән билгеләнә». Әлеге кагыйдә-нең нигезендә Аллаһы Тәгаләнең түбәндәге сүзләре ята:

{ غَيْرَ بَاغٍ وَلا عَادٍ} «... хәрамның үзен теләмичә һәм чик-ләрне үтмичә...»[50]

Шулай итеп, үләксә ашарга мәҗбүр булган кеше аны туйганчы ашарга яки киләчәк өчен җыеп куярга тиеш тү-гел. Табиб алдында чишенергә мәҗбүр булучы авырткан һәм карау кирәк булган урыннарны гына күрсәтергә тиеш. Шулай ук, дәвалауга мохтаҗ булган хатын-кыз, шундый дәвалаучы хатын-кыз булганда ир кеше табибка барырга тиеш түгел.

Дөнья байлыгын арттырырга омтылуның, зиннәтле нәрсәләр алуның, башкалардан калышмаска теләүнең за-рурлыкка бернинди катнашы да юк. Мәсәлән, кешенең ак-часы аз икән, аны риба белән шөгыльләнергә мәҗбүр дип санап булмый. Фатиры кечкенә кешенең дә зиннәтле йорт юнәлтү өчен хәрам-хәләлне күрмичә эшләргә хакы юк. Хатын-кыз өйдән читтә эшләргә мәҗбүр булса, ул шәри-гать тыйганнарны эшләмәскә тиеш. Чөнки фикыһның икенче кагыйдәсе болай яңгырый: «Файдалы нәрсә табуга караганда начарлыкны бетерүгә өстенлек бирелә». Мон-нан аңлашылганча, кешегә берәр мәсьәләне хәл итәргә ки-рәк икән, бу аңа ришвәт бирергә рөхсәт ителә дигән сүз түгел. Кем беләндер аралашасың икән, аның белән аракы-лы мәҗлесләрдә утырырга ярамый.

3. Боерыкларның төрләре.

Аллаһының Китабында һәм сөннәттә «боеру әмер)» дигән сүз төрле мәгънәдә кулланыла. Галимнәрнең фике-ренчә, «боеру» төшенчәсенең нигезендә таләп итү ята. Боеру ике төп мәгънәгә ия: мәҗбүр итү, фарыз кылыну һәм этәрү. Пәйгамбәр галәйһиссәләмнең Aوَمَا أَمَرْتُكُمْ بِهِH
«... мин сезгә боерган эшләрдән...» дигән сүзләреннән яки фарыз кылыну, яки этәрү, кызыктыру күз алдында тотыла.

а) Үтәү мәҗбүри булган боерык.

Монда Аллаһының Пәйгамбәре аркылы мөселманнар-га боерылган, мөселманнардан гамәл кылуны таләп иткән әмерләр күз алдында тотыла. Кеше боларны үтәмәгән өчен җәзаланачак, үтәсә әҗерле булачак. Әлеге әмер таләп иткән гамәл «вәҗеп» дип атала.

Мисал итеп, намаз уку, зәкят түләү, хаҗ кылу, ураза тоту, шәригать кушканны үтәү тыйганнан тыелу, гаиләне тәэмин итү һ.б.ш. эшләрне китерергә була.

Мондый боерыкларны үтәү мәҗбүри, аларны үтәмәү зарури шартлар һәм сәбәпләр булганда гына рөхсәт ителә.

б) Этәрүне белдергән боерык.

Аллаһ һәм Аның Илчесе галәйһиссәләм мөселманнар-га күп гамәл кылырга боерганнар. Әлеге төр гамәлләрнең тәкъдим ителгән икәннәрен күрсәткәннәр. Ягъни, аларны кылу мәҗбүр түгел. Кылмаса, аңа гөнаһ булмый; кылса, аның өчен әҗер алачак. Мондый боерык таләп иткән эш тәкъдим ителгән, ягъни мәндүб дип атала.

Мәсәлән, биш вакыт фарыз намаздан тыш ирекле на-мазлар уку, азан әйтү, гаиләне мул итеп тәэмин итү, уң кул белән ашау һ.б.ш. эшләр. Аллаһы Тәгалә мөселманнан бу эшләрне эшләүне таләп итә. Ләкин ул таләп катгый тү-гел, тәкъдим итү рәвешендә. Шулай да, мондый боерык-ларны тайпылышсыз үтәсә, яхшырак. Үтәмәгән очракта җәза булмаса да, ул шелтәгә лаеклы саналачак.

4. Авырлыклар җиңеллеккә китерәләр.

Мәгълүм булганча, Аллаһының шәригатенең максаты – кешене ике дөньяда да бәхеткә ирештерү. Моның өчен ул бәндәләрнең эшләрен җиңеләйтә, авырлыкларны бете-рә. Аллаһы Тәгалә әйткән: {يُرِيدُ اللَّهُ بِكُمُ الْيُسْرَ وَلا يُرِيدُ بِكُمُ الْعُسْرَ} «... Аллаһ сезгә җиңеллек тели һәм авырлык теләми...» [51]

{وَمَا جَعَلَ عَلَيْكُمْ فِي الدِّينِ مِنْ حَرَجٍ} «... Аллаһ сезгә диндә бер-нинди авырлык та булдырмаган...»[52]

Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән: Aإِنَّ الدِّينَ يُسْرٌH «Дө-реслектә, бу дин җиңел».[53] Aيَسِّرُوا وَلا تُعَسِّرُواH «...җиңеләйте-гез һәм авырлык тудырмагыз...»[54]

Шәригатьтән ачык күренгәнчә, Аллаһ Рамазанда мо-сафирга һәм авыруга ураза тотмаска, мосафирга намазны кыскартырга һәм кушарга; су булмаса, тәяммүм кылырга рөхсәт итә. Мондый хөкемнәрне галимнәр «рөхсәтләр» дип атыйлар.

Фикыһ галимнәре әлеге һәм башка хәдисләргә тая-нып, «авырлык җиңеллеккә китерә» дигән кагыйдә чы-гарганнар.

Әлеге авырлыклар шул хәлдә калган мөселманның бурычларын үтәүне җиңеләйтүнең сәбәбе булалар. Мәсә-лән, пычрак булсалар да, алардан арыну бик авыр булган нәрсәләргә шәригатьтә игътибар бирелми. Монда ярадан һәм сызлавыктан чыккан кан, урам пычрагы күз алдында тотыла. Бу төр нәҗестән арыну кешене котылгысыз рә-вештә авыр хәлгә куя, аның гыйбадәт кылуын катлаулан-дыра. Шуңа күрә, җиңеләйтүгә омтылучы шәригать мон-дый нәрсәләрне исәпкә алмый.

* Җиңеләйтүгә нигез булган авырлыкның дәрәҗәсе.

Кайбер мөселманнар өчен әлеге сорау аңлаешсыз ка-ла. Шуның нәтиҗәсендә, алар кечкенә генә авырлык та җиңеләйтүгә сәбәп була, бурычларны үтәүне туктатуны аклый дип саныйлар. Еш кына дингә тиешле игътибар бирмәүче кешеләр моның белән акланалар. Шул сәбәпле галимнәр безгә авырлыкларның төрләрен аңлатканнар, җиңеләйтүнең сәбәбен билгеләүче кагыйдә чыгарганнар.

1) кайбер гыйбадәтләргә авырлыклар үз табигатьлә-реннән үк хас була. Шуңа күрә, мондый авырлыклар ул бурычларны калдыруга яки җиңеләйтүгә сәбәп була ал-мый.

Мәсәлән, ашыйсы килү сәбәпле беркем дә Рамазанда уразаны туктата алмый. Сәламәт һәм бай кешенең юл авырлыгыннан куркып, яки гаиләсе белән аерылышасы килмичә, хаҗга бармау хокукы юк.Яхшылыкка өндәүче, начарлыктан тыючы да, кешеләр үзен рәнҗетүдән куркып бу эштән баш тартырга тиеш түгел. Бу авырлыклар әлеге эшләрнең юлдашы, алар тормышта адым саен диярлек оч-рыйлар һәм кешедән артык күп көч куюны таләп итмиләр. Әгәр мондый эшләр җиңеләйтүнең сәбәбе булса, бурыч-лар да, шәригать хөкемнәре дә булмас иде. Кешеләр бу дөньяда да, Ахирәттә дә әҗер алмаслар иде.

2) Башка төрле авырлыклар да бар. Алар гамәлнең үз табигатеннән түгел. Монда сүз гадәттә дини бурычларны үтәгәндә очрамый торган көтелмәгән авырлыклар турында бара. Болар ике төрле була:

Беренчесе: кешегә аз гына авырлык тудыручы нәр-сәләр. Мәсәлән, кыска сәфәр, җиңелчә авыру, матди ке-ремнән мәхрүм булу куркынычы. Мондый авырлыклар ди-ни бурычларны үтәүгә берничек тә тәэсир итәргә тиеш тү-гел. Чөнки бу гыйбадәтне үтәүче мөселман ике дөньяда да ала торган әҗер аның авырлыкларын баса. Шуңа күрә дә, мондый очракта әлеге гыйбадәтне кылу калдыручы кара-ганда яхшырак.

Икенче төр: кешенең гомерен, малын яки намусын куркыныч астына куя торган зуррак авырлык. Мисал итеп хаҗ кылырга мөмкинчелеге булган, ләкин юлда караклар белән очрашуда, яисә ул киткәнне генә көтеп торып гаилә-сенә зарар китерәчәк кеше бар икәнен белүчене китерергә була. Шәригать мондый авырлыкларны гына исәпкә ала. Әлеге төр авырлыкларның гадәттә булу ихтималы аз. Әм-ма аларга игътибар итмәсәң, бу кешенең шәригать билге-ләгән мәнфәгатьләрен үтәүгә зарар китерергә мөмкин.

5. Җиңеллек авырлык белән алыштырылмый.

Бу, шулай ук, галимнәр тарафыннан әлеге хәдистән чыгарылган кагыйдә булып тора.

Ибне Сүбки: «Әлеге кагыйдә – Пәйгамбәр галәйһис-сәләмнең Aوَمَا أَمَرْتُكُمْ بِهِ فَافْعَلُوا مِنْهُ مَا اسْتَطَعْتُمْH «... мин сезгә бе-рәр нәрсә боерсам, аның булдыра алганын үтәгез...» дигән сүзләреннән алынган иң мәшһүр кагыйдәләрнең берсе...», – дип әйткән.

Доверь свою работу ✍️ кандидату наук!
Поможем с курсовой, контрольной, дипломной, рефератом, отчетом по практике, научно-исследовательской и любой другой работой



Поиск по сайту:







©2015-2020 mykonspekts.ru Все права принадлежат авторам размещенных материалов.