Мои Конспекты
Главная | Обратная связь

...

Автомобили
Астрономия
Биология
География
Дом и сад
Другие языки
Другое
Информатика
История
Культура
Литература
Логика
Математика
Медицина
Металлургия
Механика
Образование
Охрана труда
Педагогика
Политика
Право
Психология
Религия
Риторика
Социология
Спорт
Строительство
Технология
Туризм
Физика
Философия
Финансы
Химия
Черчение
Экология
Экономика
Электроника

Булмаганлыгы турында 12 страница





Помощь в ✍️ написании работы
Поможем с курсовой, контрольной, дипломной, рефератом, отчетом по практике, научно-исследовательской и любой другой работой

Имам Әхмәт: «Хайваннараны корбан чалу урынына йомшак итеп алып килергә, пычакны яшерергә, аны чалу вакытында гына чыгарырга кирәк», – дигән.

Яхшы итеп чалу муендагы кан тамырларын кисүне күз алдында тота. Пәйгамбәр галәйһиссәләм шайтан сызы-гын калдыруны, ягъни, чалганда тирене генә кисеп, та-мырларны калдыруны тыйган.

Моннан тыш, хайванарны яхшы тәрбияләү – аларга артык йөк төямәү, сөтен сауганда баласына да җитәрлек сөт калдыру ул.

7. Алда сөйләгәннәрдән аңлашылганча, әлеге хәдисне Исламның иң әһәмиятле нигезләренең берсе дип санарга була. Чөнки ул бөтен нәрсәне яхшы итеп эшләргә боера.

 

Тәкъвалык һәм күркәм әхлак

 

H 17 عَنْ أَبِي ذَرٍّ جُنْدُبِ بْنِ جُنَادَةَ ، وَأَبِي عَبْدِ الرَّحْمَنِ مُعَاذِ بْنِ جَبَلٍ رَضِيَ اللَّهُ عَنْهُمَا ، عَنْ رَسُولِ اللَّهِrقَالَ : اتَّقِ اللَّهَ حَيْثُمَا كُنْتَ ، وَأَتْبِعِ السَّيِّئَةَ الْحَسَنَةَ تَمْحُهَا ، وَخَالِقِ النَّاسَ بِخُلُقٍ حَسَنٍA

Әбү Зәр Җөндүп бине Җөнәдә һәм Әбү Габдеррахман Мөгаз бине Җәбәл сүзләре буенча, Пәйгамбәр галәйһиссә-ләм әйткән: «Кайда гына булсаң да, Аллаһыдан курык, на-чар эштән соң аны сөртерлек яхшы гамәл кыл. Кешеләр белән мөнәсәбәтләрдә яхшы әхлаклы бул».[185]

Хәдисне аңлау

1. Әлеге сүзләрнең әйтелү сәбәбе.

Бу сүзләр Аллаһының Илчесе тарафыннан Әбү Зәргә һәм Мөгаз бине Җәбәлгә киңәш итеп әйтелгәннәр. Төрле юллар һәм төрле сәбәпләр белән тапшырылганнар:

а) Мөгазне Йәмәнгә җибәрәндә Пәйгамбәр галәйһис-сәләм әйткән:

Hاتَّقِ اللَّهَ حَيْثُمَا كُنْتَ ، قَالَ : زِدْنِي ، قَالَ : أَتْبِعِ السَّيِّئَةَ الْحَسَنَةَ

تَمْحُهَا ، قَالَ : زِدْنِي ، قَالَ : خَالِقِ النَّاسَ بِخُلُقٍ حَسَنٍA

«Кайда гына булсаң да Аллаһыдан курык». Мөгаз: «Тагын?» – дигән. Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән: «На-чар эштән соң аны сөртерлек яхшы гамәл кыл». Мөгаз: «Тагын?» – дигән. Пәйгамбәр галәйһиссәләм: «Кешеләр белән мөнәсәбәтләрдә яхшы әхлаклы бул!» – дип әйткән.

б) Әбү Зәр сөйләгән: «Бервакыт мин: «Әй Аллаһының Илчесе, миңа киңәш бир!» – дидем. Ул әйтте:

Hإِذَا عَمِلْتَ سَيَّئَةً فَأَتْبِعْهَا حَسَنَةً تَمْحُهَا ، قَالَ : قُلْتُ : يَا رَسُولَ اللَّهِ ،

أَمِنَ الْحَسَنَاتِ لا إِلَهَ إِلاَّ اللَّهُ ؟ قَالَ : هِيَ أَفْضَلُ الْحَسَنَاتِA

«Берәр начарлык эшләсәң, аның артыннан ук шул на-чарлыкны сөртерлек яхшылык кыл». Мин: «Әлеге яхшы эшләргә: «Аллаһыдан башка илаһ юк» дип әйтү керәме?» – дип сорадым. Пәйгамбәр: «Бу – аларның иң яхшысы», – дип җавап бирде».

2. Җирдә кеше Аллаһ хөрмәтләгән хәлифә булып то-ра.

Аллаһы Тәгалә кешене яратканнан соң аңа хисапсыз нигъмәтләр биргән. Ул кешеләрдән пәйгамбәрләр сайлап куйган, аларга күктән вәхи иңдергән. Шуның белән кеше-ләргә бәхеткә илтүче юлларны күрсәткән. Ул Үзенә генә гыйбадәт кылырга, Аннан башка беркемгә да табынмаска, Ул боерганны үтәргә, тыйганнан тыелырга, яхшылыклар кылырга, начарлыкны туктатырга ашыгырга боерган. Шу-лай ук, Аллаһ һәр кешене гомуми кешелек бәхете өчен ты-рышырга, мөнәсәбәтләрнең мәхәббәт, үзара ярдәм, кар-дәшлеккә нигезләнгән булуына чакырган. Болар ярдәмен-дә кеше уңышка ирешә, ә гомумән кешеләр ике дөньяда да бәхет табачаклар. Нәтиҗәдә, кеше җирдәге мактаулы хә-лифлеккә киләчәк. Ул хәлифлеккә хәтта Аллаһыга иң якын фәрештәләр дә ирешә алмаган. Аллаһы Тәгалә әйт-кән: {وَإِذْ قُلْنَا لِلْمَلائِكَةِ اسْجُدُوا لآدَمَ فَسَجَدُوا} «Без фәрештәләргә: «Адәмгә сәҗдә кылыгыз!» – дидек. Бөтенесе дә сәҗдә кылдылар».[186]

3. Үзгәрмәс нәсыйхәт

Әлеге ике сәхабә безгә шундый гүзәл бүләк калдыр-ганнар. Ул бүләк аларның Пәйгамбәр галәйһиссәләм авы-зыннан ишеткән сүзләре. Бәлки ул киңәш башта алар ике-се өчен генә булгандыр. Әмма соңыннан ул бөтен өммәт өчен нәсыйхәткә әверелгән. Чөнки бу киңәш үз эченә зур файданы туплаган, ул ике дөнья бәхетенә дә илтә ала. Әлеге нәсыйхәттә Аллаһының хаклары искә алына, бәндә хаклары вәгъдә ителә.

4. Тәкъвалык котылуга илтә.

Әлеге нәсыйхәт этәргән иң әһәмиятле нәрсә – тәкъва-лык. Чөнки бөтен яхшылык, теләсә нинди бозыклыктан котылу шуннан гыйбарәт. Шул киңәшкә иярү нәтиҗәсен-дә кешеләр Аллаһының ярдәменә хаклы булалар. Аллаһы Тәгалә әйткән: {إِنَّ اللَّهَ مَعَ الَّذِينَ اتَّقَوْا وَالَّذِينَ هُمْ مُحْسِنُونَ} «Дөрес-лектә, Аллаһ тәкъвалар һәм изге гамәл кылучылар белән бергә».[187]

Моның өчен Ул киң ризык һәм авырлыклардан коты-лу вәгъдә иткән: {وَمَنْ يَتَّقِ اللَّهَ يَجْعَلْ لَهُ مَخْرَجًا . وَيَرْزُقْهُ مِنْ حَيْثُ لا يَحْتَسِبُ }

«Аллаһыдан куркучыга Ул чыгу юлын күрсәтәчәк һәм көтмәгән җирдән ризык бирәчәк».[188]

Шул сәбәпле Ул аны дошманнарыннан саклаячак. Ал-лаһы Тәгалә әйткән: {وَإِنْ تَصْبِرُوا وَتَتَّقُوا لا يَضُرُّكُمْ كَيْدُهُمْ شَيْئًا} «Сез сабыр һәм тәкъва булсагыз, аларның хәйләләре сезгә зарар китермәс».[189]

Аллаһы Тәгалә тәкъваларга Үзенең рәхмәтенә өмет-ләнү хокукын биргән: {وَرَحْمَتِي وَسِعَتْ كُلَّ شَيْءٍ فَسَأَكْتُبُهَا لِلَّذِينَ يَتَّقُونَ} «... Минем рәхмәтем бөтен нәрсәне үз эченә ала. Мин аны тәкъваларга бирәчәкмен...»[190]

Аллаһы Тәгалә Үзеннән куркырга боерган. Куркучы-ны гафу итәчәген әйткән: {هُوَ أَهْلُ التَّقْوَى وَأَهْلُ الْمَغْفِرَةِ} «Ул Үзеннән курку тиешле һәм Ул Үзе гафу итүче Зат».[191]

Ахирәттә Аллаһ тәкъваларны Үзенә якын урынга ур-наштырачак: {إِنَّ الْمُتَّقِينَ فِي جَنَّاتٍ وَنَهَرٍ . فِي مَقْعَدِ صِدْقٍ عِنْدَ مَلِيكٍ مُقْتَدِرٍ} «Дөреслектә, тәкъвалар бакча һәм елга эчендә, Кодрәтле Хуҗа каршында хак мәҗлестә булачаклар».[192]

Тәкъвалыкның күркәмлеге һәм нәтиҗәләре турында сөйләүче бик күп аять һәм хәдис бар. Моңа аптырарга да кирәкми. Чөнки тәкъвалык пәйгамбәрләр һәм илчеләр юлы. Аллаһы Тәгаләт әйткән: {أُولَئِكَ الَّذِينَ هَدَى اللَّهُ فَبِهُدَاهُمُ اقْتَدِهِ} «Алар – Аллаһ туры юлдан алып баручылар, аларның һи-даятенә ияр!»[193]

Бу – Аллаһының бөтен колларына булган киңәше. Аларны үтәүче уңышка ирешәчәк һәм отачак. Моннан баш тартучы һәлак булачак һәм югалтулар кичерәчәк. Ал-лаһы Тәгалә әйткән:

}وَلَقَدْ وَصَّيْنَا الَّذِينَ أُوتُوا الْكِتَابَ مِنْ قَبْلِكُمْ وَإِيَّاكُمْ أَنِ اتَّقُوا اللَّهَ وَإِنْ

تَكْفُرُوا فَإِنَّ لِلَّهِ مَا فِي السَّمَوَاتِ وَمَا فِي الأَرْضِ وَكَانَ اللَّهُ غَنِيًّا حَمِيدًا{

«Без сезгә кадәр яшәүчеләргә һәм сезгә Аллаһыдан куркырга боердык. Әгәр иман китермәсәгез, күкләрдәге һәм җирдәге нәрсәләр Аллаһыныкы бит. Аллаһ – Бай, Мактауга Лаеклы».[194]

5. Тәкъвалыкның хакыйкый асылы.

«Тәкъвалык» – кисәтү өчен кулланыла торган күп мәгънәле сүз. Ул Ислам алып килгән, иманга, гыйбадәткә, кешеләр белән мөгамәләгә, әхлакка бәйле булган бөтен нәрсәне үз эченә ала. Аллаһы Тәгалә әйткән:

}لَيْسَ الْبِرَّ أَنْ تُوَلُّوا وُجُوهَكُمْ قِبَلَ الْمَشْرِقِ وَالْمَغْرِبِ وَلَكِنَّ الْبِرَّ مَنْ آمَنَ بِاللَّهِ وَالْيَوْمِ الآخِرِ وَالْمَلائِكَةِ وَالْكِتَابِ وَالنَّبِيِّينَ وَآتَى الْمَالَ عَلَى حُبِّهِ ذَوِي الْقُرْبَى وَالْيَتَامَى وَالْمَسَاكِينَ وَابْنَ السَّبِيلِ وَالسَّائِلِينَ وَفِي الرِّقَابِ وَأَقَامَ الصَّلاةَ وَآتَى الزَّكَاةَ وَالْمُوفُونَ بِعَهْدِهِمْ إِذَا عَاهَدُوا وَالصَّابِرِينَ فِي الْبَأْسَاءِ وَالضَّرَّاءِ وَحِينَ الْبَأْسِ أُولَئِكَ الَّذِينَ صَدَقُوا وَأُولَئِكَ هُمُ الْمُتَّقُونَ{

«Тәкъвалык сезнең көнчыгышка һәм көнбатышка юнәлүегездә түгел. Тәкъвалык Аллаһыга, Кыямәт көненә, фәрештәләргә, Китапка, пәйгамбәрләргә ышануда. Мал сөйсәң дә, аны якыннарга, ятимнәргә, мохтаҗларга, моса-фирларга, мескеннәргә, кол азат итүгә сарыф итүеңдә. Шулай ук, намаз укуыңда, зәкят түләвеңдә. Тәкъвалар ки-лешүләренә тугры калалар, мохтаҗлыкта да, бәладә дә, куркыныч вакытта да сабыр итәләр. Болар гаделләр һәм тәкъвалар».[195]

Шулай итеп, тәкъвалык ул гади сүз яки дәлилсез дәгъва гына түгел. Ул Аллаһыга итәгать итү һәм Аны тиң-ләмәүдән баш тарту. Безгә кадәр яшәүче тугрылыклы ке-шеләр бу сүзгә мондый аңлатма биргәннәр: тәкъва булу – Аллаһыга буйсыну, Аңа итәгатьсезлектән баш тарту, Аны истә тоту һәм онытмау, Аңа шөкер итү һәм яхшылыкның кадерен белмәүче булмау. Ул тугрылыклы кешеләр моны ачык һәм яшерен рәвештә, төрле хәлләрдә дә үтәгәннәр. Аллаһының түбәндәге чакыруына җавап кайтарганнар:

}يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا اتَّقُوا اللَّهَ حَقَّ تُقَاتِهِ وَلا تَمُوتُنَّ إِلاَّ وَأَنْتُمْ مُسْلِمُونَ{

«Әй иман китергән бәндәләр! Аллаһыдан тиеш бул-ганча куркыгыз. Мөселман булмаган хәлдә үлмәгез!»[196]

6. Тәкъвалык камиллегенең галәмәте.

Аның бер галәмәте – шикле һәм хәрам белән катнаш-кан нәрсәдән баш тарту. Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйт-кән: Aفَمَنِ اتَّقَى الشُّبَهَاتِ اسْتَبْرَأَ لِدِينِهِ وَعِرْضِهِH «Шикледән баш тар-тучы үзенең динен һәм намусын саклады димәк»[197]

Хәрамга илтү куркынычы булганда, күп хәләлдән баш тарту да моңа керә. Хәсән Басри: «Хәрамнан куркып, күп кенә хәләлдән баш тарткан вакытта тәкъвалар үз тәкъ-валыкларын югалтмаячаклар», – дигән.

7. Тәкъвалыкның зарури шартлары.

Мөселман Аллаһының динен белмичә тәкъвалыкка тулы мәгънәдә ирешә алмаячак һәм ул үзенең нәтиҗәлә-рен китермәячәк. Чөнки кешегә Аллаһыдан ничек курка-сын белергә кирәк. Аллаһы Тәгалә әйткән:

}إِنَّمَا يَخْشَى اللَّهَ مِنْ عِبَادِهِ الْعُلَمَاءُ{

«Аллаһыдан Аның белүче бәндәләре генә курка».[198]

Надан кеше үзенә нәрсә эшлисен, нәрсәдән баш тар-тасын белмәгәнгә күрә, гыйлем иң яхшы гыйбадәт, җән-нәткә илтүче юл санала. Аллаһының Илчесе әйткән:

Hفَضْلُ الْعَالِمِ عَلَى الْعَابِدِ كَفضْلِي عَلَى أَدْنَاكُمْA

«Галим кешенең гыйбадәт кылучыдан өстенлеге ми-нем сезнең иң түбәнегездән өстенлегем кебек».[199]

Hمَنْ سَلَكَ طَرِيقًا يَلْتَمِسُ فِيهِ عِلْمًا ، سَهَّلَ اللَّهُ لَهُ بِهِ طَرِيقًا إِلَى الْجَنَّةِA

«Аллаһының гыйлемен эзләп нинди дә булса юлга ба-сучыга моның өчен җәннәт юлы җиңеләйтеләчәк».[200]

Hمَنْ يُرِدِ اللَّهُ بِهِ خَيْرًا يُفَقِّهْهُ فِي الدِّينِA

«Аллаһ кешегә яхшылык теләсә, аны дингә кертә».[201]

8. Тәкъва мөэмин гөнаһлары өчен тәүбә итә, изге га-мәл кылырга ашыга.

Кеше нәрсәдер онытып, яки игътибарсызлык күрсә-теп, яки шайтан вәсвәсәсенә бирелеп итәгатьсезлек күрсә-тә һәм гөнаһ кыла ала. Мондый очракларда тәкъвалык билгесе – кешенең тәүбә итәргә һәм Аллаһыдан гафу со-рарга ашыгуы. Мөэминнәрне тасвирлап, Аллаһ әйткән:

}وَالَّذِينَ إِذَا فَعَلُوا فَاحِشَةً أَوْ ظَلَمُوا أَنْفُسَهُمْ ذَكَرُوا اللَّهَ فَاسْتَغْفَرُوا لِذُنُوبِهِمْ وَمَنْ يَغْفِرُ الذُّنُوبَ إِلاَّ اللَّهُ وَلَمْ يُصِرُّوا عَلَى مَا فَعَلُوا وَهُمْ يَعْلَمُونَ . أُولَئِكَ جَزَاؤُهُمْ مَغْفِرَةٌ مِنْ رَبِّهِمْ{

Доверь свою работу ✍️ кандидату наук!
Поможем с курсовой, контрольной, дипломной, рефератом, отчетом по практике, научно-исследовательской и любой другой работой



Поиск по сайту:







©2015-2020 mykonspekts.ru Все права принадлежат авторам размещенных материалов.