Мои Конспекты
Главная | Обратная связь

...

Автомобили
Астрономия
Биология
География
Дом и сад
Другие языки
Другое
Информатика
История
Культура
Литература
Логика
Математика
Медицина
Металлургия
Механика
Образование
Охрана труда
Педагогика
Политика
Право
Психология
Религия
Риторика
Социология
Спорт
Строительство
Технология
Туризм
Физика
Философия
Финансы
Химия
Черчение
Экология
Экономика
Электроника

Булмаганлыгы турында 7 страница





Помощь в ✍️ написании работы
Поможем с курсовой, контрольной, дипломной, рефератом, отчетом по практике, научно-исследовательской и любой другой работой

2. Нинди гамәлләр кабул ителәләр һәм яхшы санала-лар?

Мөэминнең гамәлләре яхшы булсын һәм кабул ител-сен өчен, аның ризыгы яхшы һәм хәләл булырга тиеш. Чөнки хәрам әйбер гамәлләрне боза, аларның кабул булу-ына комачаулый. Шуңа күрә, Аллаһының Илчесе башта болай дигән: Aأَيُّهَا النَّاسُ إِنَّ اللَّهَ طَيِّبٌ لا يَقْبَلُ إِلاَّ طَيِّبًاH «Әй кешеләр! Аллаһ – Яхшы, Ул яхшыдан башканы кабул итми». Ә ан-нары моңа өстәгән: Aوَإِنَّ اللَّهَ أَمَرَ الْمُؤْمِنِينَ بِمَا أَمَرَ بِهِ الْمُرْسَلِينَH «Дө-реслектә Аллаһ мөэминнәргә пәйгамбәрләргә боерган нәр-сәләрне боерган». Аллаһы Тәгалә әйткән:

{يَا أَيُّهَا الرُّسُلُ كُلُوا مِنَ الطَّيِّبَاتِ وَاعْمَلُوا صَالِحًا} «Әй пәйгамбәрләр! Яхшыны ашагыз һәм изге гамәлләр кылыгыз».[110]

{يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا كُلُوا مِنْ طَيِّبَاتِ مَا رَزَقْنَاكُمْ} «Әй иман китерү-челәр! Без сезгә биргән яхшы нәрсәләрне ашагыз».[111]

Ягъни пәйгамбәрләргә һәм алар җибәрелгән кешеләр-гә яхшы, хәләл нәрсәләр белән тукланырга, изге гамәлләр кылырга боерылды. Ризыклары хәләл булганда, эшләре дә изге булачак. Әгәр ризыклары хәрам булса, гамәлләре ни-чек кабул булсын?

Ибне Габбас сөйләгән: «Бервакыт Аллаһының Илчесе янында мин: {يَا أَيُّهَا النَّاسُ كُلُوا مِمَّا فِي الأَرْضِ حَلالاً طَيِّبًا} «Әй кеше-ләр, җирдә булган нәрсәләрнең хәләл, яхшы булганнарын ашагыз...»[112] дигән аятьне укыдым. Шуннан соң Сәгъд би-не Әбү Вәккас урыннан торды да: «Әй Аллаһының Илче-се, Аллаһыдан минем догаларын кабул булуны сорачы», – диде. Пәйгамбәр болай дип җавап бирде:

Hيَا سَعْدُ ، أَطِبْ مَطْعَمَكَ تَكُنْ مُسْتَجَابَ الدَّعْوَةِ ، وَالَّذِي نَفْسُ

مَحَمَّدٍ بِيَدِهِ إِنَّ الْعَبْدَ لَيَقْذِفُ اللُّقْمَةَ الْحَرَامَ فِي جَوْفِهِ مَا يَتَقَبَّلُ اللَّهُ مِنْهُ

عَمَلاً أَرْبَعِينَ يَوْمًا وَأَيُّمَا لَحْمٍ نَبَتَ مِنْ سُحْتٍ فَالنَّارُ أَوْلَى بِهِA

«Әй Сәгъд, синең ашаган ризыгың хәләл булсын, шул чагында догаларын кабул булачак. Мөхәммәтнең җаны Аның кулында булган Зат белән ант итәм, Аллаһының бәндәсе бер кисәк хәрам ризык йотса, Аллаһ аның дога-сын кырык көн кабул итмәячәк. Хәрамнан төзелгән һәр бәндәнең ите утка иң лаеклы».[113]

3. Кабул булмау.

Кайбер хәдисләрдә гамәлләрнең кабул булмавы ту-рында сөйләнелә. Кайчакта әлеге кабул булмауның сәбәбе аның дөрес кылынмавы икәнлеге күрсәтелә. Аллаһының Илчесе әйткән: Aلا يَقْبَلُ اللَّهُ صَلاةَ أَحَدِكُمْ إِذَا أَحْدَثَ حَتَّى يَتَوَضَّأَH «Тә-һарәт алганчы, Аллаһ нәҗесләнгән кешенең намазын ка-бул итми».

Ә кайбер хәдистә «кабул булмый» дигәндә, аның Ал-лаһының әҗеренә лаеклы булмавы күз алдында тотыла. Мәсәлән, бер хәдисендә Пәйгамбәр галәйһиссәләм болай дигән: «Ире ачуланган хатынның, күрәзәчегә баручының, хәмер эчүченең намазы кырык көн кабул булмый».

Ә без тикшерә торган хәдистә «Ул яхшыдан башканы кабул итми...» диелә.

Икенче хәдистә Пәйгамбәр галәйһиссәләм: «Урлан-ган акчага сатып алган кием белән намаз укучының нама-зы кабул булмаячак», – дигән.

Әлеге хәдисләрдә бу гамәлләрнең әҗере камил бул-мавы турында сөйләнелә. Әмма кеше үзенең фарызын үтә-ве сәбәпле алар кабул булачаклар.

4. Кеше хәрамнан ничек котыла ала?

Мөселман хәрам акчаларның хуҗасы кем булуын бе-лә алмаса яки ул кешене табарга мөмкнчелеге булмаса, ул аларны садака итеп таратырга тиеш. Аның әҗере акчаның хуҗасына була. Мәлик бине Динар сөйләгән: «Бервакыт мин Гата бине Әбү Рабаһка хәрам акчага хуҗа булып, аның кемнеке икәнен белмәүче, ләкин аннан котылырга теләүче турында сорау бирдем. Ул: «Аңа ул акчаларны са-дака итеп таратырга кирәк, һәм мин ул әҗер алыр дип әйт-мим», – диде».

Имам Шәфигый «мондый акчаларны таратырга тү-гел, хуҗасы табылганчы сакларга кирәк» дип санаган.

Ибне Рәҗәб: «Аларны садака итеп тарату дөресрәк. Чөнки акчаны юкка чыгару, әрәм итү тыела. Ә аларны бик озак вакыт саклау әрәм итүгә һәм залимнәр кулына тап-шыруга тиң. Ул акчалар хуҗасы өчен бирелеп, аңа Ахи-рәттә файда китерсен өчен садакадан башка нәрсә түгел. Чөнки хуҗасы аларны бу дөньяда куллана алмый»,– дип әйткән.

5. Дога кабул булуның кайбер сәбәпләре.

а) озын сәфәр.

Сәфәр узе үк дога кабул булуның сәбәбе санала.

Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:

Hثَلاثُ دَعَوَاتٍ يُسْتَجَابُ لَهُنَّ لا شَكَّ فِيهِنَّ : دَعْوَةُ

الْمَظْلُومِ ، وَدَعْوَةُ الْمُسَافِرِ ، وَدَعْوَةُ الْوَالِدِ لِوَلَدِهِA

«Өч доганың кабул булуына шик юк: рәнҗетелүченең догасы, мосафирның догасы, атаның балалары өчен дога-сы».

Сәфәр озак дәвам итсә, аның кабул булачагының их-тималы тагын да арта. Чөнки мондый очракларда кеше ту-ган якларын сагына, төрле авырлыклар кичерә. Шул сә-бәпле аның итәгате арта. Ә итәгать – дога кабул булуның әһәмиятле сәбәпләреннән берсе.

б) Кулларны югары күтәрү.

Бу дога кылу кагыйдәләре исәбенә керә. Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:

Hإِنَّ اللَّهَ حَيٌّ كَرِيمٌ يَسْتَحْيِي إِذَا رَفَعَ الرَّجُلُ إِلَيْهِ يَدَيْهِ أَنْ يَرُدَّهُمَا صِفْرًا خَائِبَتَيْنِA

«Дөреслектә, Аллаһ оялчан һәм юмарт. Аңа таба үзе-нең кулларын күтәргән кеше аларны төшерсә һәм аның өметләре акланмаса, Аллаһыга оят була».[114]

Яңгыр сорап дога кылганда Пәйгамбәр култык асты-ның аклыгы күренерлек дәрәҗәдә кулларын күккә таба кү-тәргән. Ә Бәдер сугышында мөшрикләргә каршы ярдәм сорап дога кылганда, ул кулын шул хәтле югары күтәргән, хәтта җилкәләреннән япмасы төшеп киткән.

в) Аллаһыга ялварып дога кылу.

Бу очракта Аллаһыны еш искә алу күз алдында то-тыла.

Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:

Hإِذَا قَالَ الْعَبْدُ : يَا رَبُّ أَرْبَعًا ، قَالَ اللَّهُ لَبَّيْكَ عَبْدِي ، سَلْ تُعْطَهُA

«Бәндә дүрт тапкыр, «Әй, Раббым!» – дип әйткәннән соң, Аллаһ: «Мин ишетәм сине, әй бәндәм, сора һәм Мин сиңа шуны бирәчәкмен!» – ди».[115]

6. Дога кабул булуга комачаулый торган нәрсәләр.

Әлеге хәдистә Пәйгамбәр галәйһиссәләм хәрам ри-зык, эчемлек, кием дога кабул булуга комачаулавын күр-сәтә. Пәйгамбәр галәйһиссәләм Aفَأَنَّى يُسْتَجَابُ لَهُH «... Аңа ничек җавап бирелсен?» – дип сорап, әлеге эшнең булу ихтималы аз икәнен, ләкин бөтенләй үк юк түгел икәнен күрсәтә.

7. Дога – гыйбадәтнең асылы. Чөнки кеше башка бер-кемгә дә өметләнмәгәндә Аллаһыга дога кыла. Бералла-лыкның һәм эчкерсезлекнең хакыйкый асылы шуннан гыйбарәт тә инде. Моннан да югарырак гыйбадәт юк.

8. Әлеге хәдис хәләл нәрсәне сарыф итүнең зарурлы-гын, башка төрлене сарыф итүдән саклануның кирәклеген күрсәтә.

9. Аллаһыга дога кылырга теләүче хәләл нәрсә генә ашарга, хәләл кием генә кияргә тиеш.

10. Аллаһ мөэминнәрдән яхшы нәрсәне кабул итә, ул нәрсәләрне арттыра һәм бәрәкәт бирә.

 

Уртача булу һәм шикледән баш тарту

 

H 10عَنْ أَبِي مُحَمَّدٍ الْحَسَنِ بْنِ أَبِي طَالِبٍ ، سِبْطِ رَسُولِ اللَّهِr

وَرَيْحَانَتِهِ رَضِيَ اللَّهُ عَنْهُمَا ، قَالَ : حَفِظْتُ مِنْ رَسُولِ اللَّهِr: دَعْ

مَا يَرِيبُكَ إِلَى مَا لا يَرِيبُكَA

Пәйгамбәр галәйһиссәләмнең сөеклесе һәм оныгы Әбү Мөхәммәт Хәсән бине Гали бине Әбү Талип разыял-лаһү ганһү әйткән: «Мин Аллаһының Илчесенең болай ди-гәнен ишеттем: «Үзеңдә шик уяткан нәрсәне ташла, шик уятмаганына мөрәҗәгать ит».[116]

Хәдиснең әһәмияте

Әлеге хәдис Пәйгамбәр галәйһиссәләмнең аз сүзле булып та, үз эченә күп мәгънә туплаган, аның хикмәтенең чагылышы булган хәдисләре исәбенә керә. Бу сүзләргә ул Ислам диненең бер нигезен – һәрвакытта да шикледән баш тартырга һәм шиксез булганына таянырга кирәклеген – салган. Менә шуңа күрә дә, Ибне Һәҗәр Хәйтами: «Әлеге хәдис динең бөек нигезе һәм тәкъвалар таяна торган тәкъ-валыкның асылы булып тора. Ул безне шикләр караңгы-лыгыннан һәм ышаныч нурын каплаучы карашлардан сак-лый», – дип яза.

Хәдисне аңлау

1. Шикледән баш тарту.

Гыйбадәткә, кешеләр белән мөгамәләләргә, никах-лашу кебек хөкемнәргә караган мәсьәләләрдә шикледән баш тарту, гел хәләлгә генә юнәлү мөселманны тәкъва-лыкка илтә. Ә тәкъвалык шайтан вәсвәсәсеннән саклый, ике дөньяда да бәхетле итә. Хәләл нәрсә мөэминнең күңе-лендә бернинди шик тә уятмый. Аның җаны хәләл нәрсәгә ирешкәндә бәхет кичерә. Ә шикле нәрсәгә якынаючы ке-ше тышкы яктан тыныч күренсә дә, аның күңеле борчылу, тангысызлык, шикләнү белән тулган. Әгәр ук кеше шикле нәрсәне даими рәвештә эшләргә гадәтләнсә, ул зур югалту һәм тулысынча һәлакәткә дучар булачак. Чөнки соңыннан ул хәрамны кылырга да җөрьәт итәчәк. Тыюлык янында йөрүче теләсә кайсы мизгелдә аңа кереп китә ала бит.

2. Безгә кадәр яшәгәннәрнең әйткән сүзләре.

Аларның сүзләренә караганда, ул кешеләр шиксез хә-ләл булган нәрсәгә тотынганнар, шикледән баш тарткан-нар, тәкъвалык белән аерылып торганнар.

Әбү Зәр Гыйфари разыяллаһү ганһү әйткән: «Кеше-нең хәрам булыр дип куркып, хәләлнең бер өлешеннән баш тартуы аның тәкъвалыгы турында сөйли».

Үзенең тәкъвалыгы белән аерылып торган Әбү Габ-деррахман Гамри: «Бәндәгә тәкъвалык хас булса, ул шик-сез нәрсә файдасына шикледән баш тарта», – дигән.

Хәссән бине Әбү Синан: «Тәкъвалыктан да җиңел нәрсә юк: синдә берәр нәрсә шик уятса, аннан баш тарт», – дип әйткән. Хәбәр ителгәнчә, Язид бине Зүрәйгъ әти-сенең биш йөз меңлек мирасыннан баш тарткан. Чөнки әтисе җитәкчеләрнең эшләрен алып барган булган. Язид вафат булганчы пальма яфракларыннан чыпта үргән.

Бервакыт Мисвәр бине Мәхрам сату өчен күп итеп ашамлык сатып алган. Ләкин көз көне яңгыр болытлары күргәч, бу аңа ошамаган. Шунда ул: «Мөселманнарга фай-да китерә торган нәрсә миңа ошамыймени?!» – дигән дә, шул товарлардан бернинди керем дә алмаска ант иткән. Бу турыда Гомәр бине Хаттап разыяллаһү ганһү «Аллаһ сиңа әҗер бирсен!» – дигән.

Кайбер кешеләр: «Әлеге сүзләр артыклыкның, кирә-геннән артык тәкъвалыкның мисалы», – дип әйтергә мөм-киннәр. Аларга без болай дип җавап бирәбез: хәләлнең чи-ген чыкмас өчен, хәрамнан баш тарту өчен мөселман өм-мәте һәрвакытта да тиешле үрнәккә лаек. Мөселман өммә-тендә кешеләрне шикледән ерагаерга өнди торган сүзләр-гә һәм эшләргә урын булмаса, алар һичшиксез шикле һәм хәрам эшләрне кыю рәвештә эшләр иде.

3. Шикләнү һәм ышаныч арасындагы каршылык.

Шикле ышанычлы нәрсәгә каршы торса, без ышаныч-лысына таянырга, шикледән баш тартырга тиеш.

Шәригатьнең «Шикле ышанычлыны юкка чыгармый» дигән кагыйдәсе нәкъ шул турыда сөйли дә. Мисал итеп тәһарәт алган, ә аннары шул тәһарәте турында шикләнүче кешене китерергә була. Мондый очракта ул тәһарәт алган санала. Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:

Hإِذَا وَجَدَ أَحَدُكُمْ فِي بَطْنِهِ شَيْئًا فَأَشْكَلَ عَلَيْهِ ، أَخَرَجَ مِنْهُ شَيْءٌ

أَمْ لا ، فَلا يَخْرُجَنَّ مِنَ الْمَسْجِدِ حَتَّى يَسْمَعَ صَوْتًا أَوْ يَجِدَ رِيحًاA

«Берәрегез эчендә нәрсәдер эчәк газлары) бар икә-нен сизсә, ләкин аның чыкканмы, юкмы икәнен билгеләү авыр булса, аның тавышын ишеткәнче яки исен сизгәнче мәчеттән китмәсен».[117]

4. Туры юлда булучы шикленең янында туктап кала.

Шикле нәрсәне ачыкларга чакыруыбыз туры юлда бу-лучыларга юнәлгән. Башта хәрам эшне эшләп, аннары бер өлеше шикле булган нәрсәдән баш тартуга килгәндә, мон-дый кешедән хәрам эшне туктатуны таләп итәргә тиешбез. Шуңа күрә дә, Гыйракта яшәүчеләр Ибне Гомәр разыял-лаһү ганһүдән озынборынның каны турында сорагач, ул әйткән: «Алар Хөсәенне үтергәч, миннән озынборынның каны турында сорыйлар. Ә мин Пәйгамбәрнең болай дигә-нен ишеттем: Aهُمَا رَيْحَانَتَيَّ مِنَ الدُّنْيَاH «Бу дөньяда алар Хәсән белән Хөсәен) минем иң кадерлеләрем».

Бер кеше Бишер бине Хәристән өйләнгән, ләкин әни-се аерылырга куша торган кеше турында сорагач ул: «Әле-ге кеше һәрвакытта да, бөтен эштә дә әнисенә буйсына икән, аңа хатыны белән аерылырга гына кала; ул шулай эшләсен. Әгәр әнисенә буйсынып, хатыны белән аерылса, аннары әнисенә барып, аны кыйнарлык булса, аерылма-сын», – дигән.

5. Дөреслек – тынычлык, ялган – шикле.

Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:

Hفَإِنَّ الصِّدْقَ طُمَأْنِينَةٌ وَإِنَّ الْكَذِبَ رِيبَةٌA

«Дөреслектә, хаклык – тынычлык, ялган – шикле».[118]

Аның сүзләреннән аңлашылганча, кешенең соравына җавап бирергә яки берәр мәсьәлә буенча фәтва чыгарырга кирәк булса, тулысынча гадел булу тиеш. Мондый очрак-ларда гаделлекнең билгесе – йөрәкнең тынычлыгы, ялган-ның билгесе йөрәкнең шикләнүе, моның белән килешмәве булачак.

6. Әлеге хәдис фикерләүдә һәм тормыштагы эшләрдә безне ышанычка нигезләнергә боера.

7. Хәләл, гадел һәм хакыйкый булган нәрсәләр ты-нычлыкка һәм канәгатьлеккә илтәләр. Ә ялган һәм хәрам шик, тынычсызлык, нәфрәт уята.

Файдалы нәрсәләр белән шөгыльләнү

 

H 11عَنْ أَبِي هُرَيْرَةَ رَضِيَ اللَّهُ عَنْهُ قَالَ : قَالَ رَسُولُ اللَّهِr:

مِنْ حُسْنِ إِسْلامِ الْمَرْءِ تَرْكُهُ مَا لا يَعْنِيهِA

Әбү Һөрәйрә сөйләгән: «Аллаһының Илчесе әйтте: «Кешенең үзенә кагылмаган нәрсә белән шөгыльләнмәве аның Исламны дөрес тануын күрсәтә».[119]

Хәдиснең әһәмияте

Әлеге аз һәм файдалы сүзләр безгә бу дөнья һәм Ахи-рәт бәхете өчен кирәкле нәрсәләрне аңлата. Галимнәр әй-түенчә, бу сүзләр Пәйгамбәр галәйһиссәләмнең моңарчы беркем дә әйтмәгән аз күләмле, ләкин тирән мәгънәле хә-дисләре исәбенә керә. Бу хәдис диннең яртысын үз эченә алган. Чөнки дин ул – нәрсәдер эшләү һәм нәрсәдәндер баш тарту. Монда баш тарту турында сөйләнә.

Доверь свою работу ✍️ кандидату наук!
Поможем с курсовой, контрольной, дипломной, рефератом, отчетом по практике, научно-исследовательской и любой другой работой



Поиск по сайту:







©2015-2020 mykonspekts.ru Все права принадлежат авторам размещенных материалов.