Мои Конспекты
Главная | Обратная связь

...

Автомобили
Астрономия
Биология
География
Дом и сад
Другие языки
Другое
Информатика
История
Культура
Литература
Логика
Математика
Медицина
Металлургия
Механика
Образование
Охрана труда
Педагогика
Политика
Право
Психология
Религия
Риторика
Социология
Спорт
Строительство
Технология
Туризм
Физика
Философия
Финансы
Химия
Черчение
Экология
Экономика
Электроника

Булмаганлыгы турында 13 страница





Помощь в ✍️ написании работы
Поможем с курсовой, контрольной, дипломной, рефератом, отчетом по практике, научно-исследовательской и любой другой работой

«Нинди булса да бозыклык кылучы яки үз-үзен рәнҗетү-че, Аллаһыны искә төшереп үз гөнаһлары өчен гафу сора-са – Аллаһыдан башка гөнаһларны кем кичерә ала? – Бо-зыклыгында нык тормаса һәм тәүбәсе кабул булачагын белсә, андыйларның әҗере Аллаһының гафу итүе була-чак».[202] {إِنَّ الَّذِينَ اتَّقَوْا إِذَا مَسَّهُمْ طَائِفٌ مِنَ الشَّيْطَانِ تَذَكَّرُوا فَإِذَا هُمْ مُبْصِرُونَ} «Дөреслектә, тәкъваларга шайтан вәсвәсәсе ирешсә, алар Аллаһыны искә төшерәләр һәм бөтенесен дөрес итеп күрә башлыйлар».[203]

Тәүбә иткәч һәм Аллаһыдан гафу итүне сорагач, тәкъ-ва мөселман гөнаһысын йолыр өчен мөмкин кадәр изгелек кылырга ашыга. Чөнки ул Аллаһының болай дигән вәгъдә-сенә ышана: {إِنَّ الْحَسَنَاتِ يُذْهِبْنَ السَّيِّئَاتِ} «Дөреслектә, яхшы гамәлләр начарларын юкка чыгаралар».[204]

Бу рәвештә гамәл кылучы Пәйгамбәрнең түбәндәге боерыгын үти: Aأَتْبِعِ السَّيِّئَةَ الْحَسَنَةَ تَمْحُهَاH «... начар эштән соң аны сөртерлек изге гамәл кыл...»

Итәгать нуры итәгатьсезлек караңгылыгын тарата.

Намаз уку, ураза тоту, хаҗ кылу, зәкят түләү, Ислам дәгъватын тарату, Аллаһыны искә алу кебек изге эшләр белән даими мәшгуль булу мөселманның хаталарын гафу итә. Берничә мисал китерәбез:

Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:

Hمَنْ صَامَ رَمَضَانَ إِيمَانًا وَاحْتِسَابًا ، غُفِرَ لَهُ مَا تَقَدَّمَ مِنْ ذَنْبِهِA

«Аллаһының әҗеренә ышанып һәм өметләнеп Рама-занда ураза тотучының элекке гөнаһлары гафу ителә».[205] Монда кечкенә хата, кимчелекләр күз алдында тотыла.

Бервакыт Пәйгамбәр галәйһиссәләм сәхабәләренә бо-лай дигән:

Hأَلا أَدُلُّكُمْ عَلَى مَا يَمْحُو اللَّهُ بِهِ الْخَطَايَا وَيَرْفَعُ بِهِ الدَّرَجَاتِ؟ قَالُوا :

بَلَى يَا رَسُولَ اللَّهِ ، قَالَ : إِسْبَاغُ الْوُضُوءِ عَلَى الْمَكَارِهِ ، وَكَثْرَةُ

الْخُطَا إِلَى الْمَسَاجِدِ ، وَانْتِظَارُ الصَّلاةِ بَعْدَ الصَّلاةِA

«Аллаһының нәрсә ярдәмендә хаталарны сөртүен һәм кешене югары дәрәҗәләргә күтәрүен хәбәр итимме?» Сә-хабәләр: «Әйе, Аллаһының Илчесе!» – дигәннәр. Пәйгам-бәр галәйһиссәләм әйткән: «Бу – кешегә ошамаса да тәһа-рәт алу, мәчет юнәлешендә күп адымнар һәм намаздан соң икенче намазны көтеп тору».[206]

Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:

Hمَنْ حَجَّ هَذَا الْبَيْتَ فَلَمْ يَرْفُثْ وَلَمْ يَفْسُقْ رَجَعَ كَيَوْمِ وَلَدَتْهُ أُمُّهُA

«Хатынына якынаймыйча һәм гөнаһлы эшләр эшлә-мичә бу йортка хаҗ кылучы анасы тудырган көндәге кебек булачак».[207]

10. Тәүбә итү – зур гөнаһлар гафу ителүнең зарури шарты.

Барлык галимнәрнең дә уртак фикере буенча, яхшы гамәлләр кечкенә гөнаһларны гафу итә. Зур гөнаһларга килгәндә, алар өчен һичшиксез тәүбә итәргә кирәк. Алла-һы Тәгалә әйткән: {وَإِنِّي لَغَفَّارٌ لِمَنْ تَابَ وَآمَنَ وَعَمِلَ صَالِحًا ثُمَّ اهْتَدَى} «Дөреслектә, Мин тәүбә итүче, иман китерүче, изге гамәл-ләр кылучы, аннары туры юлга басучыны гафу итәм».[208]

Әлеге очракта бәндәләрнең хакларын бозу белән бәй-ле булмаган гөнаһ күз алдында тотыла. Әгәр бу хаклар ка-раклык, ачулану, үтерү һ.б. гөнаһлар сәбәпле бозыла икән, тәүбә белән бергә кешегә тиешлесен бирергә, аларның бә-хиллеген алырга кирәк. Шул шартлар үтәлгәндә Аллаһы-ның тәүбәне кабул итәчәкә, ул гөнаһларны сөртү генә түгел, аларны изге гамәлгә әверелдерәчәк. Аллаһы Тәгалә әйткән: {إِلاَّ مَنْ تَابَ وَآمَنَ وَعَمِلَ عَمَلاً صَالِحًا فَأُولَئِكَ يُبَدِّلُ اللَّهُ سَيِّئَاتِهِمْ حَسَنَاتٍ} «... Тәүбә итеп, иман китереп, изге гамәлләр кылучылар-дан кала. Аллаһ андыйларның начар гамәлләрен яхшыга алыштыра...»[209]

Әгәр нәрсә дә булса тулысынча үтәлмәсә яки гөнаһ рәнҗетелүче тарафыннан гафу ителмәсә, тиңдәше белән түләү Кыямәт көненә кадәр кичектереләчәк.

Аллаһының Илчесе галәйһиссәләм әйткән:

Hيَخْلُصُ الْمُؤْمِنُونَ مِنَ النَّارِ ، فَيُحْبَسُونَ عَلَى قَنْطَرَةٍ بَيْنَ الْجَنَّةِ وَالنَّارِ ، فَيُقَصُّ لِبَعْضِهِمْ مِنْ بَعْضٍ مَظَالِمُ كَانَتْ بَيْنَهُمْ فِي الدُّنْيَا ، حَتَّى إِذَا هُذِّبُوا وَنَقُوا أُذِنَ لَهُمْ فِي دُخُولِ الْجَنَّةِA

«Мөэминнәрне уттан коткарганнан соң алар җәннәт белән җәһәннәм арасындагы күпердә тоткарланачаклар. Шунда дөньядагы үзара золымнары өчен бер-берсе алдын-да хисап кылачаклар. Төзәтелгәч һәм чистарынгач, аларга җәннәткә керергә рөхсәт итәчәкләр».[210]

Кешенең кечкенә гөнаһлары булмаса, аның изге га-мәлләре зур гөнаһларына тәэсир итеп, аларны киметәчәк-ләр. Әгәр кеше кечкенә гөнаһ та, зур гөнаһ та кылмаган булса, Аллаһ аның әҗерен арттырачак.

11. Кешелекнең нигезендә әхлаклык ята.

Әлеге киңәшне биреп, Пәйгамбәр галәйһиссәләм без-не аерым бер кешенең һәм бөтен җәмгыятьнең хәлен тәр-типкә сала торган нәрсәгә илтә. Сүз кешеләр белән яхшы мөнәсәбәттә булу һәм аларның сиңа ничек карауларын те-ләсәң, аларга үзеңнең шулай каравың турында бара. Мон-дый очракта җәмгыятьнең һәр әгъзасы тыныч кына үзенең бурычларын үтәү белән шөгыльләнәчәк, аның эшләре тәр-типкә салыначак, хакыйкый хәзинәләр өстен чыгачак, ке-шелек чәчәк атачак.

Әхлаклык халыклар тормышында зур роль уйнаганга күрә, Ислам аңа югары урын билгели һәм аңа зур игътибар бирә. Күп хәдис һәм аятьләр кешеләрне матур әхлаклы бу-лырга чакыралар, аның яхшылыгын аңлаталар. Мисал итеп түбәндәге аятьләрне китерергә була. Аллаһы Тәгалә әйткән: {خُذِ الْعَفْوَ وَأْمُرْ بِالْعُرْفِ وَأَعْرِضْ عَنِ الْجَاهِلِينَ} «Гафу итүгә то-тын, яхшылыкка өндә һәм наданнардан читләш!»[211]

}ادْفَعْ بِالَّتِي هِيَ أَحْسَنُ فَإِذَا الَّذِي بَيْنَكَ وَبَيْنَهُ عَدَاوَةٌ كَأَنَّهُ وَلِيٌّ حَمِيمٌ{

«... начарлыкка яхшылык белән җавап бир. Шул чакта синең дошманлашкан кешең якын дустың кебек булыр».[212]

Хәдисләргә килгәндә, бервакыт Пәйгамбәр галәйһис-сәләм әйткән:

Hأَلا أُخْبِرُكُمْ بِأَحَبِّكُمْ إِلَيَّ وَأَقْرَبِكُمْ مِنِّي مَجْلِسًا يَوْمَ الْقِيَامَةِ ؟ فَسَكَتَ الْقَوْمُ

فَأَعَادَهَا مَرَّتَيْنِ أَوْ ثَلاثًا ، قَالَ الْقَوْمُ : نَعَمْ يَا رَسُولَ اللَّهِ ، قَالَ : أَحْسَنُكُمْ خُلُقًاA

«Сезгә мин иң каты сөячәк һәм Кыямәт көнендә миңа иң якын булачак кеше турында хәбәр биримме?» Кешеләр эндәшмәгәннәр, Пәйгамбәр галәйһиссәләм соравын ике яки өч тапкыр кабатлаган. Шул чакта кешеләр: «Әйе, Ал-лаһының Илчесе», – дигәннәр. Пәйгамбәр галәйһиссәләм: «Ул сезнең иң яхшы холыклыгыз», – дигән.[213]

Икенче хәдистә Пәйгамбәр галәйһиссәләм болай ди-гән: Aخِيَارُكُمْ أَحَاسِنُكُمْ أَخْلاقًاH «Сезнең иң яхшыгыз – иң яхшы холыклыгыз».[214] Aأَكْمَلُ الْمُؤْمِنِينَ إِيمَانًا أَحْسَنُهُمْ خُلُقًاH «Мөэминнәр арасында иң камил иманга ия булучы – сезнең иң яхшы холыклыгыз».[215]

Мисал итеп башка аять һәм хәдисләрне китерергә бу-лыр иде. Аларның барысының да асылы түбәндәге хәдис-тә чагыла: Aإِنَّمَا بُعِثْتُ لأُتَمِّمَ مَكَارِمَ الأَخْلاقِH «Мин күркәм холык-ларны камиллеккә җиткерү өчен җибәрелдем».[216]

12. Яхшы әхлак тәрбияләү.

Кеше үзендә яхшы әхлак сыйфатлары тәрбияләргә сә-ләтле. Пәйгамбәр галәйһиссәләм Мөгазгә болай дигән:

Hحَسِّنْ خُلُقَكَ لِلنَّاسِA

«Кешеләр белән мөнәсәбәттә яхшы холыклы бул».[217]

Башка риваятьтә: Aوَلْتُحْسِنْ خُلُقَكَ مَا اسْتَطَعْتَ H «... холкың-ны булдыра алган кадәр яхшырт», – диелә. Холыкны ях-шыртуга төрле ысуллар белән ирешеп була.

Аларның иң яхшысы – Пәйгамбәр галәйһиссәләмнең әхлакый сыйфатларын үзеңдә булдырырга тырышу. Чөнки болай эшләргә безгә Аллаһ Үзе боерган:

}لَقَدْ كَانَ لَكُمْ فِي رَسُولِ اللَّهِ أُسْوَةٌ حَسَنَةٌ{

«Аллаһының Илчесе галәйһиссәләм сезнең өчен күр-кәм үрнәк...»[218]

Аллаһының Илчесенең әхлак сыйфатлары шундый бөек булган, хәтта Үзенең Китабында Аллаһ болай дигән:

}وَإِنَّكَ لَعَلَى خُلُقٍ عَظِيمٍ{

«... Дөреслектә, син – югары әхлаклы кеше».[219]

Моннан тыш, яхшы әхлак тәкъва, галим, күркәм хо-лыклы кешеләр белән аралашу, бозык бәндәләрдән чит-ләшү сәбәпле барлыкка килә.

Аллаһы Тәгалә әйткән:

}وَاصْبِرْ نَفْسَكَ مَعَ الَّذِينَ يَدْعُونَ رَبَّهُمْ بِالْغَدَاةِ وَالْعَشِيِّ يُرِيدُونَ وَجْهَهُ وَلا تَعْدُ عَيْنَاكَ عَنْهُمْ تُرِيدُ زِينَةَ الْحَيَاةِ الدُّنْيَا وَلا تُطِعْ مَنْ أَغْفَلْنَا قَلْبَهُ عَنْ ذِكْرِنَا وَاتَّبَعَ هَوَاهُ وَكَانَ أَمْرُهُ فُرُطًا{

«Раббыңа омтылып, иртән һәм кичен Аңа дога кылу-чылар белән кал. Дөнья тормышының зиннәтләренә омты-лып, алардан күзеңне алма. Күңелен Безне искә алудан га-фил иткән һәм нәфесенә ияргән кешегә буйсынма: ул аз-гынлыкның чигенә чыкты».[220]

13. Яхшы әхлак сыйфатларының мисаллары.

Яхшы холыклылык кардәшлекне саклау, гафу итү, башкалар бирмәсәләр дә кешеләргә матди ярдәм итүдә чагыла. Гокъбә бине Әмир Җухани сөйләгән: «Бервакыт Аллаһының Илчесе миңа әйтте:

Hيَا عُقْبَةُ ، أَلا أُخْبِرُكَ بِأَفْضَلِ أَخْلاقِ أَهْلِ الدُّنْيَا وَالآخِرَةِ

تَصِلُ مَنْ قَطَعَكَ وَتُعْطِي مَنْ حَرَمَكَ وَتَعْفُو عَمَّنْ ظَلَمَكَA

«Әй Гокъбә, сиңа ике дөньяда яшәүчеләрнең дә яхшы сыйфатларын хәбәр итимме? Ул синең белән кардәшлекне өзүче белән кардәшлекне саклау, сине мәхрүм итүчегә би-рү, сиңа золым кылучыны гафу итү».[221]

Икенче риваятьтә: Aوَتَصْفَحَ عَمَّنْ شَتَمَكَH «Сине ачулану-чыны гафу итү», – дип әйткән.[222]

Яхшы холыклылыкның тагын бер галәмәте – ачык йөз, басынкылык, кешеләр белән яхшы мөнәсәбәттә булу, алар турында начар уйламау, аларга зарар китермәү. Ал-лаһының Илчесе әйткән:

Hلا تَحْقِرَنَّ مِنَ الْمَعْرُوفِ شَيْئًا ، وَلَوْ أَنْ تَلْقَى أَخَاكَ بِوَجْهٍ طَلْقٍA

«Бернинди яхшы эшкә дә, шул исәптән кардәшеңне ачык йөз белән каршы алуга да, салкын карама».[223]

Aفَلْيُمْسِكْ عَنِ الشَّرِّ ، فَإِنَّهُ لَهُ صَدَقَةٌH «Зарар китерүдән саклан-сын, бу аңа садака булачак».[224]

 

Аллаһы Тәгаләнең ярдәм итүе һәм саклавы

 

H 18عَنْ أَبِي الْعَبَّاسِ عَبْدِ اللَّهِ بْنِ عَبَّاسٍ رَضِيَ اللَّهُ عَنْهُمَا قَالَ : كُنْتُ خَلْفَ النَّبِيِّrيَوْمًا ، فَقَالَ : يَا غُلامُ ، إِنِّي أُعَلِّمُكَ كَلِمَاتٍ : احْفَظِ اللَّهَ يَحْفَظْكَ ، احْفَظِ اللَّهَ تَجِدْهُ تُجَاهَكَ ، إِذَا سَأَلْتَ فَاسْأَلِ اللَّهَ ، وَإِذَا اسْتَعَنْتَ فَاسْتَعِنْ بِاللَّهِ ، وَاعْلَمْ أَنَّ الأُمَّةَ لَوِ اجْتَمَعَتْ عَلَى أَنْ يَنْفَعُوكَ بِشَيْءٍ ، لَمْ يَنْفَعُوكَ إِلاَّ بِشَيْءٍ قَدْ كَتَبَهُ اللَّهُ لَكَ ، وَإِنِ اجْتَمَعُوا عَلَى أَنْ يَضُرُّوكَ بِشَيْءٍ ، لَمْ يَضُرُّوكَ إِلاَّ بِشَيْءٍ قَدْ كَتَبَهُ اللَّهُ عَلَيْكَ ، رُفِعَتِ الأَقْلامُ وَجَفَّتِ الصُّحُفُ رَوَاهُ التِّرْمِذِيُّ وَقَالَ : حَدِيثٌ حَسَنٌ صَحِيحٌ . وَفِي رِوَايَةِ غَيْرِ التِّرْمِذِيِّ : احْفَظِ اللَّهَ تَجِدْهُ أَمَامَكَ ، تَعَرَّفْ إِلَى اللَّهِ فِي الرَّخَاءِ يَعْرِفْكَ فِي الشِّدَّةِ ، وَاعْلَمْ أَنَّ مَا أَخْطَأَكَ لَمْ يَكُنْ لِيُصِيبَكَ ، وَمَا أَصَابَكَ لَمْ يَكُنْ لِيُخْطِئَكَ ، وَاعْلَمْ أَنَّ النَّصْرَ مَعَ الصَّبْرِ ، وَأَنَّ الْفَرَجَ مَعَ الْكَرْبِ ، وَأَنَّ مَعَ الْعُسْرِ يُسْرًاA

Доверь свою работу ✍️ кандидату наук!
Поможем с курсовой, контрольной, дипломной, рефератом, отчетом по практике, научно-исследовательской и любой другой работой



Поиск по сайту:







©2015-2020 mykonspekts.ru Все права принадлежат авторам размещенных материалов.