Мои Конспекты
Главная | Обратная связь

...

Автомобили
Астрономия
Биология
География
Дом и сад
Другие языки
Другое
Информатика
История
Культура
Литература
Логика
Математика
Медицина
Металлургия
Механика
Образование
Охрана труда
Педагогика
Политика
Право
Психология
Религия
Риторика
Социология
Спорт
Строительство
Технология
Туризм
Физика
Философия
Финансы
Химия
Черчение
Экология
Экономика
Электроника

Булмаганлыгы турында 10 страница





Помощь в ✍️ написании работы
Поможем с курсовой, контрольной, дипломной, рефератом, отчетом по практике, научно-исследовательской и любой другой работой

Hمَا زَالَ جِبْرِيلُ يُوصِينِي بِالْجَارِ حَتَّى ظَنَنْتُ أَنَّهُ سَيُوَرِّثُهُA

«Җәбраил күрше турында миңа шул кадәр күп нәсый-хәт бирде, мин хәтта аны варисларымның берсе итәр дип уйладым».[149] Ягъни, ул озак итеп күршенең хакларын аң-латты да, мин «күрше варислар исәбенә керә» дип уйла-дым.

6. Күршене рәнҗетү иманның һәлакәткә илтүче ким-челеге турында сөйли.

Исламда күршене рәнҗетү тыела. Бу Аллаһының җә-засына илтүче бер зур гөнаһ дип карала. Ибне Мәсгут сөй-ләгән: «Бервакыт Аллаһының Илчесеннән: «Кайсы гөнаһ иң зур санала?» – дип сораганнар. Ул әйткән:

Aأَنْ تَجْعَلَ لِلَّهِ نِدًّا وَهُوَ خَلَقَكَH «Сине яраткан Аллаһыга кемне дә булса тиңләү». Аннары: «Аннан соң?» – дип со-раганнар. Ул әйткән: Aأَنْ تَقْتُلَ وَلَدَكَ مَخَافَةَ أَنْ يَطْعَمَ مَعَكَH «Үзең белән ашар» дип куркып балаңны үтерү». Аннары: «Ан-нан соң?» – дип сораганнар. Ул әйткән: Aأَنْ تُزَانِيَ حَلِيلَةَ جَارِكَH «Күршеңнең хатынын зинага күндерү».[150]

Бервакыт Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:

Hوَاللَّهِ لا يُؤْمِنُ ، وَاللَّهِ لا يُؤْمِنُ ، وَاللَّهِ لا يُؤْمِنُA

«Аллаһ белән ант итәм, ышанмый! Аллаһ белән ант итәм, ышанмый! Аллаһ белән ант итәм, ышанмый!» Ан-нан: «Кем, әй Аллаһының Илчесе?» – дип сораганнар. Ул болай дигән: Aمَنْ لا يَأْمَنُ جَارُهُ بَوَائِقَهُH «Күршесе аның явызлы-гыннан имин булмаучы».[151]

Әбү Һөрәйрә сөйләгән: «Бервакыт кемдер: «Әй Алла-һының Илчесе, фәлән хатын-кыз төннәрен намаз укый, көндез ураза тота, ләкин күршеләрен рәнҗетеп начар сүз-ләр әйтә», – дигән. Моңа Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйт-кән: Aهِيَ فِي النَّارِH «Ул утта булачак». Аннан соң: «Фәлән хатын-кыз фарыз намазларын гына укый, Рамазанда гына ураза тота, ярлыларга кипкән эремчек кисәкләре генә би-рә. Моннан тыш бернинди яхшылык та кылмый, ләкин ул күршеләрен рәнҗетерлек бер сүз дә әйтми», – дигәннәр. Ул әйткән: Aهِيَ فِي الْجَنَّةِH «Әлеге хатын җәннәткә керә-чәк».[152]

7. Күршегә яхшылык кылу ысуллары бар. Мәсәлән:

а) Мохтаҗ күршегә булышу. Гомәр разыяллаһү ганһү әйткән: «Мөэмин ач күршесе турында онытып, туйганчы ашамый». Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:

Hمَا آمَنَ بِي مَنْ بَاتَ شَبْعَانَ وَجَارُهُ إِلَى جَنْبِهِ جَائِعٌ وَهُوَ يَعْلَمُA

«Күршесе ач икәнне белә торып, тук килеш йокларга ятучы миңа ышанмый».[153]

Әбү Зәр әйткән: «Минем иң сөекле дустым Пәйгам-бәр галәйһиссәләм) киңәш биреп миңа әйтте:

Hإِذَا طَبَخْتَ مَرَقَةً ، فَأَكْثِرْ مَاءَهَا ، وَتَعَاهَدْ جِيرَانَكَA

«Шулпа пешерсәң, суны күбрәк куш. Аннары күр-шеңнең гаиләсенә игътибар ит һәм аларны тиешенчә сый-ла».[154]

б) Аңа ярдәм итү һәм файда китерергә тырышу. Гәрчә бу эш үзеңнең ниндидер хокукларыңнан баш тартуны таләп итсә яки ниндидер югалтуга китерсә дә. Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән: Aلا يَمْنَعْ أَحَدُكُمْ جَارَهُ أَنْ يَغْرِزَ خَشَبَةً فِي جِدَارِهH «Берегез дә үз диварына агач казык кадакларга теләгән күршесенә комачауламасын».[155]

в) Аңа бүләкләр бирү. Аеруча моңа берәр сәбәп бул-ган очракта. Аллаһының Илчесе галәйһиссәләм әйткән:

Hلا تَحْقِرَنَّ جَارَةٌ لِجَارَتِهَا وَلَوْ فِرْسَنَ شَاةٍA

«Бер күрше хатын да икенчесенә сарык тәпие булса да бүләк итү форсатын ычкындырмасын». Ягъни, сарык тәпие кебек аз итле, кечкенә нәрсәне булса да, бүләк итү мөмкинчелегенә салкын карамасын, төрле хәлләрдә дә бү-ләк итсен.

8. Кунакны хөрмәт итү – кешенең иманының билгесе.

Бер хәдисендә Пәйгамбәр галәйһиссәләм мөселман-ның кунагын хөрмәтләргә тиеш икәнен аңлаткан. Болай эшләсә, ул Аллаһыга ышанган һәм Аңа тәвәккәл кылган санала. Аллаһының Илчесе әйткән:

Aمَنْ كَانَ يُؤْمِنُ بِاللَّهِ وَالْيَوْمِ الآخِرِ فَلْيُكْرِمْ ضَيْفَهُH «Аллаһыга һәм Соңгы көнгә ышанучы кеше кунагын хөрмәтләсен».[156]

Кунакчыллык – Исламдагы яхшы әдәп сыйфатлары-ның берсе. Ул сыйфат күбрәк пәйгамбәрләргә һәм тугры-лыклыларга хас булган. Кунакчыллыкның хуҗаның юмартлыгы яки кунакның хакы булуы турында галимнәр-нең фикере төрле.

Имам Әхмәт һәм Ләйс аны «хуҗа бер көн һәм бер төн үтәргә тиешле бурыч» дип санаганнар. Алар түбәндәге хәдискә таянганнар: Aلَيْلَةُ الضَّيْفُ حَقٌّ عَلَى كُلِّ مُسْلِمٍH «Һәр мө-селман төн дәвамында кунакчылык күрсәтергә тиеш».[157] Ягъни, бер тәүлек.

Гокъбә бине Әмир разыяллаһү ганһү сөйләгән: «Бер-вакыт без Пәйгамбәр галәйһиссәләмнән: «Әй Аллаһының Илчесе, син безне дәгъват кылырга) җибәрәсең дә, без үзебезгә кунакчыллык күрсәтмәүче кешеләрдә туктала-быз. Син бу турыда нәрсә әйтәсең?» – дип сорадык. Җавап итеп, Пәйгамбәр галәйһиссәләм болай диде:

Hإِنْ نَزَلْتُمْ بِقَوْمٍ فَأَمَرُوا لَكُمْ بِمَا يَنْبَغِي لِلضَّيْفِ فَاقْبَلُوا ،

فَإِنْ لَمْ يَفْعَلُوا ، فَخُذُوا مِنْهُمْ حَقَّ الضَّيْفِ الَّذِي يَنْبَغِي لَهُمْA

«Сез берәр кавемдә тукталсагыз, сезне тиешенчә ку-нак итәргә боерылса, моны кабул итегез. Алар моны эшлә-мәсәләр, алардан кунакка тиешлене алыгыз».[158]

Моннан тыш, алар Пәйгамбәрнең «Кунагын хөрмәт итсен» дигән хәдисне китерәләр. Чөнки бу – боерык, ә бо-ерык фарызлыкны күрсәтә.

Иң таралган, мәшһүр фикер – яхшы әдәп сыйфаты бу-ларак, кунакчыллык күрсәтү яхшы эш санала, ләкин ул бо-ерык түгел. Пәйгамбәр галәйһиссәләм «хөрмәт итсен», – дип әйткән, икенче риваятьтә: «яхшылык кылсын», – ди-гән. Шулай итеп, ике очракта да фарыз эш турында сүз бармый. Чөнки хөрмәт күрсәтү дә, яхшылык кылу да ях-шы әхлак сыйфатларына керәләр.

9. Хуҗа һәм кунак үтәргә тиеш булган әдәп кагый-дәләре.

Хуҗа үтәргә тиешле әдәп кагыйдәләренә кунакны күргәндә шатлык күрсәтү, аның белән матур итеп сөйлә-шү, үзендә булган нәрсә белән кунак итү керә. Бер тәүлек ул кунакны гадәттә гаилә әгъзаларын сыйлаганнан яхшы-рак сыйларга тиеш. Ә тагы ике көн артык тырышлык куй-мыйча, гаиләсенең хакларын чикләмичә, гадәттәге кебек тукландырырга кирәк. Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:

Hالضِّيَافَةُ ثَلاثَةُ أَيَّامٍ ، وَجَائِزَتُهُ يَوْمٌ وَلَيْلَةٌ ، وَمَا أَنْفَقَ عَلَيْهِ بَعْدَ ذَلِكَ فَهُوَ صَدَقَةٌA

«Кунакчыллык күрсәтү өч көн тәшкил итә. Бер көн аңа әҗер булачак. Ә моннан артыграгы – садака».

Ягъни, бер тәүлектән артык кунак итү хуҗаның бу-рычы түгел. Ул моны үз теләге белән генә эшли.

Кунакның бурычларына килгәндә, алар – хуҗаны кысрыкламау һәм мәшәкатьләмәү. Ул өч көннән дә артык-ка тукталса яки хуҗаның ашатырга ризыгы юк икәнен бе-лә торып та, һаман китмәсә, аны мәшәкатьли. Аллаһының Илчесе галәйһиссәләм әйткән:

Hلا يَحِلُّ لِرَجُلٍ مُسْلِمٍ أَنْ يُقِيمَ عِنْدَ أَخِيهِ حَتَّى يُؤْثِمَهُAقَالُوا : يَا رَسُولَ

اللَّهِ وَكَيْفَ يُؤْثِمُهُ ؟ قَالَ :Hيُقِيمُ عِنْدَهُ ، وَلا شَيْءَ لَهُ يَقْرِيهِ بِهِA

«Мөселманга кардәше янында аны гөнаһка кертерлек озак вакытка калырга ярамый». Кешеләр: «Әй Аллаһының Илчесе, ул аны ничек итеп гөнаһка кертә ала соң?» – дип сораганнар. Пәйгамбәр галәйһиссәләм: «Кешедә аны аша-тырлык нәрсә калмаганчы торып», – дигән.[159]

10. Әлеге хәдисне гамәлдә куллануның әһәмияте.

Бу хәдистән белгән нәрсәләрне гамәлдә куллану бик тә әһәмиятле. Чөнки, ул кешеләрне килешүгә илтә, йөрәк-ләрне берләштерә, аларда нәфрәт һәм усаллыкны бетерә. Кешеләр барысы да күршеләр булып яшиләр, еш кына бер-берсенә кунакка йөриләр. Һәр кеше күршесенә, куна-гына хөрмәт күрсәтсә, җәмгыятьнең эше яхшырачак, ке-шеләрнең хәле җиңеләячәк.

 

Ачуланма, җәннәтле булырсың

 

H 15عَنْ أَبِي هُرَيْرَةَ رَضِيَ اللَّهُ عَنْهُ أَنَّ رَجُلاً قَالَ لِنَّبِيِّr:

أَوْصِنِي ، قَالَ : لا تَغْضَبْ فَرَدَّدَ مِرَارًا ، قَالَ : لا تَغْضَبْA

Әбү Һөрәйрә тапшыруынча, бер кеше Пәйгамбәр га-ләйһиссәләмнән: «Киңәш бир!» – дип сораган. Пәйгамбәр галәйһиссәләм: «Ачуланма!» – дигән. Шуннан соң теге ке-ше үтенечен берничә тапкыр кабатлаган. Ләкин Пәйгам-бәр һаман: «Ачуланма!» – дип җавап кайтарган.[160]

Әлеге кеше Әбү Дәрдә булган дип риваять кылына. Ул әйткән: «Бервакыт мин: «Әй Аллаһының Илчесе, миңа җәннәткә керергә ярдәм итәчәк эшне күрсәт», – дидем. Ул: «Ачуланма, һәм җәннәтле булырсың», – дип җавап бир-де».[161]

Шулай ук, әлеге кеше Җәрия бине Кудәмә булган дип тә риваять кылалар. Ул әйткән: «Бервакыт мин Пәйгам-бәргә: «Әй Аллаһының Илчесе, миңа мин аңларлык кыска нәрсә әйт», – дидем. Ул: Aلا تَغْضَبْH «Ачуланма!» – дип җавап бирде. Шуннан соң, мин үтенечемне берничә тап-кыр кабатладым. Ләкин ул һаман: Aلا تَغْضَبْH «Ачуланма!» – диде. Шулай итеп, мондый очраклар берничә булып, әлеге сораулар белән Пәйгамбәргә берничә кеше мөрәҗә-гать итү ихтималы бар.

Хәдиснең әһәмияте

Җәрҗәни әйткән: «Әлеге хәдис бөек хәдис санала. Ул Пәйгамбәрнең кыска, ләкин тирән мәгънәле сүзләре исә-бенә керә. Чөнки ул дөнья һәм Ахирәт нигъмәтләрен бер-ләштергән».

Хәдисне аңлау

1. Мөселманның әхлакый сурәте

Мөселман – күркәм әхлак сыйфатлары хас булган ке-ше ул. Ул тыйнаклык белән бизәлә, башкаларның рәнҗе-түләренә түзә, аларны гафу итә, ачуын тыя, төрле хәлдә дә көләч йөзен саклый. Үзеннән киңәш сораган сәхабәсенә Пәйгамбәр галәйһиссәләм шундый киңәш биргән дә инде.

2. Җәннәткә омтылу.

Үзеннән җәннәткә илтүче юлны күрсәтүне сораучы кешегә, Пәйгамбәр галәйһиссәләм: «Ачуланма!» – дип җа-вап бирә. Димәк, Коръәндә сөйләнгән югары әхлак сый-фатларын, Пәйгамбәрнең сыйфатларын үзендә булдырыр-га тырыш. Чөнки син аларны үзеңдә булдырсаң, алар си-нең табигатеңә әвереләчәк. Ул вакытта берәр нәрсә сине ачуландырса, син ачуга бирелмәячәксең, Аллаһының риза-лыгына илтүче юлны беләчәксең.

3. Тыйнаклык һәм басынкылык уңышка илтәләр.

Әй котылуга омтылучы мөселман, әгәр синең кеше-лек табигатең өстен чыга башласа, явыз көчләр үзен күр-сәтә башласа, ачуың үзеңә хуҗа булырлык дәрәҗәдә аңа бирелмә! Сиңа үз нәфесең белән көрәшергә, ачуга бирел-мәскә, мөселманнарның әхлагы турында онытмаска кирәк. Мөселманны Аллаһ болай дип тасвирлый:

}وَسَارِعُوا إِلَى مَغْفِرَةٍ مِنْ رَبِّكُمْ وَجَنَّةٍ عَرْضُهَا السَّمَوَاتُ وَالأَرْضُ أُعِدَّتْ لِلْمُتَّقِينَ . الَّذِينَ يُنْفِقُونَ فِي السَّرَّاءِ وَالضَّرَّاءِ وَالْكَاظِمِينَ الْغَيْظَ وَالْعَافِينَ عَنِ النَّاسِ وَاللَّهُ يُحِبُّ الْمُحْسِنِينَ{

«Раббыгызның гафуына һәм тәкъвалар өчен әзерлән-гән, киңлеге күкләргә һәм җиргә тигез булган җәннәткә омтылыгыз. Ул тәкъвалар авыр чакта да, рәхәт чакта да малларын сарыф итәләр, ачуларын басалар, кешеләрне га-фу итәләр. Чөнки Аллаһ изгелек кылучыларны ярата!»[162]

Ачуыңны басып син Аллаһының ачуыннан котыла аласың. Шулай итеп, син тәкъваларга кушыласың һәм җәннәт әһелләре янында мәңгегә каласың.

Габдуллаһ бине Гомәр разыяллаһү ганһү бервакыт Пәйгамбәр галәйһиссәләмнән: «Мине Аллаһының газа-быннан нәрсә саклый ала?» – дип сораган. Ул: «Ачулан-ма!» – дип җавап биргән.[163]

Хәсән Басри: «Дүрт сыйфатка ия булучыны Аллаһ шайтаннан саклый һәм аңа утны хәрам кыла. Алар – те-ләге булганда, курыкканда, дәрт хис иткәндә яки ачулан-ганда үзеңә хуҗа булу», – дигән.

4. Ачу бөтен начарлыкны үз эченә ала.

Әлеге хәдистән аңлашылганча, ул кеше аңа мөрәҗә-гать итеп киңәш сорагач, Пәйгамбәр галәйһиссәләм: «Ачуланма!» – дигән. Мөселман ул киңәшне кабул иткән, әмма тагын да файдалырак киңәшкә мохтаҗ дип, сорау бирүен дәвам иткән. Ул күпме генә сораса да, Пәйгамбәр: «Ачуланма!» – дигән.

Бу хәдиснең икенче риваятендә әлеге кеше: «Пәйгам-бәр галәйһиссәләм үзенең шул сүзләрен әйткәч, мин уй-ландым һәм ачуның бөтен начарлыкның үзәге икәнен аң-ладым», – дигән. Ягъни, әгәр кеше ачуланмаса, ул бөтен начарлыктан котыла, алардан котылгач, бөтен яхшылыкка ирешә.

Бер кеше Пәйгамбәр галәйһиссәләмнән: «Кайсы га-мәл иң яхшысы?» – дип сорагач, Пәйгамбәр галәйһиссә-ләм: «Булдыра алсаң, ачуланмаудан гыйбарәт булган ях-шы әхлак», – дигән.

5. Ачу – көчсезлек, басынкылык – көч.

Көчсезлекнең билгесе – кешенең көчле гәүдәле булса да, бик тиз ачуга бирелүе. Аллаһының Илчесе әйткән:

Hلَيْسَ الشَّدِيدُ بِالصُّرَعَةِ إِنَّمَا الشَّدِيدَ الَّذِي يَمْلِكَ نَفْسَهُ عِنْدَ الْغَضَبِA

«Күпләрне җиңүче көчле түгел, ачуланганда үзенә ху-җа булучы – көчле».[164]

6. Ачуның нәтиҗәләре.

Ачу – шелтәгә лаеклы начар сыйфат, начар холыкның күренеше. Кеше ачуга бирелсә, ул аның һәлакәтчел тәэси-ренең корбанына әверелә. Ул беренче чиратта ачуланучы-га, аннары бөтен җәмгыятькә начар тәэсир итә.

а) Ачу билгеле бер кешегә физик, рухи һәм әхлакый зарар китерә. Моны аңлау өчен ачуланучы кешене күз ал-дына китерергә кирәк: аның төсе үзгәрә, каны кайный, му-ен тамырлары кабара, куллары калтырый, хәрәкәтләре тәртипсез, сүзләре бәйләнешсез була. Аның теленнән бо-зык сүзләр чыга, кайчакта ук көфер сүзләр дә әйтә. Мон-нан тыш, ачуланганда ул тәртипсезлекләр эшли, акчасын җилгә очыра, тәненә зарар китерә ала.

б) Бөтен җәмгыятькә китергән зарарына килгәндә, ачу кешеләр күңелендә нәфрәт уята, кешеләрне бер-берсенә карата котырта. Бу мөселманнар арасы бозылуга, бер-бе-реңнең кайгысына шатлануга китерә.

7. Ачудан котылу юллары.

Ачу – кешенең тумыштан ук килә торган сыйфаты. Әмма чын мөселман сәбәпләрен бетереп яки аны басып, аннан котыла.

Доверь свою работу ✍️ кандидату наук!
Поможем с курсовой, контрольной, дипломной, рефератом, отчетом по практике, научно-исследовательской и любой другой работой



Поиск по сайту:







©2015-2020 mykonspekts.ru Все права принадлежат авторам размещенных материалов.