Мои Конспекты
Главная | Обратная связь

...

Автомобили
Астрономия
Биология
География
Дом и сад
Другие языки
Другое
Информатика
История
Культура
Литература
Логика
Математика
Медицина
Металлургия
Механика
Образование
Охрана труда
Педагогика
Политика
Право
Психология
Религия
Риторика
Социология
Спорт
Строительство
Технология
Туризм
Физика
Философия
Финансы
Химия
Черчение
Экология
Экономика
Электроника

Булмаганлыгы турында 18 страница





Помощь в ✍️ написании работы
Поможем с курсовой, контрольной, дипломной, рефератом, отчетом по практике, научно-исследовательской и любой другой работой

Гафу сорарга боеру үзе үк кимчелекләр булуның ко-тылгысыз икәнен, тәүбә итәргә кирәклеген күрсәтеп тора.

Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән: Aسَدِّدُوا وَقَارِبُواH «... дөрес нәрсәгә тотыныгыз һәм якынаегыз...».[314]

«... дөрес нәрсәгә тотыныгыз һәм якынаегыз...» дигә-не «үзегез даими рәвештә үти алмаслык нәрсәне эшлә-мәгез, уртача булыгыз» дигәнне аңлата. Дөрес нәрсә – сүзләрнең, гамәлләрнең максатларның дөреслеге ул. «... якынаегыз...» дигәне «үзегез өчен көн саен эшли алырлык кулай эшне табыгыз» дигәнне белдерә.

3. Йөрәкнең тугрылыгы.

Тугрылыкның нигезнедә тәүхидтән тайпылмаучы йө-рәкнең тугрылыгы ята. Әгәр дә йөрәк Аллаһыны тануда, Аннан куркуда, Аңа өмәтләнүдә тугры булса, башка әгъ-залар да Аллаһыга итәгать итүдә тугры булалар. Аллаһы-ның Илчесе галәйһиссәләм әйткән:

Hأَلا إِنَّ فِي الْجَسَدِ مُضْغَةً ، إِذَا صَلَحَتْ صَلَحَ الْجَسَدُ

كُلُّهُ ، وَإِذَا فَسَدَتْ فَسَدَ الْجَسَدُ كُلُّهُ ، أَلا وَهِيَ الْقَلْبُA

«Тәндә бер ит кисәге бар. Әгәр ул сәламәт булса, бөтен тән дә сәламәт була. Әгәр бозылса, бөтен тән дә бозыла. Ул – йөрәк».[315]

4. Телнең тугрылыгы.

Йөрәктән соң, башка әгъзаларга караганда да телгә тугры булу кирәгрәк. Пәйгамбәр галәйһиссәләмнең бер сәхабәсе: «Әй Аллаһының Илчесе, минем өчен иң куркы-ныч әйбер нәрсә?» – дип сораган. Пәйгамбәр галәйһиссә-ләм кулы белән телен тотып күрәткән.

Икенче хәдистә Пәйгамбәр галәйһиссәләм болай ди-гән: Aلا يَسْتَقِيمُ إِيمَانُ عَبْدٍ حَتَّى يَسْتَقِيمَ قَلْبُهُ وَلا يَسْتَقِيمُ قَلْبُهُ حَتَّى يَسْتَقِيمَ لِسَانُهُH «Кешенең йөрәге тугры булганчы, иманы дөрес булмая-чак. Теле тугры булганчы, йөрәге тугры булмаячак».[316]

Hإِذَا أَصْبَحَ ابْنُ آدَمَ فَإِنَّ الأَعْضَاءَ كُلُّهَا تُكَفِّرُ اللِّسَانَ وَتَقُولُ : اتَّقِ اللَّهَ فِينَا

فَإِنَّمَا نَحْنُ بِكَ ، فَإِنِ اسْتَقَمْتَ اسْتَقَمْنَا ، وَإِنِ اعْوَجَجْتَ اعْوَجَجْنَاA

«Кеше иртә белән йокыдан торганда аның бөтен әгъ-залары телгә мөрәҗәгать итеп: «Безнең хакта Аллаһыдан курык. Чөнки без барыбыз да сиңа бәйле. Син тугры бул-саң, без дә тугры булабыз. Син тугрылыктан тайпылсаң, без дә тайпылырбыз!» – дип әйтерләр».[317]

5. Тугры булуның файдасы.

Тугры булу нәфес һәм дәртең белән көрәшкәндә нык булу, җиңү, кыю булу, уңышны белдерә.

Шуңа күрә, тугры кеше бу дөньяда ук үзенә фәрештә-ләр төшеп, курку һәм борчуларны алуларына, җәннәт бе-лән шатландыруларына хокуклы. Аллаһы Тәгалә әйткән:

}إِنَّ الَّذِينَ قَالُوا رَبُّنَا اللَّهُ ثُمَّ اسْتَقَامُوا تَتَنَزَّلُ عَلَيْهِمُ الْمَلائِكَةُ أَلاَّ تَخَافُوا وَلا تَحْزَنُوا وَأَبْشِرُوا بِالْجَنَّةِ الَّتِي كُنْتُمْ تُوعَدُونَ . نَحْنُ أَوْلِيَاؤُكُمْ فِي الْحَيَاةِ الدُّنْيَا وَفِي الآخِرَةِ

وَلَكُمْ فِيهَا مَا تَشْتَهِي أَنْفُسُكُمْ وَلَكُمْ فِيهَا مَا تَدَّعُونَ . نُزُلاً مِنْ غَفُورٍ رَحِيمٍ{

«Дөреслектә «Раббыбыз – Алаһ», – дип әйтеп, аннары тугры булучыларга фәрештәләр төшеп: «Курыкмагыз, борчылмагыз һәм үзегезгә вәгъдә ителгән җәннәткә шат-ланыгыз. Без – сезнең бу дөньядагы һәм Ахирәттәге шәфә-гатьчеләрегез. Ахирәттә сезгә гафу итүче һәм Мәрхә-мәтленең бүләге булган, җаныгыз теләгән һәм үзегез та-ләп иткән нәрсә булачак».[318]

6. Тугры булуның әһәмияте.

Тугры булуның әһәмиятенең иң ачык дәлиле – моны үтәүне Пәйгамбәр галәйһиссәләмнең боеруы. Аллаһ әйт-кән: {فَاسْتَقِمْ كَمَا أُمِرْتَ} «Сиңа боерылганча тугры бул!»[319]

Ибне Габбас разыяллаһү ганһү: «Бөтен Коръәндә Пәйгамбәр галәйһиссәләм өчен әлеге аятькә караганда да авыррак аять иңмәде», – дигән. Ул боерыкны үтәүнең авыр булуы күз алдында тотыла).

Пәйгамбәрнең сәхабәләре аңа: «Синең чәчең иртә агарды», – дигәч, ул болай дип әйткән: Aشَيَّبَتْنِي هُودٌ وَأَخَوَاتُهَاH «Минем чәчемне «Һүд» һәм аңа охшаш сүрәләр агартты».

Хәсән сөйләгән: «Әлеге аять иңгәннән соң, Пәйгам-бәр галәйһиссәләм тагын да күбрәк тырышлык куя баш-лады, без аның көлгәнен башка күрмәдек».[320]

7. Әлеге хәдис бераллалыкта һәм Аллаһыга гына гыйбадәт кылуда тугры булырга боера.

8. Сәхабәләрне динне өйрәнергә, иманнарын сакларга өйрәтә.

 

Җәннәткә илтүче юл

 

H 21عَنْ أَبِي عَبْدِ اللَّهِ جَابِرِ بْنِ عَبْدِ اللَّهِ الأَنْصَارِيِّ رَضِيَ اللَّهُ عَنْهُمَا أَنَّ رَجُلاً سَأَلَ رَسُولَ اللَّهِrفَقَالَ : أَرَأَيْتَ إِذَا صَلَّيْتُ الصَّلَوَاتِ الْمَكْتُوبَاتِ ، وَصُمْتُ رَمَضَانَ ، وَأَحْلَلْتُ الْحَلالَ ، وَحَرَّمْتُ الْحَرَامَ ، وَلَمْ أَزِدْ عَلَى ذَلِكَ شَيْئًا ، أَأَدْخُلُ الْجَنَّةَ ؟ قَالَ : نَعَمْA

Әбү Габдуллаһ Җәбир бине Габдуллаһ Әнсари разы-яллаһү ганһү сүзләрен риваять кылулары буенча, бер кеше Пәйгамбәр галәйһисәләмнән: «Әйт әле, әгәр мин биш фа-рыз намазны укысам, Рамазанда ураза тотсам, хәләлне – хәләл, хәрамны – хәрам дип санасам, моңа бер нәрсә дә өстәмәсәм, мин җәннәткә керәмме?» – дип сораган. Пәй-гамбәр галәйһиссәләм: «Әйе», – дигән.[321]

Хәдиснең әһәмияте

«Кырык хәдис»кә үзенең шәрехендә Җүрҗани: «Әле-ге хәдис Исламга бәйле бөтен нәрсәне үзенә туплаганга күрә, ул аның бер нигезе санала һәм югары урын алып то-ра. Бөтен эшләр дә яки йөрәк гамәле яки тән гамәле була. Аларның һәрберсе яки хәләл, яки хәрам санала. Кеше хә-ләлне – хәләл дип, хәрамны хәрам дип исәпләсә, ул бөтен дини бурычларны үтәячәк һәм имин килеш җәннәткә ке-рәчәк», – дип әйткән.

Хәдисне аңлау

1. Аллаһының Илчесе галәйһиссәләм галәмнәр өчен рәхмәт булып тора.

Аллаһы Тәгалә Үзенең пәйгамбәре Мөхәммәт галәй-һиссәләмне кешеләрне утка илтүче адашулардан коткару-чы, җәннәткә илтүче ачык һәм җиңел юлга бастыручы итеп җибәргән Аллаһ бу юлның чикләрен билгеләгән һәм кешеләргә шуны узмаска кушкан. Ул чикләр янында тук-таучы һәм аларны үтәүчене алар максатына илтәчәк. Әле-ге чикләрне бозучы упкынга төшәчәк. Аллаһы Тәгалә бил-геләгән һәм кешеләргә боерган нәрсә кешенең кулыннан килә. Чөнки Ул бәндәләенә җиңеллек тели, ә авырлык те-ләми. Боларның барысын да Пәйгамбәр галәйһиссәләмнең хәдисләреннән аңлап була.

2. Җәннәткә омтылу һәм аңа илтүче юлларны эзләү.

Җәбир разыяллаһү ганһү сөйләве буенча, әлеге мөэ-мин киңлеге белән күкләр һәм җиргә тигез булган, тәкъва-лар өчен әзерләнгән җәннәткә керергә теләгән. Ул җән-нәткә илтүче юлны сорау өчен Пәйгамбәр галәйһиссәләм янына килгән. Пәйгамбәр галәйһиссәләм шул юлны күр-сәткән. Моның ярдәмендә теге кешенең теләге тормышка ашкан.

Башка күп сәхабәләр дә Пәйгамбәр галәйһиссәләмгә шундый үтенеч белән мөрәҗәгать иткәннәр.

Бер кеше Пәйгамбәр галәйһиссәләмгә килеп: «Миңа нинди эш җәннәткә керергә ярдәм итәчәк?» – дип сораган. Җавап итеп ул әйткән:

Hتَعْبُدُ اللَّهَ لا تُشْرِكُ بِهِ شَيْئًا ، وَتُقِيمُ الصَّلاةَ ، وَتُؤْتِي الزَّكَاةَ ، وَتَصِلُ الرَّحِمَA

«Аллаһыга гыйбадәт кыл, Аннан башка беркемгә дә гыйбадәт кылма намаз укы, зәкят түлә һәм кардәшлекне сакла!»[322]

Икенче риваятьтә: «... кардәшекне сакла...» дигән җөмлә урынына Aوَتَصُومَ رَمَضَانَH «Рамазанда ураза тот!» – диелгән.[323]

Ибне Мунтафыйк сөйләгән: «Пәйгамбәр галәйһиссә-ләм Гарәфәттә булганда мин аның янына килдем дә: «Мин синнән ике нәрсә сорыйм: мине нәрсә уттан коткарачак һәм җәннәткә керергә ярдәм итәчәк?» – дип әйттем. Ул болай диде:

Hلإِنْ كُنْتَ أَوْجَزْتَ فِي الْمَسْأَلَةِ لَقَدْ أَعْظَمْتَ وَأَطْوَلْتَ فَاعْقِلْ عَنِّي إِذًا . اعْبُدِ اللَّهِ لا تُشْرِكْ بِهِ شَيْئًا ، وَأَقِمِ الصَّلاةَ الْمَكْتُوبَةَ ، وَأَدِّ الزَّكَاةَ الْمَفْرُوضَةَ ، وَصُمْ رَمَضَانَ ، وَمَا تُحِبُّ أَنْ يَفْعَلَهُ بِكَ النَّاسُ فَافْعَلْهُ بِهِمْ وَمَا تَكْرَهُ أَنْ يَأْتِيَ إِلَيْكَ النَّاسُ فَذَرِ النَّاسَ مِنْهُA

«Синең соравың кыска, ләкин син ирешү юлы озын булган бөек эш турында сорыйсың. Хәзер мин сиңа әйткән нәрсәләрне истә калдыр: Аллаһыга гыйбадәт кыл, фарыз намазларын укы, фарыз зәкят түлә, Рамазанда ураза тот, кешеләр үзеңә нинди мөнәсәбәттә булуларын теләсәң, син дә аларга шундый мөнәсәбәттә бул! Үзең өчен яратмаган нәрсәләрдән кешеләрне дә азат ит».[324]

3. Котылуның нигезендә фарызларны үтәү һәм хәрам-нан саклану ята.

Шулай итеп, Ногман Пәйгамбәрдән фарыз намазлар-ны үтәсә, җәннәткә керәчәкме-юкмы икәнен сораган. Чөн-ки намаз – мөселман өчен фарыз. Аллаһы Тәгалә әйткән:

}إِنَّ الصَّلاةَ كَانَتْ عَلَى الْمُؤْمِنِينَ كِتَابًا مَوْقُوتًا{

«Дөреслектә, намаз мөэминнәр өчен билгеле вакытла-ры белән фарыз кылынган».[325]

Фарыз булган ураза турында сораган. Аллаһ әйткән:

}شَهْرُ رَمَضَانَ الَّذِي أُنْزِلَ فِيهِ الْقُرْآنُ هُدًى لِلنَّاسِ وَبَيِّنَاتٍ

مِنَ الْهُدَى وَالْفُرْقَانِ فَمَنْ شَهِدَ مِنْكُمُ الشَّهْرَ فَلْيَصُمْهُ{

«Бу Рамазан аенда кешеләргә һидаять булган, шул һи-даятькә аңлатма һәм аеруча булган Коръән иңгән. Әлеге ай җиткәндә юлда булмаучылар ураза тотсын...»[326]

Шулай ук, хәләл яки хәрамның чикләрендә туктаса, хәләлне хәрам, хәрамны хәләл кылмаса җәннәткә керәчәк-ме-юкмы икәнелеге турында сораган. Моннан тыш, ул өс-тәмә яхшы эшләр: мәсәлән, өстәмә намаз, кайбер шелтәгә лаеклы нәрсәләрдән баш тарту кебек эшләрне үтәмәсә, әлеге фарыз гамәлләре генә хыяллану чиге булган җәннәт-кә керергә, Аллаһының ачуыннан котылырга ярдәм итәме икәнен белергә теләгән.

Пәйгамбәр галәйһиссәләм аңа җанын тынычландыра, илһамландыра торган җавап бирә: «Әйе», – ди. Ягъни те-ләгеңә ирешү һәм җәннәткә керү өчен сиңа әлеге эшләр җитәчәк. Пәйгамбәр галәйһиссәләм тапшырганча, Аллаһы Тәгалә әйткән: Aوَمَا تَقَرَّبَ إِلَيَّ عَبْدِي بِشَيْءٍ أَحَبُّ إِلَيَّ مِمَّا افْتَرَضْتُهُ عَلَيْهِH «Минем бәндәм Миңа якынаю өчен кылган эшләрнең иң сөеклесе Мин аңа фарыз кылган нәрсәләр».[327]

Мөэминнәр бәхетле. Чөнки Аллаһы Тәгалә аларга шатлыклы хәбәр бирә: {وَالْحَافِظُونَ لِحُدُودِ اللَّهِ وَبَشِّرِ الْمُؤْمِنِينَ} «Мөэ-миннәр – Аллаһының хөкемнәрен үтәүчеләр, мөэминнәр-не шатландыр!»[328]

Аллаһының Илчесе галәйһиссәләм әйткән:

Hمَا مِنْ عَبْدٍ يُصَلِّي الصَّلَوَاتِ الْخَمْسَ وَيَصُومُ رَمَضَانَ وَيُخْرِجُ الزَّكَاةَ

وَيَجْتَنِبُ الْكَبَائِرَ السَّبْعَ إِلاَّ فُتِّحَتْ لَهُ أَبْوَابُ الْجَنَّةِ فَقِيلَ لَهُ ادْخُلْ بِسَلامٍA

«Биш вакыт намаз укучы, Рамазанда ураза тотучы, зәкя түләүче һәм җиде зур гөнаһны кылмаучы бәндә алдында җәннәт ишекләре ачыла һәм аңа: «Тынычлык бе-лән кер!» – дип әйтәчәкләр. Шуннан соң түбәндәге аятьне укыган:{ إِنْ تَجْتَنِبُوا كَبَائِرَ مَا تُنْهَوْنَ عَنْهُ نُكَفِّرْ عَنْكُمْ سَيِّئَاتِكُمْ وَنُدْخِلْكُمْ مُدْخَلاً كَرِيمًا}

«Сезгә хәрам кылынган зур гөнаһлардан тыелсагыз, Без сезнең начар эшләрегезне гафу итәбез һәм сезне мактаулы капкалардан кертәбез»[329]».[330]

Бервакыт Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:

Hاجْتَنِبُوا السَّبْعَ الْمُوبِقَاتِ . قَالُوا : يَا رَسُولَ اللَّهِ وَمَا هُنَّ ؟ قَالَ : الشِّرْكُ بِاللَّهِ ، وَالسِّحْرُ ، وَقَتْلُ النَّفْسِ الَّتِي حَرَّمَ اللَّهُ إِلاَّ بِالْحَقِّ ، وَأَكْلُ الرِّبَا ، وَأَكْلُ مَالِ الْيَتِيمِ ،

Доверь свою работу ✍️ кандидату наук!
Поможем с курсовой, контрольной, дипломной, рефератом, отчетом по практике, научно-исследовательской и любой другой работой



Поиск по сайту:







©2015-2020 mykonspekts.ru Все права принадлежат авторам размещенных материалов.