Мои Конспекты
Главная | Обратная связь

...

Автомобили
Астрономия
Биология
География
Дом и сад
Другие языки
Другое
Информатика
История
Культура
Литература
Логика
Математика
Медицина
Металлургия
Механика
Образование
Охрана труда
Педагогика
Политика
Право
Психология
Религия
Риторика
Социология
Спорт
Строительство
Технология
Туризм
Физика
Философия
Финансы
Химия
Черчение
Экология
Экономика
Электроника

Булмаганлыгы турында 5 страница





Помощь в ✍️ написании работы
Поможем с курсовой, контрольной, дипломной, рефератом, отчетом по практике, научно-исследовательской и любой другой работой

Hسَلُونِي عَمَّا شِئْتُمْ ، فَقَالَ رَجُلٌ : مَنْ أَبِي ؟ قَالَ : أَبُوكَ حُذَافَةُ ، فَقَامَ

آخَرُ فَقَالَ : مَنْ أَبِي يَا رَسُولَ اللَّهِ ؟ قَالَ : أَبُوكَ سَالِمٌ مَوْلَى شَيْبَةَA

«Миннән теләгән нәрсәгез турында сорагыз». Шул вакыт бер кеше: «Минем әтием кем?» – дип сорады. Ул: «Синең әтиең – Хөзәфә», – диде. Аннары икенчесе басты да: «Минем әтием кем, әй Аллаһының Илчесе?» – дип со-рады. Ул: «Синең әтиең Сәлим, Шәйбәнең иреккә җибә-релгән колы», – диде. Гомәр разыяллаһү ганһү Аллаһының Илчесенең битенә карап, аның ачуланганын күргәч: «Әй Аллаһының Илчесе, без Аллаһыга тәүбә итәбез», – диде.[73]

2. Хәләл һәм хәрамның шәригать күрсәтмәгән якла-ры, нигә аларны кылырга яки алардан тыелырга кирәк икәнен аңлатмаган урыннары турында сорау. Мондый нәрсәләрне сорау ул гамәлләрнең фарыз кылынуына, мө-селманнарга авырлык тудыруына китерергә мөмкин. Бу эшнең сәбәпчесе сорау бирүче кеше булачак.

Аллаһының Илчесе галәйһиссәләм әйткән:

Hإِنَّ أَعْظَمَ الْمُسْلِمِينَ فِي الْمُسْلِمِينَ جُرْمًا ، مَنْ سَأَلَ عَنْ شَيْءٍ

لَمْ يُحَرَّمْ عَلَى الْمُسْلِمِينَ ، فَحُرِّمَ عَلَيْهِمْ مِنْ أَجْلِ مَسْأَلَتِهِA

«Элек мөселманнарга хәрам булмаган нәрсә турында сорап, шул соравы сәбәпле әлеге гамәл хәрам кылынучы кеше мөселманнарга каршы зур җинаять кыла».[74]

Казый Ияд: «Монда «җинаять» дигәндә җәзага лаек-лы гөнаһ түгел, мөселманнарны авыр хәлгә куючы нәрсә күз алында тотыла», – дип әйткән.

Нәвәви болай дигән: «Әлеге тыю Пәйгамбәр галәй-һиссәләм яшәгән вакытта гына гамәлдә булган. Әмма шә-ригать тулысынча урнашкач сәбәбе бетү сәбәпле әлеге тыю үзенең көчен югалткан. Сәбәп дигәндә сорау сәбәпле нәрсәнең булса да хәрам кылыну ихтималы күз алдында тотыла. Чөнки Аллаһының Илчесе вафат булганнан соң вәхи иңү тәмамланган».

Бохари һәм Мөслим риваять кылган хәдис буенча бер кеше Пәйгамбәрдән хатынын икенче берәү белән тотып, шул ир кешене үтерүче турында сораган. Әлеге хәл зина турындагы аятьләр иңгәннән, зиначыны җәзалау өчен дүрт шаһитның булуы кирәк икәнлеге күрсәтелгәннән соң булган. Шуңа күрә, Пәйгамбәр галәйһиссәләм мондый со-раулар өчен ачуланган.

* Рөхсәт ителгән мөбах) сораулар.

Башка төргә кермәгән барлык сораулар әлеге төргә керәләр.

Хутаби Пәйгамбәр галәйһиссәләмнең «... мөселман-нарга карата зур җинаять кыла» дигән хәдисен болай дип аңлаткан: «Әлеге хәдистә уйлап чыгарылган сораулар би-рүче яки мохтаҗ булмаса да, зур үзсүзлелек күрсәтеп со-раучы турында сүз бара. Әгәр кеше үзенә кирәк булган нәрсәне сораса, бу гөнаһлы да, шелтәгә лаеклы да булмый. Чөнки Аллаһы Тәгалә болай дигән: {فَاسْأَلُوا أَهْلَ الذِّكْرِ}
«... гыйлем ияләреннән сорагыз...»[75]

10. Кирәкмәгән сораулар бирергә түгел, аңларга һәм итәгать итәргә тырыш.

Беренче чиратта мөселман Аллаһыдан һәм Пәйгамбә-ребездән булган нәрсәләрне эзләүгә игътибар бирергә ти-еш. Ә аннары әйтелгәнне аңларга һәм үзләштерергә тыры-шырга кирәк. Эш гыйлем өлкәсенә караса, моңа ышаныр-га, ә гамәли сорауларга караса, боерылганны үтәргә, тый-ганнан тыелырга кирәк. Болай эшләүче Пәйгамбәр галәй-һиссәләм сөйләгән Китап әһелләре хәлендә калачак.

Сәхабәләргә һәм аларга иярүчеләргә килгәндә, алар Коръән һәм сөннәттән файдалы гыйлем алып, алда сөй-ләнгәнчә эшләгәннәр.

Бер кеше Ибне Гомәр разыяллаһү ганһүдән Кара таш-ка тию турында сораган. Ибне Гомәр: «Мин Пәйгамбәр га-ләйһиссәләмнең аңа тигәнен һәм аны үпкәнен күрдем», – дигән. Теге кеше: «Ә анда кеше күп булып, мин аның яны-на килә алмасам?» – дип сораган. Ибне Гомәр: «Ул «әгәр...» дигәннәреңне Ямәндә калдыр. Мин Пәйгамбәр галәйһиссәләмнең аңа тигәнен һәм аны үпкәнен күрдем», – дип әйткән.[76]

Ибне Гомәр разыяллаһү ганһү берәр нәрсә чынлап та булганчы, аны эшләүнең авыр булачагы турында фаразлар кылуның кирәк түгел икәнен аңлата. Чөнки мондый фараз-лар гамәл кылуга тәвәккәллекне киметәләр.

11. Булмаган нәрсәләр турында сорау.

Бары тик бәхәсләшү теләге белән генә түгел, гыйлем алу нияте белән бирелсә, бу сорау мактаулы санала. Шуңа күрә, сәхабәләр берәр нәрсә булганчы ук аның турында сорамаганнар, мондый сорауларга җавап бирмәгәннәр.

Бервакыт Гомәр разыяллаһү ганһү кешеләр янына чыккан да: «Мин сезгә әле булмаган нәрсә турында сорау-ны тыям. Чөнки без булган нәрсә белән мәшгуль», – ди-гән.

Ибне Гомәр разыяллаһү ганһү: «Әле булмаган нәрсә турында сорамагыз. Мин Гомәрнең әле булмаганны сорау-чыларны каргаганын ишеттем», – дигән.

Бервакыт Зәет: «Алайса, моны булганчыга кадәр кал-дырыгыз!» – дигән.

Аллаһының Илчесе галәйһиссәләм әйткән:

Hلا تَعْجَلُوا بِالْبَلِيَّةِ قَبْلَ نُزُولِهَا ، فَإِنَّكُمْ إِنْ لا تَعْجَلُوا قَبْلَ نُزُولِهَا

لا يَنْفَكُّ الْمُسْلِمِينَ وَفِيهِمْ إِذَا هِيَ نَزَلَتْ مَنْ إِذَا قَالَ وُفِّقَ وَسُدِّدَ ،

وَإِنَّكُمْ أَنْ تَعْجَلُوهَا تَخْتَلِفْ بِكُمُ الأَهْوَاءُ فَتَأْخُذُوا هَكَذَا وَهَكَذَاA

«Бәла булганчыга кадәр аны китереп чыгармагыз. Сез моны эшләмәсәгез һәрвакытта да мөселманнар арасында бәла килгәндә ярдәм итмәүчеләр булачак. Әгәр бәла ките-реп чыгарсагыз, сезнең омтылышларыгыз төрле булачак һәм сез төрле юллар белән китәчәксез».[77]

Сорау биргәндә моны Аллаһ өчен, гыйлем белән Аңа якынаю, Пәйгамбәр сөннәтенә иярү өчен бирергә кирәк. Болай эшләүче кешеләргә Аллаһ булышачак, дөрес юлга кертәчәк, белмәгәннәрен өйрәтәчәк.

12. Сәхабәләр кирәк өчен биргән сораулар.

Кайбер вакытта сәхабәләр берәр хәл булуы көтелеп, ул вакытта алар Пәйгамбәр галәйһиссәләмнән ерак булыр-лар дип куркып, булачак нәрсә турында сораганнар. Шуңа күрә дә, алар кирәк вакытта гамәлдә куллану өчен кирәкле хөкемнәр турында белергә теләгәннәр.

Моңа берничә мисал китерергә мөмкин:

Рафигъ бине Хәдиҗ сөйләгән: «Бервакыт мин: «Әй Аллаһының Илчесе, безгә иртәгә дошман белән очрашыр-га туры килер дип куркабыз. Ләкин безнең пычакларыбыз юк, безгә хайваннарны камыш белән чалырга ярыймы?» – дип сорадым. Ул болай диде:

Hمَا أَنْهَرَ الدَّمَ وَذُكِرَ اسْمُ اللَّهِ عَلَيْهِ فَكُلُوهُ ، لَيْسَ السِّنَّ وَالظُّفُرَA

«Кан чыгара торган нәрсә белән чалынган һәм Аллаһ исеме әйтелгән бөтен нәрсәне ашагыз! Ләкин теш һәм тырнак ярдәмендә үтерелгәнне ашамагыз».[78]

Бервакыт бер кеше Пәйгамбәр галәйһиссәләмнән: «Әй Аллаһының Илчесе, диңгезгә йөзәргә чыкканда без үзебез белән суны аз алабыз. Аны тәһарәт өчен куллансак, сусыз калачакбыз. Безгә диңгез суы белән тәһарәт алырга ярамыймы?» – дип сораган. Аллаһының Илчесе галәйһис-сәләм әйткән: Aهُوَ الطَّهُورُ مَاءُهُ الْحِلُّ مَيْتَتُهُH «Диңгезнең суы пакь, ә үлгән тереклеге – хәләл».[79]

Ягъни, шәригать буенча үтерелмәсәләр дә, диңгезнең үлгән балыкларын һәм башка тереклекләрен ашарга ярый.

13. Буйсыну котылу һәм уңышка илтә.

Пәйгамбәр галәйһиссәләм мөселманнарны пәйгамбә-ренә ышанмаучы, итәгать итмәүче, шуның өчен газаплы җәзага дучар булучы кешеләргә охшаудан саклый.

Мөселман өммәтенә түбәндәге сүзләрне әйтергә өй-рәтеп, Аллаһы Тәгалә аларга зур рәхмәт кылган:

}سَمِعْنَا وَأَطَعْنَا غُفْرَانَكَ رَبَّنَا وَإِلَيْكَ الْمَصِيرُ . لا يُكَلِّفُ اللَّهُ نَفْسًا إِلاَّ وُسْعَهَا لَهَا مَا كَسَبَتْ وَعَلَيْهَا مَا اكْتَسَبَتْ رَبَّنَا لا تُؤَاخِذْنَا إِنْ نَسِينَا أَوْ أَخْطَأْنَا رَبَّنَا وَلا تَحْمِلْ عَلَيْنَا إِصْرًا كَمَا حَمَلْتَهُ عَلَى الَّذِينَ مِنْ قَبْلِنَا رَبَّنَا وَلا تُحَمِّلْنَا مَا لا طَاقَةَ لَنَا بِهِ وَاعْفُ عَنَّا

وَاغْفِرْ لَنَا وَارْحَمْنَا أَنْتَ مَوْلانَا فَانْصُرْنَا عَلَى الْقَوْمِ الْكَافِرِينَ{

«Без ишеттек һәм буйсындык. Гафу ит безне Раббы-быз! Без хөкемгә Сиңа кайтачакбыз! Раббыбыз, без оныт-сак яки хаталансак, безне шелтәләмә! Раббыбыз, безнең өстебезгә үзебезгә кадәр яшәүчеләргә куйган кебек йөкне куйма! Раббыбыз, безнең өстебезгә без булдыра алмый торган эшне йөкләмә! Безне коткар, гафу ит һәм мәрхәмәт кыл! Син – безнең Хуҗабыз, кяферләргә каршы безгә яр-дәм ит!»[80]

Аллаһы Тәгалә мөселманнар турында әйткән:

}إِنَّمَا كَانَ قَوْلَ الْمُؤْمِنِينَ إِذَا دُعُوا إِلَى اللَّهِ وَرَسُولِهِ لِيَحْكُمَ بَيْنَهُمْ أَنْ يَقُولُوا سَمِعْنَا وَأَطَعْنَا وَأُولَئِكَ هُمُ الْمُفْلِحُونَ . وَمَنْ يُطِعِ اللَّهَ وَرَسُولَهُ وَيَخْشَ اللَّهَ وَيَتَّقِهِ فَأُولَئِكَ هُمُ الْفَائِزُونَ{

«Дөреслектә, хөкем итәр өчен мөэминнәрне Аллаһыга һәм Аның Илчесенә чакырсалар, алар: «Без ишеттек һәм итәгать кылдык», – диләр. Андыйлар уңышка ирешәчәк-ләр. Аллаһыга һәм Аның Илчесенә буйсынучылар, Аннан куркучылар уңыш казаначаклар».[81]

Алар беркайчан да Бәни Исраилләрнең Мусага әйткән әлеге сүзләрен кабатламаганнар:

}إِنَّا لَنْ نَدْخُلَهَا أَبَدًا مَا دَامُوا فِيهَا فَاذْهَبْ أَنْتَ وَرَبُّكَ فَقَاتِلا إِنَّا هَاهُنَا قَاعِدُونَ{

«Алар анда булганда без ул шәһәргә кермәячәкбез. Син үзеңнең Раббың белән кер дә сугышыгыз. Без монда калачакбыз».[82]

Әлеге сүзләр авырлыклар һәм күчеп йөрү кебек җәза-ларга сәбәп булган. Аллаһы Тәгалә әйткән:

{فَإِنَّهَا مُحَرَّمَةٌ عَلَيْهِمْ أَرْبَعِينَ سَنَةً يَتِيهُونَ فِي الأَرْضِ} «Шунда ул Ис-раилгә Аллаһ вәгъдә иткән җир) аларга хәрам булачак. Аларга кырык ел җир буйлап адашып йөрерләр...»[83]

Моннан тыш, итәгатьсезлекләре сәбәпле аларга күп ләззәтләр хәрам кылынган. Аллаһы Тәгалә әйткән:

}فَبِظُلْمٍ مِنَ الَّذِينَ هَادُوا حَرَّمْنَا عَلَيْهِمْ طَيِّبَاتٍ أُحِلَّتْ لَهُمْ وَبِصَدِّهِمْ عَنْ سَبِيلِ اللَّهِ كَثِيرًا{

«Яһүдиләрнең золымнары сәбәпле һәм еш кына Ал-лаһ юлыннан адаштырган өчен нигъмәтләрне хәрам кыл-дык».[84]

14. Каршылыклардан саклау, бердәмлеккә чакыру.

Иманлы булган, Ислам динен тотучы кешеләрне Ал-лаһы Тәгалә бер өммәт итеп тасвирлый:

}إِنَّ هَذِهِ أُمَّتُكُمْ أُمَّةً وَاحِدَةً وَأَنَا رَبُّكُمْ فَاعْبُدُونِ{

«Сезнең өммәтегез– бердәм өммәт, ә Мин сезнең Раб-быгыз. Миңа гыйбадәт кылыгыз!»[85]

Шулай итеп, мөселманнар явызлык, гаделсезлек, кө-ферлеккә каршы торырлык бердәм булырга тиешләр. Ал-лаһ та, Пәйгамбәр дә безнең өммәтне таркалуга илтүче фикер каршылыгыннан саклаган. Моннан тыш, Пәйгамбәр галәйһиссәләм мондый гамәлләрне «кяферләр эше», «кө-ферлеккә илтүче эшләр» дип санаган.

Hلا تَرْجِعُوا بَعْدِي كُفَّارًا يَضْرِبُ بَعْضُكُمْ رِقَابَ بَعْضٍA

«Мин вафат булганнан соң яңадан бер-берсенең ба-шын чабучы кяферләр кебек булмагыз».[86]

Коръәндә дә әлеге сыйфатларның имансыз Китап әһелләренә хас икәнлеге әйтелә:

}وَلا تَكُونُوا كَالَّذِينَ تَفَرَّقُوا وَاخْتَلَفُوا مِنْ بَعْدِ مَا

جَاءَهُمُ الْبَيِّنَاتُ وَأُولَئِكَ لَهُمْ عَذَابٌ عَظِيمٌ{

«Ачык дәлилләр килгәннән соң да бүленгән һәм фи-керләре каршы килгән кешеләр кебек булмагыз. Аларга зур газап әзерләнгән».[87]

15. Җәмгыятьтән аерылучыга җәза.

Мөселманнар арасын бозучыларга, аларны таркатучы-ларга Ислам тәнкыйть белән карый. Аларга Кыямәт көнен-дә җәһәннәм уты белән яный. Аллаһы Тәгалә әйткән:

}وَمَنْ يُشَاقِقِ الرَّسُولَ مِنْ بَعْدِ مَا تَبَيَّنَ لَهُ الْهُدَى وَيَتَّبِعْ غَيْرَ

سَبِيلِ الْمُؤْمِنِينَ نُوَلِّهِ مَا تَوَلَّى وَنُصْلِهِ جَهَنَّمَ وَسَاءَتْ مَصِيرًا{

«Туры юл ачык күренгәннән соң Пәйгамбәргә каршы торучы һәм мөэминнәр юлыннан бармаучыны Без кяфер-ләр янына юнәлдерәбез һәм җәһәннәм утына кертәбез. Бу – начар язмыш».[88]

Пәйгамбәр галәйһиссәләм болай дигән:

Hمَنْ خَرَجَ مِنَ الطَّاعَةِ وَفَارَقَ الْجَمَاعَةَ ، فَمَاتَ ، مَاتَ مِيتَةً جَاهِلِيَّةًA

Доверь свою работу ✍️ кандидату наук!
Поможем с курсовой, контрольной, дипломной, рефератом, отчетом по практике, научно-исследовательской и любой другой работой



Поиск по сайту:







©2015-2020 mykonspekts.ru Все права принадлежат авторам размещенных материалов.