Мои Конспекты
Главная | Обратная связь

...

Автомобили
Астрономия
Биология
География
Дом и сад
Другие языки
Другое
Информатика
История
Культура
Литература
Логика
Математика
Медицина
Металлургия
Механика
Образование
Охрана труда
Педагогика
Политика
Право
Психология
Религия
Риторика
Социология
Спорт
Строительство
Технология
Туризм
Физика
Философия
Финансы
Химия
Черчение
Экология
Экономика
Электроника

Булмаганлыгы турында 15 страница





Помощь в ✍️ написании работы
Поможем с курсовой, контрольной, дипломной, рефератом, отчетом по практике, научно-исследовательской и любой другой работой

Моннан тыш, бәндә Аңа дога кылудан туктаса, Ул ачулана. Бу сүзләрдән соң бүләк итү арытачак һәм үтенеч-ләр ачуын чыгарачак кешедән сорап буламы инде?

10. Аллаһыдан башка затка юнәлгән догалар мәсхәрә булып әйләнеп кайта.

Кешедән нәрсә дә булса сорасалар, ул яки бирә, яки баш тарта. Бирсә, сораган өчен гаепли. Бирмәсә, сораучы-ны кимсетә. Болар барысы да мөселманның күңелен рән-җетә. Аны кимсетә, намусын пычрата. Шуңа күрә дә, ке-шеләр Исламга тугрылыклы булырга дип Пәйгамбәргә ант иткәндә ул еш кына «кешеләрдән бернәрсә дә сорамаска, үтенмәскә» дип вәгъдә алган. Бер төркем сәхабә бу эшне вәгъдә иткәннәр. Алар арасында Әбү Бәкер Сыйддикъ, Әбү Зәр, Сәүбән, Гауф бине Мәлик тә булган. Аларның камчылары яки дөянең муенчагы төшсә дә, алар беркай-чан да, беркемнән дә аны алып бирүне үтенмәгәннәр.[248]

11. Җиңелмәс көчле Затка дога кылу.

Булыша алырлык көчле затка гына ярдәм сорап мөрә-җәгать итәләр. Ә Аллаһының бәндәсе бөтен эштә дә яр-дәмгә мохтаҗ. Мондый ярдәмне бары тик Аллаһ кына би-рә ала. Ә башкалар үзләреннән зарарны җибәрә дә, файда китерә дә алмыйлар. Аллаһ ярдәм иткән кеше ярдәм ите-лүче саналачак. Ә Аллаһ ярдәм итмәүче гомумән ярдәмсез калачак. Аллаһы Тәгалә әйткән:

}إِنْ يَنْصُرْكُمُ اللَّهُ فَلا غَالِبَ لَكُمْ وَإِنْ يَخْذُلْكُمْ فَمَنْ ذَا الَّذِي يَنْصُرُكُمْ مِنْ بَعْدِهِ{

«Аллаһ сезгә ярдәм итсә, сезне беркем дә җиңә алмас. Әгәр Ул сезне ярдәмсез калдырса, сезгә Аннан башка кем ярдәм итәр?»[249]

Моннан тыш, бәндәләрнең йөрәкләре дә Аллаһ ку-лында. Ул алар белән Үзе теләгәнне эшли. Шуңа күрә, Ал-лаһыга дога кылырга кирәк. Аллаһы Тәгалә әйткән:

}وَمَنْ يَتَوَكَّلْ عَلَى اللَّهِ فَهُوَ حَسْبُهُ{

«Аллаһыга тәвәккәл кылучыга Ул да җитәчәк».[250]

Шулай булгач, бөтен эштә дә Аңа гына мөрәҗәгать итсеннәр. Аллаһы Тәгалә әйткән: {إِيَّاكَ نَعْبُدُ وَإِيَّاكَ نَسْتَعِينُ} «Без Сиңа гына гыйбадәт кылабыз һәм Синнән генә ярдәм со-рыйбыз...»[251]

12. Аллаһыдан башка заттан ярдәм сорау көчсезлек билгесе.

Ярдәм сорау сораучы кешенең көчсезлеген, мохтаҗ-лыгын күрсәтә. Әмма мондый көчсезлекне Аллаһ каршын-да гына күрсәтергә мөмкин. Гыйбадәтнең асылы шуннан гыйбарәт тә инде. Әгәр Аллаһыдан башка затка мөрәҗә-гать итәләр икән, бу файдасыз хурлыкка әвереләчәк. Мон-нан тыш ярдәм сорау – әлеге кешенең синең хаҗәтеңне үти алуын, ниндидер файда китерә яки зарарны бетерә алуын тану ул. Әмма Аллаһыдан башка беркем дә әлеге эшләрне эшли алмый. Бәндәдән ярдәм сораучы ышаныч-сыз нәрсәгә таяна. Аллаһы Тәгалә әйткән:

}وَإِنْ يَمْسَسْكَ اللَّهُ بِضُرٍّ فَلا كَاشِفَ لَهُ إِلاَّ هُوَ وَإِنْ يُرِدْكَ بِخَيْرٍ فَلا رَادَّ لِفَضْلِهِ{

«Әгәр Аллаһ сиңа зарар китерсә, беркем дә сине мон-нан коткара алмый. Ул сиңа яхшылык теләсә, беркем дә Аның рәхмәтен кире ала алмый...»[252]

}مَا يَفْتَحِ اللَّهُ لِلنَّاسِ مِنْ رَحْمَةٍ فَلا مُمْسِكَ لَهَا وَمَا يُمْسِكْ فَلا مُرْسِلَ لَهُ مِنْ بَعْدِهِ{

«Аллаһының кешеләргә күрсәткән рәхмәтен беркем дә тоткарламый. Аллаһ тоткарлаганны Аннан соң беркем дә җибәрә алмый...»[253]

13. Тәкъдиргә ышану кешедә тынычлык урнаштыра.

Аллаһының үзен саклавына һәм ярдәм итүенә ышан-ган бәндә кешеләр яки башка затлар кылган нәрсәләрдән курыкмый. Ул барлык яхшылыкның да, начарлыкның да Аллаһ тәкъдире белән булуын, файда яки зарарның Аның теләгенә бәйле булуын белә. Аллаһы Тәгалә әйткән:

{قُلْ كُلٌّ مِنْ عِنْدِ اللَّهِ} «Әйт: «Бөтенесе да Аллаһыдан».[254]

Ә бәндәләр үзләренең җәзалануларына яки әҗер алу-ларына сәбәп кенә булалар. Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:

Hوَاعْلَمْ أَنَّ الأُمَّةَ لَوِ اجْتَمَعَتْ عَلَى أَنْ يَنْفَعُوكَ بِشَيْءٍ ، لَمْ يَنْفَعُوكَ

إِلاَّ بِشَيْءٍ قَدْ كَتَبَهُ اللَّهُ لَكَ ، وَإِنِ اجْتَمَعُوا عَلَى أَنْ يَضُرُّوكَ بِشَيْءٍ ،

لَمْ يَضُرُّوكَ إِلاَّ بِشَيْءٍ قَدْ كَتَبَهُ اللَّهُ عَلَيْكَA

«Бел, бөтенесе җыелып, сиңа файда китерергә теләсә-ләр, Алар сиңа Аллаһ язган файданы гына китерә алалар. Алар җыелып, сиңа зарар китерергә теләсәләр, Аллаһ тәкъдирдә язган зарарны гына китерәләр».

Аллаһы Тәгалә әйткән:

}وَإِنْ يَمْسَسْكَ اللَّهُ بِضُرٍّ فَلا كَاشِفَ لَهُ إِلاَّ هُوَ

وَإِنْ يَمْسَسْكَ بِخَيْرٍ فَهُوَ عَلَى كُلِّ شَيْءٍ قَدِيرٌ{

«Аллаһ сиңа зарар китерсә, Аннан башка моннан кот-каручы булмаячак. Ул сиңа яхшылык бирсә – Ул бөтен нәрсәне булдыра ала».[255]

Шулай итеп, Аллаһ язмаган булса, беркем дә сиңа за-рар китерә алмый. Чөнки беркем дә сине Аның газабын-нан саклый алмый. Файда китерү мәсьәләсендә дә шулай ук. Аллаһы Тәгалә әйткән:

}مَا أَصَابَ مِنْ مُصِيبَةٍ فِي الأَرْضِ وَلا فِي أَنْفُسِكُمْ إِلاَّ فِي كِتَابٍ مِنْ قَبْلِ أَنْ نَبْرَأَهَا{

«Җирдә яки сезнең белән нинди генә бәла булмасын, Без дөньяны яратканчы ук ул инде Китапка язылган».[256]

Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:

Hلِكُلِّ شَيْءٍ حَقِيقَةٌ وَمَا بَلَغَ عَبْدٌ حَقِيقَةَ الإِيمَانِ حَتَّى يَعْلَمَ

أَنَّ مَا أَصَابَهُ لَمْ يَكُنْ لِيُخْطِئَهُ وَمَا أَخْطَأَهُ لَمْ يَكُنْ لِيُصِيبَهُA

«Һәр эшнең хакыйкый асылы бар. Бәндә үзенә иреш-кән нәрсәнең үзен үтеп китә алмавын һәм үзен үтеп кит-кән нәрсәнең үзенә ирешә алмавын аңлаганга кадәр, иман-ның хакыйкый асылына ирешә алмаячак».[257]

14. Тәкъдиргә ышану кешегә кыюлык бирә.

Зарарның да, файданың да тәкъдиргә язылганын бел-гәч, кеше икеләнүсез Аллаһ боерган эшләргә юнәлә, сүз-ләр үзенә зарарга булса да, дөресен генә әйтә. Ул кыю бу-ла, үлемнәр курыкмый, исән калырга өметләнми. Аллаһ әйткән: { قُلْ لَنْ يُصِيبَنَا إِلاَّ مَا كَتَبَ اللَّهُ لَنَا هُوَ مَوْلانَا وَعَلَى اللَّهِ فَلْيَتَوَكَّلِ الْمُؤْمِنُونَ}

«Әйт: «Безгә Аллаһ язганнан башка нәрсә ирешми Ул –

безнең Хуҗабыз. Мөэминнәр Аллаһыга тәвәккәл кылсын-нар».[258] {أَيْنَمَا تَكُونُوا يُدْرِكْكُمُ الْمَوْتُ وَلَوْ كُنْتُمْ فِي بُرُوجٍ مُشَيَّدَةٍ} «Кайда гына булсагыз да, хәтта югары урнашкан каланчада булса-гыз да, әҗәл сезгә ирешәчәк».[259]

15. Буйсыну түгел – ышану, үз-үзеңне тынычландыру түгел – тәвәккәлләү.

Аллаһ безгә Үзенең тәкъдиренә ышану белән бергә га-мәл дә кылырга боерган. Аллаһы Тәгалә әйткән:

{وَقُلِ اعْمَلُوا فَسَيَرَى اللَّهُ عَمَلَكُمْ} «Әйт: «Гамәл кылыгыз! Ал-лаһ сезнең гамәлләрегезне күрер...»[260]

Безгә бөтен эштә дә үрнәк булган Пәйгамбәр аңлат-канча, мөселман гамәл кылырга, үзенең бөтен мөмкинче-лекләрен кулланырга тиеш. Әгәр кеше тәкъдиргә генә сылтап, максатка ирешү юлларын эзләми икән, димәк, ул Аллаһыга һәм Аның Илчесенә итәгать итми. Ризык табу-дан баш тарту үз-үзеңне тынычландыру һәм ялкаулык ту-рында сөйли. Ниндидер максатка ирешү өчен ризык эзләү һәм Аллаһыга гына таяну – тәвәккәлләү һәм ышану була. Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:

Hاعْمَلُوا ، فَكُلٌّ مُيَسَّرٌ لِمَا خُلِقَ لَهُA

«Гамәл кылыгыз, һәр кешегә ул ни өчен яратылган булса, ул эшкә ирешү җиңеләйтеләчәк».[261]

16. Сабырлык җиңүгә илтә.

Кешенең тормышы күп төрле көрәшләрдән тора. Ул күп санлы төрле-төрле дошманнар белән көрәшә. Әлеге көрәшләрдә җиңү аның сабырлык дәрәҗәсенә бәйле. Мак-сатка ирешү юлы сабырлык аркылы салынган, ул дошман-нарны җиңүнең файдалы коралы. Аллаһының сабырлыкны бәндәләрен сынау чарасы итүе шуның белән аңлашыла да инде. Аллаһы Тәгалә әйткән:

}وَلَنَبْلُوَنَّكُمْ حَتَّى نَعْلَمَ الْمُجَاهِدِينَ مِنْكُمْ وَالصَّابِرِينَ وَنَبْلُوَ أَخْبَارَكُمْ{

«Сезнең арадан көрәшүчеләрне һәм сабырларны белү өчен, Без һичшиксез сезне сынаячакбыз».[262]

}لَتُبْلَوُنَّ فِي أَمْوَالِكُمْ وَأَنْفُسِكُمْ وَلَتَسْمَعُنَّ مِنَ الَّذِينَ أُوتُوا الْكِتَابَ مِنْ قَبْلِكُمْ

وَمِنَ الَّذِينَ أَشْرَكُوا أَذًى كَثِيرًا وَإِنْ تَصْبِرُوا وَتَتَّقُوا فَإِنَّ ذَلِكَ مِنْ عَزْمِ الأُمُورِ{

«Сез, һичшиксез малыгызга һәм үзегезгә караган сы-науга дучар булачаксыз. Һичшиксез сезгә кадәр Язу би-релгәннәрдән һәм мөшрикләрдән күп начар сүз ишетерсез. Әгәр сабыр итсәгез һәм тәкъва булсагыз, бу – бик зур эш».[263]

Тәкъвалар һәм гаделләр турында Аллаһы Тәгалә бо-лай дигән: {وَالصَّابِرِينَ فِي الْبَأْسَاءِ وَالضَّرَّاءِ وَحِينَ الْبَأْسِ} «... алар мох-таҗлык, бәла-каза һәм куркыныч вакытларда сабыр итә-ләр...»[264]

Бер билгеләмә буенча, сабырлык – нәфесеңне тыю, ягъни аны акыл һәм шәригать таләпләренә буйсындыру ул. Коръән аятьләрен һәм хәдисләрне укыгач, «сабырлык-ның» еш очраганын һәм әлеге мәгънәдә кулланганын кү-рәбез. Әмма моннан тыш, ул әле уңышка һәм җиңүгә ире-шүне дә күз алдында тота.

Монда түбәндәге очраклар күз алдында тотыла:

а) Итәгать итүдә һәм итәгатьсезлектән баш тартуда сабыр булу.

Аллаһ боерганны үтәү һәм ул тыйганнан тыелу итә-гать итү була. Һичшиксез, боларны үтәү кеше күңеле өчен билгеле бер авырлыклар тудыра. Нәфес, дәрт һәм шайтан кебек дошманнарны җиңү өчен дә күп тырышлык куярга кирәк. Аллаһы Тәгалә әйткән: {إِنَّ النَّفْسَ لأَمَّارَةٌ بِالسُّوءِ} «... дө-реслектә, нәфес начарлыкка чакыра...»[265]

{وَلا تَتَّبِعِ الْهَوَى فَيُضِلَّكَ عَنْ سَبِيلِ اللَّهِ} «... теләкләреңә иярмә! Чөнки алар сине Аллаһ юлыннан адаштырачаклар».[266]

}إِنَّ الشَّيْطَانَ لَكُمْ عَدُوٌّ{

«Дөреслектә, шайтан сезгә дошман...»[267]

Әлеге яшерен дошманнар кеше каршына чыгып, аны вәсвәсәлиләр, ул теләгәнне бизиләр, итәгатьтән баш тар-тырга чакыралар. Бу дошманнар гамәлләрендә ныклык күрсәтәләр, армыйлар. Шул сәбәпле, кеше аларны җиңү өчен тырышлык куярга, нәфесен буйсынуга өндәргә тиеш. Болар барысы да сабырлык, авырлыкларны җиңү сәләтен, тырышлык күрсәтүне таләп итә. Аллаһы Тәгалә әйткән:

{وَاتَّبِعْ مَا يُوحَى إِلَيْكَ وَاصْبِرْ حَتَّى يَحْكُمَ اللَّهُ} «Сиңа вәхи кылын-ганга ияр һәм Аллаһ карар чыгарганчы сабыр ит...»[268]

}رَبُّ السَّمَوَاتِ وَالأَرْضِ وَمَا بَيْنَهُمَا فَاعْبُدْهُ وَاصْطَبِرْ لِعِبَادَتِهِ{

«Ул – күкләр, җир һәм алар арасындагы нәрсәләрнең Раббысы. Аңа гыйбадәт кыл һәм гыйбадәттә сабыр бул!»[269]

Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:

Hوَالْمُجَاهِدُ مَنْ جَاهَدَ نَفْسَهُ فِي طَاعَةِ اللَّهِA

«Аллаһ юлында сугышучы – Аллаһыга итәгатьтән чыкмыйча үз нәфесе белән көрәшүче».[270]

Үз нәфесен Аллаһ канәгать була торган кысаларда саклаучы Аңа итәгатьтән чыкмый, нәфесен, шайтанны һәм теләкләрен җиңә. Мондый җиңү белән бернинди җиңүне дә чагыштырып булмый. Чөнки аның ярдәмендә кеше үз-үзе белән идарә итү мөмкинчелегенә ирешә, нәфесе әсир-легеннән котыла. Яшерен дошман белән көрәшү аны җиңү белән тәмамлана. Аллаһы Тәгалә әйткән:

{وَالَّذِينَ جَاهَدُوا فِينَا لَنَهْدِيَنَّهُمْ سُبُلَنَا} «Безнең өчен көч түгүче-ләрне Без Үз юлыбыз белән алып барабыз».

Аллаһының Илчесе нинди дөрес сүзләр әйткән:

Aوَالصَّبْرُ ضِيَاءٌH «... сабырлык – нур...»[271]

б) Бәла-каза вакытында сабыр итү.

Кешенең тормышында үзенә, малына, хатыны һәм балаларына караган бәла-казалар булып тора. Алар кешенең тынычлыгын һәм иминлеген бозалар. Һичшиксез, болар барысы да кешегә тәэсир итеп, аны өметсезлеккә тө-шерәләр. Аллаһы Тәгалә әйткән: {وَإِذَا مَسَّهُ الشَّرُّ كَانَ يَئُوسًا}
«... аңа начарлык ирешсә, ул өметсезләнә».[272]

}إِنَّ الإِنْسَانَ خُلِقَ هَلُوعًا . إِذَا مَسَّهُ الشَّرُّ جَزُوعًا{

«... кеше сабырсыз булып яратылды: аңа берәр начар-лык ирешсә, ул тынычсызлана».[273]

Мондый хәлдә булган кеше җиңелүгә ирешә алмый. Менә шуңа күрә дә, Аллаһы Тәгалә кешеләргә кыю бу-лырга, ягъни бәла-каза каршында нык торырга, көчсезлек-тән, тар күңеллелектән өстен булырга, сабырлык күрсәтер-гә боера. Аллаһы Тәгалә әйткән:

Доверь свою работу ✍️ кандидату наук!
Поможем с курсовой, контрольной, дипломной, рефератом, отчетом по практике, научно-исследовательской и любой другой работой



Поиск по сайту:







©2015-2020 mykonspekts.ru Все права принадлежат авторам размещенных материалов.