Мои Конспекты
Главная | Обратная связь

...

Автомобили
Астрономия
Биология
География
Дом и сад
Другие языки
Другое
Информатика
История
Культура
Литература
Логика
Математика
Медицина
Металлургия
Механика
Образование
Охрана труда
Педагогика
Политика
Право
Психология
Религия
Риторика
Социология
Спорт
Строительство
Технология
Туризм
Физика
Философия
Финансы
Химия
Черчение
Экология
Экономика
Электроника

Булмаганлыгы турында 9 страница





Помощь в ✍️ написании работы
Поможем с курсовой, контрольной, дипломной, рефератом, отчетом по практике, научно-исследовательской и любой другой работой

Ибне Мәсгут сүзләрен риваять кылулары буенча, Ал-лаһының Илчесе әйткән: «Өч очракны санамаганда, «Ал-лаһыдан башка илаһ юк һәм Мөхәммәт – Аллаһының Ил-чесе» дип шаһитлек бирүче мөселманның канын кою ты-ела. Ул очраклар: өйләнгән кешенең зина кылуы, җан өчен җан белән түләгәндә; берәр кеше диненнән чыгып, җәм-гыятьне ташлап киткәндә».[132]

Хәдиснең әһәмияте

Әлеге хәдис Исламның законнар чыгара торган нигезе санала. Ул туры юлда булучы, бозыклыклардан азат кеше-нең гомерен саклый. Әгәр әлеге кеше җәмгыять тормы-шына зарар китерә башласа, җәмгыятьне таркатучы затка әверелсә, ул яшәү хокукыннан мәхрум ителә.

Ибне Хәҗәр Хайтами әйткән: «Әлеге хәдис иң әһә-миятле нәрсә – кеше тормышына – караганга күрә, әһәми-ятле нигезләрнең берсе санала. Ул кешенең гомерен сак-лауны нигез итеп күрсәтеп, нәрсә хәләл, нәрсә хәрам икәнне аңлата. Бу акылга да туры килә. Чөнки аңа кеше-ләрнең иң гүзәл сурәттә яратылган рәвешләрен саклау хас».

Хәдисне аңлау

1. Мөселман гомеренең кагылгысызлыгы.

«Аллаһыдан башка илаһ юк һәм Мөхәммәт – Аның илчесе» дип шаһитлек бирүче, Аллаһының берлеген, Мө-хәммәтнең пәйгамбәрлеген танучы кеше саклау астында була. Беркемгә дә аның канын кою, аны үтерү рөхсәт ителми. Мөселман үзен әлеге хокуклардан мәхрум итә торган өч гөнаһның берсен кылганчы шул саклау астында булачак. Ул гөнаһларга түбәндәгеләр керә:

а) Аңлы рәвештә хаксыз кеше үтерү;

б) Никахта булган килеш зина кылу;

в) Диннән чыгу;

2. Ташлар ыргытып үтерү рәҗем).

Галимнәрнең бердәм фикере буенча, никахтагы кеше-нең зина кылуының җәзасы үтергәнче ташлар ыргыту бу-лырга тиеш. Чөнки ул зиначы башка кешенең намусына кул суза, хәләл юл белән ләззәтләнү мөмкинлегенә ия бу-ла торып, шундый түбәнлек кыла, нәселне бозып кеше-леккә каршы җинаять эшли. Аллаһы Тәгалә әйткән:

{وَلا تَقْرَبُوا الزِّنَى إِنَّهُ كَانَ فَاحِشَةً وَسَاءَ سَبِيلاً} «Зинага якынайма-гыз. Дөреслектә, ул – бозыклык һәм начар юл».[133]

Никахта торучы мүхсыйн) дигәндә азат, балигъ, акыллы, җенси мөнәсәбәтләрне табигый юл белән үтәүче, никахны дөрес итеп төзүче кеше күз алдында тотыла.

Әлеге хөкемнең нигезе итеп Пәйгамбәр галәйһиссә-ләмнең сүзләре һәм эшләре алына. Мәсәлән, аның ташлар ыргытып үтерүе турында күп мәгълүмат бар. Мөслим һәм башка мөхәддисләр китергән хәдискә караганда, Пәйгам-бәр Гамид кабиләсеннән бер хатынны ташлар атып үтерү белән җәзаларга боерган. Моннан тыш, Пәйгамбәр галәй-һиссәләм Әнәскә әйткән:

Hوَاغْدُ يَا أُنَيْسُ عَلَى امْرَأَةِ هَذَا فَإِنِ اعْتَرَفَتْ فَارْجُمْهَاA

«Әй Әнәсчек якын итеп әйтү), ул кешенең хатынына бар. Әгәр гаебен таныса, аны ташлар атып үтер».

Әнәс әлеге хатын янына барган, тегесе гаебен таны-ган. Шуннан соң аны таш атып үтергәннәр.

Ибне Габбас Аллаһының түбәндәге сүзләреннән өземтә истинбат – берәр мәсьәлә Коръән һәм сөннәттә ка-ралмаса, шуларга нигезләнеп хөкем чыгару) чыгарган:

}يَا أَهْلَ الْكِتَابِ قَدْ جَاءَكُمْ رَسُولُنَا يُبَيِّنُ لَكُمْ كَثِيرًا

مِمَّا كُنْتُمْ تُخْفُونَ مِنَ الْكِتَابِ وَيَعْفُو عَنْ كَثِيرٍ{

«Әй китап әһелләре! Сезгә үзегезнең Китапларыгызда яшергән күп нәрсәне аңлатучы һәм хәзер зарур булмаган күп нәрсәне аңлатмыйча калдыручы Безнең Пәйгамбәре-без килде».[134]

Ибне Габбас әйткән: «Ташлар белән бәреп үтерүнең кирәклегенә ышанмаучы Коръәнгә дә ышанмый, хәтта аңа игътибар да итми». Шуннан соң ул әлеге аятьне укыган һәм: «Ташлар ыргыту Китап әһелләре яшергән нәрсәләр исәбенә керә», – дигән.[135]

3. Тиңдәше белән түләү кыйсас).

Галимнәренең бердәм фикере буенча, мөселманны аң-лы рәвештә үтерүче тиңдәше белән җәзалауга лаеклы. Ал-лаһы Тәгалә әйткән: {وَكَتَبْنَا عَلَيْهِمْ فِيهَا أَنَّ النَّفْسَ بِالنَّفْسِ} «Без алар-га Тәүратта «җан өчен җан» дип яздык...»[136]

{وَلَكُمْ فِي الْقِصَاصِ حَيَاةٌ يَا أُولِي الأَلْبَابِ} «Әй акыл ияләре, сез саклансын өчен тиңдәше белән түләүдә сезгә яшәү бар».[137]

Шулай итеп, шәригать хөкемнәрен үтәргә тиешле бәндә аңлы рәвештә хаксызга кеше үтерсә, ул җәзала-нырга тиеш. Монда аларның нинди җенестән булуларында аерма юк. Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:

Aأَنَّ الرَّجُلَ يُقْتَلُ بِالْمَرْأَةِH «Чынлыкта, хатын-кызны үтергән өчен ир кеше җәзалана».

Хәбәр ителгәнчә, Пәйгамбәр галәйһиссәләм кыз бала-ны үтергән яһүдне җәзаларга боерган.

Үтерелгән кешенең туганнары җинаятьчене гафу ит-сәләр, аңа карата әлеге җәза кулланылмый.

4. Диннән чыккан өчен җәза.

Мөселманнарның бердәм фикере буенча, кеше дин-нән чыкса, үзенең көферлегендә нык торса, тәүбәгә килер-гә тәкъдим ителгәннән соң да, Исламга кайтмаса, аны җә-заларга кирәк. Моңа нигез итеп без тикшерә торган һәм тагын бер хәдис алына. Ул хәдистә Пәйгамбәр галәйһис-сәләм болай дигән: Aمَنْ بَدَّلَ دِينَهُ فَاقْتُلُوهُH «Үз динен алышты-ручыны үтерегез».[138]

5. Җинаятьләр өчен кем җәзаларга тиеш?

Тиңдәше белән түләүне казый боерыгы белән мәрхү-нең якын туганы вәли) башкара. Диннән чыгучыны һәм зиначыны җәзалауга карата да боерыкны казый чыгарырга тиеш. Якын туган казый рөхсәтеннән башка җәзаласа, ул кеше дә сабак йөзеннән җәзага тартыла. Ләкин аны үте-рергә ярамый. Чөнки алар хаклары булганга үтергәннәр.

6. Әлеге хәдистә нәрсә турында сөйләнелә:

а) Хәдис кешеләрне мөселман җәмгыяте булып яшәр-гә, аннан аерылмаска өйрәтә.

б) Әлеге өч җинаятькә нәфрәт уята, аларны кылудан саклый.

в) Аллаһыга карата курку тәрбияли. Аның бөтен нәр-сәне дә күрүен белдерә.

г) Исламда җәзалау тыю сурәтендә була. Аларның максаты – җинаятьләрне булдырмау, җәмгыятьне саклау.

д) Хәнәфиләр фикеренчә, тиңдәше белән түләү кы-лыч ярдәмендә генә башкарылырга тиеш. Шәфигыйлар әйтүенчә, үтерүче нинди юл белән үтергән булса, аны да шулай ук җәзаларга кирәк. Әмма туганы кылычны сайлап алырга тиеш.

 

Яхшы сүз сөйләү, кунакны һәм күршене хөрмәтләү

 

H 14عَنْ أَبِي هُرَيْرَةَ رَضِيَ اللَّهُ عَنْهُ : أَنَّ رَسُولَ اللَّهِrقَالَ : مَنْ كَانَ يُؤْمِنُ بِاللَّهِ وَالْيَوْمِ الآخِرِ فَلْيَقُلْ خَيْرًا أَوْ لِيَصْمُتْ ، وَمَنْ كَانَ يُؤْمِنُ بِاللَّهِ وَالْيَوْمِ الآخِرِ فَلْيُكْرِمْ جَارَهُ ، وَمَنْ كَانَ يُؤْمِنُ بِاللَّهِ وَالْيَوْمِ الآخِرِ فَلْيُكْرِمْ ضَيْفَهُA

Әбү Һөрәйрә сөйләвенчә, Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән: «Аллаһыга һәм Соңгы көнгә ышанучы яхшы сүз генә әйтсен яки эндәшмәсен. Аллаһыга һәм Соңгы көнгә ышанучы кеше күршесен хөрмәтләсен. Аллаһыга һәм Соңгы көнгә ышанучы кеше кунагын яхшы кабул ит-сен».[139]

 

Хәдиснең әһәмияте

Ибне Хәҗәр әйткән: «Әлеге хәдис Пәйгамбәрнең кыска, ләкин тирән мәгънәле сүзләре исәбенә керә. Ул сүздә һәм эштә тәкъвалык күрсәтүгә караган өч нәрсәгә кагыла».

Хәдисне аңлау

1. Кеше һәм аның җәмгыять белән бәйләнеше.

Бу дөньяда бәндә үзе белән нинди дә булса мөнәсә-бәттә булган кешеләр арасында яши. Ул үзе дә кешеләргә мохтаҗ, кешеләр дә аңа мохтаҗ. Ислам әлеге мөнәсәбәт-ләрнең дөрес нигезгә корылуын, дөрес юнәлештә үсүен тели. Әлеге хәл кешеләр бер-берсен хөрмәт иткәндә, бер-берсенең хокукларын саклаганда гына тормышка аша ала. Яхшы мөнәсәбәттә булу матур сүзләр әйтүне, яхшы күр-шелекне, кунакчылыкны үз эченә ала. Пәйгамбәребез га-ләйһиссәләм безне шуңа юнәлдергән дә.

2. Кешенең башка сыйфатлары белән беррәттән яхшы сүз әйтүе яки эндәшмәве иманының камиллеге турында сөйли. Пәйгамбәр галәйһиссәләм безне тәкъвалыкның иң файдалы эшенә өйрәтә. Ул әйткәнчә, мөселман үзенә бу дөньяда яки Ахирәттә файда китерә торган, димәк, бөтен җәмгыятьне бәхеткә илтә торган нәрсәләр турында сөй-ләшә. Башка кешегә зарар китерә яки аны рәнҗетә торган сүзләрдән саклана. Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:

Hلا يَسْتَقِيمُ إِيمَانُ عَبْدٍ حَتَّى يَسْتَقِيمَ قَلْبُهُ وَلا يَسْتَقِيمُ قَلْبُهُ حَتَّى يَسْتَقِيمَ لِسَانُهُA

«Йөрәгендә тугрылык булмыйча, бәндәнең иманы тугры булмаячак. Теле тугрылыкта булмыйча йөрәге туг-ры булмаячак».[140]

Aلا يَبْلُغُ الْعَبْدُ حَقِيقَةَ الإِيمَانِ حَتَّى يَخْزِنَ مِنْ لِسَانِهِH «Бәндә телен сакламыйча, иманның хакыйкатенә ирешмәячәк».[141]

3. Сүзнең күплеге һәлакәтнең сәбәбе була.

Без инде Пәйгамбәр галәйһиссәләмнең түбәндәге сүз-ләрен китергән идек: Aمِنْ حُسْنِ إِسْلامِ الْمَرْءِ تَرْكُهُ مَا لا يَعْنِيهH «Ке-шенең Исламны дөрес тотуының билгесе – аның үзенә ка-гылмаган нәрсәдән баш тартуы».[142]

Шулай ук, кешенең үзенә кагылмаган эш белән шө-гыльләнүе аның гамәлләрен юкка чыгаруын, ә җәннәтне аның өчен хәрам итүен билгеләп үткән идек. Берәр сүз әйткәнче, башта аны яхшылап уйларга кирәк. Әгәр әйтәсе сүзе яхшы булса, хакыйкатькә туры килсә, әҗергә лаеклы булса – әйтсен. Сүзе начарлыкка илтсә яки ялган таралуга сәбәп булса, әйтүдән тыелып торсын. Бу аның өчен яхшы-рак һәм куркынычсызрак булачак. Чөнки әҗер алганчы яки җәзаланганчы аңа һәр сүзе өчен җавап бирергә туры киләчәк. Аллаһ әйткән: {مَا يَلْفِظُ مِنْ قَوْلٍ إِلاَّ لَدَيْهِ رَقِيبٌ عَتِيدٌ} «Кеше нәрсә генә әйтмәсен, моны һичшиксез фәрештә язачак».[143]

Һәр кешегә бөтен яхшы һәм яман эшләрне язучы ике фәрештә беркетелгән.

Аллаһының Илчесе галәйһиссәләм әйткән:

Hإِنَّ الْعَبْدَ لَيَتَكَلَّمُ بِالْكَلِمَةِ مِنْ رِضْوَانِ اللَّهِ لا يُلْقِي لَهَا بَالاً يَرْفَعُهُ اللَّهُ بِهَا دَرَجَاتٍ ،

وَإِنَّ الْعَبْدَ لَيَتَكَلَّمُ بِالْكَلِمَةِ مِنْ سَخَطِ اللَّهِ لا يُلْقِي لَهَا بَالاً يَهْوِي بِهَا فِي جَهَنَّمَA

«Дөреслектә, бәндә үзе дә игътибар итмичә Аллаһыга кирәкле сүзне әйтергә мөмкин. Ләкин Аллаһ аны моның өчен күп дәрәҗәләргә күтәрә. Бәндә үзе дә игътибар итми-чә Аллаһының ачуын чыгара торган сүз әйтергә мөмкин. Ләкин моның өчен ул җәһәннәмгә кертеләчәк».[144]

Hوَهَلْ يَكُبُّ النَّاسَ عَلَى مَنَاخِرِهِمْ فِي النَّارِ إِلاَّ حَصَائِدُ أَلْسِنَتِهِمْA

«... Гайбәт сүзләрдән кала башка нәрсә өчен кешеләр йөзләре белән җәһәннәмгә ыргытылачаклармыни?»[145]

Монда гайбәт кенә түгел, бөтен тыелган сүзләр керә.

4. Ничек сөйләшү турында.

Нәрсә турында булса да сөйләшкәндә кеше күп ка-гыйдәне үтәргә тиеш. Шулар исәбеннән:

а) Мөселман файда китерә торган нәрсәләр турында гына сөйләшергә, төрле хәлләрдә дә хәрам сүз сөйләүдән тыелырга тиеш. Мөэминнәрне тасвирлап, Аллаһы Тәгалә әйткән: {وَالَّذِينَ هُمْ عَنِ اللَّغْوِ مُعْرِضُونَ} «... алар буш сүздән сакла-налар...»[146]

«Буш сүз» дигәндә гайбәт, кешене яманлау кебек башкаларның намусын пычратучы сүзләр күз алдында то-тыла.

б) Хәтта хәләл нәрсәләрне сөйләшкәндә дә азсүзле-лек. Чөнки күп сүз хәрам яки шелтәгә лаеклы нәрсәгә ил-тә.

Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:

Hلا تُكْثِرِ الْكَلامَ بِغَيْرِ ذِكْرِ اللَّهِ ، فَإِنَّ كَثْرَةَ الْكَلامِ بِغَيْرِ ذِكْرِ اللَّهِ

قَسْوَةٌ لِلْقَلْبِ ، وَإِنَّ أَبْعَدَ النَّاسِ مِنَ اللَّهِ الْقَلْبُ الْقَاسِيA

«Аллаһыны искә алу сүзләреннән кала, күп сүз сөй-ләмә. Чөнки Аллаһыны искә алудан башка күп сүз сөйләү – каты күңеллелек билгесе. Ә Аллаһыдан иң ерак кеше – каты күңелле кеше».[147]

Гомәр разыллаһү ганһү: «Күп сөйләүче күп начар сүз-ләр әйтә, күп начар сүзләр әйтүче күп гөнаһ кыла. Ә күп гөнаһ кылучыга иң кулай урын – ут».

в) Зарури булганда, аеруча хакыйкатьне аңлату, ях-шыга өндәү, начарлыктан тыю кирәк булганда сүз әйтүнең мәҗбүрлеге.

Бу сүзләрне әйтү иң яхшы әдәп сыйфатларыннан са-нала. Ә алардан баш тарту – итәгатьсезлек һәм гөнаһ. Чөн-ки хакыйкатькә бәйле нәрсәне әйтмәүче – телсез шайтан.

5. Күршегә игътибарлы булу һәм аны кайгырту.

Иман камиллегенең бер билгесе – күршегә яхшылык-лар кылу һәм аны рәнҗетүдән саклану. Аллаһы Тәгалә күршене хөрмәтләүне Үзенә генә гыйбадәт кылу белән бәйләгән:

}وَاعْبُدُوا اللَّهَ وَلا تُشْرِكُوا بِهِ شَيْئًا وَبِالْوَالِدَيْنِ إِحْسَانًا وَبِذِي الْقُرْبَى وَالْيَتَامَى

وَالْمَسَاكِينِ وَالْجَارِ ذِي الْقُرْبَى وَالْجَارِ الْجُنُبِ وَالصَّاحِبِ بِالْجَنْبِ{

«Аллаһыга гына гыйбадәт кылыгыз, Аңа бернәрсә бе-лән дә ширек кылмагыз, ата-анага, кардәшләргә, ятимнәр-гә, мохтаҗларга, күршенең кардәш булганына да, булмага-нына да, иптәшкә дә яхшылык эшләгез».[148]

Кардәш булмаган күрше дигәндә яки ерак туган, яки ерак күрше, иптәш дигәндә юлдаш яки уртак эштә, шир-кәттә катнашучы күз алдында тотыла.

Шулай итеп, шәригать күршегә изгелек кылуны гына таләп итми. Исламда күрше белән мөнәсәбәткә моңа кадәр мөнәсәбәтләр тарихында бер дә күренмәгән зур әһәмият бирелә. Түбәндәге хәдискә игътибар белән карагыз! Пәй-гамбәр галәйһиссәләм әйткән:

Доверь свою работу ✍️ кандидату наук!
Поможем с курсовой, контрольной, дипломной, рефератом, отчетом по практике, научно-исследовательской и любой другой работой



Поиск по сайту:







©2015-2020 mykonspekts.ru Все права принадлежат авторам размещенных материалов.