Мои Конспекты
Главная | Обратная связь

...

Автомобили
Астрономия
Биология
География
Дом и сад
Другие языки
Другое
Информатика
История
Культура
Литература
Логика
Математика
Медицина
Металлургия
Механика
Образование
Охрана труда
Педагогика
Политика
Право
Психология
Религия
Риторика
Социология
Спорт
Строительство
Технология
Туризм
Физика
Философия
Финансы
Химия
Черчение
Экология
Экономика
Электроника

Булмаганлыгы турында 19 страница





Помощь в ✍️ написании работы
Поможем с курсовой, контрольной, дипломной, рефератом, отчетом по практике, научно-исследовательской и любой другой работой

وَالتَّوَلِّي يَوْمَ الزَّحْفِ ، وَقَذْفُ الْمُحْصَنَاتِ الْمُؤْمِنَاتِ الْغَافِلاتِA

«Һәлакәткә илтүче җиде гөнаһны кылудан сакланы-гыз!» Кешеләр: «Әй Аллаһының Илчесе, бу нинди гөнаһ-лар?» – дип сораганнар. Ул: «Аллаһыдан башка затка гый-бадәт кылу, сихер, хаксыз кеше үтерү, риба, ятимнәр ма-лын ашау, һөҗүм көнендә артка чигенү, гыйффәтле мөэ-минә хатын-кызларны зина кылуда гаепләү» дип җавап биргән».[331]

4. Бу – җиңел дин.

Пәйгамбәр галәйһиссәләмнең мондый җаваплары Ис-ламның җиңеллеген, Аллаһының кешеләргә авыр нәрсә йөкләмәвен күрсәтәләр. Аллаһы Тәгалә әйткән:

{يُرِيدُ اللَّهُ بِكُمُ الْيُسْرَ وَلا يُرِيدُ بِكُمُ الْعُسْرَ} «Аллаһ сезгә җиңеллек тели һәм авырлык теләми».[332] {لا يُكَلِّفُ اللَّهُ نَفْسًا إِلاَّ وُسْعَهَا} «Ал-лаһ кешегә көченнән килмәслек эш йөкләми».[333]

{وَمَا جَعَلَ عَلَيْكُمْ فِي الدِّينِ مِنْ حَرَجٍ} «... Ул сезгә диндә бер-нинди авырлык та тудырмаган...»[334]

Шәригать кешеләргә йөкләгән бурычлар җиңеллек белән аерылып тора һәм кеше мөмкинчелекләренең чиген-нән чыкмый. Чөнки алар барысы да Хикмәтле һәм Галим-нән килгәннәр. Бу дөньяда бәхеткә ирешү һәм Ахирәттә котылу өчен акыллы кешегә тыңларга һәм итәгать итәргә генә кала.

5. Мөселманның гаделлеге һәм эчкерсезлеге.

Сорау бирүче Ногман эчтән дә, тыштан да эчкерсез-лек күрсәтүче мөэминнең мисалы булып тора.

Ул үзенең күңеле ятмаган, чыннан да үтәмәгән изге гамәлләрне кылган булып күренергә теләмәгән. Бары тик котылырга һәм уңышка ирешергә генә теләгән. Моның өчен барысын да эшләргә әзер булган.

Әлеге хәдиснең башка риваятендә, Ногман: «Аллаһ белән ант итәм, мин моңа бернәрсә дә өстәмим», – дигән. Чөнки Аллаһының ризалыгын Ул фарыз кылган гамәлләр-не генә үтәп тә алып була. Әмма бу Аллаһ җиңеләйткән кешеләргә генә җиңел була, ә күңелләренә Аллаһ мөһер суккан кешеләргә бу авыр тоелачак. Аллаһ әйткән:

}وَاسْتَعِينُوا بِالصَّبْرِ وَالصَّلاةِ وَإِنَّهَا لَكَبِيرَةٌ إِلاَّ عَلَى الْخَاشِعِينَ .

الَّذِينَ يَظُنُّونَ أَنَّهُمْ مُلاقُو رَبِّهِمْ وَأَنَّهُمْ إِلَيْهِ رَاجِعُونَ{

«Сабырлыкка һәм намазга сыеныгыз! Намаз Раббыла-ры белән очрашырга, Аңа кайтачакларына ышанган ба-сынкы кешеләрдән кала башкалар өчен авыр».[335]

Иман күңелләренә үтеп кергән әлеге кешеләр күп тапкырлар мондый эчкерсезлек күрсәткәннәр, икейөзлек-нең нәрсә икәнен белмәгәннәр, шәригать мәсьәләләрендә аз гына да йомшаклык күрсәтмәгәннәр. Пәйгамбәр галәй-һиссәләм аларны күп мәртәбә җәннәт белән шатландыр-ган.

Бервакыт Пәйгамбәр галәйһиссәләм янына Димәм би-не Сәгъләбә исемле бәдәви килгән дә ничә намаз уку ки-рәклеге турында сораган. Пәйгамбәр галәйһиссәләм: «Биш», – дигән. Бәдәви: «Башка намазлар укырга ки-рәкме?» – дип кызыксынган. Пәйгамбәр галәйһиссәләм:

Aلا ، إِلاَّ أَنْ تَطَّوَّعَH «Әгәр үзең теләмәсәң, кирәкми», – дигән. Аннан соң ул кеше башка дини бурычларның саны ту-рында сораган. Пәйгамбәр галәйһиссәләм аңа нәрсә эш-ләргә кирәклеге турында сөйләгән. Бәдәви: «Мин тагы нәрсә дә булса эшләргә тиешме?» – дип сораган. Пәйгам-бәр галәйһиссәләм: Aلا ، إِلاَّ أَنْ تَطَّوَّعَH «Әгәр үзең эшләргә теләмәсәң, кирәкми», – дигән. Шунда бәдәви: «Аллаһ бе-лән ант итәм, мин моннан артык бернәрсә дә эшләмим, Аллаһ боерган эшләрдән бернәрсә дә киметмим», – дип әйткән. Пәйгамбәр галәйһиссәләм: Aأَفْلَحَ إِنْ صَدَقَH «Дөре-сен сөйләсә, ул уңышка ирешәчәк», – дигән.

Мөслим китергән риваятьтә Пәйгамбәр галәйһиссә-ләм: Aإِنْ تَمَسَّكَ بِمَا أُمِرَ بِهِ دَخَلَ الْجَنَّةَH «Үзенә боерылган нәр-сәләргә тотынса, җәннәткә керәчәк», – дигән.

Ике «Сахих»та да китерелә торган риваятьтә:

Hمَنْ سَرَّهُ أَنْ يَنْظُرَ إِلَى رَجُلٍ مِنْ أَهْلِ الْجَنَّةِ ، فَلْيَنْظُرْ إِلَى هَذَاA

«Җәннәт әһелен күрергә теләүче кеше әлеге бәндәгә карасын», – дигән.

6. Зәкят һәм хаҗ.

Зәкят – Исламның аерым бер мәгънәгә ия булган ба-ганасы. Аллаһы Тәгалә әйткән:

{خُذْ مِنْ أَمْوَالِهِمْ صَدَقَةً تُطَهِّرُهُمْ وَتُزَكِّيهِمْ بِهَا} «Аларның малла-рыннан зәкят садакаларын ал. Аның белән син аларны чистартырсың һәм эшләрен төзәтерсең».[336]

Мөгазне Йәмәнгә җибәргәндә Пәйгамбәр галәйһиссә-ләм аңа болай дип тә әйткән:

Hفَأَخْبِرْهُمْ أَنَّ اللَّهَ قَدْ فَرَضَ عَلَيْهِمْ زَكَاةً تُؤْخَذُ مِنْ أَغْنِيَائِهِمْ فَتُرَدُّ عَلَى فُقَرَائِهِمْA

«... Аллаһ аларга зәкят түләүне фарыз кылганлыгы ту-рында сөйлә. Ул зәкятне байлардан алырга һәм фәкыйрь-ләренә бирергә кирәк».[337]

Аллаһының Изге Йортына хаҗ кылу да шундый ук хөкемдә. Аллаһы Тәгалә әйткән:

}وَلِلَّهِ عَلَى النَّاسِ حِجُّ الْبَيْتِ مَنِ اسْتَطَاعَ إِلَيْهِ سَبِيلاً{

«Булдыра алсалар, хаҗ кылу – кешеләрнең Аллаһ каршындагы бурычларыннан».[338]

Пәйгамбәр галәйһиссәләм болай дигән:

Hأَيُّهَا النَّاسُ قَدْ فَرَضَ اللَّهُ عَلَيْكُمُ الْحَجَّ فَحُجُّواA

«Әй, кешеләр! Аллаһ сезгә хаҗны фарыз кылды. Шу-лай булгач, аны үтәгез!»[339]

Әлеге ике бурычны үтәү – кешенең котылуының һәм газапсыз җәннәткә керүенең зарури шарты. Ибне Монта-фикъ Пәйгамбәрдән үзенә җәннәткә керергә нәрсә ярдәм итүен сорагач, Мөхәммәт галәйһиссәләм әйткән:

Hاتَّقِ اللَّهَ وَلا تُشْرِكْ بِهِ شَيْئًا ، وَتُقِيمُ الصَّلاةَ ،

وَتُؤَدِّي الزَّكَاةَ ، وَتَحُجُّ الْبَيْتَ ، وَتَصُومَ رَمَضَانَA

«Аллаһыдан курык, Аллаһыдан башкага гыйбадәт кылма, намаз укы, зәкят түлә, Аллаһ Йортына хаҗ кыл, Ра-мазанда ураза тот!»[340]

Сорау биргәндә Ногъман хаҗ белән зәкятькә ураза һәм намазга биргән кадәр игътибар бирми. Моңа берничә сәбәп булырга мөмкин. Беренчедән, бәлки ул вакытта зә-кят түләү һәм хаҗ кылу фарыз кылынмаган булгандыр. Икенчедән, ул ярлы булу сәбәпле зәкят һәм хаҗ аңа фарыз булмау ихтималы бар. Өченчедән, зәкят белән хаҗны баш-ка дини бурычлар исәбенә кертергә мөмкин. Ул: «Хәләлне хәләл дип, хәрамны хәрам дип санаячакмын», – дигән.

7. Намаз белән уразаның әһәмияте.

Әлеге кешенең соравын намаздан башлавы сәхабә-ләрнең намазга ихтирам белән карауларын, аңа зур игъти-бар бирүләрен күрсәтә. Башкача булырга да мөмкин түгел. Чөнки намаз – диннең терәге, мөселманны башкалардан аеручы. Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:

Aرَأْسُ الأَمْرِ الإِسْلامُ ، وَعُمُودُهُ الصَّلاةُH «Бу эшнең диннең) башы – Ислам, аның терәге – намаз».[341]

Hمَنْ صَلَّى صَلاتَنَا ، وَاسْتَقْبَلَ قِبْلَتَنَا ، وَأَكَلَ ذَبِيحَتَنَا ،

فَذَلِكَ الْمُسْلِمُ الَّذِي لَهُ ذِمَّةُ اللَّهِ وَرَسُولِهِA

«Намазны безнең кебек укучы, безнең кыйблабызга юнәлүче һәм без чалган корбанны ашаучы мөселман була. Ул Аллаһының һәм Аның Пәйгамбәренең саклавы астын-да».[342]

Ураза турында

Ураза намаздан соң икенче урында тора. Әмма ул на-маздан түбәнрәк дәрәҗәдә түгел. Барлык галимнәрнең дә фикеренчә, ураза – Исламның нигезләренең берсе, диннең зарури өлеше. Шуңа күрә дә, Ногъман уразаны намаздан соң ук искә ала. Мөселман намазны көнгә биш мәртәбә укыса, уразага ул елга бер тапкыр гына әйләнеп кайтып, аны бер ай дәвамында үти. Уразада мөселман ачлык һәм сусау кичерә, үзендә сабырлык һәм ихтыяр көче кебек сыйфатлар тәрбияли. Моннан тыш, ул кеше үз нәфесенең колы булудан туктый, матди байлык хакимлегеннән ары-на, мохтаҗлыкка төшкәннәрнең хәлен аңлый. Ураза ярдә-мендә кешеләр бер-берсенә ярдәм итәләр, алар арасында тигезлек һәм гаделлек урнаша. Шуңа күрә дә, Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйтүенчә, ураза Аллаһының бу сүзләренә лаек: Aكُلُّ عَمَلِ ابْنِ آدَمَ لَهُ إِلاَّ الصِّيَامَ ، فَإِنَّهُ لِي وَأَنَا أَجْزِي بِهِ ، وَالصِّيَامُ جُنَّةٌH «Уразадан кала Адәм баласының бөтен эше дә үзе өчен эшләнә. Ә ураза – Минем өчен. Мин аңа әҗерне Үзем бе-леп бирәчәкмен. Ураза – калкан ул».[343]

Чыннан да, ураза гөнаһлардан саклый, уттан коткара, гөнаһлар йолынуның сәбәбе була, җәннәткә керергә ярдәм итә. Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:

Hمَنْ صَامَ رَمَضَانَ إِيمَانًا وَاحْتِسَابًا ، غُفِرَ لَهُ مَا تَقَدَّمَ مِنْ ذَنْبِهِA

«Аллаһының әҗеренә ышаныч һәм өмет белән ураза тотучының элекке гөнаһлары гафу ителә».[344]

Әбү Үмәмә болай дип сөйләгән: «Бервакыт мин Алла-һының Илчесе галәйһиссәләм янына килдем дә: «Миңа җәннәткә илтә торган эшне күрсәт», – дидем. Ул әйтте: Aعَلَيْكَ بِالصَّوْمِ فَإِنَّهُ لا عِدْلَ لَهُH «Сиңа ураза тотарга кирәк. Чөнки аңа тиң бернәрсә дә юк». Аннары мин аның янына тагын килдем, ул шулай ук җавап бирде: Aعَلَيْكَ بِالصَّوْمِH «Сиңа ураза тотарга кирәк».[345]

Доверь свою работу ✍️ кандидату наук!
Поможем с курсовой, контрольной, дипломной, рефератом, отчетом по практике, научно-исследовательской и любой другой работой



Поиск по сайту:







©2015-2020 mykonspekts.ru Все права принадлежат авторам размещенных материалов.