Мои Конспекты
Главная | Обратная связь

...

Автомобили
Астрономия
Биология
География
Дом и сад
Другие языки
Другое
Информатика
История
Культура
Литература
Логика
Математика
Медицина
Металлургия
Механика
Образование
Охрана труда
Педагогика
Политика
Право
Психология
Религия
Риторика
Социология
Спорт
Строительство
Технология
Туризм
Физика
Философия
Финансы
Химия
Черчение
Экология
Экономика
Электроника

р яхшы эш – садака





Помощь в ✍️ написании работы
Поможем с курсовой, контрольной, дипломной, рефератом, отчетом по практике, научно-исследовательской и любой другой работой

 

H 22عَنْ أَبِي مَالِكٍ الْحَارِثِ بْنِ عَاصِمٍ الأَشْعَرِيِّ رَضِيَ اللَّهُ عَنْهُ قَالَ : قَالَ رَسُولُ اللَّهِr: الطُّهُورُ شَطْرُ الإِيمَانِ ، وَالْحَمْدُ لِلَّهِ تَمْلأُ الْمِيزَانَ ، وَسُبْحَانَ اللَّهِ وَالْحَمْدُ لِلَّهِ تَمْلآنِ أَوْ تَمْلأُ مَا بَيْنَ السَّمَوَاتِ وَالأَرْضِ ، وَالصَّلاةُ نُورٌ ، وَالصَّدَقَةُ بُرْهَانٌ ، وَالصَّبْرُ ضِيَاءٌ ، وَالْقُرْآنُ حُجَّةٌ لَكَ أَوْ عَلَيْكَ ، كُلُّ النَّاسِ يَغْدُو ، فَبَائِعٌ نَفْسَهُ ، فَمُعْتِقُهَاA

Әбү Мәлик Харис бине Гасыйм Әшгари сүзләре буен-ча, Аллаһының Илчесе әйткән: «Чистарыну – иманның яр-тысы, «Аллаһыга мактау» сүзләре Мизанны тутыра, «Ал-лаһыга дан һәм Аллаһыга мактау» сүзләре күкләр һәм җир арасында бушлыкны тутыра. Намаз – нур, садака – иман-га) дәлил, сабырлык – балкыш, Коръән – синең өчен яки сиңа каршы булган дәлил. Бөтен кешеләр дә иртә белән үз эшләре буенча чыгып китәләр. Үз җанын сата яки аны коткара, яки аны һәлак итә».[356]

Хәдисне аңлау

1. Олы хикмәт.

Пәйгамбәр галәйһиссәләмгә аз сүзгә дә күп мәгънә салу мөмкинчелеге бирелгән булган. Ул еш кына сәхабә-ләренә бөтен яхшылыкны үз эченә алган, барлык бозык-лыктан тыйган кыска һәм ачык киңәшләр биргән. Әлеге хәдис тә искиткеч күрсәткечләрне, хикмәт һәм нәсыйхәт үрнәкләрен үзенә туплаган.

2. Чисталык һәм аның әҗере.

Чисталык гыйбадәтнең зарури шарты һәм Аллаһыга мәхәббәтнең билгесе Пәйгамбәр галәйһиссәләм аңлатуын-ча, мөселманның тәнен һәм киемен чистартуы – иманның мөһим бер чыгылышы. Болай эшләп, мөэмин Аллаһыга итәгать күрсәтә һәм Аллаһының түбәндәге чакыруына җа-вап бирә: {يَا أَيُّهَا النَّاسُ اعْبُدُوا رَبَّكُمُ الَّذِي خَلَقَكُمْ} «Әй кешеләр! Сез-не яраткан Раббыгызга гыйбадәт кылыгыз...»[357]

}يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا إِذَا قُمْتُمْ إِلَى الصَّلاةِ فَاغْسِلُوا وُجُوهَكُمْ وَأَيْدِيَكُمْ إِلَى

الْمَرَافِقِ وَامْسَحُوا بِرُءُوسِكُمْ وَأَرْجُلَكُمْ إِلَى الْكَعْبَيْنِ وَإِنْ كُنْتُمْ جُنُبًا فَاطَّهَّرُوا{

«Әй иман китергән бәндәләр! Намазга керешкәндә битегезне һәм терсәккә кадәр кулыгызны юыгыз, башы-гызны сөртегез, ашык сөягенә кадәр аякларыгызны юы-гыз. Җөнүб булсагыз, тулысынча юыныгыз».[358]

{وَثِيَابَكَ فَطَهِّرْ} «Киемеңне пакьлә»[359]

Мөэмин Аллаһ каршына чиста һәм тәкъва килеш ки-леп басып һичшиксез Аллаһының мәхәббәтен казана. Ал-лаһы Тәгалә әйткән: {إِنَّ اللَّهَ يُحِبُّ التَّوَّابِينَ وَيُحِبُّ الْمُتَطَهِّرِينَ} «Дө-реслектә, Аллаһ тәүбә итүчеләрне һәм чистарынучыларны сөя».[360]

а) Иманның яртысы.

Пәйгамбәр галәйһиссәләм чистарынуның, мәсәлән, тәһарәт алуның Аллаһ янында күбәюен, хәтта иман өчен тиешле әҗер кадәр булырга мөмкин икәнен аңлаткан. Чөн-ки иман элек кылган зур һәм кечкенә гөнаһларны сөртә. Ә чистарыну, аеруча тәһарәт алу элекеге кечкенә гөнаһлар-ны сөртә.

Аллаһының Илчесе галәйһиссәләм әйткән:

Hمَنْ تَوَضَّأَ فَأَحْسَنَ الْوُضُوءَ خَرَجَتْ خَطَايَاهُ

مِنْ جَسَدِهِ ، حَتَّى تَخْرُجَ مِنْ تَحْتِ أَظْفَارِهِA

«Яхшы итеп тәһарәт алучының тәненнән хата-кимче-лекләре чыгып китәчәк, хәтта тырнак асларыннан да чыга-чак».[361]

Иман ширек, икейөзлелек кебек эчке пычраклардан арыну чарасы булып тора. Чистарыну тышкы пычраклар-дан арындыра. Шуңа күрә, Кыямәт көнендә ул мөэмин-нәрнең билгесе булачак. Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйт-кән:

Hإِنَّ أُمَّتِي يُدْعَوْنَ يَوْمَ الْقِيَامَةِ غُرًّا مُحَجَّلِينَ مِنْ آثَارِ

الْوُضُوءِ ، فَمَنِ اسْتَطَاعَ مِنْكُمْ أَنْ يُطِيلَ غُرَّتَهُ فَلْيَفْعَلْA

«Дөреслектә, Кыямәт көнендә минем өммәтемнең тә-һарәт эзләре өчен аларга «гурран мүхәҗҗимин» маңга-енда ак йолдыз һәм кул-аякларында ак боҗра булучылар) дип мөрәҗәгать итәчәкләр. Шулай булгач, йолдызын арт-тыра алучы моны эшләсен».[362]

Ягъни, аларның маңгай чәчләре, кул-аяклары балкып торачак.

б) Чистарыну – иманның яртысы.

Бер шәрех буенча, әлеге хәдистә «иман» дигәндә на-маз күз алдында тотыла. Болай итеп шәрех кылуның ниге-зе – Аллаһы Тәгаләнең түбәндәге сүзләре:

}وَمَا كَانَ اللَّهُ لِيُضِيعَ إِيمَانَكُمْ{

«... Аллаһ сезнең иманыгызны һәлак итми...»[363] Бу аятьтә «иманыгыз» дигәндә Бәйтел-Мәкъдискә юнәлеп укылган намаз күз алдында тотыла. Мондый фикердә то-ручы галимнәр тәһарәт – намазның яртысы, чөнки намаз дөрес булуның шарты дип санаганнар. Ә нәрсәнең буласа да шарты аның яртысы санала.

в) Тәһарәт – җәннәт ачкычы.

Аллаһы Тәгалә Үзенең Китабында кяферләрнең мө-селманнарга кушылмаган өчен җәһәннәмгә керәчәген хә-бәр итә: {مَا سَلَكَكُمْ فِي سَقَرَ . قَالُوا لَمْ نَكُ مِنَ الْمُصَلِّينَ} «... алардан: «Сезне җәһәннәм утына нәрсә кертте?» – дип сораячаклар. Алар: «Без намаз укучылар булмадык», – дип җавап бирә-чәкләр».[364]

Шулай итеп, намаз – утан котылу һәм җәннәткә керү юлы, ә тәһарәт – намаз ачкычы. Димәк, тәһарәт берүк ва-кытта җәннәт ачкычы да булып тора.

Аллаһының Илчесе галәйһиссәләм әйткән:

Hمَا مِنْ مُسْلِمٍ يَتَوَضَّأُ فَيُحْسِنُ وُضُوءَهُ ، ثُمَّ يَقُومُ فَيُصَلِّي

رَكْعَتَيْنِ ، مُقْبِلٌ عَلَيْهَا بِقَلْبِهِ وَوَجْهِهِ ، إِلاَّ وَجَبَتْ لَهُ الْجَنَّةُA

«Яхшы итеп тәһарәт алып, йөрәге һәм йөзе белән юнәлеп ике рәкәгать намаз укыган һәм мөселманга җәннәт тиеш була».[365]

Hمَا مِنْكُمْ مِنْ أَحَدٍ يَتَوَضَّأُ أَوْ فَيُسْبِغُ الْوُضُوءَ ثُمَّ يَقُولُ : أَشْهَدُ أَنْ لا إِلَهَ إِلاَّ اللَّهُ

وَأَنَّ مُحَمَّدًا عَبْدُ اللَّهِ وَرَسُولُهُ ، إِلاَّ فُتِّحَتْ لَهُ أَبْوَابُ الْجَنَّةِ الثَّمَانِيَةُ ، يَدْخُلُ مِنْ أَيِّهَا شَاءَA

«Тиешенчә тәһарәт алып: «Аллаһыдан башка илаһ юк, Мөхәммәт – Аллаһының колы һәм Аның Илчесе» дип әйтүченең алында җәннәтнең сигез капкасы ачылачак һәм ул теләгәннән керәчәк».[366]

г) Тәһарәт – иманның сыйфаты.

Тәһарәт иманның бер яшерен сыйфаты булып тора. Бары тик мөэмин генә аны даими үти. Аллаһының Илчесе әйткән: Aلَنْ يُحَافِظَ عَلَى الْوُضُوءِ إِلاَّ مُؤْمِنٌH «Мөэминнән кала бер-кем дә һәрвакыт тәһарәтле була алмаячак».[367]

Тәһарәт алу бары тик тышкы күренеш кенә түгел. Кайбер вакытта ул кеше өчен авыр булган нәрсәләр белән бергә килә. Шуңа күрә, аны даими үтәүче җәннәткә баш-калардан алда керәчәк.

Бервакыт иртә белән уянгач, Аллаһының Илчесе га-ләйһиссәләм Билалны чыгарган да болай дигән:

Hيَا بِلالُ بِمَ سَبَقْتَنِي إِلَى الْجَنَّةِ ؟ إِنِّي دَخَلْتُ الْجَنَّةَ الْبَارِحَةَ فَسَمِعْتُ خَشْخَشَتَكَ أَمَامِيA

«Әй Билал, син җәннәткә ничек миннән алда керә ал-дың? Дөреслектә, кичә мин җәннәткә кердем дә, үз ал-дыма синең аяк киемеңнең тавышын ишеттем!» Билал: «Әй Аллаһының Илчесе, мин һәрвакыт азан әйткәч, ике рәкагать намаз укыйм һәм һәрвакыт тәһарәт белән йө-рим», – дип җавап биргән. Шунда Пәйгамбәр галәйһиссә-ләм: AبِهَذَاH «Менә шуның өчен икән», – дигән.[368]

д) Чистарыну – амәнәт ул.

Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:

Hفَإِنَّ اللَّهَ لَمْ يَأْتَمِنِ ابْنَ آدَمَ عَلَى شَيْءٍ مِنْ دِينِهِ غَيْرَهَاA

«Аллаһ тәһарәттән кала бернәрәне дә Үз диненнән амәнәт итеп бирмәгән». Моның сәбәбе шуннан гыйбарәт – тәһарәт тәнгә бәйле булган рухи һәм шәригать кушкан эш санала. Бары тик Аллаһ кына ул эшнең шаһите була. Ә кешеләрдән бу эш турында тәһарәт алучы үзе генә белә. Ул кешенең гамәлләре яки ниятләре нәтиҗәсендә генә бо-зыла. Күп очракта кешенең гамәлләрен беркем дә күрми, ниятләре дә яшерен була. Шуңа күрә, нәҗесне чистарту өммәнәтне тапшыруга бәйле

е) Йөрәкне чистарту.

Рухи чисталык булмаса, тән чисталыгы берни түгел. Шуңа күрә, тәнне чистарту йөрәкне чистарту, изге ният-ләр, дөрес омтылышлар, яхшы гамәлләр белән бергә бу-лырга тиеш. Газәли әлеге хәдистәге чистарынуны йөрәк-нең ялган, көнчелек, нәфрәт һ.б. чирләрдән котылуы дип аңлата. Чөнки моның ярдәмендә иман саклана. Шуны өчен ул чистарынуны итәгатьсезлек һәм гөнаһлардан баш тарту дип аңлата. Коръәндә Аллаһы Тәгалә бозыклыктан читлә-шүче Лут пәйгамбәр һәм аның гаиләсен болай дип тасвир-лый: {إِنَّهُمْ أُنَاسٌ يَتَطَهَّرُونَ} «... дөреслектә, алар – чистарынуга омтылучы кешеләр».[369]

3. Аллаһыны искә алу.

Аллаһыны еш искә алуның әҗере Кыямәт көнендә Мизанның тәинкәсен тутырачак. Шул сәбәпле ул бозык эшләр тәлинкәсен басачак, ә кеше Аллаһ каршында коты-лучы һәм якын булачак. Аллаһының Илчесе галәйһиссә-ләм әйткән:

Hوَالْحَمْدُ لِلَّهِ تَمْلأُ الْمِيزَانَ ، وَسُبْحَانَ اللَّهِ وَالْحَمْدُ

لِلَّهِ تَمْلآنِ أَوْ تَمْلأُ مَا بَيْنَ السَّمَوَاتِ وَالأَرْضِA

«Аллаһыга мактау» сүзе Мизанны тутырачак, «Алла-һыга дан һәм Аллаһыга мактау» сүзләре күкләр һәм җир арасындагы бушлыкны тутырачак...» Мөслим риваятендә болай диелә: «Аллаһыга дан» һәм «Аллаһ бөек» сүзләре күк һәм җирне тутырачак».

Тирмизи риваятендә Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйт-кән: Aوَلا إِلَهَ إِلاَّ اللَّهُ لَيْسَ لَهَا دُونَ اللَّهِ حِجَابٌ حَتَّى تَخْلُصَ إِلَيْهِH «Аллаһы-дан башка илаһ юк» дигән сүзләргә Аллаһыга ирешергә комачаулаучы бернинди чик тә юк».

Әлеге дүрт гыйбарәне әйтүнең күркәмлеге турында бик күп хәдис бар. Мәсәлән, Аллаһының Илчесе галәйһис-сәләм әйткән:

Hإِنَّ اللَّهَ اصْطَفَى مِنَ الْكَلامِ أَرْبَعًا : سُبْحَانَ اللَّهِ ، وَالْحَمْدُ لِلَّهِ ، وَلا إِلَهَ إِلاَّ اللَّهُ ، وَاللَّهُ أَكْبَرُ ، مَنْ قَالَ : سُبْحَانَ اللَّهِ ، كُتِبَتْ لَهُ عِشْرُونَ حَسَنَةً ، وَحُطَّتْ عَنْهُ عِشْرُونَ سَيِّئَةً ، وَمَنْ قَالَ : اللَّهُ أَكْبَرُ مِثْلُ ذَلِكَ ، وَمَنْ قَالَ: لا إِلَهَ إِلاَّ اللَّهُ مِثْلُ ذَلِكَ ، وَمَنْ قَالَ : الْحَمْدُ لِلَّهِ رَبِّ الْعَالَمِينَ مِنْ قِبَلِ نَفْسِهِ ، كُتِبَ أَوْ كُتِبَتْ لَهُ ثَلاثُونَ حَسَنَةً ، وَحُطَّ أَوْ حُطَّتْ عَنْهُ بِهَا ثَلاثُونَ سَيِّئَةًA

«Дөреслектә, бөтен сүзләрнең Аллаһ дүртесен сайлап алган: «Аллаһыга дан», «Аллаһыга мактау», «Аллаһыдан башка илаһ юк», «Аллаһ бөек». Шуңа күрә, «Аллаһыга дан» дип әйтүчегә егерме изге гамәл языла, егерме начар гамәле сөртелә. «Аллаһ бөек», «Аллаһыдан башка илаһ юк», «Аллаһыга мактау» дип әйтүчегә дә шулай ук була. Ә «Галәмнәрнең Раббысы Аллаһыга мактау» дип чын кү-ңелдән әйтүчегә утыз изге гамәл языла, утыз начар гамәле сөртелә».[370]

Шулай итеп, әйткәненә ышанып, мәгънәсен уйлап әлеге сүзләрне әйтүчегә бөек әҗер язылачак. Чөнки күк-ләр һәм җир арасын тутырыр өчен чыннан да зур әйбер кирәк. Аллаһының Илчесе галәйһиссәләм әйткән:

Hمَا قَالَ عَبْدٌ لا إِلَهَ إِلاَّ اللَّهُ قَطُّ مُخْلِصًا إِلاَّ فُتِّحَتْ لَهُ

أَبْوَابُ السَّمَاءِ حَتَّى تُفْضِيَ إِلَى الْعَرْشِ مَا اجْتَنَبَ الْكَبَائِرَA

«Бәндә чын күңелдән: «Аллаһыдан башка илаһ юк», – дип әйтсә, зур гөнаһлар кылмаган булса, аның өчен һич-шиксез күк капкалары ачыла һәм әлеге сүзләр Аллаһының Гарешенә ирешә».[371]

Шуңа күрә дә, галимнәр әлеге дүрт гыйбарәне нәти-җәләре мәңге булган изге гамәл дип саныйлар. Аллаһы Тәгалә әйткән:

}الْمَالُ وَالْبَنُونَ زِينَةُ الْحَيَاةِ الدُّنْيَا وَالْبَاقِيَاتُ الصَّالِحَاتُ خَيْرٌ عِنْدَ رَبِّكَ ثَوَابًا وَخَيْرٌ أَمَلاً{

«Байлык һәм балалар – бу дөньяның зиннәтләре. Ләкин нәтиҗәләре мәңгелек булган изге эшләр Раббың алдында әҗерләре белән яхшырак һәм аларга өметләнү хә-ерлерәк».[372]

Йөрәкнең тынычлыгы

Мөселманның йөрәге тынычлансын һәм барлык га-мәлләрдә дә ул туры юлда булсын өчен, Аллаһыны искә алганда чын йөрәктән, әлеге сүзләрнең мәгънәләрен аңлап әйтү кирәк. Аллаһы Тәгалә әйткән:

}الَّذِينَ آمَنُوا وَتَطْمَئِنُّ قُلُوبُهُمْ بِذِكْرِ اللَّهِ أَلا بِذِكْرِ اللَّهِ تَطْمَئِنُّ الْقُلُوبُ{

«... Иман китергәннәрнең Аллаһыны искә алу сәбәпле йөрәкләре тынычлана. Дөреслектә, Аллаһыны искә алу йөрәкләрне тынычландыра».[373]

Еш искә алу

Йөрәкнең тыныч булуына мөэмин бик мохтаҗ. Шуңа күрә, Аның белән бәйләнештә булу, Аның ризалыгын, яр-дәмен алу, Аңа тәвәккәлләү өчен мөэмин Аллаһыны бик еш искә алырга тиеш. Болай эшләүчене Аллаһ Үзнең пат-шалыгында искә алачак, Үзенең рәхмәтен бирәчәк, туры юлга кертәчәк. Аллаһы Тәгалә әйткән:

}يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا اذْكُرُوا اللَّهَ ذِكْرًا كَثِيرًا . وَسَبِّحُوهُ بُكْرَةً وَأَصِيلاً . هُوَ الَّذِي

يُصَلِّي عَلَيْكُمْ وَمَلائِكَتُهُ لِيُخْرِجَكُمْ مِنَ الظُّلُمَاتِ إِلَى النُّورِ وَكَانَ بِالْمُؤْمِنِينَ رَحِيمًا{

«Әй иман китергән бәндәләр! Аллаһыны еш искә алыгыз, иртән һәм кичен Аны мактап тәсбих әйтегез. Сез-не караңгылыктан нурга чыгару өчен Аллаһ һәм Аның фә-рештәләре сезгә салават әйтәләр. Ул мөэминнәргә карата мәрхәмәтле».[374]

4. Намаз – нур.

Намаз нык итеп билгеләнгән бурыч һәм Исламның бер шарты булып тора. Пәйгамбәр галәйһиссәләм аңлат-канча, намаз – нур ул. Намаз үзен үтәүчегә изгелеккә юл күрсәтә, гөнаһлардан тыя, туры юлга кертә. Аллаһы Тәга-лә әйткән: {إِنَّ الصَّلاةَ تَنْهَى عَنِ الْفَحْشَاءِ وَالْمُنْكَرِ} «Дөреслектә, намаз фәхеш һәм ярамаган эшләрдән тыя».[375]

Намаз һидәят һәм хаклык юлын яктырта торган рухи нур гына түгел, туры юлга һәм дөрес әдәпкә илтә торган матди нур да. Аның ярдәмендә мөселман хөрмәт яулый һәм эчке матурлыкка ирешә. Ә Кыямәт көнендә намазның нуры аның йөзен яктыртачак. Аллаһы Тәгалә әйткән:

{نُورُهُمْ يَسْعَى بَيْنَ أَيْدِيهِمْ وَبِأَيْمَانِهِمْ} «... аларның нурлары алла-рында һәм уң якларында була...»[376]

Аллаһыга карата ихлас, көнгә биш мәртәбә Аның кар-шысына басучы, басынкылык күсәтүче бәндә кешеләргә карата да ихлас була, яхшы әхлак сыйфатлары белән аеры-лып тора. Аллаһ аның йөзен нурлы итә, күңеленә нур сала.

Аллаһы Тәгалә әйткән: {سِيمَاهُمْ فِي وُجُوهِهِمْ مِنْ أَثَرِ السُّجُودِ} «Аларның йөзләрендә сәҗдә эзләре булачак».[377]

Аллаһының Илчесе галәйһиссәләм болай дигән:

Hمَنْ صَلَّى الصَّلاةَ لِوَقْتِهَا وَأَسْبَغَ لَهَا وُضُوءَهَا وَأَتَمَّ لَهَا قِيَامَهَا وَخُشُوعَهَا وَرُكُوعَهَا وَسُجُودَهَا خَرَجَتْ وَهِيَ بَيْضَاءَ مُسْفِرَةً تَقُولُ : حَفِظَكَ اللَّهُ كَمَا حَفِظْتَنِيA

«Кеше намаз алдыннан тәһарәт алып, тиешле җирдә басып – басынкылык күрсәтеп, тиешле рөкугъ һәм сәҗдә-ләрне кылып намаз укыса, ул намаз чиста һәм нурлы ки-леш югарыга ашачак һәм: «Син мине саклаган кебек Ал-лаһ та сине сакласын!» – дип әйтәчәк».

Җәмәгать намазының һәм мәчеттә үтәлгән намаз-ның нуры

Кеше даими рәвештә җәмәгать намазында катнашса, нур өстенә нур өстәлә. Шундый намаз мәчеттә укылса, бу нур тагын да тулы була. Ул кеше уңышка ирешә, тәкъ-валар белән бергә беренчеләрдән булып җәннәткә керә. Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:

Hمَنْ صَلَّى الصَّلَوَاتِ الْخَمْسَ فِي جَمَاعَةٍ جَازَ عَلَى الصِّرَاطِ كَالْبَرْقِ

اللاَّمِعِ فِي أَوَّلِ زُمْرَةٍ مِنَ السَّابِقِينِ وَجَاءَ يَوْمَ الْقِيَامَةِ كَالْقَمَرِ لَيْلَةَ الْبَدْرِA

«Биш вакыт намазны башкалар белән үтәүче Сиратны ялтыраучы яшен кебек беренчеләр төркеме белән үтәчәк һәм Кыямәт көнендә тулган ай кебек киләчәк».[378]

Hبَشِّرِ الْمَشَّائِينَ فِي الظُّلَمِ إِلَى الْمَسَاجِدِ بِالنُّورِ التَّامِّ يَوْمَ الْقِيَامَةِA

«Караңгыда мәчеткә баручыларны Кыямәт көнендәге нур белән шатландыр».[379]

Күз нуры һәм борчудан котылу

Намаз – бәндәнең Раббысы белән бәйләнеше һәм Аның белән яшерен әңгәмәсе ул. Шуңа күрә, намаз тәкъ-валар өчен күз нуры булып тора. Алар намазда ял итәләр, тынычланалар, авыр хәл булганда аңа таяналар. Аллаһы-ның Илчесе галәйһиссәләм әйткән:

Aوَجُعِلَتْ قُرَّةُ عَيْنِي فِي الصَّلاةِH «Намаз минем өчен шатлык һәм күз нуры».[380]

Күңелсез берәр хәл булса, ул болай дигән:

Aيَا بِلالُ أَقِمِ الصَّلاةَ أَرِحْنَا بِهَاH «Әй Билал, намазга камәт әйт һәм безне намаз белән шатландыр».[381]

Садака – дәлил борһан) ул

«Борһан» сүзе кояш нурын аңлата. Пәйгамбәр галәй-һиссәләм әйткән:

Hإِنَّ رُوحَ الْمُؤْمِنِ تَخْرُجُ مِنْ جَسَدِهِ لَهَا بُرْهَانٌ كَبُرْهَانِ الشَّمْسِA

«Мөэминнең җаны чыкканда аңа кояш нуры кебек нур юлдаш була». Шуңа күрә, ышанычлы дәлилне «бор-һан» дип йөртәләр. Бу ул күрсәткән нәрсәнең ачык икәнен аңлата. Шул рәвешчә, садака иманның хаклыгының һәм җанның иманлы икәненең дәлиле була.

Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:

Hثَلاثٌ مَنْ فَعَلَهُنَّ فَقَدْ طَعِمَ طَعْمَ الإِيمَانِ : مَنْ عَبَدَ اللَّهَ وَحْدَهُ ،

وَأَنَّهُ لا إِلَهَ إِلاَّ اللَّهُ ، وَأَعْطَى زَكَاةَ مَالِهِ طَيِّبَةً بِهَا نَفْسُهُ ، رَافِدَةً عَلَيْهِ كُلَّ عَامٍA

«Өч төрле эшне эшләүче иманның тәмен татыячак: «Аллаһыдан башка илаһ юк» дип бер Аллаһыга гына гый-бадәт кылу; кәнәгать булып, малыннан зәкят түләү; ел са-ен мал белән башкаларга ярдәм итү».[382]

Нәфес малны бик ярата, аны таратырга саранлана. Әгәр нәфес малны Аллаһ ризалыгы өчен бирергә рөхсәт итә икән, бу аның Аллаһыга ышануын күрсәтә.

Чистарыну һәм тугрылык

Матди пычраклыктан арынучы, сүз белән Аллаһыга шөкер итүче, гыйбадәттә Аллаһыга тиешлесен түләүче ке-ше рухи пычраклыктан да арына. Ул рухи пычракка ком-сызлык һәм саранлык керә. Кеше йөрәгендә иман һәм са-ранлык бергә була алмаганга күрә, мөселман һәрвакытта да юмартлык һәм киңкүңеллелек күрсәтә. Аллаһы Тәгалә әйткән: {وَمَنْ يُوقَ شُحَّ نَفْسِهِ فَأُولَئِكَ هُمُ الْمُفْلِحُونَ} «... үз комсызлы-гыннан арынучылар уңышка ирешәчәк».[383]

Шуңа күрә, садака, хәйрия эшләренә акча сарыф итү эшләре фарыз яки ирекле гамәл булуына карамастан ке-шенең иманлы икәнен уңышка ирешәчәген күрсәтәләр.

Аллаһы Тәгалә әйткән:

}قَدْ أَفْلَحَ الْمُؤْمِنُونَ . الَّذِينَ هُمْ فِي صَلاتِهِمْ خَاشِعُونَ .

وَالَّذِينَ هُمْ عَنِ اللَّغْوِ مُعْرِضُونَ . وَالَّذِينَ هُمْ لِلزَّكَاةِ فَاعِلُونَ{

«Намазларында басынкы булган, буш сүздән саклану-чы, зәкят түләүче мөэминнәр котылачак...»[384]

6. Сабырлык – балкыш ул.

Балкыш – җылыта һәм януга илтә ала торган нур. Са-бырлык та балкыш. Чөнки нәфескә сабыр итү бик авыр, ул нәфес белән көрәшүне, аның теләгенә каршы килүне та-ләп итә.

Сабырлык җиңүгә илтүче юл булып тора

Мөселман сабыр булган вакытта дөрес юлда булуын дәвам итә. Бу дөньяда кешене төрле бәла-казалар, бәхет-сезлекләр көтеп тора. Алар барысы да аннан көч һәм нык-лык таләп итәләр. Шуңа күрә, сабырлык күрсәтү башка бер көч белән дә чагыштырып булмый торган сыйфат са-нала. Шул сәбәпле сабыр мөэминнәр Аллаһының макта-вына һәм Аның өстәмә әҗеренә лаеклы булалар. Аллаһы Тәгалә Әюп галәйһиссәләмне тасвирлап болай дигән:

{إِنَّا وَجَدْنَاهُ صَابِرًا نِعْمَ الْعَبْدُ إِنَّهُ أَوَّابٌ} «Дөреслектә Без аны сабыр килеш таптык. Аллаһының искиткеч колы! Ул һәр-вакытта да Аллаһыга мөрәҗәгать итә».[385]

}وَبَشِّرِ الصَّابِرِينَ . الَّذِينَ إِذَا أَصَابَتْهُمْ مُصِيبَةٌ قَالُوا إِنَّا لِلَّهِ وَإِنَّا إِلَيْهِ رَاجِعُونَ .

أُولَئِكَ عَلَيْهِمْ صَلَوَاتٌ مِنْ رَبِّهِمْ وَرَحْمَةٌ وَأُولَئِكَ هُمُ الْمُهْتَدُونَ{

«Кайгы килгәндә: «Дөреслектә, Без Аллаһыныкы һәм дөреслектә, Аңа әйләнеп кайтачакбыз», – диюче мөэмин-нәрне шатландыр. Аларга Раббыларының рәхмәте һәм мәрхәмәте иңә. Алар – туры юлдан баручылар».[386]

7. Дәлил буларак Коръән.

Коръән – мөселманны туры юлга чыгаручы, аны бое-рыкларга һәм тыюларга өндәүче юл һәм һидәят. Болай эшләүче кеше Коръән укып файда ала, Коръән аны бу дөньяда котылуга илтә, ә Ахирәттә аны коткаручы дәлил була. Коръән юлыннан тайпылучыга, аның нәсыйхәтлә-реннән читләшүчегә килгәндә, Кыямәт көнендә ул аңа каршы булачак. Чөнки кешенең туры юлдан тайпылуы аның үзенә каршы шаһитлек бирәчәк. АллаһыТәгалә әйт-кән: {إِنَّ هَذَا الْقُرْآنَ يَهْدِي لِلَّتِي هِيَ أَقْوَمُ} «Дөреслектә, бу Коръән иң дөрес булган нәрсәгә илтә...»[387]

Аллаһының Илчесе галәйһиссәләм әйткән:

Hوَقَدْ تَرَكْتُ فِيكُمْ مَا لَنْ تَضِلُّوا بَعْدَهُ إِنِ اعْتَصَمْتُمْ بِهِ ، كَتَابُ اللَّهِA

«Мин үземнән соң сезнең арада сез аңа тотынсагыз беркайчан да адашмаячак нәрсә калдырам, ул – Аллаһы-ның Китабы».[388] Aاقْرَؤُوا الْقُرْآنَ ، فَإِنَّهُ يَأْتِي يَوْمَ الْقِيَامَةِ شَفِيعًا لأَصْحَابِهِH «Коръәнне укыгыз! Чөнки ул Кыямәт көнендә укучысына шәфәгатьче булып киләчәк».

Мөэминнең сәламәтләнүе һәм кяфер белән мона-фыйкның авыруы.

Аллаһының Китабында мөэмин тән һәм җан авыру-ларыннан шифа таба. Ул Коръән укыган, аның турында фикер йөрткән саен аның җаны сафлана, йөрәге шатлана. Ә кяфер Коръәнне ишеткәч курка, җанын борчу биләп ала, ул үлем килде дип уйлый. Аллаһы Тәгалә әйткән:

}وَنُنَزِّلُ مِنَ الْقُرْآنِ مَا هُوَ شِفَاءٌ وَرَحْمَةٌ لِلْمُؤْمِنِينَ وَلا يَزِيدُ الظَّالِمِينَ إِلاَّ خَسَارًا{

«Без Коръәннән мөэминнәргә шифа һәм рәхмәт бул-ган нәрсәләр иңдердек. Алар залимнәрнең хәсрәтләрен ге-нә арттыра».[389]

Безгә кадәр яшәүчеләрнең берсе: «Коръән укырга утыручыларның берсе дә шул ук хәлдә урыныннан тор-мый: ул яки нәрсәнедер таба, яки нәрсәнедер югалта», – дип әйткән дә югарыда китерелгән аятьне укыган.

Җәннәт юлы

Хәдиснең ахырында Пәйгамбәр галәйһиссәләм төрле кешеләргә караган аңлатмалар биргән. Бөтен кешеләр ир-тә һәм кичне каршы алалар, ләкин аларның хәле бертигез түгел. Алар арасында төнен яки көнен Аллаһыга итәгать итеп үткәрүчеләр бар. Мондый кешенең җаны һәм акылы азат, ул ирекле фикер йөртә. Алар расында төн яки көнен Аллаһыга итәгатьсезлек белән үткәрүчеләр дә бар. Андый кеше үзен һәлакәткә илтә, җанын очсыз бәягә сата. Бу хәл аның өчен дөньяда бәхетсезлеккә, Ахирәттә әсир булуга илтә. Чөнки бу дөньяда ул үз дәртенең һәм теләкләренең әсире булган, шайтанына һәм нәфесенә буйсынган. Алла-һының Илчесе әйткән: Aكُلُّ النَّاسِ يَغْدُو فَبَائِعٌ نَفْسَهُ فَمُعْتِقُهَا أَوْ مُوبِقُهَاH «Бөтен кешеләр дә иртә белән үз эшләре буенча чыгып ки-тәләр Үз нәфесен сатучы яки аны азат итә, яки һәлак итә».

Шулай итеп, һәр кеше нәфесен яки һәлак итәргә, яки коткарырга омтыла. Аллаһыга итәгать итәргә омтылучы җанын Аллаһыга сата һәм аны газаптан коткара. Аллаһыга итәгатьсезлеккә омтылучы җанын башкаларга сата, аның урынына бәхетсезлек ала, аны гөнаһлар упкынына ташлап, газапка юлыктыра. Аллаһы Тәгалә әйткән:

}وَنَفْسٍ وَمَا سَوَّاهَا . فَأَلْهَمَهَا فُجُورَهَا وَتَقْوَاهَا .

قَدْ أَفْلَحَ مَنْ زَكَّاهَا . وَقَدْ خَابَ مَنْ دَسَّاهَا{

«Җан белән һәм аны төзек иткән аңа гөнаһ һәм тәкъ-валыкны өйрәткән Зат белән ант итәм. Нәфесен чистар-тучы уңышка ирешәчәк, аны яшергән һәлак булачак».[390]

Итәгать итү җанны чистарта һәм югары күтәрә. Ә итәгатьсезлек аны яшерә һәм бастыра. Шуның нәтиҗә-сендә ул түбәнлеккә төшә һәм җиргә күмелгәнгә тиң була. Аллаһы Тәгалә әйткән:

}قُلْ إِنَّ الْخَاسِرِينَ الَّذِينَ خَسِرُوا أَنْفُسَهُمْ وَأَهْلِيهِمْ

يَوْمَ الْقِيَامَةِ أَلا ذَلِكَ هُوَ الْخُسْرَانُ الْمُبِينُ{

«Әйт: «Дөреслектә, Кыямәт көнендә җаныннан һәм гамәлләреннән мәхрум булучылар үзләрен хәсрәткә сал-дылар. Бу чыннан да ачык хәсрәт».[391]

Кабул булачак һәм котылуга илтәчәк шәһадәт

Җанын уттан коткару өчен мөэмин Аллаһыга мөрәҗә-гать итә. Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:

Доверь свою работу ✍️ кандидату наук!
Поможем с курсовой, контрольной, дипломной, рефератом, отчетом по практике, научно-исследовательской и любой другой работой



Поиск по сайту:







©2015-2020 mykonspekts.ru Все права принадлежат авторам размещенных материалов.