Мои Конспекты
Главная | Обратная связь

...

Автомобили
Астрономия
Биология
География
Дом и сад
Другие языки
Другое
Информатика
История
Культура
Литература
Логика
Математика
Медицина
Металлургия
Механика
Образование
Охрана труда
Педагогика
Политика
Право
Психология
Религия
Риторика
Социология
Спорт
Строительство
Технология
Туризм
Физика
Философия
Финансы
Химия
Черчение
Экология
Экономика
Электроника

Булмаганлыгы турында 14 страница





Помощь в ✍️ написании работы
Поможем с курсовой, контрольной, дипломной, рефератом, отчетом по практике, научно-исследовательской и любой другой работой

Әбүл Габбас Габдуллаһ бине Габбас разыяллаһү ган-һү сөйләгән: «Бервакыт мин ат өстендә Пәйгамбәр галәй-һиссәләм артында утырганда ул болай диде: «Әй бала, мин сиңа берничә сүз өйрәтәм: Аллаһыны исеңдә тот һәм Ул да сине саклаячак. Аллаһыны исеңдә тот һәм син Аны үз алдыңда күрәчәксең. Берәр нәрсә сорарга теләсәң, Ал-лаһыдан сора; ярдәм сорарга теләсәң, Аллаһыга мөрәҗә-гать ит. Бел, әгәр бөтенесе дә җыелып, сиңа файдалы эш эшләргә теләсәләр, алар сиңа Аллаһ язганны гына ките-рәчәкләр. Әгәр бөтенесе дә җыелып, сиңа зарар китерергә теләсәләр, алар сиңа Аллаһ язган зарарны гына китерә-чәкләр. Чөнки каләмнәр күтәрелгән, ә битләр кипкән ин-де».[225]

Икенче риваятьтә болай диелә: «Аллаһыны исеңдә тот һәм син Аны үз алдында күрерсең. Яхшы вакытта Ал-лаһыны танырга омтыл, Ул сине кайгы вакытыңда белә-чәк. Бел, синең яныңнан узып китүче нәрсә сиңа ирешергә тиеш түгел, ә сиңа ирешкән нәрсә синең яннан узып ки-тәргә тиеш түгел. Бел, сабырлык җиңүгә илтә, кайгы уры-нына шатлык, авырлык урынына җиңеллек килә».[226]

Хәдиснең әһәмияте

Ибне Рәҗәп: «Әлеге хәдис бөек нәсыйхәтне һәм ни-гезләрне үзенә туплый. Ул нигез диннең әһәмиятле эшлә-ре исәбенә керә» – дип яза. Галимнәрнең берсе: «Мин бу хәдис турында фикер йөрттем. Ул мине шундый тетрән-дерде, шуннан соң мин озак вакыт фикеремне туплый ал-мадым. Кызганычка каршы кешеләр бу хәдисне белмиләр һәм аның мәгънәсен тулысынча аңламыйлар».

Хәдисне аңлау

1. Пәйгамбәр галәйһиссәләм мөэминнәрнең үрнәк буының төзүгә әһәмият бирә.

Пәйгамбәр һәрвакытта да мөэминнәр, аеруча яшьләр күңеленә дөньяга дөрес караш сеңдерергә теләгән. Шуңа күрә дә, Пәйгамбәр галәйһиссәләмне тасвирлап, Аллаһы Тәгалә әйткән:

}لَقَدْ جَاءَكُمْ رَسُولٌ مِنْ أَنْفُسِكُمْ عَزِيزٌ عَلَيْهِ مَا

عَنِتُّمْ حَرِيصٌ عَلَيْكُمْ بِالْمُؤْمِنِينَ رَءُوفٌ رَحِيمٌ{

«Сезгә үзегездән пәйгамбәр килде Аңа сезнең авыр хәлегезне күрү кыен, ул сезгә яхшылык тели, мөэминнәргә карата ул шәфкатьле һәм мәрхәмәтле».[227]

Бервакыт Пәйгамбәр галәйһиссәләмнең агасының улы Габдуллаһ бине Габбас разыяллаһү ганһү аның артын-да утырганда, Пәйгамбәр галәйһиссәләм аңа күркәм ки-ңәшләр биргән. Алар мөселманны Аллаһының боерыкла-рын үтәргә, Аннан гына ярдәм сорарга өндәгәннәр. Мо-ның нәтиҗәсендә ул кыю һәм куркусыз булырга, гел дө-ресен сөйләргә тиеш булган. Чөнки бөтен нәрсә Аллаһ ку-лында, кешеләрнең берсе дә Аның рөхсәтеннән башка икенче берәүгә зарар яки файда китерә алмый.

2. Үзгәрмәс сүзләр һәм хикмәтле ысул.

Пәйгамбәр галәйһиссәләм Ибне Габбаска: Aيَا غُلامُH «Әй бала егет)», – дип мөрәҗәгать итә. Болай эшләп ул аның фикерләр туплавын, аңа йөрәге белән омтылуын те-ли. Аннан соң: Aإِنِّي أُعَلِّمُكَ كَلِمَاتٍH «Мин сиңа берничә сүз өйрәтәм» – ди. Чыннан да, бу берничә сүз генә, ләкин алар диннең бөек нигезләрен өйрәтәләр, акылны сафландыра-лар, ышанычны арттыралар.

3. Аллаһыны истә тот һәм Ул сине саклаячак

Аллаһының бөтен боерыкларын үтә, Ул билгеләгән чикләрдә тукта, аларга берничек тә якын килмә һәм алар-ны бозма. Аллаһ сиңа фарыз кылганны үтә, моңа салкын карама. Ул хәрам кылганнан тыел. Шул вакытта Аллаһ си-не һәм динеңне саклаганны күрерсең. Моны син генә тү-гел, синең үрнәгеңә ияргән якыннарың, балаларың, кар-дәшләрең дә күрер. Аллаһы Тәгалә әйткән:

{لَهُ مُعَقِّبَاتٌ مِنْ بَيْنِ يَدَيْهِ وَمِنْ خَلْفِهِ يَحْفَظُونَهُ مِنْ أَمْرِ اللَّهِ} «Мондый кешегә аның алдыннан һәм артыннан баручы, аны Аллаһ боерыгы белән саклаучы фәрештәләр куелган».[228]

Ягъни, Аллаһы Тәгаләнең бәндәне төрле яктан чор-нап алып, аны саклаучы фәрештәләре бар. Нәселне саклау турында Аллаһы Тәгалә әйткән: {وَكَانَ أَبُوهُمَا صَالِحًا} «Алар-ның аталары изге кеше иде».[229]

Әгәр син Аллаһыны бу дөньяда истә тотсаң, ул сине Ахирәттә истә тотачак, сине җәһәннәмнән саклаячак, киң-леге күкләргә һәм җиргә тигез булган җәннәткә кертәчәк. Аллаһы Тәгалә әйткән:

}وَسَارِعُوا إِلَى مَغْفِرَةٍ مِنْ رَبِّكُمْ وَجَنَّةٍ عَرْضُهَا السَّمَوَاتُ وَالأَرْضُ أُعِدَّتْ لِلْمُتَّقِينَ{

«Раббыбызның гафуын яулап алырга һәм киңлеге күкләргә һәм җиргә тигез булган, тәкъвалар өчен әзерлән-гән җәннәткә ашыгыгыз...»[230]

Фәрештәләр сиңа сәлам бирәчәкләр, үзләренең ихти-рамнарын белдерәчәкләр:

}هَذَا مَا تُوعَدُونَ لِكُلِّ أَوَّابٍ حَفِيظٍ . مَنْ خَشِيَ الرَّحْمَنَ بِالْغَيْبِ وَجَاءَ بِقَلْبٍ

مُنِيبٍ . ادْخُلُوهَا بِسَلامٍ ذَلِكَ يَوْمُ الْخُلُودِ . لَهُمْ مَا يَشَاءُونَ فِيهَا وَلَدَيْنَا مَزِيدٌ{

«Әйтеләчәк: «Менә сезгә вәгъдә ителгән нәрсә – һәр тәүбә итүчегә, Аллаһының боерыгын истә тотучыга, үзе генә калганда Рәхимледән куркучыга, саф күңел белән Ал-лаһыга килүчегә. Җәннәткә иминлек белән керегез! Бу – мәңгелек Көне. Аларга җәннәттә үзләре теләгән нәрсә әзерләнгән. Ә Бездә болар тагын да күп».[231]

{وَالْحَافِظُونَ لِحُدُودِ اللَّهِ وَبَشِّرِ الْمُؤْمِنِينَ} «Аллаһының боерыкла-рын үтәүче мөэминнәрне шатландыр!».[232]

Пәйгамбәр галәйһиссәләм сәхабәләрен Аллаһыдан үзләрен саклауларын сорарга өйрәткән. Бәрра бине Газиб-кә йоклар алдыннан бу сүзләрне әйтергә кушкан:

Hبِاسْمِكَ رَبِّي وَضَعْتُ جَنْبِي وَبِكَ أَرْفَعُهُ ، إِنْ أَمْسَكْتَ نَفْسِي

فَارْحَمْهَا ، وَإِنْ أَرْسَلْتَهَا فَاحْفَظْهَا بِمَا تَحْفَظُ بِهِ عِبَادَكَ الصَّالِحِينَA

«Раббым, Синең исемең белән яттым һәм Синең исе-мең белән торам. Әгәр Син минем җанымны алсаң, аңа рә-химле бул. Җибәрсәң, аны Үзеңнең тугрылыклы бәндәлә-реңне саклаган кебек сакла».[233]

Гомәр разыяллаһү ганһү сөйләве буенча, Пәйгамбәр галәйһиссәләм аны болай дияргә өйрәткән:

Hاللَّهُمَّ احْفَظْنِي بِالإِسْلامِ قَائِمًا ، وَاحْفَظْنِي بِالإِسْلامِ قَاعِدًا ، وَاحْفَظْنِي بِالإِسْلامِ رَاقِدًاA

«Әй Аллаһ, мин басып тоганда мине Ислам ярдәмен-дә сакла. Мин утырганда мине Ислам ярдәмендә сакла. Мин йоклаганда мин Ислам ярдәмендә сакла».[234]

4. Аллаһының ярдәме.

Аллаһ Үзен истә тотучы кеше янында булачак, аңа яр-дәм итәчәк, саклаячак. Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:

Aاحْفَظِ اللَّهَ تَجِدْهُ تُجَاهَكَH «Аллаһыны истә тот һәм син Аны үз алдыңда күрәчәксең».

Аллаһы Тәгалә әйткән:

}إِنَّ اللَّهَ مَعَ الَّذِينَ اتَّقَوْا وَالَّذِينَ هُمْ مُحْسِنُونَ{

«Дөреслектә, Аллаһ тәкъвалар һәм изге гамәл кылу-чылар белән бергә».[235]

Катәдә: «Аллаһ Үзеннән куркучы белән булачак. Ә янында Аллаһ булган кеше җиңелмәс фиркада булачак. Аның белән йокламаучы сакчы һәм беркемне дә юлдан яз-дырмаучы юл күрсәтүче булачак», – дигән.

Әмма Аллаһының ярдәменең зарури шарты – Аның боерыкларын үтәү һәм Ул тыйганнардан тыелу. Шуны үтәүчегә Аллаһ ярдәм итәчәк. Үзенә итәгатьсезлек күрсә-түчене ярдәмсез калдырачак һәм түбәнлеккә төшерәчәк Аллаһы Тәгалә әйткән: {إِنْ تَنْصُرُوا اللَّهَ يَنْصُرْكُمْ وَيُثَبِّتْ أَقْدَامَكُمْ} «Сез Аллаһ диненә булышсагыз, Ул да сезгә булышачак һәм аякларыгызны диндә беркеткәч».[236]

}إِنْ يَنْصُرْكُمُ اللَّهُ فَلا غَالِبَ لَكُمْ وَإِنْ يَخْذُلْكُمْ فَمَنْ ذَا الَّذِي يَنْصُرُكُمْ مِنْ بَعْدِهِ{

«Аллаһ сезгә ярдәм итсә, беркем дә сезне җиңә алмая-чак. Ул сезне ярдәмсез калдырса, моннан соң кем сезгә ярдәм итәр?»[237]

5. Картлыгыңнан алда булучы яшьлегең.

Яшь һәм көчле вакытында Аллаһыны истә тотучыны, картаеп көчсезләнгәч Аллаһ истә тотачак. Аңа ишетү, кү-рү сәләте, акыл бирәчәк, Кыямәт көнендә мактаулы урын билгеләячәк, бернинди күләгә булмаган көндә Үз гареше-нең күләгәсенә яшерәчәк. Аллаһының Илчесе әйткән:

Hسَبْعَةٌ يُظِلُّهُمُ اللَّهُ فِي ظِلِّهِ يَوْمَ لا ظِلَّ إِلاَّ ظِلُّهُ :

إِمَامٌ عَدْلٌ ، وَشَابٌّ نَشَأَ فِي عِبَادَةِ اللَّهِ عَزَّ وَجَلَّA

«Башка бернинди дә күләгә булмаган Көндә Аллаһ җиде кешене Үз күләгәсенә яшерәчәк: гадел җитәкчене, Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылып үскән кешене...»[238]

Бәлки шуңа күрә дә, яшьлекне дөрес куллансын өчен агасының бәлигъка ирешеп килә торган улына Пәйгамбәр шундый киңәш биргәндер. Ул әйткән:

Hاغْتَنِمْ خَمْسًا قَبْلَ خَمْسٍ ، شَبَابَكَ قَبْلَ هَرَمِكَA

«Биш нәрсә белән очрашканчы биш нәрсәне куллан: картлыгың җиткәнче яшьлегеңне...»[239]

Яшьләрнең җәмгыятьнең өмете икәнен искә алсак, әлеге сүзләрнең тагы да әһәмиятлерәк икәне күренә. Яшь-ләр ярдәмендә хакыйкать, гаделлек чакыруы тормышка ашырылачак. Ялганчы, бозык кешеләр күбрәк яшьләрне юлдан яздырырга тырышалар. Кеше һәм җеннәр вәсвәсә-сеннән саклану өчен яшьләр аерым бер игътибарга һәм ях-шы киңәшкә мохтаҗ.

6. Шөкер итүче бәндәләр генә Аллаһының ярдәменә лаеклы.

Ышанучы, Аллаһының саклавын, ярдәмен, кайгырту-ын тоючы бәндә шөкер итүче санала. Ул Аллаһының үзе-нә мәрхәмәт кылуын аңлаганга күрә, Аның боерыкларына буйсына, Аллаһ тыйганнардан тыела. Андый кеше төрле вәсвәсәләр белән әйләндереп алынса да, аларга каршы тора, алардан читләшә; Аллаһының нигъмәтәре үзенә да-ими килеп торуын тели, аларның Аллаһыдан гына икәнен аңлый. Аллаһы Тәгалә әйткән: {وَمَا بِكُمْ مِنْ نِعْمَةٍ فَمِنَ اللَّهِ} «Сез-дә булган бөтен нигъмәтләр – Аллаһыдан...»[240]

Аллаһыны тану кешене Аңа якынайта. Шуның нәти-җәсендә Ул аның догасына җавап бирә, аңа сораганын бирә, бәла-казалардан һәм иминлегенә янаган нәрсәләрдән яклый. Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:

Hتَعَرَّفْ إِلَى اللَّهِ فِي الرَّخَاءِ يَعْرِفْكَ فِي الشِّدَّةِA

«... яхшы вакытта Аллаһыны танырга омтыл, Ул сине бәла вакытында беләчәк».

Hمَنْ سَرَّهُ أَنْ يَسْتَجِيبَ اللَّهُ لَهُ عِنْدَ الشَّدَائِدِ وَالْكُرَبِ فَلْيُكْثِرِ الدُّعَاءَ فِي الرَّخَاءِA

«Бәла-каза вакытында Аллаһ үзенә җавап бирүен те-ләгән кеше шатлык вакытында Аңа еш мөрәҗәгать ит-сен».[241]

Мондый бәндә турында Аллаһы Тәгалә болай дигән:

Aوَإِنْ سَأَلَنِي لأُعْطِيَنَّهُ ، وَلإِنِ اسْتَعَاذَ بِي لأُعِيذَنَّهُH «... ул Миннән берәр нәрсә сораса, Мин аңа моны бирәчәкмен. Миннән саклау сораса, Мин һичшиксез аны саклачакмын».[242]

7. Ярдәм сорау, дога кылу бер Аллаһыга гына бу-лырга тиеш.

Пәйгамбәребез галәйһиссәләм үзенең агасының улы-на һәм үзенә иярүче барлык мөэминнәргә бер Аллаһы Тә-галәгә генә дога кылырга куша. Аннан башка беркемгә дә шөкер итү, гафу итүне сорау, сәҗдә-рөкүгъ кылу тыела. Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән: «Берәр нәрсә сорарга теләсәң, Аллаһыдан сора. Ярдәм сорарга теләсәң, Алла-һыга мөрәҗәгать ит...»

Пәйгамбәребез тапшыруы буенча, Аллаһы Тәгалә әйткән: Aمَنْ يَدْعُونِي فَأَسْتَجِيبَ لَهُ وَمَنْ يَسْأَلُنِي فَأُعْطِيَهُ وَمَنْ يَسْتَغْفِرُنِي فَأَغْفِرَ لَهُH «Миңа дога кылучыга Мин җавап бирәм, Миннән нәрсә булса да сораучыга шуны бүләк итәм, Миннән гафу со-раучыны гафу итәм».[243]

8. Якын һәм Җавап бирүчегә дога кылу.

Бары тик Аллаһы Тәгаләгә генә дога кылынырга ти-еш. Чөнки Ул гына болай дигән: { ادْعُونِي أَسْتَجِبْ لَكُمْ} «Миңа дога кылыгыз, Мин сезгә җавап бирәм!»[244]

Ул Үзенә дога кылган өчен мөэмин бәндәләрен мак-таган: {إِنَّهُمْ كَانُوا يُسَارِعُونَ فِي الْخَيْرَاتِ وَيَدْعُونَنَا رَغَبًا وَرَهَبًا وَكَانُوا لَنَا خَاشِعِينَ} «Дөреслектә, Алар изгелек кылырга ашыктылар, яхшы-лыкны теләп һәм газабыбыздан куркып, Безгә дога кылды-лар, Безнең алда түбәнчелек күрсәттеләр».[245]

Аллаһ бәндәләренә якын булу сәбәпле дә, Аңа дога кылырга кирәк. Аллаһы Тәгалә әйткән:

}وَاسْأَلُوا اللَّهَ مِنْ فَضْلِهِ إِنَّ اللَّهَ كَانَ بِكُلِّ شَيْءٍ عَلِيمًا{

«... Аллаһыдан Аның рәхмәте турында сорагыз. Чөн-ки Аллаһ бөтен нәрсәне белә».[246]

Аллаһы Тәгалә үтенечләрдән армый. Чөнки Аның хә-зинәләре тулы һәм мәңге саекмас. Ул әйткән:

{مَا عِنْدَكُمْ يَنْفَدُ وَمَا عِنْدَ اللَّهِ بَاقٍ} «Сездә булган нәрсә бетүче, ә Аллаһыныкы мәңгелек».[247]

Доверь свою работу ✍️ кандидату наук!
Поможем с курсовой, контрольной, дипломной, рефератом, отчетом по практике, научно-исследовательской и любой другой работой



Поиск по сайту:







©2015-2020 mykonspekts.ru Все права принадлежат авторам размещенных материалов.