Мои Конспекты
Главная | Обратная связь

...

Автомобили
Астрономия
Биология
География
Дом и сад
Другие языки
Другое
Информатика
История
Культура
Литература
Логика
Математика
Медицина
Металлургия
Механика
Образование
Охрана труда
Педагогика
Политика
Право
Психология
Религия
Риторика
Социология
Спорт
Строительство
Технология
Туризм
Физика
Философия
Финансы
Химия
Черчение
Экология
Экономика
Электроника

Булмаганлыгы турында 8 страница





Помощь в ✍️ написании работы
Поможем с курсовой, контрольной, дипломной, рефератом, отчетом по практике, научно-исследовательской и любой другой работой

Хәдисне аңлау

1. Иң камил дәүләт төзү.

Исламның максаты – сәламәт дәүләт төзү, кешеләрне килешүдә яшәтү, ызгышлар турында оныттыру. Моннан тыш, Ислам җәмгыятьнең һәр вәкиленең иминлеген тәэ-мин итәргә омтыла. Ә кешеләр арасы бозылу, җәмгы-ятьнең таралуы, кешеләрнең куркыныч хәлдә калуы кебек нәрсәләргә килгәндә, күп очракта моңа кешеләрнең үзлә-ренә карамаган эшләргә катнашуы сәбәп була. Менә шуңа күрә дә, мөселманның туры юлда булуының бер галәмәте – аның үзенә кагылмаган эшләргә катнашмавы.

2. Кешенең үзенә кагылмаган нәрсә белән шөгыльлә-нүе – көчне бушка әрәм итү һәм иман зәгыйфьлегенең билгесе.

Бу дөньяда кеше башка кешеләр арасында яши. Аны алар белән күпсанлы һәм төрле эшләр, мөнәсәбәтләр бәй-ләп тора. Мөселман һәр кылган эше, һәр яшәгән сәгате, һәр әйткән сүзе өчен җавап бирә. Икенче яктан, кеше үзен чорнап алган бөтен нәрсә белән шөгыльләнсә, бу аның фа-рызларын үтәвенә, үзе җаваплы булган эшне эшләвенә ко-мачау итәчәк. Шуның нәтиҗәсендә, ул бу дөньяда да, Ахирәттә дә шелтәләнәчәк.

Әнәс бине Мәлик сөйләгән: «Сәхабәләрдән бер кеше үлгәч, икенчесе: «Аны җәннәт белән шатландырырлар», – диде. Аңа Пәйгамбәр галәйһиссәләм болай дип җавап бир-де: Aأَوَلا يَدْرِي فَلَعَلَّهُ تَكَلَّمَ فِيمَا لا يَعْنِيهِ أَوْ بَخِلَ بِمَا لا يَنْقُصُهُH «Син бит моны белмисең! Бәлки ул, үзенә кагылмаган нәрсәне сөй-ләгәндер яки үзендә артыгы белән булганга саранланган-дыр?»[120]

Пәйгамбәр галәйһиссәләм Әбү Зәргә әйткән:

Aبِحَسْبِ امْرِئٍ مِنَ الشَّرِّ مَا يَجْهَلُ مِنْ نَفْسِهِ وَيَتَكَلَّفُ مَا لا يَعْنِيهِ H «Бу турыда гыйлеме булмаган килеш үзенә кагылмаган нәрсә белән шөгыльләнүче җитәрлек явызлык кыла».[121]

3. Файдасыздан баш тарту котылуга илтә.

Үзенең бурычларын, җаваплылыгын белүче мөселман үз-үзе белән мәшгуль, ул үзенә ике дөньяда да файда ки-терә торган эшләрне генә кыла; буш яки артык нәрсә-ләрдән баш тарта, әһәмиятлесенә генә игътибар итә.

Әгәр дә без кеше өчен әһәмиятле нәрсәләрнең әһә-миятсезләренә караганда азрак икәнен белсәк, үзенә ка-гылган нәрсә белән генә шөгыльләнүче кешенең бик күп зарарлы һәм гөнаһлы эшләрдән котылуын аңлыйбыз. Бу аның Исламны дөрес тотуының, иман ныклыгының, тәкъ-валыгы дөрес икәнлегенең билгесе.

Аллаһының Илчесе галәйһиссәләм әйткән:

Hإِذَا أَحْسَنَ أَحَدُكُمْ إِسْلامَهُ فَكُلُّ حَسَنَةٍ يَعْمَلُهَا تُكْتَبُ لَهُ بِعَشْرِ

أَمْثَالِهَا إِلَى سَبْعِمِائَةِ ضِعْفٍ ، وَكُلُّ سَيِّئَةٍ يَعْمَلُهَا تُكْتَبُ لَهُ بِمِثْلِهَاA

«Сезнең берәрегез Исламны тиешенчә тотса, ул эшлә-гән һәрбер яхшы эш өчен – уннан җитмешкә кадәр яхшы эш, ә һәр начар эш өчен бер начар эш эшләү язылачак».[122]

Имам Мәлик сөйләгән: «Бервакыт кешеләр Локман-нан: «Бу дәрәҗәгә ирешергә сиңа нәрсә ярдәм итте?» – дип сораганнар. Ул: «Мин гадел идем, амәнәтне тапшыр-дым, миңа кагылмаган нәрсә белән шөгыльләнмәдем», – дип җавап биргән».

4. Аллаһ белән мәшгуль булган йөрәк үзенә кагылма-ган эшләрдән читләшә.

Аллаһыны күргән кебек гыйбадәт кылучыны, Аның якынлыгын тоючыны бу эше үзенә кагылмаган бөтен нәр-сәдән читләштерә.

Хәсән Басри әйткән: «Аллаһының Үз бәндәсеннән бо-рылуының билгесе – Аның бәндәсен аңа кагылмаган эш белән шөгыльләнергә мәҗбүр итүе».

5. Нинди эшләр кешегә кагыла, ниндиләре кагылмый.

Кешегә түбәндәге нәрсәләр карый: тормышны тәэмин итү өчен кирәк нәрсәләр – ашау-эчү, киеме, яшәү урыны һ.б.ш.; Ахирәттә котылуга бәйле әйберләр. Ә калганнар аңа кагылышлы түгел.

Мәсәлән, дөнья кирәк-ярагының зарури булганнан ар-тып киткәне кешегә кагылмый дип санала. Моңа байлык-ны күбәйтергә омтылу, дәрәҗә яуларга тырышу, кеше-ләрнең үзен мактавын сөю һ.б. керә. Мөселманның эчкер-сезлегенең билгесе – мондый омтылышлардан баш тартуы.

Кешегә кагылмый торган эшләрдән: бәндәгә бу дөнь-яда да, Ахирәттә дә файда китерми торган хәләл нәрсәләр. Мәсәлән уеннар, мәзәкләр һ.б. Мөселманга мондый эш-ләрдән баш тарту яхшырак. Чөнки алар кадерле вакытны әрәм итә. Кешегә болар өчен дә җавап бирергә туры ки-ләчәк.

Мөселманның артык сүзләр сөйләве аның хәрам сүз-ләр сөйләвенә дә китерергә мөмкин. Шуңа күрә, мөсел-манга тавыш-гаугадан, бәхәсләрдән качу хас. Бервакыт Мөгаз разыяллаһү ганһү Пәйгамбәр галәйһиссәләмнән: «Әй Аллаһының Илчесе, бездән сөйләнгән нәрсәләребез өчен соралачакмы?» – дип сораган. Аллаһының Илчесе га-ләйһиссәләм әйткән:

Hثَكِلَتْكَ أُمُّكَ يَا مُعَاذُ ، وَهَلْ يَكُبُّ النَّاسَ فِي النَّارِ عَلَى

وُجُوهِهِمْ ، أَوْ عَلَى مَنَاخِرِهِمْ إِلاَّ حَصَائِدُ أَلْسِنَتِهِمْA

«Анаң синнән мәхрүм булсын, әй Мөгаз, кешеләрне гайбәт сүзләрдән башка нәрсә өчен йөзләре белән җәһән-нәм утына ыргытачаклармыни?!»[123]

«Анаң синнән мәхрүм булсын» дигәнне туры мәгъ-нәдә аңларга ярамый. Ул аптырауны белдергән).

Икенче хәдистә Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:

Hكَلامُ ابْنُ آدَمَ عَلَيْهِ ، لا لَهُ . إِلاَّ الأَمْرَ بِالْمَعْرُوفِ ،

وَالنَّهْيَ عَنِ الْمُنْكَرِ ، وَذِكْرَ اللَّهِ عَزَّ وَجَلَّA

«Адәм баласының яхшылыкка өндәү белән начарлык-тан тыю, Аллаһыны искә алу сүзләреннән кала башка сүз-ләре аның өчен түгел, аңа каршы булачак».[124]

6. Әлеге хәдис мөселманга күркәм эшләр белән шө-гыльләнү, буш, начар эшләрдән баш тарту хас икәнен күр-сәтә.

7. Хәдис җанны тәрбияли, төрле бозыклардан коты-лырга, файдасыз нәрсәдән баш тартырга ярдәм итә.

 

Иман һәм Ислам буенча кардәшлек

 

H 12عَنْ أَبِي حَمْزَةَ أَنَسِ بْنِ مَالِكٍ رَضِيَ اللَّهُ عَنْهُ خَادِمِ رَسُولِ اللَّهِr

قَالَ : لا يُؤْمِنُ أَحَدُكُمْ حَتَّى يُحِبَّ لأَخِيهِ مَا يُحِبُّ لِنَفْسِهِA

Пәйгамбәр галәйһиссәләмнең ялчысы Әбү Хәмзә Әнәс бине Мәлик тапшыруынча, Пәйгамбәр галәйһиссә-ләм әйткән: «Кардәшенә дә үзенә теләгәнне теләмичә, бе-регез дә иманлы булмаячак».[125]

Ягъни, иманы камил булмаячак.

 

Хәдиснең әһәмияте

Үз вакытында Мәгъриб мәликиләренең имамы булган Әбү Мөхәммәт Габдуллаһ бине Әбү Зәйд әйткән: «Бөтен яхшы әхлак сыйфатларының чыганагы дүрт хәдистән гый-барәт. Беренчесе: Пәйгамбәр галәйһиссәләмнең

Hمَنْ كَانَ يُؤْمِنَ بِاللَّهِ وَالْيَوْمِ الآخِرِ فَلْيَقُلْ خَيْرًا أَوْ لِيَصْمُتْA

«Аллаһыга һәм Кыямәт көненә ышанучы кеше яхшы сүз әйтсен яки эндәшмәсен!» дигән сүзе.

Икенчесе: Aمِنْ حُسْنِ إِسْلامِ الْمَرْءِ تَرْكُهُ مَا لا يَعْنِيهِH «Кешенең Исламны дөрес тотуының билгесе – аның үзенә кагылма-ган нәрсәдән баш тартуы».

Өченчесе: Aلا تَغْضَبْH «Ачуланма!»

Hلا يُؤْمِنَ أَحَدُكُمْ حَتَّى يُحِبَّ لأَخِيهِ مَا يُحِبُّ لِنَفْسِهِA

«Кардәшенә дә үзенә теләгәнне теләмичә, берегез дә иманлы булмаячак».

Бәлки шуңа күрә дә, имам Нәвави әлеге дүрт хәдисне үзенең «Кырыгына» керткәндер.

Хәдисне аңлау

1. Мөселман өммәтенең бердәмлеге.

Исламның максатларының берсе – кешеләрнең сөю һәм дуслык белән яшәүләре, кешенең гомуми мәнфәгать-ләрне кайгыртуы. Моның ярдәмендә гаделлек хөкем сөрә, кешеләр күңеленә тынычлык урнаша. Әмма болар җәмгы-ятьнең һәр әгъзасы үзенә теләгәнне башкаларга да телә-гәндә генә тормышка ашачак. Шуңа күрә, Пәйгамбәр га-ләйһиссәләм мондый теләкне иман белән бәйли, «иман-ның бер үзлеге» дип атый.

2. Камил иман.

Иманның нигезе йөрәкнең ышануы, аның Аллаһы Тә-галәгә буйсынуы, фәрештәләргә, Язуларга, пәйгамбәрләр-гә, Кыямәт көненә, тәкъдиргә ышану белән тормышка ашырыла. Ул башка бернәрсәгә дә бәйле түгел. Әлеге хә-дистә Пәйгамбәр галәйһиссәләм аңлатуынча, кеше башка-ларга да иминлек, яхшы тормыш, Аллаһының нигъмәт би-рүен теләмәсә, йомшак, нәфрәттән ерак булмаса, иманның тамырлары йөрәктә урнашмаячак. Иман үзе камиллеккә ирешмәячәк. Мондый камиллеккә ирешергә түбәндәге нәрсәләр булыша:

а) Хәләл нигъмәтләргә һәм дини бурычларны үтәүгә килгәндә, мөселман үзенә теләгәнне башкаларга да теләр-гә, үзе яратмаган начар һәм гөнаһлы нәрсәләрне теләмәскә тиеш.

Мөгаз сүзләре буенча, ул бервакыт Пәйгамбәр галәй-һиссәләмнән иманның кайсы чагылышы иң яхшысы бу-луы турында сораган. Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:

Hوَأَنْ تُحِبَّ لِلنَّاسِ مَا تُحِبُّ لِنَفْسِكَ ، وَتَكْرَهَ لَهُمْ مَا تَكْرَهُ لِنَفْسِكَA

«... башкаларга да үзеңә теләгәнне теләвең, үзеңә те-ләмәгәнне теләмәвең».[126]

б) кардәше дини бурычын үтәгәндә хата җибәрсә яки диндә кимчелек кылса, мөселман аны төзәтергә тырышыр-га тиеш.

в) Ул үзе дә кардәшенә карата гадел булырга, аның хакларын үтәргә, үзе башкалардан көткән гаделлекне баш-каларга карата да кулланырга тиеш.

Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:

Hفَمَنْ أَحَبَّ أَنْ يُزَحْزَحَ عَنِ النَّارِ وَيُدْخَلَ الْجَنَّةَ ، فَلْتَأْتِهِ مَنِيَّتُهُ وَهُوَ يُؤْمِنَ

بِاللَّهِ وَالْيَوْمِ الآخِرِ . وَلْيَأْتِ إِلَى النَّاسِ الَّذِي يُحِبُّ أَنْ يُؤْتَى إِلَيْهِA

«Үзен уттан саклауларын һәм җәннәткә кертүләрен теләүче үлгән көнендә Аллаһыга һәм Кыямәт көненә ыша-нучы булсын, кешеләр үзенә нинди мөнәсәбәттә булула-рын теләсә, үзе дә аларга шундый мөнәсәбәттә булсын».[127]

3. Мөселманның киң күңеллелеге һәм кешелелеклеге.

Әйткәнебезчә, мөселманның иманы камил булуның билгесе – аның үзенә теләгән нигъмәтләрне башкаларга да теләве генә түгел, үзе сөйләмәгәннәрне башкаларга да теләмәве. Мәсәлән, ул кяфернең Ислам кабул итүен тели, киләчәктә дә аның кяфер, бозык булып калуын теләми.

Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:

Aوَأَحِبَّ لِلنَّاسِ مَا تُحِبُّ لِنَفْسِكَ تَكُنْ مُسْلِمًا H «... кешеләргә дә үзеңә теләгәнне телә һәм син мөселман булырсың».[128]

Шуңа күрә дә, Аллаһыдан кяферләрне туры юлга бас-тыруны сорау яхшы санала.

4. Яхшы эшләрдә ярышу – иман билгесе.

Кемдә булса яхшы эшләрдә, күркәм сыйфатларда бер кешедән өстенрәк булса, ул Аллаһыдан аны куып җитүен сорый ала. Бу иманның ким булуы яки хөсетлек турында сөйләми. Киресенчә, иманның камиллеген күрсәтә. Чөнки Аллаһы Тәгалә әйткән: {وَفِي ذَلِكَ فَلْيَتَنَافَسِ الْمُتَنَافِسُونَ} «... моңа омтылуда бер-берсе белән ярышсыннар».[129]

5. Үрнәк дәүләт – иман нәтиҗәләренең берсе.

Иманның эчкерсезлеген һәм Исламның дөрес икәнен күрсәтү өчен Пәйгамбәр галәйһиссәләм һәр кешене баш-каларга яхшылык теләргә чакыра. Моны тормышка ашыру нәтиҗәсендә үрнәк дәүләт төзеләчәк. Чөнки һәр кеше башкаларга үзендә булган нигъмәтләрне теләсә, ул аларга яхшылыклар эшләячәк, рәнҗетүдән сакланачак. Бу очрак-та кешеләр дә аны яратачаклар, шулай ярдәм итәчәкләр, рәнҗетүдән сакланачаклар. Нәтиҗәдә, кешеләр арасында мәхәббәт булачак, золым юкка чыгачак. Пәйгамбәр галәй-һиссәләм әйткән:

Hتَرَى الْمُؤْمِنِينَ فِي تَرَاحُمِهِمْ وَتَوَادِّهِمْ وَتَعَاطُفِهِمْ كَمَثَلِ الْجَسَدِ

إِذَا اشْتَكَى عُضْوًا تَدَاعَى لَهُ سَائِرُ جَسَدِهِ بِالسَّهَرِ وَالْحُمَّىA

«Күргәнеңчә, мәрхәмәт, мәхәббәт һәм кызгану күрсә-түләрендә мөэминнәр бер тәнгә тиң: аның берәр әгъзасы авырта башласа, башка әгъзалар да йокысызлык һәм биз-гәк белән җавап бирәчәк».[130]

Шул вакытта Аллаһы Тәгалә мөэминнәр җәмгыятен бу дөньяда данга, хөрмәткә, хакимлеккә китерәчәк, ә Ахи-рәттә аларны күркәм әҗер көтеп торачак.

6. Имансыз җәмгыять җирәнгеч җәмгыять санала.

Кешеләр күңелендә иман кимесә, үзенең камиллеген югалтса, җаннар башкаларга да яхшылык теләмәсә, моның урынына көнчелек һәм ялганга омтылу барлыкка киләчәк. Мондый очракта җәмгыятьтә үз-үзеңне ярату хөкем сөрә-чәк, кешеләр адәм сурәтендәге бүреләргә әвереләчәк, әх-лакый такалу килеп чыгачак. Мондый өммәткә Аллаһы-ның түбәндәге сүзләре генә туры киләчәк:

}أَمْوَاتٌ غَيْرُ أَحْيَاءٍ وَمَا يَشْعُرُونَ أَيَّانَ يُبْعَثُونَ{

«Алар потлар) тере түгел, үле, алар кайчан тергезелә-чәкләрен белмиләр».[131]

7. Әлеге хәдистә сөйләнелгән нәрсәләр:

а) Ул кешеләр күңелен берләшүгә һәм хезмәт итүгә чакыра. Чөнки бу – Исламның иң әһәмиятле максатларның берсе.

б) Хөсетлек иманның камиллеге белән бергә була ал-маганга күрә, ул хөсетлеккә нәфрәт тудыра. Чөнки көнче кеше кемнең дә булса нигъмәттә үзеннән өстен булуын, тигез булуын теләми, хәтта кайчакта әлеге нигъмәттән мәхрум булуын тели.

в) Иман арта да, кими дә ала. Артуга – итәгать итү, кимүгә гөнаһлар кылу илтә.

 

Мөселман гомеренең кагылгысызлыгы

 

H 13عَنْ أَبِي مَسْعُودٍ رَضِيَ اللَّهُ عَنْهُ قَالَ : قَالَ رَسُولُ اللَّهِrلا يَحِلُّ دَمُ امْرِئٍ مُسْلِمٍ يَشْهَدُ أَنْ لا إِلَهَ إِلاَّ اللَّهُ وَأَنِّي رَسُولُ اللَّهِ إِلاَّ بِإِحْدَى ثَلاثٍ : الثَّيِّبُ الزَّانِي ، وَالنَّفْسُ بِالنَّفْسِ ، وَالتَّارِكُ لِدِينِهِ الْمُفَارِقُ لِلْجَمَاعَةِA

Доверь свою работу ✍️ кандидату наук!
Поможем с курсовой, контрольной, дипломной, рефератом, отчетом по практике, научно-исследовательской и любой другой работой



Поиск по сайту:







©2015-2020 mykonspekts.ru Все права принадлежат авторам размещенных материалов.