Мои Конспекты
Главная | Обратная связь

...

Автомобили
Астрономия
Биология
География
Дом и сад
Другие языки
Другое
Информатика
История
Культура
Литература
Логика
Математика
Медицина
Металлургия
Механика
Образование
Охрана труда
Педагогика
Политика
Право
Психология
Религия
Риторика
Социология
Спорт
Строительство
Технология
Туризм
Физика
Философия
Финансы
Химия
Черчение
Экология
Экономика
Электроника

Булмаганлыгы турында 11 страница





Помощь в ✍️ написании работы
Поможем с курсовой, контрольной, дипломной, рефератом, отчетом по практике, научно-исследовательской и любой другой работой

а) Ачуның сәбәпләре. Алар бик күп һәм төрле. Болар-га тәкәбберлек, башкалардан көлү, мыскыл итү, уен-көл-кенең күплеге, кешенең үзенә карамаган эшләр хакында бәхәсләшүе, артык байлыкка һәм югары урынга омтылу керә.

б) Ачудан котылуның күп төрле юллары бар:

* Үзеңнең нәфесеңне басынкылык, сабырлык, эшләр-дә-сүзләрдә һәм фикерләрдә сак булу. Боларның барысы-ның да мисалы – Аллаһының Илчесе галәйһиссәләм.

Бер хәдистә хәбәр ителгәнчә, бервакыт Пәйгамбәр янына әле Исламда булмаган Зәет бине Сәгыйнә килгән дә, аның пәйгамбәрлек сыйфатларына ияме-юкмы икәнен тикшерергә теләгән. Әле килешенгән вакыт җитмәсә дә, Зәет Пәйгамбәрнең әҗәтен түләвен таләп итә башлаган. Пәйгамбәр аңа ачык йөз һәм елмаю белән җавап биргән. Гомәр разыяллаһү ганһү әлеге кешене ачулана башлаган. Пәйгамбәр галәйһиссәләм Гомәргә дә, Зәеткә дә нәсый-хәт булырлык сүзләрне әйткән:

Hأَنَا وَهُوَ كُنَّا إِلَى غَيْرِ هَذَا مِنْكَ أَحْوَجُ أَنْ تَأْمُرَنِي

بِحُسْنِ الْقَضَاءِ وَتَأْمُرَهُ بِحُسْنِ التَّقَاضِيA

«Без башкага күбрәк мохтаҗ идек, әй Гомәр: синең миңа бурычны тиешенчә түләргә боеруыңа, ә аңа тиешен-чә әҗәт түләүне таләп итүеңә». Шуннан соң, Пәйгамбәр галәйһиссәләм әлеге әҗәтне кайтаруны гына түгел, Гомәр разыяллаһү ганһү Зәетне куркыткан өчен аңа өстәмә акча түләгән. Бу Зәетнең Исламга килүенә, Аллаһының газа-быннан һәм җәһәннәмнән котылуына сәбәп булган.[165]

Берәр нәрсә кешенең ачуын чыгарса, ул аның нәтиҗә-ләре турында уйлап, үзен тыярга тиеш. Чөнки Аллаһы Тәгалә әйткән: {وَالْكَاظِمِينَ الْغَيْظَ وَالْعَافِينَ عَنِ النَّاسِ وَاللَّهُ يُحِبُّ الْمُحْسِنِينَ} «... алар ачуларын тыялар һәм кешеләрне гафу итәләр. Чөнки Аллаһ изгелек кылучыларны ярата!»[166]

Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:

Hمَنْ كَظَمَ غَيْظًا وَهُوَ يَسْتَطِيعُ أَنْ يُنَفِّذَهُ دَعَاهُ اللَّهُ يَوْمَ الْقِيَامَةِ

عَلَى رُؤُوسِ الْخَلائِقِ حَتَّى يُخَيِّرَهُ فِي أَيِّ الْحُورِ شَاءَA

«Ачуланырга мөмкинчелеге булып та, ачуын тыеп ка-лучыга Кыямәт көнендә Аллаһ үзе теләгән хур кызын сай-лап алырга тәкъдим итеп, аңа үзенең мәхлуклары каршын-да мөрәҗәгать итәчәк».[167]

Hوَمَا مِنْ جُرْعَةٍ أَحَبُّ إِلَيَّ مِنْ جُرْعَةِ غَيْظٍ يَكْظِمُهَا عَبْدٌ ،

وَمَا كَظَمَهَا عَبْدٌ لِلَّهِ إِلاَّ مَلأَ اللَّهُ جَوْفَهُ إِِيمَانًاA

«Бөтен нәрсәгә караганда да Мин бәндәмнең ачуын басканын яратам. Чөнки Аллаһ ризалыгы өчен ачуын тый-ган вакытта Аллаһ аның җанын иман белән тутыра».[168]

Икенче риваятьтә болай диелгән: Aمَلأَهُ اللَّهُ أَمْنًا وَإِيمَانًاH «Аллаһ аны тынычлык һәм иман белән тутыра».[169]

* Аллаһыдан шайтанның зарарыннан коткаруын со-рау. Аллаһы Тәгалә әйткән:

}وَإِمَّا يَنْزَغَنَّكَ مِنَ الشَّيْطَانِ نَزْغٌ فَاسْتَعِذْ بِاللَّهِ إِنَّهُ سَمِيعٌ عَلِيمٌ{

«Әгәр сине шайтан вәсвәсәләндерсә, Аллаһыдан яр-дәм сора! Чөнки Ул – Ишетүче, Белүче».[170]

Бервакыт Пәйгамбәр галәйһиссәләм барында ике ке-ше талаша башлаганнар. Берсенең йөзе кызарып чыккан. Моны күргәч, Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:

Hإِنِّي لأَعْرِفُ كَلِمَةً لَوْ قَالَهَا لَذَهَبَ عَنْهُ الَّذِي يَجِدُ : أَعُوذُ بِاللَّهِ مِنَ الشَّيْطَانِ الرَّجِيمِA

«Мин кеше аларны әйткәч, һичшиксез, тынычланачак сүзләрне беләм. Алар: «Ләгънәт кылынган шайтаннан Ал-лаһыга сыенам».[171]

* Ачуланган вакыттагы гәүдә торышын үзгәртергә кирәк. Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:

Hإِذَا غَضِبَ أَحَدُكُمْ وَهُوَ قَائِمٌ فَلْيَجْلِسْ ، فَإنْ ذَهَبَ عَنْهُ الْغَضَبُ وَإِنْ إِلاَّ فَلْيَضْطَجِعْA

«Берәрегез басып торганда ачуланса, утырсын; ачуы басылмаса, ятсын».[172]

Әлеге сүзләрнең мәгънәсе шуннан гыйбарәт – басып торучы кеше утыручыга яки ятучыга караганда үч алуга якынрак.

* Эндәшмәскә кирәк. Чөнки үзләрнең сүзләренә җа-вап итеп ул ачуын тагын да арттыра торган сүзләр ише-тергә мөмкин. Яки берәр начар сүз әйтәчәк тә, ачуы сүрел-гәч, шул сүзне әйткәне өчен үкенәчәк. Пәйгамбәр галәй-һиссәләм: Aإِذَا غَضِبَ أَحَدُكُمْ فَلْيَسْكُتْH «Әгәр берәрегез ачу-ланса, эндәшмәсен» – дигән.[173]

* Тәһарәт алырга кирәк. Чөнки ачу тән температура-сын югарырак итә. Ә су аны суыта һәм гадәти хәлгә ките-рә. Үзенең бер вәгазендә Пәйгамбәр галәйһиссәләм болай дигән: Aأَلا إِنَّ الْغَضَبَ جَمْرَةٌ تَتَوَقَّدُ فِي قَلْبِ ابْنِ آدَمَH «Дөреслектә, ачу – Адәм баласының йөрәгендә янучы утлы күмер ул».[174]

Моннан тыш, тәһарәт – Аллаһыны искә алуга бәйле булган гыйбадәтләрнең берсе. Ул вакытта кеше күңелендә ачу уты кабызучы шайтан артка чигенә.

Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:

Hإِنَّ الْغَضَبَ مِنَ الشَّيْطَانِ ، وَإِنَّ الشَّيْطَانَ خُلِقَ مِنَ النَّارِ ،

وَإِنَّمَا تُطْفَأُ النَّارُ بِالْمَاءِ ، فَإِذَا غَضِبَ أَحَدُكُمْ فَلْيَتَوَضَّأْA

«Дөреслектә, ачу – шайтаннан. Ә шайтан уттан яра-тылган. Берәрегезнең ачуы чыкса, тәһарәт алсын!»[175]

8. Аллаһ ризалыгы өчен ачулану.

Мөселманга котылу тиеш булган, шелтәгә лаеклы ачу – үзең өчен үч алырга теләү ул. Ә дин тыюлары бозылган-да, бозык эшләр күргәндә, кемдер гыйбадәткә салкын ка-раганда, мөселманга зарар китерергә теләгәндә ачулану мактаулы һәм кирәкле эш санала. Аллаһы Тәгалә әйткән:

}قَاتِلُوهُمْ يُعَذِّبْهُمُ اللَّهُ بِأَيْدِيكُمْ وَيُخْزِهِمْ وَيَنْصُرْكُمْ عَلَيْهِمْ

وَيَشْفِ صُدُورَ قَوْمٍ مُؤْمِنِينَ . وَيُذْهِبْ غَيْظَ قُلُوبِهِمْ{

«Алар белән көрәшегез. Аллаһ аларны сезнең кулы-гыз белән җәзалар, аларны җиңәргә ярдәм итәр, мөэмин-нәрнең күңелен дәвалар, йөрәкләреннән ачуны алып таш-лар».[176]

Бер сәхабә әйткән: «Пәйгамбәр пәрдә артында утыр-ган кыздан да оялчанрак иде. Әмма ул үзенә ошамаган нәрсәне күрсә, без моны аның йөзеннән белә идек». Бохари.

Шулай ук, Пәйгамбәрнең беркайчан да ачуланмавы, ләкин Аллаһының тыюлары бозылса, бернәрсә дә аның ачуын баса алмавы риваять кылына.

9. Ачуланучы кеше үз гамәлләре өчен җавап бирергә тиеш.

Ачуланучы кеше башка берәүнең әйберен ватса, шул әйбер бәясен түләргә тиеш. Белә торып һәм хаксыз кеше үтерсә, ул тиңдәше белән җәзалана кыйсас). Үзенең кө-ферлеген игълан итсә, ул тәүбә иткәнгә кадәр аны диннән чыгучы дип санарга кирәк. Берәр нәрсә белән ант исә, аның анты дөрес булачак. Талак әйтсә, аерылган санала-чак.

10. Хәдистә сөйләнелгән нәрсәләр:

Мөселман нәсыйхәт алырга, яхшылыкның төрле өлешләрен белергә, файдалы гыйлемгә омтылырга тиеш.

Моннан тыш, кешеләрне аз сөйләргә, күп эшләргә, яхшы үрнәккә ияреп үзеңне тәрбияләргә өнди.

 

Бөтен эшне яхшы эшләргә кирәк

 

H 16عَنْ أَبِي يَعْلَى شَدَّادِ بْنِ أَوْسٍ رَضِيَ اللَّهُ عَنْهُ ، عَنْ رَسُولِ اللَّهِrقَالَ :

إِنَّ اللَّهَ كَتَبَ الإِحْسَانَ عَلَى كُلِّ شَيْءٍ ، فَإِذَا قَتَلْتُمْ فَأَحْسِنُوا الْقِتْلَةَ ، وَإِذَا ذَبَحْتُمْ فَأَحْسِنُوا الذِّبْحَةَ ، وَلْيُحِدَّ أَحَدُكُمْ شَفْرَتَهُ وَلْيُرِحْ ذَبِيحَتَهُA

Әбү Ягълә Шәддәд бине Әүс тапшырганча, Пәйгам-бәр галәйһиссәләм әйткән: «Дөреслектә, Аллаһ бөтен эш-не яхшы итеп эшләргә боерды. Сезгә үтерергә туры килсә, яхшы ысул белән үтерегез. Корбан чалсагыз, яхшы итеп чалыгыз. Һәрберегез үзенең пычагын яхшылап үткенләсен һәм хайванны газаптан коткарсын».[177]

Әлеге хәдис – диннең нигезләреннән берсе. Ул Ис-ламның бөтен хөкемнәрен яхшы башкарырга боера. Эш-ләр бөтенесе дә ике төрле була: беренчеләре ризык табуга һәм кешеләр белән мөнәсәбәтләргә карый, икенчеләре Ахирәт тормышына карый. Ике төрле эшне дә яхшы баш-каручы зур уңышка ирешәчәк һәм ике дөньяда дә бәхет-леләр арасында булачак.

Хәдисне аңлау

1. Бөтен эшне яхшылап эшләү кирәк. Ягъни, шәри-гатьтә билгеләнгән бөтен эшне төгәл һәм тулысынча эш-ләү зарури. Аллаһы Тәгалә әйткән: {إِنَّ اللَّهَ يَأْمُرُ بِالْعَدْلِ وَالإِحْسَانِ} «Дөреслектә, Аллаһ гаделлектә булырга һәм изге гамәлләр кылырга боера...»[178] {وَأَحْسِنُوا إِنَّ اللَّهَ يُحِبُّ الْمُحْسِنِينَ} «Яхшылык кылыгыз! Дөреслектә, Аллаһ яхшылык кылучыларны яра-та».[179]

Яхшы итеп эшләү фарызны үтәгәндә дә, хәрамнан тыелганда да, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрдә дә ки-рәк. Кеше эшләрен дөрес итеп – тулысынча һәм кагыйдә-ләргә туры китереп эшләсә, аның гамәлләре кабул булачак һәм юмарт итеп бүләкләнәчәк.

2. Яхшы итеп үтерергә кирәк.

Ягъни, үтерү тиешле кешене үтергәндә тиз һәм җи-ңел ысул белән үтерергә кирәк. Хак белән үтерүгә тиңдә-ше белән түләү кыйсас) һәм җинаять өчен үтерү худуд) керә.

а) Тиңдәше белән түләү җәзасын кулланганда гаепле-нең кыяфәтен бозарга ярамый. Үтерүче үзенең корбанын аңлы рәвештә ямьсезләгән булса да, ул җинаятьчене кы-лыч белән үтерергә кирәк. Мәлик, Шәфигый һәм Әхмәт җинаятьче корбанын ничек үтергән булса, аны да шулай үтерергә кирәк дип санаганнар. Әнәс разыяллаһү ганһү сөйләгән: «Көмеш бизәнгечләр таккан бер кыз Мәдинә урамына чыккан. Ниндидер яһүд аңа таш аткан. Ул баланы Пәйгамбәр галәйһиссәләм янына алып килгәндә ул инде үлем хәлендә иде. Пәйгамбәр галәйһиссәләм аннары:

Aفُلانٌ قَتَلَكِH «Сине фәлән үтердеме?» – дип сорады. Ул башын күтәрде. Пәйгамбәр өч тапкыр: Aفُلانٌ قَتَلَكِH «Сине фәлән үтердеме?» ­ дип сорагач, башын селкеде. Шунда Пәйгамбәр галәйһиссәләм әлеге кешене китерергә боерды. Аның башын ташка куйдылар да, аны икенче таш белән суктылар».[180]

Сәүри, Әбү Хәнифә һәм имам Әхмәт үтерүчене кы-лыч белән генә җәзаларга кирәк дип санаганнар. Әхмәт икенче төрле фикер дә әйткән: үтерүче ничек үтергән бул-са, аны да шулай ук үтерергә кирәк. Ләкин корбанын ян-дыру һәм кыяфәтен бозу очраклары моннан искәрмә бу-лып тора. Мондый очракларда гаеплене кылыч белән җә-заларга кирәк. Чөнки шәригать буенча кешенең кыяфәтен бозу һәм яндыру тыела.

б) Көферлек өчен җәзалауга килгәндә, галимнәрнең күбесе гаепленең кыяфәтен бозуга каршы. Монда электән үк кяфер булган яки диннән чыккан кеше арасында аерма юк.

3. Тере затларны яндыруны тыю.

Бохари хәбәр иткәнчә, Пәйгамбәр галәйһиссәләм башта ут белән җәзалауны рөхсәт иткән. Ләкин моны со-ңыннан тыйган. Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:

Aلا تُعَذِّبُوا بِعَذَابِ اللَّهِH «Беркемне дә Аллаһы Тәгаләнең газабы белән газапламагыз».[181]

Әлеге сүзләрдән аңлашылганча, Пәйгамбәрнең ки-ңәшләре яндыручы бомбалар җибәрүне тыя торган киле-шүләрне узып киткән. Мондый килешүләр күп дәүләтләр тарафыннан үтелмиләр һәм кәгазьдә генә кала бирәләр.

Исламда яндыруны тыю кешеләргә генә түгел, хайван һәм бөҗәкләргә дә карый. Габдуллаһ бине Мәсгут сөйлә-гән: «Бервакыт без Пәйгамбәр белән яндырылган кырмыс-ка оясы яныннан узып киткәндә ул ачуланды һәм әйтте:

Hلا يَنْبَغِي لِبَشَرٍ أَنْ يُعَذِّبَ بِعَذَابِ اللَّهِ عَزَّ وَجَلَّA

«Дөреслектә, кешегә беркемне дә Аллаһы Тәгаләнең газабы белән җәзалау ярамый!»[182]

Шуңа күрә, галимнәрнең күбесе хәтта бөҗәкләрне ян-дыруга да начар караганнар. Ибраһим Нәһәи: «Чаянны ян-дыру аның кыяфәтен бозуга тиң», – дигән. Өмме Дәрдә борчаларны яндыруны тыйган. Имам Әхмәт: «Тере балык-ны утта кыздыру ярамый», – дигән. Шулай ук: «Саранча-ны кыздыру кечерәк бозыклык. Чөнки аның каны юк», – дип тә әйткән.

4. Кайсы очракта хайваннарга ук яки башка нәрсә бе-лән ау тыела?

Монда хайванны нәрсәгә булса да бәйләп, аңа үлгән-че ук яки башка нәрсә белән кадау күз алдында тотыла. Пәйгамбәр галәйһиссәләм болай эшләүне тыйган. Берва-кыт тавыкка таш атучы кешеләр яныннан узганда Ибне Гомәр: «Кем болай эшли? Пәйгамбәр галәйһиссәләм бо-лай эшләүчегә ләгънәт кылды», – дигән».[183]

5. Тере затларны мишень итеп куллануны тыю.

Әбү Һөрәйрә сүзләренә караганда, Пәйгамбәр башта ук атып, аннары аның итеп ашауны тыйган. Атарга теләсә, башка бугазларга, ә аннары атарга мөмкин икәнлеген аң-латкан.

6. Хайван бугазлауның яхшы ысулы.

Исламда хайван чалуның мөселман үтәргә тиеш бул-ган билгеле бер кагыйдәләре бар. Бу – бөтен нәрсәне дә яхшы итеп, йомшаклык белән үтәүнең кирәклеге турында кагыйдәнең гамәлдә кулланышы. Шул кагыйдәләрнең берсе нигезендә үтерү коралы очлы булсын, җан тизрәк чыксын өчен пычакны яхшы итеп кайрарга кирәк. Ибне Гомәр разыяллаһү ганһү сөйләгән: «Аллаһының Илчесе пычакларны яхшылап кайрарга һәм аларны хайваннарга күрсәтмәскә боерды. Ул болай диде: Aإِذَا ذَبَحَ أَحَدُكُمْ فَلْيُجْهِزْH «Берәрегез корбан чалса, аны тизрәк чалсын».

Әлеге кагыйдәләргә корбан өчен билгеләнгән хайван-га карата йомшак булу да керә. Әбү Сәгыйд Ходри разы-яллаһү ганһү әйткән: «Бервакыт Аллаһының Илчесе га-ләйһиссәләм сарыкны колагыннан өстерәп баручы кеше яныннан узганда болай диде: Aدَعْ أُذُنَهَا وَخُذْ بِسَالِفَتِهَاH «Кола-гына тимә, ялыннан тот».[184]

Доверь свою работу ✍️ кандидату наук!
Поможем с курсовой, контрольной, дипломной, рефератом, отчетом по практике, научно-исследовательской и любой другой работой



Поиск по сайту:







©2015-2020 mykonspekts.ru Все права принадлежат авторам размещенных материалов.