Мои Конспекты
Главная | Обратная связь

...

Автомобили
Астрономия
Биология
География
Дом и сад
Другие языки
Другое
Информатика
История
Культура
Литература
Логика
Математика
Медицина
Металлургия
Механика
Образование
Охрана труда
Педагогика
Политика
Право
Психология
Религия
Риторика
Социология
Спорт
Строительство
Технология
Туризм
Физика
Философия
Финансы
Химия
Черчение
Экология
Экономика
Электроника

Булмаганлыгы турында 4 страница





Помощь в ✍️ написании работы
Поможем с курсовой, контрольной, дипломной, рефератом, отчетом по практике, научно-исследовательской и любой другой работой

Кайбер вакытта мөселман дини бурычларын тулы-сынча үти алмаска, ә өлешчә үтәү аңа бернинди дә авыр-лык тудырмаска мөмкин. Мондый очракта булдыра алга-нын эшләргә кирәк. Гыйбадәтнең бер өлешен эшли алмау аннан тулысынча баш тартуга сәбәп түгел.

Әлеге кагыйдәнең кулланышына берничә мисал ките-реп була. Мәсәлән, мөселманга тәһарәт алырга кирәк бу-лып, суы аз булса, ул кеше башта булган суны кулланырга тиеш. Әгәр суны кулланганчы тәяммүмгә керешсә, тәям-мүме дөрес булмаячак. Кеше гаурәтен өлешчә генә кап-ларлык кием тапса, аның белән ул булдыра алган кадәр капланырга бурычлы. Уразада көндез сәламәтләнүче кеше дә, күреме беткән хатын да шул вакыттан кояш баеган-чыга кадәр ураза тотарга тиеш. Уразаның калган өлешен башка чакта каза кылырга кирәк.

Әлеге кагыйдәнең дөреслеген түбәндәге хәдис тә рас-лый: Гыймран бине Хөсәен разыяллаһү ганһү сөйләгән: «Минем геморроем бар иде. Шуңа күрә, Пәйгамбәрдән ни-чек намаз уку турында сорадым. Ул әйтте:

Hصَلِّ قَائِمًا ، فَإِنْ لَمْ تَسْتَطِعْ فَقَاعِدًا ، فَإِنْ لَمْ تَسْتَطِعْ فَعَلَى جَنْبٍA

«Басып укы, булдыра алмасаң утырып укы, моны да булдыра алмасаң, бер ягыңа ятып укы».[55]

* Тулысынча буйсыну һәм тиешенчә иярү. Шәригать-тә билгеләнгән бөтен нәрсәләр – тыюлар, боерыклар – ба-рысы да адәм баласының кулыннан килә торган эшләр. Аллаһы Тәгалә бәндәләренә алар эшли ала торган гамәл-ләрне генә фарыз кыла. Чөнки Аллаһы Тәгалә әйткән:

{لا يُكَلِّفُ اللَّهُ نَفْسًا إِلاَّ وُسْعَهَا} «Аллаһ һәрбер җанга ул күтә-рә ала торган эшне генә йөкли».[56]

Мөселман Ул тыйган эшләрдән тыелып кына Алла-һыга буйсына, Аның боерыкларын үти ала. Бу турыда сөй-ләнде инде. Аллаһы Тәгалә әйткән:

}وَمَا آتَاكُمُ الرَّسُولُ فَخُذُوهُ وَمَا نَهَاكُمْ عَنْهُ فَانْتَهُوا{

«Сезгә Пәйгамбәр алып килгән нәрсәне алыгыз, ул тыйганнан тыелыгыз!»[57]

Аллаһының кайбер боерыкларын үтәмәүче, кайбер тыюларына буйсынмаучыны буйсынмаучы яки шәригать-кә каршы килүче кеше дип атап була.

Пәйгамбәр галәйһиссәләмгә генә хас булган нәрсә-ләрдән кала мөселман аңа охшарга тырышырга тиеш. Ал-лаһы Тәгалә әйткән:

}لَقَدْ كَانَ لَكُمْ فِي رَسُولِ اللَّهِ أُسْوَةٌ حَسَنَةٌ لِمَنْ

كَانَ يَرْجُو اللَّهَ وَالْيَوْمَ الآخِرَ وَذَكَرَ اللَّهَ كَثِيرًا{

«Аллаһыга, Кыямәт көненә өметләнүче, Аллаһыны еш искә алучы өчен Аллаһының Илчесе бик гүзәл үр-нәк».[58] Әлеге аятьтә сүз өметләнү генә түгел, курку ту-рында да бара).

Аллаһының Илчесе галәйһиссәләм әйткән:

Aوَمَا أَمَرْتُكُمْ بِهِ فَافْعَلُوا مِنْهُ مَا اسْتَطَعْتُمْH «... мин боерган нәрсә-ләрнең булдыра алганын эшләгез...»

Аллаһы Тәгалә болай дигән: {فَاتَّقُوا اللَّهَ مَا اسْتَطَعْتُمْ} «Алла-һыдан булдыра алган кадәр куркыгыз, тыңлагыз һәм итә-гать итегез».[59]

Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:

Hإِنَّكُمْ لَنْ تُطِيقُوا وَلَنْ تَفْعَلُوا كُلَّ مَا أُمِرْتُمْ بِهِ وَلَكِنْ سَدِّدُوا وَأَبْشِرُواA

«Сез беркайчан да мин боерган барлык эшне эшли ал-маячаксыз һәм эшләмәячәксез. Ләкин дөрес юлга омтылы-гыз һәм шатланыгыз!»[60]

Ягъни, үз гыйбадәтләрегезне кылганда дөреслектә һәм турылыкка омтылыгыз. Дөреслек дигәндә уртачалык һәм тайпылышларның булмавы күз алдында тотыла.

6. Хәрамнан тыелуга һәм зарарлы нәрсәне бетерүгә чакыру.

Шәригать даими рәвештә зарарга каршы торырга ча-кыра. Шуңа күрә, тыюларга боерыкларга караганда да күбрәк игътибар бирелә. Хәрам гамәлне кылуның аклануы булып гадәттән тыш зарур очрак кына тора ала.

Бүгенге көндә күп кеше дини гыйбадәтләрне кылса да, тулысынча хәрам булган эшләрне эшли. Мәсәлән, күр-гәнебезчә, ураза тотучы кеше риба белән шөгыльләнә, хаҗ кылган хатын-кыз урамга хаҗәтсез чыга, матурлыгын башкаларга күрсәтә. Шул ук вакытта алар гыйбадәтләре Аллаһының газабыннан коткара, «заманча яшәргә кирәк» дип саныйлар. Әмма бу шәригать кануннарына каршы ки-лә. Алардан күренгәнчә, гыйбадәтнең нигезе – хәрам эш-тән тыелу. Котылу өчен үз нәфесең белән көрәшергә ки-рәк. Аллаһының Илчесе әйткән: Aاتَّقِ الْمَحَارِمَ تَكُنْ أَعْبَدَ النَّاسِH «Хәрам эштән тыел һәм гыйбадәттә сиңа тиңнәр булмая-чак».[61]

Гайшә анабыз әйткән: «Гыйбадәттә тырыш булучыны узып китәргә теләүче гөнаһлар кылуны туктатсын». Гомәр ибне Хаттаптан гөнаһ кылырга теләп тә аны кылмаучы ке-ше турында сорагач, ул: «Алар йөрәкләрен Аллаһ тәкъва-лыкка сынаган кешеләр. Аларга гафу ителү һәм бөек әҗер әзерләнгән», – дип җавап биргән.

Габдуллаһ бине Гомәр разыяллаһү ганһү: «Бер хәрам даниктан тиеннән) баш тарту Аллаһ юлында йөз меңне сарыф итүдән яхшырак», – дип әйткән.

Хәсән Басри: «Гыйбадәт кылучының Аллаһ тыйган-нан баш тартудан да яхшырак гыйбадәте юк», – дигән.

Гомәр бине Габделгазиз әйткән: «Төнге намазлар да, көндезге уразалар да, икесе бергә булганда да тәкъвалык-ны күрсәтми. Аллаһ боерганны үтәү, Ул хәрам кылганнан баш тарту гына тәкъвалык турында сөйли. Моның белән бергә изге гамәлләр дә кылынса, бер яхшылык икенчесенә өстәлә».

7. Файда табуга караганда зарарлыны бетерүгә өстен-лек бирелә.

Бу – хәрамны бетерү мәсьәләсенә Коръән һәм сөннәт-тә гадәттән тыш зур игътибар бирелгәнгә күрә, галимнәр тарафыннан чыгарылган бер кагыйдә. Аның мәгънәсе шуннан гыйбарәт: файдалы нәрсә һәлакәткә илтүчегә кар-шы торса, файдалыга игътибар бирү зарарлының тормыш-ка ашуына китерсә, зарарлыны бетерү өчен көч куярга ки-рәк.

Мисал итеп, хәмер ясаячагы алдан ук мәгълүм булган кешегә йөзем сатуны китереп була. Ул кеше башкаларга караганда күбрәк акча тәкъдим итсә дә, аңа сатарга яра-мый. Шулай ук, икътисади яктан файдасы бик зур булса да, аракы ясау һәм сату тыела.

Әлеге кагыйдәне тормышта куллануга тагын бер ми-сал – Пәйгамбәрнең хатын-кызга якын тугансыз мәхрәм-сез) ерак сәфәргә чыгарга рөхсәт итмәве.

Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:

Hلا يَحِلُّ لاِمْرَأَةٍ تُؤْمِنُ بِاللَّهِ وَالْيَوْمِ الآخِرِ، تُسَافِرُ مَسِيرَةَ يَوْمٍ ، إِلاَّ مَعَ ذِي مَحْرَمٍA

«Аллаһыга һәм Кыямәт көненә ышанучы хатынга бер тәүлектән арткан сәфәргә мәхрәмсез чыгарга рөхсәт ител-ми».[62]

Икенче бер төрле гамәлләрне кылу билгеле бер кү-ләмдә зарарлы. Әмма аларны эшләү зарарыннан зуррак булган файда китерә. Аларның файдасы күренеп торганга күрә, зарарына игътибар итәргә кирәкми. Моңа мисал итеп авырый торган берәр әгъзаны кисүне, ике якны дус-лаштыру максаты белән алдалауны китерергә була. Мон-дый очракларда ике начарның кечерәген сайлап алалар. Чөнки авыру әгъзаны кисеп алмасаң, ул ампутациягә кара-ганда да зуррак зарар китерәчәк. Шулай ук, кешеләр ара-сындагы талашулар да дошманлык һәм нәфрәткә китереп, бәлагә сәбәп булалар. Димәк, ул ялганнан зуррак начар-лык. Мондый ялган беркемгә дә зарар салмый, беркемнең дә хокукын киметми.

8. Халыкларның үлеменең сәбәбе.

Пәйгамбәребез галәйһиссәләм аңлатуынча, кайбер ва-кытта халыклар үлеменең сәбәбе сорауларның күплеге һәм уйлап чыгарылганлыгы, эшләрдәге каршылыклар, шә-ригатькә иярүдән баш тарту була. Аңлатып китик:

* Сораулар бирүне тыю һәм рөхсәт итү.

Үзләренә өстәмә гыйбадәтләр йөкләнер дип куркып, кирәкмәгән нәрсәләрне тикшерүләрен теләмәгәнгә, әһә-миятсез нәрсә белән шөгыльләнмәсеннәр өчен Пәйгамбәр күп сорау бирүне, файдасыз нәрсәләр турында сорауны тыйган. Моннан тыш, ул мөселманнарның безгә кадәр яшәгән милләтләр кебек бәхәсләшүләрен теләмәгән.

Мөгыйрә бине Шөгъбә разыяллаһү ганһү әйткән: «Аллаһының Илчесе галәйһиссәләм буш сүз сөйләүдән, күп сораулар бирүдән, акча исраф итүдән тыйды».

Шуның өчен, бик сорыйсылары килсә дә, сәхабәләр аннан бернәрсә турында да сорамаганнар. Бәлки аларның сорау бирү ихтималы булмагандыр да. Чөнки алар Пәй-гамбәр янында яшәгәннәр, бөтен яңалыкларны белгәннәр. Аллаһы Тәгалә әйткән: {يُبَيِّنُ اللَّهُ لَكُمْ أَنْ تَضِلُّوا} «Сез адашма-сын өчен, Аллаһ сезгә аңлатма бирә».[63]

Чыннан да, бу очракта әле булмаган нәрсәне сорау ха-җәте булмаган. Ләкин Пәйгамбәр галәйһиссәләм җиткер-гән нәрсәләрне аңлау ихтыяҗы булган. Аллаһы Тәгалә әйткән: {لا تَسْأَلُوا عَنْ أَشْيَاءَ إِنْ تُبْدَ لَكُمْ تَسُؤْكُمْ} «Әй иман китергән бәндәләр! Мәгълүм булгач, сезне борчыячак нәрсәләр ту-рында сорамагыз!»[64]

Ибне Габбас әлеге сүзләрне аңлатып, «Коръән тулы-сынча иңгәнне көтегез, сез шунда үзегез сораган нәрсәләр-нең аңлатмасын табарсыз», – дип әйткән.

Мәдинәгә аның белән сөйләшү өчен килгән, сәхабә-ләр кебек аның янында озак яшәү мөмкинчелеге булмаган бәдәвиләргә Пәйгамбәр галәйһиссәләм теләсә нинди со-рау бирүне рөхсәт иткән. Чөнки Пәйгамбәр галәйһиссәләм ул кешеләрнең хәлләрен җиңеләйтергә, аларга гыйлем би-рергә теләгән.

Дин турында теләсә нинди сорау бирү мөмкинчеле-ген файдалану өчен аларның күбесе үз урыннарыннан кү-чеп килмәгән.

Нәввәс бине Симган разыяллаһү ганһү әйткән: «Мин Пәйгамбәр белән Мәдинәдә бер ел яшәдем. Сорау бирү мөмкинчелеге генә мине анда тулысынча күчеп китүдән тыйды. Чөнки безнең кайсыбыз гына күчеп килсә дә, ул Пәйгамбәргә сораулар бирә алмый иде». Ягъни, ул кеше Мәдинәдә кунак буларак яшәгән, бөтенләйгә анда күчеп килмәгән. Пәйгамбәргә теләсә нинди сорау бирү мөмкин-челеге генә аны моннан тыеп торган.

Әнәс разыяллаһү ганһү әйткән: «Безгә Пәйгамбәрдән нәрсә турында булса да сораштыру тыела иде. Шуңа күрә, берәр акыллы бәдәви килеп сораулар биреп без аны тың-ласак, моңа бик шатлана идек».[65]

Әнәс шулай ук болай дип тә сөйләгән: «Бервакыт ниндидер бәдәви килде дә: «Ул Сәгать кайчан җитәчәк?» дип сорады. Пәйгамбәр галәйһиссәләм аңа болай диде:

Hوَيْلَكَ ، وَمَا أَعْدَدْتَ لَهَا ؟ قَالَ : مَا أَعْدَدْتُ لَهَا إِلاَّ أَنِّي

أُحِبُّ اللَّهَ وَرَسُولَهُ ، قَالَ : إِنَّكَ مَعَ مَنْ أَحْبَبْتَA

«Кайгы сиңа, ә син аңа нәрсә әзерләдең?» Тегесе: «Аллаһыны һәм аның Илчесен яратудан башка бернәрсә дә әзерләмәдем», – дип әйтте. Шунда Пәйгамбәр галәй-һиссәләм: «Чынлыкта, син яраткан кешеләрең белән бергә булачаксың», – диде. Без: «Бездәме?» – дип сорадык. Ул: «Әйе», – диде. Бу көнне без бөек шатлык хис иттек».[66]

9. Сорауларга караган хөкемнәр.

Сораулар төрле була. Шуңа күрә, сәбәп һәм нәтиҗә-ләренә бәйле рәвештә аларга түбәндәге хөкемнәр карый:

а) Шәригать таләп иткән нәрсәләр түбәндәге төркем-нәргә бүленә:

* Һәр мөселман өчен фарыз булган нәрсәләр фарыз гайн). Ягъни, баш тартырга яки эндәшмәскә мөмкин бул-маган нәрсәләр – дин һәм шәригать хөкемнәре. Мәсәлән, балигълыкка ирешүче өчен тәһарәт, намаз хөкемнәре, сә-ламәт булган, мосафир булмаган кеше өчен ураза хөкем-нәре, җитәрлек малы нисап) булган кешегә зәкят хөкем-нәре; байлыгы булганнарга хаҗ хөкемнәре; сәүдәгәрләргә сату итү хөкемнәре һ.б.ш. Әлеге бурычларны үтәү йөклән-гән кешегә бу нәрсәләр турында сорау кирәк. Аллаһы Тә-галә әйткән: {فَاسْأَلُوا أَهْلَ الذِّكْرِ إِنْ كُنْتُمْ لا تَعْلَمُونَ} «... үзегез бел-мәсәгез, гыйлем ияләреннән сорагыз».[67]

Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:

Aطَلَبُ الْعِلْمِ فَرِيضَةٌ عَلَى كُلِّ مُسْلِمٍH «Гыйлем алу – һәр мөсел-манның бурычы».[68] Монда ир кешеләр генә түгел хатын-кызлар да күз алдында тотыла.

* Сәләт буенча фарыз фарыз кифая). Ягъни бөтен ке-шегә дә фарыз булмыйча, кайберәүләрнең шөгыльләнүе дә җитә торган нәрсәләр. Бу очракта кешеләр гыйлемнә-рен арттыру өчен бирә торган сораулар күз алдында тоты-ла. Моның өчен фәтва чыгара алучы дин галимнәре кирәк. Алар мөселманнарны диннәрендә тотачаклар, хата һәм адашулардан саклаячаклар. Бу турыда Аллаһы Тәгалә бо-лай дигән:

}وَمَا كَانَ الْمُؤْمِنُونَ لِيَنْفِرُوا كَافَّةً فَلَوْلا نَفَرَ مِنْ كُلِّ فِرْقَةٍ مِنْهُمْ طَائِفَةٌ

لِيَتَفَقَّهُوا فِي الدِّينِ وَلِيُنْذِرُوا قَوْمَهُمْ إِذَا رَجَعُوا إِلَيْهِمْ لَعَلَّهُمْ يَحْذَرُونَ{

«Бөтен мөселманнарга сугышка чыгарга кирәкми. Әгәр төркемнән бер өлеш кеше сугышка чыкса, икенче өлеш динне өйрәнергә омтылсын. Начардан саклансыннар өчен, тегеләр кайткач, аларны вәгазьләсеннәр».[69]

Бу турыда Аллаһының Илчесе галәйһиссәләм әйткән:

Aأَلا لِيُبَلِّغِ الشَّاهِدُ الْغَائِبَH «Биредә булганнар булмаганнар-га сөйләргә тиеш».[70]

Ибне Габбастан шундый зур гыйлемне ничек табуы турында сорагач, ул: «Миңа кызыксынучан тел, акыллы йөрәк бирелгән иде», – дигән.

* Тәкъдим ителә торган мәндүб) сораулар. Ягъни, мөселманга сорау теләнгән, яхшы саналган сораулар. Мо-ңа шулай ук, гыйбадәтнең дөреслегенә ышану өчен, нинди хәрамнардан тыелырга кирәкне белү өчен бирелә торган сораулар да керә.

б) Тыелган сораулар.

Алар да төрле дәрәҗәләргә бүленәләр.

* Хәрам яки сорау гөнаһлы булган сораулар. Хәрам сорауларга түбәндәгеләр керә:

– Аллаһ бәндәләреннән яшергән нәрсәләрне сорау. Мәсәлән, Кыямәтнең вакыты турында, җанның асылы һәм табигате, тәкъдир турында һ.б.ш. нәрсәләр турында сорау.

– Буш сораулар, кешедән көлү яки авыр хәлгә кую өчен бирелгән сораулар.

Ибне Габбас сөйләгән: «Бервакыт Пәйгамбәр галәй-һиссәләмнән көлергә теләгән кайбер кешеләр аңа буш со-раулар бирә башладылар. Берсе: «Минем әтием кем?» – дип, дөясе югалган икенчесе: «Минем дөям кайда?» – дип сорады. Шул чакта Аллаһы Тәгалә түбәндәге аятьне иң-дерде: {يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا لا تَسْأَلُوا عَنْ أَشْيَاءَ إِنْ تُبْدَ لَكُمْ تَسُؤْكُمْ} «Әй иман китергән бәндәләр! Мәгълүм булгач, сезне кайгырта-чак нәрсәләр турында сорамагыз!»[71]

– Кирелек һәм кешене авыр хәлгә кую теләге белән могҗиза яки шундый гадәттән тыш нәрсә күрсәтүне сорау.

– Четерекле, мәкерле сораулар.

Могавия разыяллаһү ганһү сүзләренә караганда, Пәйгамбәр мәкерле сораулар бирүне тыйган.[72]

Ибне Нәсир: «Болар – галимнәр хаталансын һәм шу-ның нәтиҗәсендә явызлык һәм фетнәләр таралсын өчен бирелә торган сораулар», – дигән.

Хәсән Басри әйткән: «Һәрвакытта да четерекле мәсь-әләләргә кагылып, Аллаһының башка бәндәләрен сукы-райтучылар – иң начар кешеләр».

* Шелтәгә лаеклы мәкрүһ) сораулар. Ягъни, мөсел-манга сорамау яхшырак саналган, ләкин сораса да, гөнаһ саналмый торган сораулар күз алдында тотыла. Мәсәлән:

1. Җавапка мохтаҗ булмаган сораулар.

Аларны бирү беркемгә дә файда китерми. Шуңа күрә, алардан баш тарту файда китермәү белән беррәттән сорау-чыга күңелсезлек тә китерергә мөмкин. Әбү Муса болай дип сөйләгән: «Бервакыт кешеләр Пәйгамбәр галәйһиссә-ләмгә ошамый торган сораулар бирә башладылар. Сорау-лар күбәйгәч, ул башта ачуланды, ә аннары болай диде:

Доверь свою работу ✍️ кандидату наук!
Поможем с курсовой, контрольной, дипломной, рефератом, отчетом по практике, научно-исследовательской и любой другой работой



Поиск по сайту:







©2015-2020 mykonspekts.ru Все права принадлежат авторам размещенных материалов.