Мои Конспекты
Главная | Обратная связь

...

Автомобили
Астрономия
Биология
География
Дом и сад
Другие языки
Другое
Информатика
История
Культура
Литература
Логика
Математика
Медицина
Металлургия
Механика
Образование
Охрана труда
Педагогика
Политика
Право
Психология
Религия
Риторика
Социология
Спорт
Строительство
Технология
Туризм
Физика
Философия
Финансы
Химия
Черчение
Экология
Экономика
Электроника

Булмаганлыгы турында 6 страница





Помощь в ✍️ написании работы
Поможем с курсовой, контрольной, дипломной, рефератом, отчетом по практике, научно-исследовательской и любой другой работой

«Итәгатьтән чыгучы һәм җәмгыятьтән аерылучы үл-гәндә җаһилияттәгеләр кебек үләчәк».[89] Ягъни, кяфер бу-лып үләчәк.

16. Берлек юлы шәригатьне үтәү аркылы ята.

Үзенең Китабында Аллаһы Тәгалә кешегә тормы-шында кирәк булган бөтен яхшылыкның нигезен күрсәтә. Ә Пәйгамбәр Коръәндә кыскача язылган барлык нәрсәне тәфсилләп аңлаткан. Шулай итеп, мөселман өммәте бер-дәм булсын өчен, аңа Аллаһының Китабына һәм Пәйгам-бәрнең сөннәтенә кайтырга, Аллаһыга буйсынырга кирәк. Аллаһы Тәгалә әйткән: {وَاعْتَصِمُوا بِحَبْلِ اللَّهِ جَمِيعًا وَلا تَفَرَّقُوا} «Ба-рыгыз да Аллаһының бавына тотыныгыз, бүленмәгез!»[90]

Монда «Аллаһының бавы» дигән сүз күчерелмә мәгънәдә кулланыла. Ягъни, Исламның котылу чарасы икәнен күрсәтү өчен, батучыларга ыргытыла торган бау бе-лән тиңли.)

Ислам ярдәмендә әлеге өммәт бердәмлеккә килгән чәчәк аткан, күтәрелгән. Аллаһы Тәгалә әйткән:

}وَاذْكُرُوا نِعْمَةَ اللَّهِ عَلَيْكُمْ إِذْ كُنْتُمْ أَعْدَاءً فَأَلَّفَ بَيْنَ قُلُوبِكُمْ فَأَصْبَحْتُمْ بِنِعْمَتِهِ إِخْوَانًا{

«... Аллаһының сезгә күрсәткән нигъмәтләре турында онытмагыз: сез дошман булганда Ул сезнең йөрәкләрегез-не килешүгә китерде, Аның рәхмәте белән сез кардәшләр булдыгыз».[91]

Моннан тыш, Аллаһының һидаяте ярдәмендә кешеләр котылуга һәм уңышка килделәр. Аллаһы Тәгалә әйткән:

{وَكُنْتُمْ عَلَى شَفَا حُفْرَةٍ مِنَ النَّارِ فَأَنْقَذَكُمْ مِنْهَا} «Сез утлы упкын-ың кырыенда идегез, Ул сезне аннан коткарды».[92]

Бу өммәт акыл чакыруына колак салган, үзенең тор-мыш тәҗрибәсенә мөрәҗәгать иткән, шуның өчен аңа үзе өмет иткән һидаять бирелгән. Аллаһы Тәгалә әйткән:

}كَذَلِكَ يُبَيِّنُ اللَّهُ لَكُمْ آيَاتِهِ لَعَلَّكُمْ تَهْتَدُونَ{

«Сез туры юлдан барсын өчен, Аллаһ сезгә Үзенең могҗизаларын аңлата».[93]

Әлеге мәсьәләгә гомумән килгәндә Аллаһының тү-бәндәге сүзләре дә җитә:

وَأَنَّ هَذَا صِرَاطِي مُسْتَقِيمًا فَاتَّبِعُوهُ وَلا تَتَّبِعُوا السُّبُلَ فَتَفَرَّقَ

بِكُمْ عَنْ سَبِيلِهِ ذَلِكُمْ وَصَّاكُمْ بِهِ لَعَلَّكُمْ تَتَّقُونَ{

«Дөреслектә, бу – Минем туры юлым. Аңа иярегез, сезне Аның юлыннан адаштыра торган башка юллар белән бармагыз. Бу – сез тәкъва булсын өчен Мин сезгә боерган нәрсәләр».[94]

Ә Пәйгамбәр галәйһиссәләмнең әлеге сүзләре җитә:

Hتَرَكْتُ فِيكُمْ أَمْرَيْنِ لَنْ تَضِِلُّوا مَا مَسَكْتُمْ بِِهِمَا : كِتَابَ اللَّهِ وَسُنَّةَ نَبِيِّهِA

«Мин сезнең арада ике нәрсә калдырдым: Аллаһының Китабы һәм Аның Пәйгамбәренең сөннәте. Аларга тотын-сагыз, беркайчан да туры юлдан тайпылмассыз».

17. Диндәге каршылыклар.

Өммәт таркалуның әһәмиятле сәбәпләреннән берсе – гыйлем турындагы бәхәсләр, гыйбадәтләрне кеше күрсен өчен кылу. Моның нәтиҗәсендә өммәт эчендә төп мәсь-әләләр буенча каршылыклар килеп чыга. Аның төрле юл белән баручы әгъзалары бер-берсеннән аерылалар. Шуңа күрә дә, Коръән безгә шәригать хөкемнәрен үтәргә боера. Без шәригать кушканны үтибез, аңа каршы килгән фикер-ләр, фәтваларны кабул итмибез.

Аллаһы Тәгалә әйткән:

}شَرَعَ لَكُمْ مِنَ الدِّينِ مَا وَصَّى بِهِ نُوحًا وَالَّذِي أَوْحَيْنَا إِلَيْكَ وَمَا

وَصَّيْنَا بِهِ إِبْرَاهِيمَ وَمُوسَى وَعِيسَى أَنْ أَقِيمُوا الدِّينَ وَلا تَتَفَرَّقُوا فِيهِ{

«Ул Нухка, сиңа, Ибраһимга, Гайсәгә боерган нәрсәне диндә сезгә дә йөкләде: дин боерыкларын үтәгез, бүлгә-ләнмәгез!»[95]

Пәйгамбәр галәйһиссәләмгә килгәндә, ул безне Коръ-әнне өйрәнергә, аның мәгънәсен аңларга тырышырга өн-ди. Коръәнне тәфсир кылганда бәхәс килеп чыкса, йөрәк-ләр чистарганчы, акыл сафланганчы эзләнүләрне куеп то-рырга, шул вакытта гына Аллаһының Китабына кайтырга боера.

Аллаһының Илчесе галәйһиссәләм әйткән:

Hاقْرَؤُوا الْقُرْآنَ مَا ائْتَلَفَتْ عَلَيْهِ قُلُوبُكُمْ ، فَإِذَا اخْتَلَفْتُمْ فَقُومُوا عَنْهُA

«Коръән турында йөрәкләрегез килешүдә булганда аны укыгыз. Әгәр аерылсагыз, аны калдырыгыз».[96]

Пәйгамбәр галәйһиссәләм үлем хәлендә булганда да, таркалуларны булдырмаска тырышкан. Мәгълүм булган-ча, ул сәхабәләренә аннан соң беркайчан да юлдан тай-пылмаячак нәрсәне язарга тәкъдим иткән. Ләкин сәхабә-ләр шул вакытта нәрсә яздырырга кирәклеге турында бә-хәсләшә башлаганнар. Ул язганын ертып ташлаган да: «Минем янымнан китегез!» – дигән. Шул рәвешчә, Пәй-гамбәр галәйһиссәләм аларны бәхәстән коткарырга һәм таркалуның югалтуларга китерүен күрсәтергә теләгән.

Шуңа күрә, Ибне Габбас: «Бөтен бәла алар арасында бәхәс килеп чыгуда һәм аларның тавыш куптаруында. Бу Пәйгамбәргә алар өчен язу язып бирергә комачаулаган», – дип бик еш әйтә торган булган.[97]

18. Үз теләкләреңә иярүнең зарары.

Әгәр диндәге бәхәсләрнең сәбәбе үз файдаң артыннан куу, теләкләреңә иярү, кирелек һәм гаделсезлек булса, бу – иң начары. Шуның өчен Коръәндә үзләренең гамәлләре белән диндә таркаулыкларга һәм мөселманнар арасын бо-зуларга китерелә. Андыйларны Аллаһ Исламнан читләш-терә, Үзенең Илчесеннән аера. Коръәндә болай диелгән:

}إِنَّ الَّذِينَ فَرَّقُوا دِينَهُمْ وَكَانُوا شِيَعًا لَسْتَ مِنْهُمْ فِي شَيْءٍ

إِنَّمَا أَمْرُهُمْ إِلَى اللَّهِ ثُمَّ يُنَبِّئُهُمْ بِمَا كَانُوا يَفْعَلُونَ{

«Дөреслектә, үз диннәренә таркалу керткән һәм фир-каларга бүленгән кешеләргә синең бернинди катнашың да юк. Аларның эшләрен Аллаһ хәл итә, ә аннары кылган эш-ләрен аңлата».[98]

Монда Аллаһ Мөхәммәт галәйһиссәләмгә мөрәҗәгать итеп, аның әлеге кешеләр өчен җаваплы түгел икәнен күр-сәтә.

Алда сөйләп үтелгән нәрсәләрдә бернинди нигезсез булган бәхәсләр турында сүз бара. Андый бәхәсләр ха-лыкларның һәлак булуларының сәбәбе булган. Аллаһы-ның Илчесе галәйһиссәләм әйткән:

Hفَإِنَّمَا أَهْلَكَ الَّذِينَ مِنْ قَبْلِكُمْ كَثْرَةُ مَسَائِلِهِمْ ، وَاخْتِلافُهُمْ عَلَى أَنْبِيَائِهِمْA

«...сезгә кадәр яшәүчеләрне күп сорау бирүләре һәм пәйгамбәрләре белән килешмәүләре һәлак итте».

Аллаһы Тәгалә әйткән:

}وَلا تَكُونُوا كَالَّذِينَ تَفَرَّقُوا وَاخْتَلَفُوا مِنْ بَعْدِ مَا جَاءَهُمُ الْبَيِّنَاتُ{

«Ачык дәлилләр килгәннән соң бүленүчеләр һәм кар-шы килүчеләр кебек булмагыз».[99]

{وَمَا تَفَرَّقَ الَّذِينَ أُوتُوا الْكِتَابَ إِلاَّ مِنْ بَعْدِ مَا جَاءَتْهُمُ الْبَيِّنَةُ} «Ачык дә-лил килгәннән соң Китап бирелүчеләр аерылдылар».[100]

Теге яки бу дәлил белән нигезләнгән каршылыкларга килгәндә, бу бүлектә алар турында сүз бармый. Андый бү-ленүләр өммәтнең таркалуына китермиләр. Киресенчә, шәригатьнең сыгылмалы икәнен күрсәтәләр.

Ибне Гомәр разыяллаһү ганһү сөйләгән: «Чокыр янындагы сугыштан Әхзәб) өйгә кайткач, Пәйгамбәр га-ләйһиссәләм безгә әйтте: Aلا يُصَلِّيَنَّ أَحَدُكُمُ الْعَصْرَ إِلاَّ فِي بَنِي قُرَيْظَةَH «Берегез дә икенде намазын Бәнү Курайза кабиләсеннән башка урында укымасын!»[101]

Юлда булганда әлеге намаз вакыты җитте дә, кайбер-ләре: «Без шул кабиләгә барып җиткәнче намаз укымый-быз», – диделәр, икенчеләре: «Без монда укыйбыз, чөнки бездән бу таләп ителмәде», – дип әйттеләр. Бу турыда Пәйгамбәргә сөйләгәч, ул аларның берсен дә ачулан-мады.

19. Әлеге хәдистә булдыра алган кешегә гомеренә бер мәртәбә хаҗ кылу фарыз икәнлеге әйтелә.

 

Яхшы һәм хәләл нәрсә генә кабул була

 

H 9عَنْ أَبِي هُرَيْرَةَ رَضِيَ اللَّهُ عَنْهُ قَالَ : قَالَ رَسُولُ اللَّهِr: إِنَّ اللَّهَ طَيِّبٌ لا يَقْبَلُ إِلاَّ طَيِّبًا ، وَإِنَّ اللَّهَ أَمَرَ الْمُؤْمِنِينَ بِمَا أَمَرَ بِهِ الْمُرْسَلِينَ فَقَالَ تَعَالَى :}يَا أَيُّهَا الرُّسُلُ كُلُوا مِنَ الطَّيِّبَاتِ وَاعْمَلُوا صَالِحًا{وَقَالَ تَعَالَى :}يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا كُلُوا مِنْ طَيِّبَاتِ مَا رَزَقْنَاكُمْ{ثُمَّ ذَكَرَ الرَّجُلَ يُطِيلُ السَّفَرَ أَشْعَثَ أَغْبَرَ يَمُدُّ يَدَيْهِ إِلَى السَّمَاءِ يَا رَبُّ يَا رَبُّ ، وَمَطْعَمُهُ حَرَامٌ ، وَمَشْرَبُهُ حَرَامٌ ، وَمَلْبَسُهُ حَرَامٌ ، وَغُذِيَ بِالْحَرَامِ ، فَأَنَّى يُسْتَجَابُ لَهُA

Әбү Һөрәйрә разыяллаһү ганһү сөйләгән: «Аллаһы-ның Илчесе әйтте: «Әй кешеләр, Аллаһ – Яхшы һәм Ул яхшыдан башканы кабул итми. Дөреслектә, Аллаһ мөэ-миннәргә пәйгамбәрләргә боерган нәрсәне боерган. Алла-һы Тәгалә әйткән: «Әй пәйгамбәрләр! Яхшыны ашагыз һәм изге гамәлләр кылыгыз».[102]

Аллаһы Тәгалә, шулай ук, әйткән: «Әй иман китерү-челәр! Без сезгә биргән яхшыларны ашагыз...»[103] Шуннан соң, Пәйгамбәр галәйһиссәләм тузанга баткан, тузгыган чәчле, озак вакыт сәфәрдә булган кешене искә алды. Ул кеше кулларын күккә таба күтәрә һәм: «Әй Раббым, әй Раббым!» – дип кабатлый. Әмма аның ашаганы – хәрам, эчкәне – хәрам, киеме – хәрам, ул хәрам белән туклан-дырылган. Аңа ничек итеп җавап бирелсен соң?»[104]

 

Хәдиснең әһәмияте

Әлеге хәдис Исламның нигезләренә һәм хөкемнәренә карый. Хәләлне кабул иткәндә һәм хәрамнан баш тарткан-да аңа таянырга кирәк. Бу хәдис мөэминнәр җәмгыятен тө-зүгә зур файда китерә. Шул җәмгыятьтә һәр кеше үзенә теләгәнне кардәшенә дә тели, шәригать билгеләгән чик-ләрне үтми, яхшы, хәләл нәрсәләр белән генә канәгать-ләнә.

Хәдисне аңлау

1. Кабул булачак яхшы нәрсә.

Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:

Hأَيُّهَا النَّاسُ إِنَّ اللَّهَ طَيَّبٌ لا يَقْبَلُ إِلاَّ طَيِّبًاA

«Әй кешеләр, Аллаһы Тәгалә – Яхшы, Ул яхшыдан башканы кабул итми...» Әлеге сүзләр эшләргә, матди бай-лыкларга, сүзләргә һәм фикерләргә дә карыйлар.

Аллаһы Тәгалә яхшы, начардан, мәсәлән, риядан азат эшне генә, шулай ук яхшы, хәләл матди байлыкларны гы-на кабул итә. Пәйгамбәр галәйһиссәләм кешеләрне хәләл кәсеп ителгән малдан садака бирергә чакырган. Шуңа кү-рә, ул әйткән: Aوَلا يَقْبَلُ اللَّهُ إِلاَّ طَيِّبًاH «... Аллаһ яхшыдан баш-каны кабул итми...» Ягъни, садаканың хәләл булганы гына Аллаһыга ирешә.

Сүзләрнең дә яхшысы гына Аллаһыга барып җитә. Аллаһы Тәгалә әйткән: {إِلَيْهِ يَصْعَدُ الْكَلِمُ الطَّيِّبُ وَالْعَمَلُ الصَّالِحُ يَرْفَعُهُ} «Аңа яхшы сүз барып җитә, ә изге гамәл аны күтәрә».[105]

Аллаһы Тәгалә сүзләрне яхшыга һәм яманга бүлгән:

}أَلَمْ تَرَى كَيْفَ ضَرَبَ اللَّهُ مَثَلاً كَلِمَةً طَيِّبَةً كَشَجَرَةٍ طَيِّبَةٍ{

«Син Аллаһның яхшы сүзне тәүхид сүзен) яхшы агач кебек мисал итеп китергәнен күрмисеңмени?»[106]

}وَمَثَلُ كَلِمَةٍ خَبِيثَةٍ كَشَجَرَةٍ خَبِيثَةٍ{

«Ә начар сүз көфер сүз) начар агачка тиң».[107]

Мөэминнәрдән һәм чисталардан кала Аллаһ каршына беркем дә уңышка ирешмәячәк. {الَّذِينَ تَتَوَفَّاهُمُ الْمَلائِكَةُ طَيِّبِينَ}
«... аларның җаннарын фәрештәләр чиста килеш ала-лар...»[108]

Алар җәннәткә кергәндә, фәрештәләр болай дип сә-ламләячәкләр: {سَلامٌ عَلَيْكُمْ طِبْتُمْ فَادْخُلُوهَا خَالِدِينَ} «Сәлам ты-нычлык) сезгә! Сез чиста булдыгыз, җәннәткә мәңгегә ке-регез!»[109]

Пәйгамбәр галәйһиссәләмнең «Аллаһ яхшыдан баш-каны кабул итми...» дигән сүзләре турында Ибне Рәҗәп әйткән: «Мөэмин турында тулаем әйткәндә, аның йөрәге дә, теле дә, тәне дә чиста була. Чөнки йөрәгендә иман яши, теле Аллаһыны искә ала, башка әгъзалары изге гамәлләр кыла. Ул гамәлләр иманның нәтиҗәләре һәм аның өлешләре».

Доверь свою работу ✍️ кандидату наук!
Поможем с курсовой, контрольной, дипломной, рефератом, отчетом по практике, научно-исследовательской и любой другой работой



Поиск по сайту:







©2015-2020 mykonspekts.ru Все права принадлежат авторам размещенных материалов.