Мои Конспекты
Главная | Обратная связь

...

Автомобили
Астрономия
Биология
География
Дом и сад
Другие языки
Другое
Информатика
История
Культура
Литература
Логика
Математика
Медицина
Металлургия
Механика
Образование
Охрана труда
Педагогика
Политика
Право
Психология
Религия
Риторика
Социология
Спорт
Строительство
Технология
Туризм
Физика
Философия
Финансы
Химия
Черчение
Экология
Экономика
Электроника

Булмаганлыгы турында 17 страница





Помощь в ✍️ написании работы
Поможем с курсовой, контрольной, дипломной, рефератом, отчетом по практике, научно-исследовательской и любой другой работой

Шуңа күрә, Аллаһы Тәгалә бәндәләренә җиңеллектән башка нәрсә боермаган. Аллаһы Тәгалә әйткән:

{يُرِيدُ اللَّهُ بِكُمُ الْيُسْرَ وَلا يُرِيدُ بِكُمُ الْعُسْرَ} «Аллаһ сезгә җиңеллек тели һәм авырлык теләми...»[299] {وَمَا جَعَلَ عَلَيْكُمْ فِي الدِّينِ مِنْ حَرَجٍ} «... Ул сезгә диндә бернинди авырлык та яратмаган...»[300]

Шулай итеп, Аллаһының сүзләреннән күренгәнчә, авырлыклар һәм кайгылар мәңгелек түгел. Әгәр кеше Ал-лаһ язганны тиеш дип кабул итсә, Ул кушканнарны үтәсә, тыйганнарыннан тыелса, Аңа гына тәвәккәл кылса, Аллаһ аның авырлыкларын җиңеллеккә алыштырачак. Аллаһы Тәгалә әйткән: {وَمَنْ يَتَوَكَّلْ عَلَى اللَّهِ فَهُوَ حَسْبُهُ} «Аллаһыга тәвәк-кәл кылучыга Ул да җитәчәк...»[301]

20. Әлеге хәдисне аңлау.

Әгәр дә утырып йөри торган хайван яки транспорт ча-расы көчле, бердән дә артыграк кешене утырта ала икән, хуҗага үзе янына тагын кеше утыртырга мөмкин. Хай-ванга авыр икәнлеге күренсә, болай эшләргә ярамый.

Хәдистә нәрсә турында сөйләнә:

1. Укытучы өйрәтә башлаганчы ук, укучысының игъ-тибарын җәлеп итә алса, бу – бик яхшы. Болай эшләү аңа күбрәк тәэсир итәчәк, гыйлемгә омтылышы артачак.

2. Хакыйкатьтән тайпылмаучыга һәм аңа чакыручыга залимнәрнең зарары да, ялганчыларның хәйләләре дә зыян китермәячәк.

3. Мөселман итәгать итәргә, шәригать тыйганнан ты-ярга, яхшылыкка өндәргә, начар нәтиҗәләр белән куркы-тучы имансыз кешеләргә ышанмаска тиеш. Чөнки тәкъ-диргә язылган нәрсә һичшиксез булачак.

 

Оят – иманнан

 

H 19عَنْ أَبِي مَسْعُودٍ عُقْبَةَ بْنِ عَمْرٍو الأَنْصَارِيِّ الْبَدْرِيِّ رَضِيَ اللَّهُ عَنْهُ قَالَ : قَالَ رَسُولُ اللَّهِr: إِنَّ مِمَّا أَدْرَكَ النَّاسُ مِنْ كَلامِ النُّبُوَّةِ الأُولَى : إِذَا لَمْ تَسْتَحْيِ فَاصْنَعْ مَا شِئْتَA

Әбү Мәсгут Гукъбә бине Гамр Әнсари Бәдри сүзләре буенча, Аллаһының Илчесе галәйһиссәләм әйткән: «Дө-реслектә, беренче пәйгамбәрлектән кешеләргә түбәндәге сүзләр килеп ирешкән: әгәр дә оялмасаң, теләсәң нәрсә эшлә».[302]

Хәдиснең әһәмияте

«Оят» дигән сүз кешенең шелтәгә лаеклы эштән ты-елуын, моңа нәфрәтен белдергәнгә күрә, әлеге әхлак сый-фатына иярү һәр бозык һәм гөнаһлы нәрсәдән баш тартуга тиң. Икенче яктан, оят – кешеләр омтыла торган яхшы сыйфатларның берсе, ул иманның камиллеген һәм тулы-лыгын күрсәтә. Бер хәдисендә Пәйгамбәр галәйһиссәләм болай дигән: Aوَالْحَيَاءُ شُعْبَةٌ مِنَ الإِيمَانِH «... оялчанлык – иман тармакларының берсе».[303] Aالْحَيَاءُ لا يَأْتِي إِلاَّ بِخَيْرٍH «... оят ях-шылыктан башка нәрсә дә алып килми».[304]

Имам Нәвәви әйткән: «Әлеге хәдис – Исламның ниге-зе. Ул күрсәткәнчә, шәригать боерыгы мәҗбүр вәҗеп) һәм тәкъдим ителә торган мәндүб) була. Боларны эшләү-дән баш тарту – оят. Шәригатьтә тәкъдим ителә торган нәрсәләр хәрам яки мәкрүһка бүленә. Боларны эшләү – оят. Рөхсәт ителгән мобах) эшләргә килгәндә, аларны эш-ләүдән оялу да, эшләү дә рөхсәт ителә. Шулай итеп, әлеге хәдис биш хөкемне үз эченә ала».

Хәдисне аңлау

1. Пәйгамбәрләр мирасы.

Оялчанлык күркәм сыйфатларның нигезендә ята. Ул изгелек кылуның һәм начарлыктан баш тартуның этәреч көче булып тора. Шуңа күрә дә, ул пәйгамбәрләрнең үз-гәрмәс, берсеннән берсенә тапшырылучы мирасы исәбенә керә. Өммәтебез пәйгамбәрләрдән оялчанлыкны мирас итеп алган икән, без дә оялчанлык күрсәтергә тиеш.

2. Хәдиснең мәгънәсе.

Күренекле галимнәр фикеренчә, әлеге хәдисне өч төрле итеп аңлатырга була.

Беренче мәгънәсе. Монда янау төсмере булган боерык күз алдында тотыла. Пәйгамбәр галәйһиссәләм гүя: «Оя-тың булмаса, нәрсә теләсәң, шуны эшлә. Ләкин Алла-һының җәзасы кырыс булыр», – дип әйтә. Мондый сүзләр Коръәндә дә бар: {اعْمَلُوا مَا شِئْتُمْ} «Теләсәгез нәрсә эшлә-гез...»[305]

Икенче мәгънә. Пәйгамбәр галәйһиссәләмнең түбән-дәге сүзләрендәге кебек боерык:

Hمَنْ كَذَبَ عَلَيَّ مُتَعَمِّدًا فَلْيَتَبَوَّأْ مَقْعَدَهُ مِنَ النَّارِA

«Белә торып минем турыда ялганлаучы уттан үзенең урынын алсын». Бу очракта хәдиснең мәгънәсе болай бу-ла: оялчанлык бозыклык эшләүдән тыеп тора. Бернәрсә-дән дә оялмаучы үзе теләгәнен кылачак, бозык эшләр эш-ләячәк.

Өченче мәгънә. Хәләл дип санау рәвешендәге боерык. Әлеге очракта хәдиснең мәгънәсе болай була: әгәр дә син Аллаһ һәм кешеләр алдында нәрсәне дә булса эшләргә оялмыйсың икән, ул эшне эшлә, бу рөхсәт ителә. Чөнки шәригать тыймаган нәрсә хәләл санала.

Беренче мәгънә дөресрәк булса кирәк. Имам Нәвәви – өченчесен, ә кайбер галимнәр икенчесен дөрес дигәннәр.

3. Оялчанлыкның ике төре.

а) Тумыштан ук килә торган оялчанлык. Әлеге сый-фатка ия булучы әхлакның иң югары дәрәҗәләренә күтә-релә, гөнаһ эшләүдән тыела, начар холыктан саклана. Шу-ңа күрә, оялчанлык яхшылыкның чыганагы һәм иманның бер тармагы санала. Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:

Aوَالْحَيَاءُ شُعْبَةٌ مِنَ الإِيمَانِH «Оялчанлык – иманның бер тар-магы».

Пәйгамбәр галәйһиссәләм үзе, ата-анасы чит күзләр-дән яшереп пәрдә артында тоткан, яшь кыздан да оялчан-рак булган.

Гомәр разыяллаһү ганһү сөйләгән: «Оялучы кеше яшеренә, яшеренүче кеше тәкъвалыкта була, ә тәкъвалык-та булучы иминлектә була».

б) Үзеңдә булдырылган оялчанлык. Мондый оялчан-лык Аллаһыны, Аның бөеклеген, якынлыгын тану, күзләр-нең кая каравын, йөрәкләрдә нәрсә яшеренүен белү сәбәп-ле барлыкка килә. Мондый оялчанлыкны булдырырга те-ләүче кеше иманның бөек дәрәҗәләренә ирешә. Әлеге төр оялчанлык Аллаһының нигъмәтләрен күрү, моның өчен Аңа шөкер итүнең аз икәнен тану белән дә ирешелә. Пәй-гамбәр галәйһиссәләм әйткән:

Hالاسْتِحْيَاءُ مِنَ اللَّهِ حَقَّ الْحَيَاءِ أَنْ تَحْفَظَ الرَّأْسَ وَمَا وَعَى ، وَتَحْفَظَ

الْبَطْنَ وَمَا حَوَى ، وَتَتَذَكَّرَ الْمَوْتَ وَالْبِلَى ، وَمَنْ أَرَادَ الآخِرَةَ تَرَكَ زِينَةَ

الدُّنْيَا ، فَمَنْ فَعَلَ ذَلِكَ فَقَدِ اسْتَحْيَى يَعْنِي مِنَ اللَّهِ حَقَّ الْحَيَاءِA

«Аллаһыдан оялу – башны һәм аның эчендәге нәрсә-ләрне саклау, корсак һәм аның эчендәге нәрсәләрне сак-лау, үлем һәм сынауларны истә тоту ул. Ахирәткә омты-лучы бу дөнья зиннәтләреннән баш тарта. Болай эшләүче Аллаһыдан чын оялу белән ояла».[306]

4. Шелтәгә лаеклы оялчанлык турында.

Оялчанлык кешене бозыклыклардан тыйса, мактаулы сыйфат була. Чөнки ул иманны камилләштерә, изгелектән башка нәрсәгә илтми. Оялчанлык акыл кысаларыннан чыкса, кешене борчыса, җан оялырга кирәкмәгән нәрсә-ләрдән баш тартса, бу шелтәгә лаеклы сыйфат була. Мон-дый оялчанлык гыйлем алырга һәм ризык табарга кома-чаулый. Бервакыт Бишр бине Кәгъб Әдәви Гыймран бине Хөсәенгә: «Без кайбер китапларда оялчанлыкның тыныч-лыкка илтүен һәм үзеңне Аллаһ алдында лаеклы итеп то-тарга ярдәм итүен күрәбез. Әмма аларда шулай ук оялчан-лыкның көчсезлеккә китерүе турында да языла», – дип әйткән. Моны ишеткәч, Гыймран ачуланып: «Мин сиңа Пәйгамбәрнең сүзләрен тапшырам, ә син аларга каршы киләсең», – дигән.Димәк, мактаулы оялчанлык турында сөйләгәндә Пәйгамбәр галәйһиссәләм яхшылык кылуга һәм начарлыктан тыелуга илтә торган оялчанлыкны күз алдында тоткан. Аллаһының һәм бәндәләрнең хакларын бозуга илтә торган көчсезлеккә килгәндә, аның чыганагы оялчанлык түгел, зәгыйфьлек һәм тар күңеллелек.

5. Мөселман хатын-кызның оялчанлыгы. Мөселман хатын-кызы үзен оялчанлык белән бизи һәм ирләр белән бергә җирне төзекләндерүдә яңа буынны тәрбияләү дә катнаша. Монда аның сәламәт хатын-кыз табигатенең пакьлеге дә зур роль уйный. Коръәндә Аллаһы Тәгалә Шө-гаепнең ике кызының берсе турында сөйли. Ул Муса га-ләйһиссәләмне чакырырга килә Аллаһы Тәгалә аның ту-рында болай дигән:

}فَجَاءَتْهُ إِحْدَاهُمَا تَمْشِي عَلَى اسْتِحْيَاءٍ قَالَتْ إِنَّ أَبِي يَدْعُوكَ لِيَجْزِيَكَ أَجْرَ مَا سَقَيْتَ لَنَا{

«Шунда ике кызның берсе аның янына оялып яңадан килде һәм: «Минем әтием безнең өчен сарыкларны эчер-гәнгә сиңа бәясен түләргә чакыра», – диде».[307]

Ул Муса янына әтисенең кушуы буенча, ирләр белән очрашканда саф, әдәпле кызга ничек йөрү тиеш булса, шул рәвештә килде. Аның үз-үзен тотышында тыйнаксыз-лык, матурлыгыңны кешеләргә күрсәтергә теләү, мактану юк иде. Ул шулай хәрәкәт итеп кенә калмый, сөйләшкән-дә дә ачык итеп, төртелмичә сөйли. Үз-үзен бу рәвешчә тотарга аны чиста, сәламәт табигате этәрә. Ир кешеләр белән очрашырга, алар белән сөйләшергә туры килгәндә әдәпле кыз табигый оялу кичерә. Әмма үзенең чисталыгы һәм саф күңеллелеге сәбәпле ул вәсвәсәләндерә торган оялу кичерми, ачык итеп зарури булган кадәр сөйли.

Үзен ир кеше кебек тотучы, мөсеманча киенеп йөр-мәүче, кирәк булмаганда да ирләр белән аралашучы ха-тын-кызга килгәндә, «Алар Коръән һәм Ислам мәктәбендә укымаганнар, оялчанлык һәм Аллаһыга итәгатьне оятсыз-лык, итәгатьсезлек һәм бозыклыкка алыштырган», – дип әйтеп була.

6. Оялчанлыкның нәтиҗәләре.

Яхшылык – оялчанлыкның нәтиҗәләреннән. Кеше бөтен эшләрендә дә оялчанлыктан чыкмаса, димәк, аның яхшылыгы табигый.

Аның нәтиҗәләренең тагын берсе – тугрылык. Әхнәф бине Кайс: «Беркайчан да кешедә ике сыйфат: ялганчылык һәм кыюлык бергә була алмый», – дигән. Кыюлыкның нә-тиҗәләре гаделлек, тугрылык, оялчанлык һәм яхшылык.

7. Оялчанлыкның капма-каршысы.

Оялчанлыкның капма-каршысы – оятсызлык. Бу на-чар сыйфат. Ул кешене начар нәрсәгә юнәлергә, шелтә һәм ачулануларга игътибар итмәскә этәрә.

Оятсыз кеше ахыр чиктә начар нәрсәләрне ачык итеп кыла башлый. Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:

Aكُلُّ أُمَّتِي مُعَافًى إِلاَّ الْمُجَاهِرِينَH «Бозыклыкны ачык итеп кы-лучылардан кала минем өммәтем аннан котылачак».

Наданлык күрсәтеп, Аллаһыдан да, кешеләрдән дә оялмаучыны каты җәза һәм көч куллану гына тыя ала. Чөнки кешеләр арасында оялу сизмичә, курку хисен генә сизүчеләр дә бар. Моңа аптырарга да кирәкми. Оятсызлык – кешенең сәламәт табигатеннән тайпылышы бит ул.

8. Ата-ананың һәм тәрбиячеләрнең бурычлары.

Ислам җәмгыятендә ата-аналар һәм тәрбиячеләр оял-чанлык кебек сыйфатны булдыру өчен бөтен көчләрен ку-ярга тиешләр. Моның өчен бөтен тәрбия ысулларын кул-ланырга кирәк. Ул ысулларга балаларны, аларның үз-үзен тотышларын күзәтү, оялчанлыкка каршы килгән күренеш-ләрне төзәтү, аларга тугры иптәләр табу, яхшы китапларга юнәлдерү һ.б. керә.

9. Әлеге хәдис оялчанлыкта яхшылыктан башка нәрсә юк икәнен күрсәтә. Шулай булгач, оялчанлыгы күп булган кешедә яхшылык та күп.

10. Дин хөкемнәрен өйрәткәндә, хакыйкатьне эзлә-гәндә оялырга кирәкми. Аллаһы Тәгалә әйткән:

{وَاللَّهُ لا يَسْتَحْيِي مِنَ الْحَقِّ} «... Аллаһ хактан оялмый».[308]

 

Тугры булу истикамә) һәм иман

 

H 20عَنْ أَبِي عَمْرٍو ، وَقِيلَ : أَبِي عَمْرَةَ ، سُفْيَانَ بْنِ عَبْدِ اللَّهِ الثَّقَفِيِّ رَضِيَ اللَّهُ عَنْهُ قَالَ : قُلْتُ : يَا رَسُولَ اللَّهِ ، قُلْ لِي فِي الإِسْلامِ قَوْلاً ، لا أَسْأَلُ عَنْهُ أَحَدًا غَيْرَكَ . قَالَ : قُلْ آمَنْتُ بِاللَّهِ ثُمَّ اسْتَقِمْA

Әбү Гамр Суфьян бине Габдуллаһ Сәкафи разыяллаһү ганһү әйткән: «Бервакыт мин: «Әй Аллаһының Илчесе, миңа Ислам турында мин синнән соң беркемнән дә сора-маслык сүзләр әйт», – дидем. Ул: «Мин Аллаһыга ышан-дым», – дип әйт тә, аннары тугры бул!» – диде».[309]

Хәдиснең әһәмияте

Сораучы кешегә кыскача гына җавап бирсә дә, Пәй-гамбәр галәйһиссәләм Исламның бөтен нигезен дә ике сүзгә – иманга һәм тугрылыкка сыйдыра алган. Мәгълүм булганча, Ислам – Аллаһының берлеген тану тәүхид) һәм итәгать итү ул.

Тәүхид «Мин Аллаһыга ышандым» дигән сүзләрне әйтү белән барлыкка килә. Ә итәгать итү өчен тугры бу-лырга – Аллаһының барлык боерыкларын да үтәргә, Ул тыйганнан тыелырга кирәк. Аллаһы Тәгалә әйткән:

{فَاسْتَقِيمُوا إِلَيْهِ وَاسْتَغْفِرُوهُ} «Аңа карата тугры булыгыз, Ан-нан гафу сорагыз...»[310]

Хәдисне аңлау

1. Тугрылык нәрсә ул?

Пәйгамбәрнең «Мин Аллаһыга ышандым», – дип әйт тә, аннары тугры бул!» дигән сүзләре Аллаһының түбән-дәге сүзләренә карый.

}إِنَّ الَّذِينَ قَالُوا رَبُّنَا اللَّهُ ثُمَّ اسْتَقَامُوا تَتَنَزَّلُ عَلَيْهِمُ الْمَلائِكَةُ أَلاَّ تَخَافُوا وَلا تَحْزَنُوا{

«Дөреслектә: «Раббыбыз – Аллаһ», – дип әйтеп, анна-ры тугры булучыларга фәрештәләр иңә һәм: «Курыкмагыз да, кайгырмагыз да», – дип әйтәләр».[311]

}إِنَّ الَّذِينَ قَالُوا رَبُّنَا اللَّهُ ثُمَّ اسْتَقَامُوا فَلا خَوْفٌ عَلَيْهِمْ وَلا هُمْ يَحْزَنُونَ{

«Дөреслектә: «Раббыбыз – Аллаһ», – дип әйт, тугры булучыларга курку һәм кайгы булмас».[312]

Әбү Бәкер Сыйтдикъ Аллаһының «... аннары тугры булганнар...» дигән сүзен болай дип аңлата: «Алар Аллаһ белән бергә бернәрсәгә дә гыйбадәт кылмаганнар».

Бервакыт Гомәр разыяллаһү ганһү мөнбәрдән:

}إِنَّ الَّذِينَ قَالُوا رَبُّنَا اللَّهُ ثُمَّ اسْتَقَامُوا{

«Раббыз – Аллаһ», – дип әйтеп, аннары тугры булу-чылар...» дигән аятьне укыган да: «Алар Аллаһыга тай-пылышсыз итәгать иткәннәр, төлке кебек боргаланмаган-нан», – дип әйткән. Әлеге сүзләрдән аңлашылганча, тугры булу – камил бераллалыктан тайпылмау ул.

Кушәйри: «Тугры булу эшләрдә камиллеккә ирешер-гә, яхшы эшләрне тәртипкә салырга ярдәм итә. Тугры булмаучының тырышлыгы әрәмгә китә, омтылышы фай-дасыз була», – дип әйткән. Вәсити: «Бу – һәр яхшы нәрсә үз камиллегенә ирешә торган сыйфат», – дигән.

2. Тугры булу камил була алмый.

Әгәр тугры булу аң камиллегенең иң югары дәрәҗәсе булып, ул сүзләрдә һәм эшләрдә чагыла, бидгать һәм ада-шулардан саклый икән, димәк, кеше беркайчан да чын мәгънәсендә тугры була алмаячак. Тугрылыкка юнәлгәндә ул һичшиксез ниндидер хаталар җибәрәчәк. Шуңа күрә, Аллаһы Тәгалә болай дигән: {فَاسْتَقِيمُوا إِلَيْهِ وَاسْتَغْفِرُوهُ} «Аңа ка-рата тугры булыгыз, Аннан гафу сорагыз...»[313]

Доверь свою работу ✍️ кандидату наук!
Поможем с курсовой, контрольной, дипломной, рефератом, отчетом по практике, научно-исследовательской и любой другой работой



Поиск по сайту:







©2015-2020 mykonspekts.ru Все права принадлежат авторам размещенных материалов.