Мои Конспекты
Главная | Обратная связь

...

Автомобили
Астрономия
Биология
География
Дом и сад
Другие языки
Другое
Информатика
История
Культура
Литература
Логика
Математика
Медицина
Металлургия
Механика
Образование
Охрана труда
Педагогика
Политика
Право
Психология
Религия
Риторика
Социология
Спорт
Строительство
Технология
Туризм
Физика
Философия
Финансы
Химия
Черчение
Экология
Экономика
Электроника

Булмаганлыгы турында 16 страница





Помощь в ✍️ написании работы
Поможем с курсовой, контрольной, дипломной, рефератом, отчетом по практике, научно-исследовательской и любой другой работой

}وَلَنَبْلُوَنَّكُمْ بِشَيْءٍ مِنَ الْخَوْفِ وَالْجُوعِ وَنَقْصٍ مِنَ الأَمْوَالِ وَالأَنْفُسِ

وَالثَّمَرَاتِ وَبَشِّرِ الصَّابِرِينَ . الَّذِينَ إِذَا أَصَابَتْهُمْ مُصِيبَةٌ قَالُوا إِنَّا لِلَّهِ وَإِنَّا إِلَيْهِ

رَاجِعُونَ . أُولَئِكَ عَلَيْهِمْ صَلَوَاتٌ مِنْ رَبِّهِمْ وَرَحْمَةٌ وَأُولَئِكَ هُمُ الْمُهْتَدُونَ{

«Без сезне курку, ачлык, малның югалуы, якыннар-ның үлүе, җиләк-җимешләр белән саныйбыз. Ләкин кайгы килгәндә: «Дөреслектә, Без Аллаһыныкы һәм Аңа әйләнеп кайтачакбыз», – дип әйтүче сабырларны шатландыр. Ан-дыйларга Раббыларының рәхмәте һәм мәрхәмәте иңә. Шу-ның белән алар туры юлга керәләр».[274]

Мондый кешеләргә, аеруча кайгының беренче мизгел-ләрендә сабырлык, ныклык күрсәтүчеләргә дан, хөрмәткә юл күрсәтелә. Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:

Aإِنَّمَا الصَّبْرُ عِنْدَ الصَّدْمَةِ الأُولَىH «Дөреслектә, сабырлыкны борчуның беренче мизгелләрендә күрсәтергә кирәк».[275]

Тормыш чынбарлыгы белән очрашу, үзләренә төшкән бәланы ике дөньяда да файда китерә торган яхшылыкка әверелдерү өчен андый сабыр кешеләр бу вакыйгалардан җиңүче булып чыгалар. Шулай итеп, бәла алар өчен рәх-мәткә тиң була. Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:

Hعَجَبًا لأَمْرِ الْمُؤْمِنِ ، إِنَّ أَمْرَهُ كُلَّهُ خَيْرٌ ، وَلَيْسَ ذَاكَ لأَحَدٍ إِلاَّ لِلْمُؤْمِنِ ،

إِنْ أَصَابَتْهُ سَرَّاءُ شَكَرَ فَكَانَ خَيْرًا لَهُ ، وَإِنْ أَصَابَتْهُ ضَرَّاءُ صَبَرَ فَكَانَ خَيْرًا لَهُA

«Мөэминнең хәле гаҗәеп. Чөнки аның өчен бөтен нәр-сә дә яхшылык була. Мөэминнән кала беркемгә дә мондый нәрсә бирелмәгән. Аны берәр нәрсә шатландырса, ул Ал-лаһыга шөкер итә һәм бу аның өчен изгелек була. Аңа бә-ла килсә, ул сабыр итә. Бу да аның өчен яхшылык була».[276]

Мондый очракларда үз-үзеңне тотуның үрнәген безгә Пәйгамбәр галәйһиссәләм күрсәтә. Бервакытны аның кы-зы кемнедер: «Минем улым үлем хәлендә, безнең янга кил», – дип әйтергә җибәрә. Шунда Пәйгамбәр кызын сә-ламләргә һәм болай дип әйтергә боера:

Hإِنَّ لِلَّهِ مَا أَخَذَ وَلَهُ مَا أَعْطَى وَكُلُّ شَيْءٍ عِنْدَ اللَّهِ بِأَجَلٍ مُسَمَّى فَالْتَصْبِرْ وَلْتَحْتَسِبْA

«Дөреслектә, Аллаһ алган нәрсә дә, бүләк иткән нәр-сә дә Аныкы. Ул Аллаһ) һәр нәрсәгә билгеле бер вакыт билгеләгән. Шулай булгач, ул сабыр итсен һәм Аллаһы-ның әҗеренә өметләнсен».[277]

в) Кешеләр күрсәткән авырлыкларга сабыр итү.

Бәндә төрле кешеләр арасында яши. Аларның һәрбер-сенең үз холкы, үз тәрбиясе. Димәк. Алар һичшиксез аңа зарар китерәчәкләр, рәнҗетәчәкләр. Шул сәбәпле кеше көчсезләнсә, ул югалтулар кичерәчәк, аның тормышы җә-һәннәмгә әйләнәчәк. Мондый борчуларны җиңеп чыкса, сабырлык күрсәтсә, кешеләрне гафу итсә, уңышка ирешә-чәк, бәхетле булачак. Аллаһы Тәгалә әйткән:

{فَاعْفُوا وَاصْفَحُوا حَتَّى يَأْتِيَ اللَّهُ بِأَمْرِهِ} «Аллаһ әмер биргәнче га-фу итегез һәм киңкүңелле булыгыз!»[278]

Ягъни, мәрхәмәтле бул һәм үзеңә ошамаган күп нәр-сәне күрмә. {ادْفَعْ بِالَّتِي هِيَ أَحْسَنُ فَإِذَا الَّذِي بَيْنَكَ وَبَيْنَهُ عَدَاوَةٌ كَأَنَّهُ وَلِيٌّ حَمِيمٌ}

«... начарлыкка яхшылык белән җавап бир. Шул чакта си-нең дошманлашкан кешең якын дустың кебек булыр».[279]

Моннан тыш, сабырлык – батырлык галәмәте. Алла-һы Тәгалә әйткән: {وَلَمَنْ صَبَرَ وَغَفَرَ إِنَّ ذَلِكَ لَمِنْ عَزْمِ الأُمُورِ} «Сабыр булучыга һәм гафу итүчегә килгәндә, дөреслектә, бу – га-мәлләрдәге тәвәккәллектән».[280]

Бары тик Аллаһыга ышанган, Аннан ярдәм сораган кешеләр генә сабырлык күрсәтәләр. Аллаһы Тәгалә әйт-кән: {وَجَعَلْنَا بَعْضَكُمْ لِبَعْضٍ فِتْنَةً أَتَصْبِرُونَ وَكَانَ رَبُّكَ بَصِيرًا} «Сабырлык күрсәтәсезме, юкмы икәнне белү өчен Без сезне бер-бе-регезгә сынау фетнә) кылдык. Синең Раббың – Күрүче».[281]

Шулай ук, бу эшне Аллаһының әҗеренә өметләнүче-ләр генә булдыра ала. {وَالَّذِينَ صَبَرُوا ابْتِغَاءَ وَجْهِ رَبِّهِمْ} «... алар Раббыларына омтылып, сабырлык күрсәтәләр...»[282]

г) Дәгъват кылуда сабыр булу.

Аллаһы Тәгалә пәйгамбәрләренә дәгъват эшендә са-быр булырга боерган. Аллаһы Тәгалә әйткән:

{وَأْمُرْ أَهْلَكَ بِالصَّلاةِ وَاصْطَبِرْ عَلَيْهَا} «Гаилә әгъзаларыңа намаз укырга, аны укыганда сабыр булырга боер!»[283]

}وَأْمُرْ بِالْمَعْرُوفِ وَانْهَ عَنِ الْمُنْكَرِ وَاصْبِرْ عَلَى مَا أَصَابَكَ{

«... яхшылыкка өндә, начарлыктан тый һәм үзеңә ирешкән нәрсәләргә сабыр бул...»[284]

Аллаһы Тәгалә Үзенең Пәйгамбәренә болай дигән:

}وَاهْجُرْهُمْ هَجْرًا جَمِيلاً{

«... аларны күркәм рәвештә ташлап кит».[285]

Шулай итеп, Аллаһы Тәгаләгә чакыручы кеше сабыр булырга, дәгъват юлындагы кыенлыкларны җиңел киче-рергә тиеш. Аллаһы Тәгалә әйткән:

}فَاصْبِرْ إِنَّ وَعْدَ اللَّهِ حَقٌّ وَلا يَسْتَخِفَّنَّكَ الَّذِينَ لا يُوقِنُونَ{

«Сабыр ит. Дөреслектә, Аллаһының вәгъдәсе – хак. Иманда нык булмаучылар сине дулкынланырга мәҗбүр итмәячәкләр».[286]

Әлеге кеше тизрәк нәтиҗәгә ирешергә теләп, вакый-галарны ашыктырса, уңышсызлыкка очраячак, бөтен ты-рышканлыгы әрәм китәчәк.

Аллаһы Тәгалә Үзенең Пәйгамбәренә болай дигән:

{فَاصْبِرْ كَمَا صَبَرَ أُولُوا الْعَزْمِ مِنَ الرُّسُلِ وَلا تَسْتَعْجِلْ لَهُمْ} «Элекке пәйгамбәрләр сабыр булган кебек, син дә сабыр бул! Аларга кяферләргә) газап сорарга ашыкма».[287]

}فَاصْبِرْ صَبْرًا جَمِيلاً . إِنَّهُمْ يَرَوْنَهُ بَعِيدًا . وَنَرَاهُ قَرِيبًا{

«Тиешенчә сабыр ит! Алар Кыямәт көнен ерак дип саныйлар. Ә Без аны якын дип күрәбез».[288]

17. Сабырлыкның нәтиҗәләре.

Алда сөйләгәннәрдән аңлашылганча, сабырлык канә-гатьлеккә, бәхет хисенә, данга, яхшылыкка илтә. Сабыр-лык сәбәпле кеше Аллаһының ярдәменә һәм мәхәббәтенә лаек була. Моннан тыш, кеше сабырлыкның нәтиҗәләрен Ахирәттә да татыячак, моның өчен хисапсыз мәңгелек ләззәтләр кичерәчәк. Аллаһы Тәгалә әйткән:

{إِنَّمَا يُوَفَّى الصَّابِرُونَ أَجْرَهُمْ بِغَيْرِ حِسَابٍ} «Дөреслектә, сабырлар үз әҗерләрен хисапсыз күп алачаклар».[289]

Бу әҗерләр киңлеге күкләргә һәм җиргә тигез, фә-рештәләр белән бизәлгән җәннәттә булачак. Аллаһы Тәга-лә әйткән:

}جَنَّاتُ عَدْنٍ يَدْخُلُونَهَا وَمَنْ صَلَحَ مِنْ آبَائِهِمْ وَأَزْوَاجِهِمْ وَذُرِّيَّاتِهِمْ وَالْمَلائِكَةُ

يَدْخُلُونَ عَلَيْهِمْ مِنْ كُلِّ بَابٍ . سَلامٌ عَلَيْكُمْ بِمَا صَبَرْتُمْ فَنِعْمَ عُقْبَى الدَّارِ{

«Алар тугры аталары, хатыннары һәм балалары белән җәннәт бакчасына керәчәкләр. Алар янына бөтен капкадан да фәрештәләр керәчәк һәм: «Сабыр булганыгыз өчен сез-гә сәлам!» – диячәк. Бу җәннәт нинди зур нигъмәт!»[290]

Аллаһ аларга мөрәҗәгать итәчәк, Үзенең гафу итүен, ризалыгын бирәчәк: {إِنِّي جَزَيْتُهُمُ الْيَوْمَ بِمَا صَبَرُوا أَنَّهُمْ هُمُ الْفَائِزُونَ} «Дөреслектә, Мин бүген аларны сабыр булганнары өчен бүләклим: алар – уңышка ирешүчеләр!»[291]

}وَبَشِّرِ الصَّابِرِينَ . الَّذِينَ إِذَا أَصَابَتْهُمْ مُصِيبَةٌ قَالُوا إِنَّا لِلَّهِ

وَإِنَّا إِلَيْهِ رَاجِعُونَ . أُولَئِكَ عَلَيْهِمْ صَلَوَاتٌ مِنْ رَبِّهِمْ وَرَحْمَةٌ{

«... кайгы килгәндә: «Без Аллаһыныкы һәм Аңа әйлә-неп кайтачакбыз», – дип әйтүче сабырларны шатландыр. Аларга Раббыларының рәхмәте һәм мәрхәмәте булачак».[292]

Байлык та, балалар да беркемгә дә файда китерми торган Көндә Аллаһ Үзе каршына сәламәт йөрәк белән килгән бәндәгә биргән нәрсәләрнең иң яхшысы – сабыр-лык. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм бик дөрес әйткән:

Aمَا أُعْطِيَ أَحَدٌ عَطَاءً خَيْرًا وَأَوْسَعَ مِنَ الصَّبْرِH «Беркемгә дә сабыр-лыктан да яхшырак һәм юмартрак бүләк бирелмәде».[293]

18. Кайгыга алмашка шатлык килә. Кайбер вакытта кеше өстенә төрле бәлалар, сынаулар төшә һәм алар авыр булу сәбәпле ул кеше кайгыга, төшенкелеккә бирелә. Бу – мөэмин җәннәт юлын яхшы итеп үтсен өчен Аллаһының сынавы. Әгәр ул сынауны үтсә, сабыр булса, Аллаһының әҗеренә өметләнсә, Аллаһ аның борчуын таратачак, авыр-лыклардан азат итәчәк. Мондый хәлдә мөэмин нурның ка-раңгылык эченнән чыгаруын, борчуның яхшылыкка илтү-ен аңлаячак. Аллаһы Тәгалә әйткән:

}أَمْ حَسِبْتُمْ أَنْ تَدْخُلُوا الْجَنَّةَ وَلَمَّا يَأْتِكُمْ مَثَلُ الَّذِينَ خَلَوْا مِنْ

قَبْلِكُمْ مَسَّتْهُمُ الْبَأْسَاءُ وَالضَّرَّاءُ وَزُلْزِلُوا حَتَّى يَقُولَ الرَّسُولُ

وَالَّذِينَ آمَنُوا مَعَهُ مَتَى نَصْرُ اللَّهِ أَلا إِنَّ نَصْرَ اللَّهِ قَرِيبٌ{

«Сез үзегезгә кадәр яшәүчеләр кебек сыналмыйча җәннәткә керербез дип уйладыгызмы? Алар өстенә авыр-лыклар һәм бәлалар төште. Ул сынаулар шул дәрәҗәдә булдылар, хәтта пәйгамбәр һәм ышанучылар: «Аллаһы-ның ярдәме кайчан килә соң?» – дип әйттеләр. Дөреслек-тә, Аллаһының ярдәме якын!»[294]

}وَهُوَ الَّذِي يُنَزِّلُ الْغَيْثَ مِنْ بَعْدِ مَا قَنَطُوا وَيَنْشُرُ رَحْمَتَهُ{

«Ул – кешеләр өметсезлеккә бирелгәннән соң, яңгыр иңдерүче һәм Үзенең рәхмәтен таратучы».[295]

Моны яхшырак аңлар өчен бәлки сиңа Табук сугы-шына сәбәпсез бармаган Кәгъб бине Мәлик һәм аның ип-тәшләре турындагы хикәянең эчтәлеген белергә кирәктер. Сугышка бармаган өчен Пәйгамбәр галәйһиссәләм аларга байкот игълан итәргә боера. Моның нәтиҗәсендә аларны бик каты кайгы биләп ала. Аллаһы Тәгалә әйткән:

}ضَاقَتْ عَلَيْهِمُ الأَرْضُ بِمَا رَحُبَتْ وَضَاقَتْ عَلَيْهِمْ

أَنْفُسُهُمْ وَظَنُّوا أَنْ لا مَلْجَأَ مِنَ اللَّهِ إِلاَّ إِلَيْهِ{

«... җирнең бөтен киңлекләре аларга тар булды. Алар-ның җаннары кысылды һәм алар Аллаһыга мөрәҗәгать итүдән башка Аннан качу урыны юк икәнен белделәр».[296]

Аннары аларга җиңеллек һәм мәрхәмәт килгән:

{ثُمَّ تَابَ عَلَيْهِمْ لِيَتُوبُوا إِنَّ اللَّهَ هُوَ التَّوَّابُ الرَّحِيمُ} «Киләчәктә дә тәүбә итсеннәр өчен Аллаһ аларга рәхимле булды. Дөрес-лектә, Аллаһ – Тәүбәләрне кабул итүче, Мәрхәмәтле!»[297]

19. Авырлык урынына җиңеллек килә.

Күргәнебезчә, әлеге хәдистә сөйләнгән бөтен нәрсә-ләр дә бер-берсе белән бәйле. Мәсәлән, авырлык борчу ту-дыра, ә җиңеллек шатлыкның сәбәбе була. Болар барысы да сабырлык таләп итәләр. Алардан соң алмашка җиңү һәм уңыш килә. Бу – Аллаһының бәндәләренә күрсәткән рәхмәте һәм мәрхәмәте. Аллаһы Тәгалә әйткән:

}فَإِنَّ مَعَ الْعُسْرِ يُسْرًا . إِنَّ مَعَ الْعُسْرِ يُسْرًا{

«Дөреслектә, авырлыктан соң – җиңеллек килә. Авыр-лыктан соң – җиңеллек килә».[298]

Доверь свою работу ✍️ кандидату наук!
Поможем с курсовой, контрольной, дипломной, рефератом, отчетом по практике, научно-исследовательской и любой другой работой



Поиск по сайту:







©2015-2020 mykonspekts.ru Все права принадлежат авторам размещенных материалов.